Логотип «Мәйдан» журналы

МУСА АБЫЙ

(Повестьтан өзек)6. КОТЫЛЫРГА, КОТЫЛЫРГА!Таң атарга бер ярты сәгатьләр калгач, төннең иң караңгы вакытында совет сугышчылары һөҗүм башладылар.Частьта исән калган бер танк бар иде. Сугышчылар аңа бик к...

(Повестьтан өзек)
6. КОТЫЛЫРГА, КОТЫЛЫРГА!
Таң атарга бер ярты сәгатьләр калгач, төннең иң караңгы вакытында совет сугышчылары һөҗүм башладылар.
Частьта исән калган бер танк бар иде. Сугышчылар аңа бик каты улый торган сирена ясап куйдылар. Тагын берничә машинага да шундый ук сиреналар куелды. Алар, төнге урманны коточкыч гөрелдәү, улау белән тутырып, немец позицияләренә таба ыргылдылар.
Шул ук вакытта немецлар ягында көчле атыш башланды. Әле кичә генә үз алларында авыр сугышлардан соң бөтен техникасын, күп коралларын һәм иң мөһиме – кеше көчләрен югалткан, һәлакәткә хөкем ителгән бер төркем совет сугышчылары гына бар, дип торган немецлар җиде төн уртасында, көтмәгәндә бу кадәр көчле тавышлар ишетеп, гаҗәпкә калалар. Элек аларның җаннарын тетрәтеп, блиндажларын сытып үткән танклар гаскәре яңадан кайткан дип уйлыйлар. Алар алда да, артта да, уңда да, сулда да, берни аңламыйча, туплардан, минометлардан, пулемет һәм автоматлардан тәртипсез ут ачалар. Урман буйларында караңгылык пәрдәсен шул утның ялкыннары тапый. Безнең улап барган танк һәм машиналар өстендә, алар артыннан килгән пехота өстендә дә ут уйный. Ләкин алар әле һаман алга баралар. Бөтен уңыш шуңа бәйләнгән – немецларны каушатып, позицияләреннән кузгатып буламы? Әллә алар үзләренең өстенә килгән көчнең чынында бик аз булуын аңлап, мәрхәмәтсез ут белән каршы алырлармы?
Часть бу караңгылыкта көчле бер омтылыш белән алга бара. Тизрәк, тизрәк ут боҗрасыннан чыгарга, дошман коллыгына төшү куркынычыннан котылырга ашыгып, берләшкән бербөтен организм кебек хәрәкәт итә. Киң табигать кочагында азат яшәргә өйрәнгән кыю җәнлек капкынга эләксә шулай була, аның бөтен мускуллары тартыла, киерелә, тәненең һәр мускулы хәрәкәткә килә, ул җыерыла, сузыла һәм җаны-тәне белән бер омтылышны гына тоя: котылырга, котылырга!
Тукта! Кинәт тирә-яктагы тавышларга, хәрәкәткә ниндидер үзгәреш кергән төсле булып китте. Муса үзенең йөрәгендә хәвеф аша ниндидер бер тантана хисе күтәрелүен тойды. Әйе, алда, һөҗүм юнәлешендә, немецларның ату тавышлары тукталды. Димәк, алар котылачак. Тик ике якта һәм артта гына немецларның һаман шулай тәртипсез, ләкин көчле ату тавышлары ишетелә. Ләкин иң мөһиме алда бит, үзебезнекеләр ягына юл ачыла торган якта.
