Логотип «Мәйдан» журналы

Мөслим авылы

Бу туфракта без бит җиләк идек,Тансык идек аңа, кирәк идек.Суырып алып киткәннәр шул инде –Туган җирдә без бит йөрәк идек!..(Харрас Әюпов)Патша хөкүмәте алып барган сәясәт халыкны Чулман аръягына, Агы...

Бу туфракта без бит җиләк идек,
Тансык идек аңа, кирәк идек.
Суырып алып киткәннәр шул инде –
Туган җирдә без бит йөрәк идек!..
(Харрас Әюпов)
62_big
Патша хөкүмәте алып барган сәясәт халыкны Чулман аръягына, Агыйдел һәм Урал якларына таба куа. Шушы чорда көнчыгыш районнарга күченеп килергә мәҗбүр булган татарларны типтәрләр дип атаганнар. Г. Әхмәров бу сүзне «дәфтәр» сүзе белән бәйләп карый, ягъни «дәфтәргә язылганнар, теркәлгәннәр» [1]. Күрәсең, хөкүмәт күченү процессын шул рәвешле тәртипкә салырга омтылгандыр. Мәсәлән, 1725 елларда бер түрәнең хәбәр бирүенә караганда, Арча юлында гына 12203 җаннан 3892 кешенең качканлыгы мәгълүм була. Шуның өчен хөкүмәт, Башкортстан чикләренә гаскәр куеп, татарларны качырмаска тырыша башлый һәм башкортларга качкан татарны кабул итмәскә һәм качып килгәннәрне тотып бирергә дип фәрман җибәрә [4, б. 268].
Җирле халык сөйләвенчә, шул заманнарда Ык елгасы буйларына Казан тирәләреннән Мөслим, Әхмәт, Мөэмин, Афзал, Якуп, Булат һәм Сәет исемле җиде кеше килеп чыккан. Алар бу якларда авыллар корып урнашкан. Мәсәлән, Мөслим районында бүген дә Иске Сәет һәм Яңа Сәет исемнәрен йөртүче татар авыллары бар. Мөслим авылына беренче башлап Мөслим баба казык каккан. Торак пункт та аның исеме белән аталган...
Язманы тулысынча журналның июнь (№6, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар