Мөстәкыйльлек юлы сикәлтәле
1990 елның август ае. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстанның башка шәһәр-районнарында сәяси-иҗтимагый тормышның кайнаган, иң югары ноктасына җиткән мәле.Республика төбәкләрендә Татарстанның суверен...
1990 елның август ае. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстанның башка шәһәр-районнарында сәяси-иҗтимагый тормышның кайнаган, иң югары ноктасына җиткән мәле.
Республика төбәкләрендә Татарстанның суверенлыгын яклап җыеннар уза, анда мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Татарстанның мөстәкыйль булуын таләп иткән ул мөрәҗәгатьләр Казанга, Мәскәүгә юллана. Суверен булу-булмауны Татарстан Югары Советы августның утызынчы көнендә хәл итә. Бу көнне Ирек мәйданына җыелган дистәләгән мең халык басымы астында Татарстанның суверен дәүләт булуы хакында игълан ителә.
Шушы вакыйгалар эчендә кайнаган, 1991–2008 елларда Татарстан Президенты дәүләт киңәшчесе, 2009 елда дүртенче чакырылыш Татарстан Дәүләт советы депутаты булган, Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты, тарих фәннәре докторы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.
– Рафаил әфәнде, мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүгә тиздән 25 ел тула. Шушы вакыйгадан соң шул вакыт эчендә халкыбызның, шәхсән үзегезнең дә нинди өметләрегез акланды? Кайсылары акланмады?
– Әлбәттә, ул чорда безнең өмет дигәне дә, хыял дигәне дә зурдан иде, киң иде, тирән иде. Нәрсәләрдер булдырырлык көч-куәт бар иде шикелле. Шулай ук бик үк барып чыкмаган әйберләр дә булды. Хыял хыял белән, бик күп нәрсә кешедән дә тора. Менә, мәсәлән, без татар тарихын язабыз. Бик күп нәрсәне күтәрергә теләк бар. Ләкин йә кешесе юк, йә акчасы, йә булмаса вакыты юк һәм ахыр чиктә уйланганыбыз барып чыкмый. Әйтәсем килә, барысы да теләктән генә тормый шул. Республикабыз яши, без алга барабыз. Шул күзлектән караганда, Декларациябез бик уңышлы булды дип әйтергә мөмкин. Аннан соң инде Конституциябез, тагын бераздан Шартнамә кабул ителде. Әлбәттә, аларның тәэсире көчле һәм бүгенгә кадәр сизелә. Күп нәрсәләрнең нигезен шул чорларда салып кала алдык. Өлгердек. Менә икътисад күзлегеннән караганда чәчәк ату бара. Мондый күренеш бит юктан гына килеп чыкмый. Татарстандагы газлаштыру, юллар салу, халыкны иске йортлардан күчерү – бөтенесе дә алдарак нигез салу нәтиҗәсе.
Әйе, кайсыдыр юнәлешләрдә барысы да уңышлы да булып бетмәде, кайбер хаталар булды. Миңа калса, тел мәсьәләсендә бераз артта калдык. Мондагы кимчелекләрне мин безнең академия, шулай ук университет телчеләре белән бәйлим. Шул чорда яхшы дәреслекләр булдырылмады. Фәнгә артык кереп китеп, гади халык, балалар турында оныттык. Вакытында шуны эшли алмадылар. Бу – үкенечле. Бу вазгыятьне үзгәртергә кирәк. Менә безнең мәктәпләрнең торышын алыйк. Татар мәктәпләре баштагы мәлне бик киңәеп киттеләр дә аннан тагын сүрелделәр. Мондый күренешләр бар инде.
– Рафаил әфәнде, Декларация кабул итүдә татар милли хәрәкәтенең өлеше гаять зур булды. Узган гасырның сиксәненче еллар азакларында оешкан БТИҮ милли хәрәкәтнең башында торды дисәк, хата булмас. Менә шул ук елларда БТИҮ өчен программаны КПССның Татарстан өлкә комитеты коммунистлары, шул исәптән Рафаил Хәкимов та язды. Коммунистлар күрсәткән яңа юлдан бару дөрес булмас, аның белән ерак китү мөмкин түгел, милли хәрәкәт, азатлык юнәлешендә үз программасын булдырып, шуның белән хәрәкәт итәргә тиеш, дип белдерүчеләр дә җитәрлек булды. Татар милли хәрәкәте өчен төзелгән программага нинди өлеш керттегез?