Менә снарядлар белән сыдырылып, кыйпылып беткән, тырпаеп торган агачлар өстендә күк йөзе сорылана, яктыра, инде тирә-якны күреп була башлый. Муса танкларның немец окопларына барып җитүен, фашистларның алгы линияләрен ташлап качуларын күрә. Тирә-яктан өскә яуган утның әле һаман көчле булуына карамастан, күңел шатлык, өмет белән тула. Әйе, котылу якын, тиздән үзебезнекеләрдә булу һәм бүген совет кешесе рухының бөек көчен күрсәткән менә шушы искиткеч көрәштә катнашу, бу хакта, мондагы кешеләр турында дөньяга сөйли алу хисе аны канатландыра. Әйе, халкы белән бергә шушылай итеп бөтен дәһшәтне кичкән шагыйрь бәхетле ул. Бер бүгенге төн турында гына да бөтен заманнарның героик поэзиясенә тиң булырлык ялкынлы әсәрләр тудырырга мөмкин бит. Муса бөтен көчен шуңа бирәчәк. Ә котылу якын! Безнекеләр якын. Мусаның йөзенә горур елмаю чыга.
Шул вакытта кинәт нәкъ аның алдында зур бер ут шары күренеп китә. Ул алда барган танклар өстендә дә шундый ук ут көлтәсен күргәндәй була. «Юктыр, юктыр, ялгышамдыр...» Бу аның соңгы уе иде. Ул аңын югалтты...
9. ЧӘНЕЧКЕЛЕ ТИМЕР ЧЫБЫК АРТЫНДА
Мусаны, авыр яраларына карамастан, ниндидер бер авылда плендагылар тутырылган сарайга илтеп ташладылар. Монда аңардан тыш та икенче ударный армия фаҗигасен кичергән яралылар юк түгел иде. Ләкин авыр хәлгә – әсирлеккә төшкән совет кешеләре арасында Муса өчен дә җылы, йомшак куллар табылды, кемнәрдер үзләренең эчке күлмәкләрен ертып, аның яраларын юып бәйләделәр, үз авызларыннан өзеп булса да күбрәк ашатырга, аның тәненә яңадан көч кайтарырга тырыштылар. Муса беренче көннәрдә бер саташып, бер аңына килеп ятты. Караңгы сарайның бер почмагында кичләрен янган коптилка яктысы аңа йә һөҗүм вакытында шартлаган снаряд ялкыны, йә битенә үрелергә тырышучы утлы кул булып, яки таң йолдызы Чулпан булып күренде. Чулпан. Бу исем аның аңына әз генә кердеме, Муса каршында тагын да яңа күренешләр туа. Аңа бу яктылык нәни кызы Чулпанның зур зәңгәр күзләре булып күренә. Аларда эре-эре ике яшь җемелдәп тора кебек. Ул аның нигә елаганын белми, янында Әминә дә күренми. Кызының күзендәге яшьләр Мусаның бетек эчен яндыра, сулышын авырайта, иреннәрен киптерә, ул җан ачысы белән ыңгырашып дәшә:
– Әминә... Әминә...
Ләкин, көн арты көн үтә, кешеләрнең тырышлыгы бушка китми – Муса акрынлап аңына килә башлый, ул үзен туганнарча карап, ярдәм итеп, шушы шартларда да үзләренчә тәрбияләп торган кешеләрнең йөзен күрә, аера башлый. Алар арасыннан берсе Мусаның йөзенә бигрәк еш иелә. Муса өчен бу йөз бик якын, бик таныш кебек тоела, ләкин ул аның кем икәнен тиз генә исенә төшерә алмый. Башта ул үзенең туган абыйсы Ибраһим булып күренә, ләкин ул ничектер буйга бераз үскәнрәк сыман, ә кырыкка җиткән кеше ничек үссен ди инде.
Аннан шунысы гаҗәпләндерә, бу Ибраһим абый татарча дәшкәнгә ни өчендер бер дә җавап бирми, аңламаган төсле карап тора. Ләкин бер-ике көннән инде Муса моның Ибраһим абыйсы түгел икәнен яхшы күрде. Аннан, тырыша-тырыша, кем икәнен дә искә төшерде: сержант Графов! Мусаның йөрәге ниндидер бер өмет уянуыннан ярсып типте, ләкин үзләренең дошман кулында әсирлектә икәннәрен белгәч, ул үзе өчен дә, Графов өчен дә икеләтә әрнеде.
