Логотип «Мәйдан» журналы

Мөртәт

Ул яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормаучы чандыр, килбәтсез, төмсә чырайлы утыз яшьләрдәге бер егет иде.

Кыска буйлы бу егет һәрчак үз-үзенә йотылган булыр, башын күтәреп карамас, усал, һичкем белән эш итмәс. Әтисе ни, күршесе ни – аңа барыбер, бер аермасы да юк. Җир йөзендә аннан башкалар да көн күрә ләбаса, ул аларга битараф, ник кыямәт көне җитеп, җирнең асты өскә килми шунда. Иң мөһиме шул: аңа гына җил-давыл тимәсен. Ул башка нәрсәләр белән тамчы да кызыксынмады, хисләрен эчкә яшерде, беркемнең дә кайгысын уртаклашмады, беркем белән дә эчкерсез мөнәсәбәттә булмады, ялгыз көн күрүче мәнсез бәндәне хәтерләтте. Тик аңа гына кагылмасыннар... Көндәлек вак-төяктән башканы уена да кертмәде ул, вак җанлы булып калды. Әйтерсең лә ул җансыз бушлыкта тереклек итүче бер хайван иде.
Аны мобильникка яисә плеерга тоташтырылган һәм колакларга тыгып куелган наушниклардан башка күрергә мөмкин түгел иде. Наушникларны ул өендә дә, урамда да, эшендә дә, хәтта йоклаганда да салмады. Колакларында һәрчак көчле чит ил музыкасы яңгырап торды. Җырчыларның нинди телдә, ни турында җырлауларын аңламый, чөнки ул телләрне белми иде, гомумән, бу турыда уйлап, миенә көч китермәде. Бары тик колаклары гына буш тормасын, һәм аларда билгеле бер ритмда ниндидер аңлаешсыз музыка гына яңгырасын. Әйтерсең лә, тәмам юкка чыккан бер наркоман. Наушниклар яисә плеер белән ниндидер мәрәкә килеп чыкса, ул кинәт югалып кала, диванага әйләнә, ахмаклана, бөтен ачуын тирә-юнендәгеләргә чәчә. Монысын, әлбәттә, Ходай күрсәтмәсен инде.
Кызганычка диикме, соңгы вакытларда мондый буш башлы адәм балалары артык күбәеп китте. Алар урамда да, уку йортларында да әледән-әле очраштырып тора. Хәтта хөкүмәттә һәм парламентта да күбәйде алар. Китап укымыйлар, димәк, гасырлар буе кешелек акылы җыеп килгән байлыктан мәхрүмнәр. Цивилизация һәм техник прогресс тудырган техно-мутантлар гына алар, санлы технология әсирләредер, бәлки, чебен-чебенчекләр генә, акыл һәм кешелек сыйфатларыннан азат, баш та алар өчен гәүдәнең бер өлеше генә ләбаса. Фәнни телдә аларны «виртуаль коллар» дип тә атыйлар әле. Ә бу – чынбарлыкка бик якын хакыйкать.
Болай караганда бик эшем кешесе күренсә дә, Марленның чын шөгыле юк иде. Эше белән кызыксынучыларга ул «мин техник», дип кенә җаваплый. Нинди техник ди инде, Ходаем. Урта мәктәпне көч-хәл белән тәмамлагач, әтисе аны политехника институтына җитәкләп килгән иде, әмма Марлен институт эченә үтә алмады. Башкача мөмкин дә түгел иде, әлбәттә. Шуннан соң ул район электр челтәрләре монтерының ярдәмчесе булып йөрде. Өе янәшәсендәге бу оешмада әллә ике, әллә өч ел эшләп маташты, бөтен белеме шул менә... Үзе эшләп йөргән оешма ишегенә ябыштырылган бер белдерүне күргәч, өлкә театрына сәхнә яктыртучы ярдәмчесе булып китте. Анда кара тиргә батып эшлисе юк иде. Хәер, аның эш урынында булу-булмавы берәүне дә кызыксындырмады. Аңа нәкъ менә шул кирәк тә иде инде. Иң мөһиме шул: аны беркем дә борчымасын, төрле шелтәләре һәм киңәшләре белән җанына тимәсен. Театрда нинди дә булса тамаша алдыннан ул сәхнәдә теге яисә бу әйберне бер урыннан икенчесенә күчерү белән шөгыльләнде, кыскасы, кая гына барып чыкса да, башлыгының әмерләрен үтәү белән мәш килде. Техникның бик мөһим эшләре килеп чыкканда – ул тирән махмырда чакларда – спектакльне яктыртты. Бөтен эше менә шуннан гыйбарәт. Башлыгы аңа ышанмады, чөнки ярдәмчесе спектакльнең эчтәлегенә төшенеп тормыйча гына сәхнәне теләсә ничек яктырта иде. Кайсы төштә нинди төстәге яктылык бирергә, сәхнәне ничегрәк яктыртырга, яктылык теге яки бу вакыйганы, образны ачамы, – болар һәммәсе аның игътибарыннан читтә калды.