– Әйе, бу программаны үзебез яздык. Ләкин коммунист дигәндә, аңлашыла, заманы шундый иде. Бөтен коммунистны да әшәке дип әйтергә ярамый. Күп кеше намуслы иде. Алар ышанып партиягә барды. Аллага шөкер, бүгенге көн белән чагыштырганда, алар күпкә иманлырак иде. Менә хәзерге заман имамнарын тикшерергә кирәк, иманлымы алар, юкмы? Теге компартия программасы буенча барганда, бар халыклар үлеп бетәргә тиеш иде бит. Ә без икенче юл белән бардык, халыкны, Татарстанны саклап кала алдык. Ул вакытта безнең төп мәсьәләләрнең берсе – шул чакта хакимият башында торган коммунистлар белән милләтчеләрне, татар халкы белән урыс халкын чәкештермәү иде. Аллага шөкер, иҗтимагый үзәк белән берлектә бу бурычны үти алдык. Хәзер «элекке хәрәкәт бетте, ул көчле иде» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нигә хәрәкәт бетсен, менә мин яшим бит әле. Әйе, мин милли хәрәкәт чорында да киңәшче булып эшләдем, интервьюлар да күп бирелде. Чагыштырсаң, шул ук фикерләрне Шәймиев тә сөйләде. Аллага шөкер, алар тормышка да кереп киттеләр.
– 1989–1990 елларда милли хәрәкәт вәкилләре дә, галимнәр дә, Татарстанның 98 процент байлыгы Мәскәүгә китә дип, икътисади якны да күтәрделәр. Шундыйрак саннар белән халыкның күзен ачтылар, көрәшкә чакырдылар. Хәзер мондый мәгълүматлар юк диярлек, икътисад юнәлешендә бүген ниндирәк сәясәт алып барыла икән?
– Шартнамәгә кул куелгач, Мәскәүгә Татарстан байлыгының 22-25 проценты китте. Ләкин шул ук чакта, вакытлар узу белән, Рәсәй кануннары белән яшәрбез, дип фаразланды.
Ул елларда шактый гына акча үзебездә калды. Аңа зур эшләр башкарылды. Әйткәнемчә, юллар да, мәктәпләр дә салдык. Акча әрәм-шәрәм ителмәде, ашап кына бетермәдек. Булганны ашап бетерүе тиз бит ул. Инде бүгенгә килсәк, Мәскәүгә акча күп китә. Шул ук вакытта күп кайта да. Бүген бит инде вертикаль власть тамырланып бара. Шуңа, акчаны башта суырып алалар да, аннан кире кайтаралар. Аңлашыла, әлбәттә, күпмеседер Мәскәүдә кала. Ләкин киметмиләр кебек. Мәскәүдәге акчаны да тота белеп тотарга кирәк. Әнә бит, Кавказ республикаларына да акча җибәрәләр. Ә ул акчалар кайдадыр югала, диләр. Безгә кайткан акча ул барыбер файда китереп тора. Ельцин заманында ук бюджет кодексын кабул итү начар булмады. Аның буенча акчаның 50 проценты Мәскәүгә китә, 50 проценты регионда кала иде. Ләкин ул бюджетны ахыргача тормышка ашырмадылар. Һәр елны «мораторий» дигән булып тоткарладылар. Әлбәттә, ничек инде Мәскәү үз кулындагы акчаны ычкындырсын... Теге елларда без регионнар белән берләшеп эшләдек. Хәзер Башкортстан да үзенчә, читләште. Башкалары турында әйтәсе дә юк. Без ялгыз калдык. 2007 елда фәкать без генә Шартнамәгә кул куйдык, башка регион булмады.
– Рафаил әфәнде, менә күршеләребез Башкортстанны искә алдык. Туксанынчы елларда, аеруча август аенда ук алар Татарстанны күрмәмешкә салынды, артка борылды...
– Каядыр көнләшү дә булгандыр, каядыр Мәскәүгә ялагайлану да булгандыр. Һаман ниндидер хәйләкәр сәясәт алып барылды. Теге чорда да «федератив шартнамә»гә кул куймаска дип сөйләшкән идек. Алар инде имза салырга сигез көн калып килгәндә фикерләрен үзгәрттеләр, үзләренә файда булыр дип.