Үзенең яраланган, дошман кулына төшкән вакытларын хәтерләргә тырышты, ләкин ул вакыйгаларны һич тәртипкә китерә алмады. Бераздан ул үзенең баш очына сеңелесе Зәйнәп күзе белән карап торган ниндидер малай килеп басканын тойды. Ул аның чынмы, саташумы икәнен аерырга тырышса да, булдыра алмады. Ничектер йөрәккә кереп калган бу образны күз алдына китерә алмаудан аның эче пошты.
Сержант Графовны тану Мусаның аңы ачылуына, рухы ныгуына бик нык ярдәм итте. Ул инде хәзер бер дә саташмый, үзенең яныннан көне-төне китмәгән Графов белән алар бертуктаусыз сөйләшәләр. Муса икенче ударный кешеләре трагедиясен сержанттан сорашып ахырына кадәр белде. Ул Графовка үзенең башыннан үткәннәрен, пленга төшүнең никадәр хурлыклы булуын, әз генә аякка баскач та котылу, котылу юлын эзләячәген сөйләде. Графов үзенең салмак тавышы белән аны тынычландыра да, авыру шагыйрь күңеленең хыялый талпынуларын чын итә торган ныклы фикерләр дә уята иде. Мусаның тәне дә ныгый башлады, бик йончыган кыяфәттә булса да, ул аякка басты...
Берничә көннән аларны бу авылдан алып киттеләр. Мусаның иптәшләре аны култыклап, беренче көннәрне сөйрәп үк диярлек, үз урталарында алып бардылар. Башта бер лагерьга, аннан икенчесенә куа-куа, менә, азга-мы-күпкәме, Двинск шәһәре янындагы лагерьга китереп туктаттылар. Муса инде монда аягына баскан, хәзер үзе башкалар өчен рухи ярдәм бирә алырлык булып ныгыган иде.
Чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган, почмакларына пулеметлар өчен каланчалар ясап куелган йорт дисеңме моны, мәйдан дисеңме – барыбер. Чын исеме аның – коллык! Уртасында түбәләре һәм кечкенә ярым тәрәзәләре җирдән аз гына калкып торган озын-озын подваллар. Алар элек бәрәңге склады булган. Идәннәрендә пычрак, ватык тәрәзәдән кергән көзге салкын һава подвалдагы сасы юешлекне сөякләргә кадәр үтәрлек итә.
Бераз авырып торганга, Мусаны бүген иптәшләре, лагерь сакчыларыннан үтенеп, өйдә калдырдылар, ә үзләре – кайсы кая – бәрәңге алыргамы, окоп казыргамы куылдылар.
Муса юеш сасы подвалда озак ята алмады, әкрен генә тышка чыкты. Караңгы көзге төн. Болытлар тузгый-тузгый, ертыла-сүтелә түбәнтен генә каядыр агылалар. Сөзәк калкулыклар, тапталып, снарядлар белән чокылып беткән иген кырлары, яшелчә җирләре – бар да, бар да моңсу, кыйналган, кимсетелгән кебек. Тик якындагы инде бераз шәрәләнә башлаган урман гына, анда-монда снарядлар белән сыдырылган шәрә кулларын тырпайтып, горур басып тора, үзенең эчендә ниндидер дәһшәтле серләр саклап, кемнедер кисәткән кебек әкрен генә селкенә. Шагыйрь аңа сихерләнгән кебек карый, күңеле шул урман белән бергә кушыла, йөрәге кыю уйлар белән талпына. Ул күкрәгендә нидер кузгалганны тоя, колакта ниндидер моң яңгырый башлый, сүзләр мәгъруранә ритмнарга оешалар:
Урман, урман, мине синнән аера
Чәнечкеле тимер коймалар.
Аерса да тәнне, коллык сөймәс
Мәгърур күңелем өчен юк алар.
Урман, урман, миңа чиксез авыр
Бу хурлыклы түбән әсирлек!
Әйт син миңа, илдәш дусларымны
Кайсы почмагыңа яшердең?