олакларындагы наушникларда музыка яңгырап торганда ул спектакльгә һәм аның эчтәлегенә төкереп тә бирмәде. Шунлыктан хәлләр чыгырдан чыга башласа гына аңа мөрәҗәгать итәләр иде.
Әтисе коллегалары арасында чикләнмәгән авторитетка ия, үз эшен бөтен нечкәлекләренә тикле белүче атказанган геолог иде. Инде еракта калган сиксәненче елларда, коммунизм идеяләренә чын-чынлап ышанган һәм бөтен җир шарында коммунизм тантана итәсенә өметләнгән бу кеше, Маркс һәм Ленин исемнәренең беренче иҗекләрен алып, улына Марлен дип исем кушкан иде. Улы акыллы, ягымлы, ярлыларга ярдәмче булыр дип өметләнде ул. Әлбәттә, улы җанында һәм йөрәгендә ялкын дөрләмәгән, кеше сөймәс тере мәет булыр дип һич тә күзалламаган иде. Үсә-үсә акыл җыйган сани улы кешеләрдән читләшә барды, көннәр буе үз бүлмәсендә телевизор каршында утырырга гадәтләнеп китте. Әтисе үз-үзен улы, бәлки, атаклы шәхес булыр дип тынычландырды. Ә кем белә, ул, бәлки, Түгелбай яисә Айтматов кебек күренекле язучы булыр, һич көтмәгәндә Алыкул сыман көчле шагыйрьгә әверелер, йә Моратбәк Рыскулов сыман театр сәхнәсен бизәр, йә Бейшеналиев, Чокморов кебек киноактер яисә Айтиев сыман рәссам булыр... Кем булса да булсын, фәкать биектә генә очсын... Шул очракта ата кеше бәхетнең җиденче катында тирбәләчәк, әлбәттә. Юк, акланмады аның өметләре. Күзәтүчән ата улының бик түбән дәрәҗәдәге чит ил музыкасын тыңлавын һәм телевизордан мәгънәсез тамашалар, кызыклы шоулар гына каравын төшенгәч, тынычлыгын югалткан ата улына кыргыз телендәге тапшыруларны карарга, ана телен, җирле гореф-гадәтләрне белергә, үз халкына якынаерга киңәш итте. Улы: «Ул сарык бәрәннәренең миңа ник кирәге бар?» – диюдән узмады.
Балигъ булып килгән яшүсмердән шундый сүзләр ишеткәч, ата кешенең сулышы кысылды, тамырларында кан кайнады. Ул улын акылга китерергә, җирдә илсез кеше булмавын аңлатырга теләде. Көннәрдән беркөнне хәлдән тайган эт сыман юл читендә калу мөмкинлеген, менә шул мәлдә коточкыч фаҗигагә тарачагын төшендерергә тырышты. Юк, атасын ишетмәде улы, атасының вәгазе аның колак яфракларыннан гына шуып узды. Ул мәктәптә дә беркем белән дуслашмады, кызлар тирәсендә дә кайнашмады, берәр чибәрнең сумкасын күтәрешмәде, кыскасы, әтисе аны беркайчан да кызлар тирәсендә күрмәде. Марлен беркемне дә үзенә якын җибәрмәде. Ата, улымның ирлеге юк мәллә, дигән ямьсез уйларны читкә куарга тырышты. Бу турыда Марленның үзеннән сорап булмый ләбаса. Сораса да, дөресен әйтмәс иде бу ахмак. Ачуы чыгып, мәсхәрә генә итәр иде. Шулай да ул тагын бер мәртәбә нәсел дәвамчысы белән сөйләшеп карарга ниятләде. Сүзләре аның җанына үтеп керер, дип өметләнде. «Әниең синең өйләнгәнне күрә алмый теге дөньяга күченде, өметләре акланмады. Мин үзем дә менә, сәламәтлегем какшау сәбәпле, пенсиягә чыктым. Гомерем күпме калганны белмим, мөгаен, озакламый аяк сузармын. Син миңа килен алып кайтсаң һәм онык бүләк итсәң иде, башка балалардан үрнәк ал әнә!» – диде.
