Логотип «Мәйдан» журналы

Музейлар – халык хәтере көзгесе

Әлмәт шәһәренең Туган якны өйрәнү музее 1994 елның маенда ачыла. Җирлектәге тарихи, мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм Татарстан республикасында музей эшчәнлеген үстерү максатында, Республиканың Мәдәният м...

Әлмәт шәһәренең Туган якны өйрәнү музее 1994 елның маенда ачыла. Җирлектәге тарихи, мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм Татарстан республикасында музей эшчәнлеген үстерү максатында, Республиканың Мәдәният министрлыгы боерыгы һәм Әлмәт районы хакимияте карары нигезендә, ТР Берләшкән дәүләт музее филиалы буларак оеша ул. Штатта дүрт хезмәткәр исәпләнә. Музейны төрле елларда Л.Г.Сөбханколова, Р.К.Мозафаровалар җитәкли. 1997 елдан бирле музей директоры – Винера ханым Зәйдуллина. 2003 елда, шәһәрнең 50 еллыгына бәйле рәвештә, оешма яңа бинага күчерелә. Ул байый, зурая, эшчәнлеге дә киңәя, 2011 елны музейда, пресс-конференцияләр, төрле чаралар үткәрү өчен, яңа зал ачыла.
vitrina-posvyashhennaya-edipu-malikovu Әдип Маликовка багышланган күргәзмә
 