Әйе, Муса күңеле шунда омтыла. Бәлки, тиздән-тиздән бу омтылыш тормышка да ашар. Бүген бик зур мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Өзлексез сөйләшеп йөри торгач, алар Графов белән бер карарга килгәннәр һәм шактый көннәр инде моңа хәзерлек тә алып барганнар иде. Алар бер төркем әсирләр белән лагерьдан качарга тиешләр. Менә инде берничә көн буена әсирләрне моннан 3-4 километрдагы басуга бәрәңге алырга йөртәләр. Бу группада Графов та бар. Аларның сакчылары арасында җайлы гына немец табылды. Беркөнне эштән кайтканда, урман турысына җитәрәк, бер-ике минутка туктар өчен, качарга билгеләнгән кешеләр ниндидер сәбәп табарга тиешләр, әнә шул немец аларны саклап кала һәм, колонна ераграк киткәннән соң, тегеләр сакчыны нык кына итеп бәйлиләр дә урманга качалар. Колонна лагерьга кайтып җитеп, артта калганнарны бераз көткәннән соң гына эзләргә чыгалар, алар урман авызына килеп җиткәнче, шактый гомер уза, шул арада качкыннар кара урман эченә кереп яшеренергә тиешләр. План бик гади дә, үтәрлек тә.
Бүген Графов теге немец белән дә, иптәшләре белән дә барысы турында сөйләшеп, килешеп кайтырга тиеш. Мусаны калдырганда да иптәшләре аның качу өчен бераз хәл алуын күздә тоттылар. Шагыйрь хәзер озакламый үзенең ирек алачагын дулкынланып уйлый, ләкин сузылып киткән озын подвалларга, тирә-яктагы ямансу, кимсетелгән кырларга карап, йөрәге әрнеп кысыла иде. Ул сакчылар күзеннән саклана-саклана күрше баракка юнәлде. Аның ишеге төбендә, корырак җиргә ышыкланып, бер пленный сузылып ыңгырашып ята иде.
Аның чүпрәк урап бәйләгән аягы гөбе кебек шешенгән. Битләре дә, эрен тулы шеш кебек саргаеп, ялтырап торалар. Күзләре әллә нинди сәер сагыш белән ялтырыйлар. Муса бу кешенең татар булуын, фамилиясе Хафизов икәнен ишеткән иде. Аның бүгенге төсе Мусаның башка уйларын оныттырды, ул ашыгып якташы янына чүгәләде:
– Туганкай, ни булды сиңа?
Хафизов азапланып елмаерга тырышкан булды, ләкин күзләрендәге сәер сагыш һәм йөзенең куркыныч шеше бу елмаюны коточкыч итеп күрсәтте...
– Ачлык...
Муса, ашыгып, иртәгә көч җыяр өчен дип саклаган зур телем ипиен кесәсеннән чыгарды да Хафизовка сузды, аны кочаклап утырды.
– Аша, туган.
Бу куркыныч күренеш Муса күңелендә әсирлеккә тагын да каты нәфрәт, иреккә омтылу хисе уятты, ләкин инде иртәгә моннан котылачагы турындагы уе аның йөрәген саф шатлык белән талпындырмады, ул бу хакта уйлап алганда никтер оялган кебек кызарып куйды...
10. ШАГЫЙРЬ УРЫНЫ КАЙДА?
Әмма бүгенге кич барыбер яхшы хәбәрләр алып килде. Графов эштән кайтты, иптәшләр белән дә, немец белән дә сөйләшүнең бик уңышлы булуын әйтте. Иртәгә бар да алдан уйлап куелганча эшләнәчәк. Муса ирекле булып, кара урман кочагына ташланачак. Ирек!