Улы җавабы белән аны бөтенләй телсез калдырды:
– Нәрсәгә дип үләсе кешеләр үрчетергә? Алар бит үлеп бетәчәкләр!
– Их, юләр син, балалар нәселне дәвам итү дигән сүз бит ул. Безнең, минем, синең нәселең дәвам итсен өчен, нәсел җепләре өзелмәсен өчен кирәк бит ул балалар. Ирме, хатынмы ул, үзеннән соң нәселне дәвам итүчене калдырырга тиеш.  Шул рәвешле, ата кеше улын акылга китерергә тырышты, ә тегесе авыз эченнән ботка пешерә-пешерә, кемгәдер яный-яный, күркә күк кабарынып, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Шуннан соң ул улы белән бу темага бүтән сүз катмады. Улы аның сүзләренә колак салмагач, нигә дип сүзләрне җилгә очырып әрәм итәргә? Нәсел дәвамы өзеләчәк, менә шул гына. Аның улы кай арада аңсыз хайван дәрәҗәсенә төште соң әле? Әйе, нәкъ шулай. Башкалар кебек үк бу да ике аяклы, әмма хайваннан аермасы юк, хайван да бит сукыр инстинктларга гына буйсынып яши: телим-теләмим... Үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы улы тирә-юньдәгеләргә игелек кылуны уена да кертми. Һәрнәрсәгә битараф, санаулы көннәрен мәгънәсез уздырып, җирдә ни өчен яшәвен белмичә тереклек итә. Дөньяның һәм кешелекнең киләчәк язмышы турында уйлау кая ди инде ул, хәтта үз халкының теләк-омтылышлары белән дә кызыксынмый бит. Йә Ходаем, каян килеп чыкты соң бу сөрхәнтәй, озак фикерләүче адәм актыгы? Җанында ни очкын, ни ялкын юк бит аның. Ә бәлки, баласы бәләкәй чакта аңа игътибар итәргә вакыты калмагандыр – ул бит атналар, айлар буена геологик экспедицияләр белән китеп югала иде. Шулай да мөмкинлек чыккан саен өенә ашыга иде, улының ничек тәрбияләнүе белән кызыксына иде. Балалар бакчасында, мәктәптә уздырылучы ата-аналар җыелышларын да калдырмаска тырышты, һәрвакыт дөрес нәрсәләр генә сөйләде. Ә бәлки... Хатыны Сакиш нәрсәнедер күз уңыннан ычкындыргандыр. Ул бит үзен тулаем бердәнбер улына багышлады, бөтен җаны-тәне белән аны яратты. Ләкин ул, кырыкка да җитмичә, бу шау-шулы дөньяны калдырып китеп барды. Нәсел авыруы аяктан екты аны, ак кан тәнчекләре күбәеп харап итте. Ниләр генә кылмады, ничекләр генә дәваланып карамады, файдасы тимәде. Көннән-көн сулды, ябыкты, һәркемгә өмет тулы күзләре белән бакты һәм мәңгелек йортына күченде. Соңгы минутларында хәлсез куллары белән улын кочты, муеныннан, яңакларыннан үпте. Дөньядагы иң кадерле кешесеннән аерылырга теләмәде ул. Яткан җире мамыктай йомшак булсын инде, Ходаем! Ә менә улы? Аны, бәлки, артыграк иркәләгәннәрдер? Кем белгән инде анысын. Шунысы яхшы, Сакиш үсеп җиткән улын күрә алмый инде. Горурлыгын югалткан, үз нәселе, үз халкы язмышы белән кызыксынмаучы улын күрсә, нишләр иде икән ул? Йөрәге, бәлки, бу мәсхәрәгә түзәр, гомерлек җан ярасы белән яшәр иде. Уйсыз-акылсыз, һәрнәрсәгә битараф, каты күңелле улын күрүдән дә авыррак җәза булу мөмкинме анага? Киләчәк карьерасы турында кайгыртып, улларын башта рус телле балалар бакчасына, аннан русс мәктәбенә бирделәр. Улларына киләчәктә кыенлык китермик дип, шулай эшләде бит алар. Өйдә аның белән русча гына сөйләштеләр, бәлки, нәкъ менә шуңа ул үз халкыннан читләшкәндер? Моның өчен алар үзләре гаепледер?..
