Логотип «Мәйдан» журналы

Мөхәрриребез бүләккә ия булды. Котлыйбыз!

«Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Рәфхәт кызы Фәттаховага ТР Язучылар берлеге һәм ТАТМЕДИА АҖ«Көмеш кыңгырау» газетасы гамәлгә куйган Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшырылды. Әлеге бүләккә ул...

«Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Рәфхәт кызы Фәттаховага ТР Язучылар берлеге һәм ТАТМЕДИА АҖ«Көмеш кыңгырау» газетасы гамәлгә куйган Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшырылды. Әлеге бүләккә ул 2022 елда газетада басылып чыккан хикәяләре өчен лаек булды.
Мөхәрриребезне «Мәйдан» журналы коллективы исеменнән ихлас котлыйбыз, яңа иҗат уңышлары телибез!
Лилия Фәттахова – шагыйрә, прозаик, журналист. 2019 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы. «Танырсыңмы?» (2015), «Ишет мине!..» (2019) шигырь китаплары, «Карурман миләүшәсе» (2019) хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. Шигырь һәм хикәяләре, мәкаләләре «Яңа Чишмә хәбәрләре», «Мәдәни җомга», «Безнең гәҗит», «Көмеш кыңгырау», «Яңарыш» газеталарында (Удмуртия), «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә», «Идел», «Тулпар» (Башкортстан), «Ялкын», «Сабантуй» журналларында дөнья күрә.
Актив авторларга Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру традициясенә моннан дүрт ел элек нигез салынды.

Комментарийлар