Юк, барсыннан да элек
Тик булса иде ирек,
Кылычым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
Графов, татар телен аңламаса да, Мусаның илһам белән пышылдап сөйләгән шигырендә зур көч тойды. Ул аңа аталарча сокланып карады. Аннан аның йөзенә моңсулык чыкты:
– Муса, – диде ул әкрен генә, – иртәгә син безнең иптәшләрне иреккә алып китәрсең. Син аларны үзебезнекеләргә алып чыгарсың. Сез тагын Ватан өчен көрәшчеләр сафына басарсыз... Бәлки, яңадан минем туган Ленинградым өчен сугышырга туры килер. Рәхмәт сезгә, алдан ук рәхмәт әйтеп куям... Сиңа үтенечем, Муса: сугыш беткәч, Ленинградка кил, Васильевский островта ике катлы йортның бишенче квартирасын эзләп тап. Бәлки, мин сиңа каршы чыгармын, ә чыкмасам... син барысын да, барысын да сөйлә, Муса, яме?
Муса аптырап Графовның күзенә карады. Ул күзләрдә дым аша тантана чаткысы ялтырый иде. Муса кинәт аңлап алды:
– Сез... сез, Василий Михайлович...
– Әйе, мин сезнең белән китә алмыйм, Муса. Әнә Николай да тагын авырып кайтты, аны кем карар? Аннан мин карт кеше инде, үзебезнекеләргә кадәр барып җитәргә көчем дә җитмәс.
– Юк, бу мөмкин түгел.
Муса аркасына әйләнеп ятты да, түбәгә күзен төбәп, тынып калды. Ләкин Графов бу тынлыкның тыштан гына булуын, Мусаның эчендә океан дулкыннары кебек көчле хис кайнавын, аның уйлары давыл кебек айкалуын сизде.
– Борчылма, Муса, бар да сөйләшенгән. Ял ит. Сиңа көчле булырга кирәк. Син – коммунист, син группаның җитәкчесе булачак кеше.
Муса, җавап бирмичә, бер хәрәкәтсез ятуында дәвам итте. Аның башына, дөньяда тиңе булмаган тизлек белән, төрле уйлар килә. Менә ул иртәгә иптәшләре белән лагерьдан качты һәм үзебезнекеләр ягына уңышлы гына чыгып җитте, ди. Әлбәттә, аны шатланып каршы алырлар, бәлки, бүләкләрләр дә. (Муса ни өчендер соңгысын уйлаганда ирония белән елмаеп куйды...) Аннан ул, редакциясенә кайтып, тагын фронтка ашкыныр. Әлбәттә, ул үз бурычын намус белән үтәр, сугышларда катнашып, дошманнан үч алыр.
Ләкин гаҗәп, хәзер аңар бу бәхет ничектер тулы булмас кебек күренде. Менә шушы сасы подвалларда үзләренең кешелек дәрәҗәләрен саклап калырга тырышучы, көн саен явыз дошман тарафыннан хайваннарча кимсетелеп торучы меңләгән кешеләрне уйлаганда, шагыйрь күңеле иректә үзен бәхетле тоярмы?
Үзең иреккә чыгып, бу кешеләрнең кайгы-хәсрәтен, омтылышларын язарга мөмкин, әлбәттә. Бу табигый дә булыр иде. Ләкин Муса күңеле моның белән килешә алырмы? Җаның-тәнең, уең-җырың белән шушы кешеләр янында ахырына кадәр булу, аларның бөтен газапларын уртаклашу, аларның кешелек хисләрен саклап калу гына түгел, җыр белән канатландыру, дошманга каршы күзгә-күз торып, кешелек өчен рәхимсез көрәшкә оештыру – шагыйрь һәм коммунист эше шушы түгел микән?
Ашкына уйлар, ташый уйлар.
Ярты төндә Муса Графовны уятты:
– Василий Михайлович, Василий Михайлович, уяныгыз. Бик тиз киңәшергә кирәк. Ишетәсезме, мин иртәгә китә алмыйм.
Графов башта ни әйтергә дә белмәде.
– Шаярмагыз, Муса,– диде ул. – Сез – коммунист. Заданиене үтәргә тиешсез. Аннан соң, шагыйрь, сез халкыгыз белән булырга тиеш.