Телсез, үз-үзенә йомылган Марлен әле бер, әле икенче хезмәткәргә ияреп йөрүен белде, тегеләргә ярдәм итә, имеш. Колакларында, әлбәттә, бик кадерлегә әйләнгән наушниклары... Кемдер шушы наушникларны тартып алгач, ул чак кына акылыннан язмады, ярсыды, әйтерсең лә кемдер аның бәхетен тартып алды. Җәберләүчене өзгәләп ташлардай булып, кисәк кенә артына борылды. Каршысында театр директоры басып тора иде:
– Син беразга гына наушникларыңнан арынып тора аласыңмы, юкмы? Мобильнигыңа да күз салгаларга кирәктер бит. Ә? Сиңа күршеләрең шалтырата... Мин дә синең белән элемтәгә чыга алмыйм... – Ачуы чыккан директор тавышын акрынайтты, тынычлана төшеп, Марленга кызганыч караш ташлады. Юк, ул аны бүтән әрләмәде, куып та җибәрмәде. – Мариш, кил әле яныма! – диде ул йомшак кына итеп һәм Марленны терсәгеннән тотып бер читкәрәк алып китте. – Син инде тормыш агышын беләсең. Сыгылып төшмә! Әтиең теге дөньяга китеп барган. Синең белән элемтәгә чыга алмый интеккәч, миңа күршеләрең шалтыратты. Эштән җибәрәм мин сине. Бар, өеңә кайт!
Директорның сүзләре Марленның аңына тиз генә барып җитә алмады. «Ничек инде ул теге дөньяга китеп барган?» Элегрәк аның мондый сүзләрне ишеткәне юк иде, моны ничек аңларга соң? Директор директор инде, аңа карышып булмый, һәм Марлен теләр-теләмәс кенә өенә юнәлде. Башкача ни эшләргә иде соң? Директор сүзенә колак салмый гына кара...
Марлен атасы белән биш катлы «хрущевка»ның икенче катында яши иде. Бу фатирны аның атасына ул эшләгән оешмадан алтмышынчы елларда биргәннәр иде, әтисе анда яшь белгеч һәм яңа гына гаилә корган ир-егет иде. Аларның бар мөлкәте шушы фатир иде. Марлен өй янында җыелып торучы кешеләрне күрде, аларга ваемсыз караш ташлады. Бөтенләй таныш түгел кешеләр Марленның күршеләре белән нидер гәпләшәләр. Ике-өч кешелек төркемнәр булып җыелышканнар да нәрсәнедер хәл итәләр. Марленны күргәч, алар аңа ничектер кызганулы караш ташладылар һәм юл бирделәр. Марлен төркемдәгеләр белән исәнләшеп тә тормады, тавыш-тынсыз һәм кәефсез кыяфәттә үзенең фатирына күтәрелде. Чит-ятны әйткән дә юк, ул хәтта күршеләре белән дә аралашмый иде. Баскычта өелешеп торучы хатын-кызларның йөзләре таныш та кебек үзе, арада бөтенләй ятлары да бар бугай. Хәер, нигә кирәк әле алар Марленга?
Фатирның ишеге ачык иде. Коридорда һәм эчке бүлмәдә дә кешеләр күренә. Акрын гына нидер сөйләшүчеләр Марленны күргәч авызларына су капкандай булдылар. Марлен эчке бүлмәгә керде, диванда өстенә иске одеял ябылган әтисе ята иде, аның янында йөзләрен кайгы төсмере каплаган ике-өч ир-ат утыра. Әтисе бик еш авырды бит аның, мөгаен, бу кешеләр карт геологның хәлен белергә килгәннәрдер. Марлен, алар яныннан үтеп китеп, үз бүлмәсенә кереп югалды. Наушниклар тыгылган колакларында бертуктаусыз музыка яңгырау сәбәпле, Марлен әтисе янында утыручыларның иреннәре кыймылдавын гына күргән иде. Телевизорны кабызды да караватына ауды. Менә шунда гына эшкә җыенып маташканда әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде:
– Мариш, бүген нигәдер йөрәгем сикеренә әле. Ашыгыч ярдәм чакырчы...
Ул һәрвакыттагыча әтисе арттырыбрак җибәрә дип уйлады. Әтисен нәкъ менә шул гадәте өчен яратып бетерми иде ул.
