Логотип «Мәйдан» журналы

Мөслим кунаклар кабул итте

Кичә, 31 май көнне, Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем Чаллы язучылары һәм журналистлары Мөслим районында кунакта булды.Мәртәбәле кунакларны Мөслим районы Совет аппарат...

Кичә, 31 май көнне, Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем Чаллы язучылары һәм журналистлары Мөслим районында кунакта булды.
DSC_0069
Мәртәбәле кунакларны Мөслим районы Совет аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһитович, танылган язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, шагыйрә Лилия Садриева каршы алды.
Мөслим җиренә аяк басу белән, матур төзек биналар, тирә-яктагы чисталык, искиткеч гүзәл табигать күренеше җәлеп итте кунакларның игътибарын.
Сәяхәт Мөслимнең туган-якны өйрәнү музее белән танышудан башланды. Директоры Яббарова Синара Ягъфәровна һәм музей хезмәткәрләре, һәрбер бүлек белән таныштырып, музей эшчәнлеге турында дикъкатьләп сөйләде.
AfMJrEWEVbI
 
DSCN8825
TlaUTgbjs_M
UNSOiQ0WuLc
Соңыннан Чаллы кунаклары Мөслим Үзәк китапханәсенә үтте. Заманча җиһазландырылган, бар уңайлыклары булган “китап йорты”ның фонды зур күләмле, шуңа өстәп, бирегә килүчеләргә ял итәр өчен дә мөмкинлекләр тудырылган.
OaZXmMTARBA
Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният йортында исә Мөслим турында төшерелгән видеороликны тәкъдим иттеләр. Шуннан соң кунаклар күптән түгел генә ачылган экстрим-паркка таба атладылар. Биредә балалар һәм яшьләр күпләп җыела, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә икән. Бераздан кунакларга Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбен күрергә дә насыйп булды.
DSC_0177
А.С. Пушкин исемендәге сквер да үзенең бизәлеше белән сокландырды. Сквер буйлап атлаганда, Пушкин әкияләреннән күренешләр озата бара, азрак үткәч, ял итәр өчен эскәмияләргә юлыгасың. Биредә кунакларны Мөслим районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзович каршы алды, районда башкарылган эшләр, киләчәк планнар турында бәян итте. Район башлыгына фикер-теләкләрен Факил Сафин, Айдар Хәлим, Рәзинә Мөхиярова, Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова, Зифа Кадыйрова да җиткерде, китапларын бүләк итте.
DSC_0159
Киләсе “тукталыш” Түреш авылы булды. Шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов Чаллы кунакларын бик җылы сәламләде. Иң элек кунаклар Харрас Әюп каберенә зиярәт кылды, шагыйрь каберенә чәчәкләр салды. Аннан соң инде Харрас Әюп чишмәсенең шифалы суларын эчү бәхетенә дә иреште. Чишмә янында Мөҗәһит Әхмәтҗанов Түреш авылының тарихын, шушы җирдән чыккан танылган шәхесләр турында сөйләде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин, төрле уен коралларында уйнап, бар тирә-якны моңга күмде. Чаллылар да сынатмады. Бер-бер артлы моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады.
DSCN8860
DSC_0281
DSC_0304
Мөслим җире бик “уңдырышлы” икән – биредән күпме танылган шәхес үсеп чыккан. Наис Гамбәр, Ләбиб Лерон, Харрас Әюп, Фоат Садриев, Зөлфәт, Факил Сафин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм башкалар, һәм башкалар.
Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар да Мөслимнән илһамланып, дәрт-дәрман алып кайтып китте. Татарстаныбыз чиксез зур һәм бай, Мөслим районы – шуның бер мисалы. Шәхесләребез белән горурланып,  әдәбиятыбызның байлыгына сөенеп яшик, милли мирасыбызны саклыйк, югалтмыйк!
 
 
 

Комментарийлар