Суверенитет дигәндә, без аңа ышандык, аны уен өчен генә кабул итмәдек. Күп кенә регионнар, суверенитетны Татарстан да кабул итте, без дә кабул итик дип, шаярту юлына басты. Аны оештыруда Мәскәү дә үз ролен уйнады, «парад суверенитетов» дигән терминны да кертеп җибәрделәр. Монысы Татарстан башка регионнардан аерылып тормасын өчен эшләнде. Регионнарны республика дәрәҗәсенә күтәрергә тырышулар да булды. Шул ук вакытта безнең дәрәҗәне төшерергә омтылышлар ясалды. Нижний Новгород каласына акчаны күбрәк биреп, менә алар суверенитет кабул итмәгәч, яхшырак та яшиләр, дигән иллюзияләр тудырылды. Ләкин безнең белән андый уеннар барып чыкмады. Төп аерма шунда: без суверенитет белән уйнамадык һәм халык та, шуңа ышанып, референдумда суверенлыкны яклап тавыш бирде. Бу чорда халыкта үзаң туды, үзебезгә үзебез ышандык. Аннан Мәскәү, суверен, мөстәкыйль икәнсез, үз көнегезне үзегез күрегез, дигәнрәк мәгънә җиткерде. Ә без алардан бернинди дә ярдәм көтмәдек. Үз башыбыз, үз көчебез белән булганча эшли башладык.
– Туксанынчы елларда август алдыннан Казан–Мәскәү юлын күп таптадыгыз. Иң авыр чакларны искә төшереп китсәк иде.
– Ул чакта барлык еллар да авырлардан булды. Ә инде 1990–1994 елларда ниндидер бербөтен авыр чор кичердек. Аның ничектер җиңеләйгән мәлләре дә булды. Шунысы хәтергә сеңеп калды – бу чорда халык тынычланды. Референдумнан соң да халык бердәм булуын күрсәтте. Урысы да, татары да Шәймиевны яклау ягына басты. Ул коммунистмы, юкмы, президент буларак аны таныдылар. Мәскәү–Казан арасында да нәрсә тегендә китә, нәрсәнең бездә калуы аныкланды. Чит илләр белән дә багланышлар булдырылды. Анысы да таяныч булды. Ләкин боларның берсе генә дә җиңел бармады. Бераз соңрак, 1998 елда булган дефолтны гына искә алыйк. Нык авырлыклар китерде ул. Шулай да, минемчә, иң авыр чорлар 1992 елда, референдум алды вазгыяте булгандыр.
– Рафаил әфәнде, 1992 елда кабул ителгән Конституциябез Татарстан халкының, бар татарның горурлыгына әйләнгән иде. Ни кызганыч, Конституциянең маддәләре үзгәртелә, кайберләре юкка да чыгарыла. Татарстанның төп кануны әлегәчә Мәскәүгә ошамый. Конституциябезне йолыккалауга нинди фикер әйтерсез?
– Конституциябездә беренче төп маддә сакланып калды. Аны Мәскәү конституцион мәхкәмәгә дә биреп карады. Ләкин без аны үзгәртмәдек. Ә менә илдәге тормыш үзгәрде. Сәяси, икътисади күзлектән караганда да... Бер регион гына Мәскәүгә каршы тора алмый бит инде. Шулай да Шартнамәбез бар, президент исеме дә сакланып калды. Кайвакыт бит Мәскәү сәясәтчеләрен аңлап та бетермисең. Без тыныч, без Рәсәйгә каршы эшләмибез. Бирелгән сорауда югалтулар хакында да сүз әйтелде. Без ни югалттык? Туксанынчы елларда кануннарны без үзебез кабул итә идек. Рәсәй Конституциясе ул чорда советныкы, социалистик иде. Ә без үзебезнекен алардан алда үзгәрттек. Бу өлкәдә дә алда бардык. Хәзер инде «приведение в соответствие», вертикальләштерү китте. Шуннан чыгып, менә Дәүләт Советының да кирәге шулай гына калды. Барлык кануннар Мәскәүдә кабул ителә. Аларны үзгәртеп булмый. Мин бервакыт депутат булганда, янгыннар буенча Мәскәү яңа канун кабул иткәч, сорау биргән идем, канунны үзгәрттек, Татарстанда янгыннар кимиме, юкмы дип, МЧС җитәкчесе шунда: «Юк, янгыннар кимеми. Ләкин кулланышта безнеке күпкә яхшырак иде», – дип җавап бирде. Халык безнең мөстәкыйльлеккә өйрәнгән инде. Ул инде янгынны сүндерүгә Мәскәүдән рөхсәт сорап тормый, чыга да сүндерә. Анысы инде аның суверенлык елларыннан калган тәҗрибә. Нәрсә әйтерләр икән дип көтеп тормыйбыз.
Теге 2001 нче елларда вертикальләштерү заманнары киткәч, юллардагы гаишниклар таякларын уйнатып, болгап, масаеп басып тора башлаганнар иде. Мин «федерал» дип. Андыйлар да бар иде. Хәзер алар сүнде, тынды. Заманында безнең Дәүләт Советы бик кыю, эшчән иде. Мондагы һәр чыгышны халык күзәтеп торды. Ә хәзер монда да тыныч. Хәтта артыгы белән.
Комментарийлар