elmet-yazuchylary-berleshmese Әлмәт язучылары берләшмәсе утырышы
akm-kp-162-3-uchastniki-almetevskogo-soveshhaniya-pisatelej-e-malikov-1ryad-pervyj-sprava Әлмәт язучылары киңәшмәсендә катнашучылар. 1972 ел
Бүгенге көндә «Әлмәт туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесендә 24 хезмәткәр исәпләнә. Музейның төбәктә өч филиалы эшләп килә: Миңнебай авылында Ф.Кәрими исемендәге мемориаль музей, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистә тарихы музее, Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее. Туган якны өйрәнү музее Әлмәт регионында музей эшчәнлеге буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә торган үзәк булып тора.
Фондта ун меңнән артык экспонат исәпләнә. Коллекцияләрдә төбәктә яшәүче халыкларның көнитешен һәм мәдәниятен чагылдыра торган ядкәрләр бар. Болар – кием-салым, бизәнүәйберләре, җиһазлар һ.б. Шактые унтугызынчы гасырга карый, күпчеле егерменче гасыр әйберләре. Болар, нигездә, төрле елларда район һәм шәһәр кешеләре бүләк иткән әйберләр. Нәкъ менә әлеге ядкәрләр безнең күпмилләтле Әлмәт төбәгенең мәдәни үзенчәлекләрен ачалар да инде.
Музей – халык хәтеренең көзгесе ул. Биредә гади татар авылының заманча матур шәһәргә – Татарстанның кара алтын төбәге башкаласына әверелүен чагылдыра торган ядкәрләр дә саклана.
Музейда төбәк тарихы борынгы чорлардан башлап тәкъдим ителә. Чулман аръягы көнчыгышындагы археологик табылдыклар неолит чорыннан алып урта гасырларга кадәр биредә яшәгән кешеләрнең тормыш-көнкүреш рәвеше белән таныштыра. Бронза чорына караган материаллар шактый. Мәсәлән, ул чорда күмү, җирләү йоласына кагылышлы шактый кызыклы материаллар бар: буралык археологик мәдәниятенә караган каберлекнең реконструкциясе, беренче Югары Акташ каберлеге фотолары һәм планнары һ.б. Шулай ук бу чорда хуҗалык рәвеше турында сөйли торган металлдан һәм сөяктән ясалган эш кораллары, ярма тарткыч һ.б. ядкәрләр дә бар музейда.
Тайсуган хәзинәсе (Әлмәт районы Тайсуган авылында табылган металл әйберләрдән торган хәзинә) нисбәтле ядкәрләрдән эш коралларын, сугыш коралларын, ат җигү кирәк-яракларын, казанны атап үтәргә мөмкин. Болар XV-XVI гасырларга – Казан ханлыгы чорына карый торган әйберләр.
Гореф-гадәтләр – халыкның байлыгы ул.  XIX гасыр татар йорты һәм ишегалды интерьеры әби-бабаларыбызның көнкүреше, кием-салымнары, бизәнү әйберләре белән таныштыра.
ekspoziciya-interer-kvartira-1950-x-godov 50 еллар. Шәһәр фатиры күренеше
Ә Бөек Ватан сугышына багышланган экспозициядә җирлектән чыккан Советлар Союзы геройлары, «катюшалар» дивизионы легендар комадиры Б.А.Йосыповның «личное дело»сы, совет һәм алман сугышчыларының каскалары һ.б. кызыклы материаллар белән танышырга мөмкин.  Әлмәт туган якны өйрәнү музее шәһәрнең «Десант» эзләү отряды белән актив хезмәттәшлектә. Әйтик, 2017 елны Волгоград өлкәсендә узган экпедициядә әлмәтлеләр дә катнаша һәм музейга шактый материал алып кайталар.
Сугыш тарихы – ул төбәктә кара алтын табыла башлау тарихы да. Бу тарих документлар, фоторәсемнәр, нефть корылмалары макетлары ярдәмендә ачыла. Шәһәрнең беренче төзүчеләренең, хезмәт батырларының, данлыклы шәхесләренең   фотодокументлары, шәхси әйберләре Әлмәт каласы барлыкка килү дәвере турында сөйли. Ә 1950 елгы фатир интерьеры ул чорда бу шәһәр кешеләренең тормышы турында мәгълүмат бирә.
Данлыклы татар шагыйре Саҗидә Сөләйманова һәм талантлы татар язучысы Әдип Маликов гаиләсе мемориаль комплексы – аеруча кадерле һәм уникаль ядкәр. Әлмәт музееның йөзек кашы булып торган әлеге комплекс 2003 елда ачыла. Экспозициядәге барлык ядкәрләр дә – әлеге бөек затларның шәхси әйберләре. Аларны музейга С.Сөләйманова исемендәге район үзәк китапханәсе җитәкчесе М.М.Туктарова тапшыра. Шулай ук бу комплекс Әдип абый белән Саҗидә апаның улы Әнвәр Маликов биргән экспонатлар белән дә байый, тулылана.
Музей эшчәнлеге, билгеле, материаллар туплау белән генә чикләнми. Аларна үтемле итеп халыкка – олысына, кечесенә җиткерү юлларын да эзли. Төрле чараларда катнаша. Мәсәлән, Санкт-.Петербург, Рига, Берлин, Петрозаводск, Вильнус, Сургут, Таллин шәһәрләрендә узган сабан туйларын Әлмәт музее күргәзмәләре дә бизи.
Музейлар – төбәкнең, җирлекнең йөзе ул. Үз шәһәре, районы тормышында аларның роле әйтеп бетергесез зур. Әлмәт туган якны өйрәнү музее да тарихи, мәдәни ядкәрләрне саклау, төбәк тарихын киләчәккә алып бару белән беррәттән, рухи мирасны саклаучы мәдәни учак булып тора. Бүген Әлмәт – һәрдаим үсештә булган эре сәнәгать һәм мәдәният һәм мәдәни туризм үзәге. Музей – шушы юнәлештә эшчәнлек алып бара торган төп оешмаларның берсе. Аның фондлары көннән көн баеп, тулыланып тора һәм инде экспонатларны сакларга, экспозицияләрне тәкъдим итәргә дә урын бик тар. Музей хезмәткәрләре зур, иркен һәм музейның барлык хәзинәләрен халыкка күрсәтерлек заманча – шәһәрнең статусына туры килердәй заллар, музейга яңа бина турында хыяллана бүген. Әлеге якты өметләр чынга ашар дигән теләктә калабыз.
Әлмәт туган якны өйрәнү музее филиалы – Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее 1961 елның 20 декабрендә ТАССР атказанган мәдәният эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтшин Хәлиулла Хәйруллович тарафыннан ачыла. Башта музей элекке мәчет бинасында урнашкан була, 1986 елдан махсус төзелгән яңа бинага күчә. Хәзерге көндә музей мөдире – Газизова Мадина Мисбах кызы.
image001 Хәлиулла Әх-мәтщин исемендәге Елхово вылы тарихы музее
trkkqs1psty Елхово авылы тарихы музее кунаклар белән
 
Ядкарьханәнең беренче экспонаты 1734 елда басылган бер тиенлек акча була. Бүгенге көндә җиде зал буйлап сәяхәт итәргә, борынгы чорлардан алып, хәзергәчә җирлекнең тарихы турында мәгълүмат алырга мөмкин. Шулай ук төбәкнең табигый байлыклары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында да кызыклы материаллар бар. Күренекле якташлары, авылдашлары турында истәлекле күргәзмәләр оештырылган.   Бүгенге көндә 12965 саклау берәмлеге исәпләнә һәм үз эченә графика, сәнгать, скульптура, гамәли сәнгать, көнкүреш һәм этнография әйберләре, нумизматика, документаль, гыйльми-табигый коллекция, басма продукция үрнәкләрен ала.
 

   Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА











«Мәйдан» №8, 2021 ел.








Комментарийлар