– Әйе, мин коммунист һәм шагыйрь. Шуның өчен дә мин китә алмыйм. Монда да минем халкым, халкымның иң авырткан, иң әрнешле урыны монда. Василий Михайлович, ачык әйтәм: мин китмим. Минем урынга Диманы билгеләргә кирәк. Ул коммунист, аннан сугышчан командир. Ул бу бурычны бик шәп итеп үтәр.
Муса тынды. Графов та бер сүз дәшми торды. Аннан Мусага таба борылды да аны кысып кочаклады. Урыныннан торып китте. Берәр сәгать үткәннән соң гына кире килеп ятты. Мусаның да һаман йокламавын күреп, Графов аның кулын алып кысты:
– Дима риза, – диде.
Алар икесе дә шулай иртәнгә кадәр йокыга китә алмый яттылар...
Ныклы карарга килү Мусаның көчен арттырды, ул алдагы көндә хәлсезләнебрәк торуына, төнне йокысыз уздыруына карамастан, иртән урыныннан җитез кузгалды, башкалар белән бергә эшкә китте. Бәрәңге казыган җирдә бүген качарга тиешле кешеләр белән үзе тагын бер кат сөйләшеп чыкты.
Бик гади һәм беркатлы уйланган план төп-төгәл итеп, шоп-шома итеп үтәлде. Бәйләп калдырылган сакчыны табып, этләр өрдереп, шау-шу килеп, ярты төнгә кадәр эзләгәннән соң тирә-яктан беркемне дә таба алмагач, немецлар резин таяклар белән кыйный-кыйный кешеләрне подваллардан куып чыгардылар, аларның борын төпләрендә йодрыклар уйната-уйната, тагын кыйный-кыйный, санап чыктылар. Биш кешенең качканы беленде. Аннан кыйный-кыйный тагын подвалларга кудылар. Урыннарга яткач та әле кешеләр өстендә резин таяклар уйнап торды. Аска җәйгән саламнарга борыннардан, биттәге яралардан кан тамды. Ә кешеләр мәгъруранә тынлык сакладылар. Биш иптәшнең хәзер кайдадыр иректә, туган ил табигате кочагында, үзебезнекеләргә, чын азатлыкка таба ашыгып баруларын күз алдына китерү аларга көч бирә иде.
Икенче көнне кичен Муса тагын Хафизов янына килде һәм аңа бер телем ипи төртте. Яралының шешенүе кайтмаган булса да, күз карашы җанланган иде. Муса аның белән озак сөйләшеп утырды, шигырьләрен укыды, йөрәкне әрнетә дә, җилкендерә дә торган дөрес сүзле көчле шигырьләр Хафизовны таң калдырды.
– Нинди әйбәт шигырьләр бу, иптәш Гумеров? Каян алдыгыз?
– Бу, Гариф, минем үз шигырьләрем, татар шагыйре Муса Җәлил бит мин, ләкин мин үземне Гумеров дип йөртәм. Моны беркемгә дә әйтмә, бик нык ышанганга гына сиңа серемне ачтым.
Беркөнне Муса озынча шадра йөзле, хәйләкәр соры күзле, гел шаярырга ярата торган Хөсәенов дигән пленный белән танышты. Шулай итеп, аның дуслары – күңел таянычлары һаман арта барды.
Кичләрен Муса лагерьның төрле почмакларында күренә. Бер җирдә татар пленныйлары арасында шигырьләр укый, икенче урында русча сөйләшә. Әкренләп кешеләр аңа аерым бер игътибар белән карый башлыйлар. Ул да аларның уйларын, омтылышларын күбрәк белә, туплый бара һәм, ниндидер зур эшкә хәзерләнгән кебек, барын да күңеленә җыя иде. Кинәт Мусаның башына яңа бәла, яңа хәсрәт килде. Аның якын дусы, киңәшчесе, Ленинград эшчесе сержант Графов, лагерь тормышының авырлыгына түзә алмыйча, йөрәк авыруыннан үлде.
 
Дәвамын журналның февраль (№2, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар