Логотип «Мәйдан» журналы

Мөхәммәт Мирзага 65 яшь

Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1953 елның 3 гыйнварында Актаныш районы Чалманарат авылында туа. Шунда сигезьеллык, күрше Такталачыкта урта мәктәп тәмамлый, Казан дәүләт мәдәният ин...

Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1953 елның 3 гыйнварында Актаныш районы Чалманарат авылында туа.
26_img_5271
Шунда сигезьеллык, күрше Такталачыкта урта мәктәп тәмамлый, Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлегендә укый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру редакторы, аннан соң ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984–1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, 1998–2001 елларда мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елда ТРның мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнә. 2005–2012 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли. 2012–2013 елларда «Чын мирас» (хәзерге «Безнең мирас») журналының баш мөхәррире вазифасында. 2014 елдан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.
Мөхәммәт Мирза әдәбиятка узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да төп иҗат өлкәсе – поэзия. Ул – классик шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары; кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» кебек поэмалары халык, ил, кеше язмышын тирән психологик хис-кичереш, образлы тел-сурәт аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра.
М.Мирза – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2006). 2007 елда ул Халыкара иҗтимагый фәннәр академиясе һәм Халыкара «Шәфкатьлелек дөньясы» оешмасының алтын медале белән бүләкләнә.
2011 елда шагыйрь «Киек Каз Юлында» (2003), «Тере су» (2007) китаплары һәм «Адәм баласы» китабында басылып чыккан «Адәм баласы» шигырьләр циклы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Мөхәммәт Мирза – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
РЕДАКЦИЯДӘН:
Мөхтәрәм каләмдәшебезне 65 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас тәбрик итәбез!
Озын гомер, гаилә бәхете, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!

Комментарийлар