– Телефонда акча калмаган... – дип мыгырданды Марлен.
Әтисе аңа иллелек сузды:
– Өйдән чыгуга ук шалтырат, ашыгыч ярдәм машинасын чакыр, оныта торган гадәтең барлыгын беләм. Оныта күрмә, зинһар! – Әтисе авыр сулап улына күтәрелеп карады. Ә Марлен ишектән чыгуга ук әтисенең гозеренә кул селтәде. «Врачларны иртәгә дә чакырырга мөмкин ләбаса. Ул карт кемгә кирәксен, Алла да ашыгып үз янына алмаячак аны».
Алгы бүлмәдә кешеләрнең нидер сөйләшүе ишетелде, кемдер кычкырып елап та җибәрде.
Марленның ишеге кинәт төбенә хәтле ачылып китте:
– Күр әле, ничек җәелеп яткан бу дурак! Тор! Тиз бул! – Марленнарга каршы бүлмәдә яшәүче киң җилкәле Эрмек давыллап бүлмәгә килеп тә керде, Марленны җилкәсеннән эләктереп тә алды. – Кая, бир әле боларны! – Ир Марленның колакларындагы наушникларны йолкып алып идәнгә атты.
– Син нәрсә? – Күршесе белән якалашырга әзер Марлен караваттан сикереп торды. – Нәрсә кирәк сиңа?
Эрмек бу хәлдән аптырап калды, сулышы кысылды, гаҗәпләнеп Марленга текәлде, ни әйтергә белми изаланды. Бераздан аңына килгәч:
– Әй, хәшәрәт! Эт! Әтиең үлде бит, беләсеңме шуны? – дип бөтен көченә акырып җибәрде. Марлен кыргызча әйткәнне аңламыйдыр дип, вата-җимерә русча акырды: – Суволуч!
Марленның уенда наушниклар гына иде. «Аларны ничек колакларга тыгып куярга?» Ул күршесенә ачулы иде.
– Йә, үлсә ни булган... – дип кычкырды ул, күзләрен акайтып. – Минем ни гаебем бар?
Марленның кайгысын уртаклашырга дип ишек төбенә килеп баскан кешеләр телсез калды. Марленның үз-үзен тотышы акылга сыймаслык хәл иде. «Йә Хода, аның бердәнбер атасы үлде... Җир йөзендә шундый мәрхәмәтсез балалар да була микәнни? – дип, авызларын ача алмый тордылар. – Ә бәлки, үзебезнең балаларыбыз да шундыйлардыр?»
– Үлгән, шуннан нәрсә инде... Мин нишли алам соң? – дип, ара-тирә кыргызча да җавап кайтарырга тырышты Марлен. Ул аларның тизрәк аны калдырып китүләрен тели иде. Аннан инде наушникларны колакларга тыгып куеп булачак.
– Нәрсә соң бу? Бу малай чып-чын ахмак икән ләбаса, – Эрмек түзеп тора алмады. – Мин сиңа әтиең үлде, дим. Аңлыйсыңмы шуны? Әтиең үлде! – Кыргызчаны юньле-рәтле белмәгән Марленга ул янә вата-җимерә русча эндәште.
– Әйе-е-е...
– Мәрхүмне җыештырырга кирәк! Иртәгә җирләрбез! – дигән тавышлар ишетелде.
– Нәрсә? Ничек? Миңа җирләү мәҗбүримени аны? – Марленның ачуы чыкты, чөнки бу кешеләр аның тынычлыгын бозганнар иде. – Миңа этләр күк ташландыгыз. Б...ләр...
Күршеләренең түземлеге төкәнде, Эрмек артында басып торучы мыеклы яшь ир караватына ятарга җыенган Марленга селтәнеп берне сылады:
– Нәрсә? Сиңа ярдәм итәргә теләүче кешеләр б...ләрме?
Марлен, куллары белән башын кысып, идәнгә чүкте.
– У-у-у... С...лар...
Ул чарасызлыктан һәм ачуыннан кычкырып елап җибәрде. Атасын кызганып түгел, үзенең көчсезлегеннән гарьләнеп елый иде ул. Моңа хәтле берәү дә кешеләр алдында кыйнамады бит, мәсхәрә итмәде. Җир йөзендә күпме яши инде ул, аңа кул күтәрү түгел, кычкырып эндәшүче дә булмады, шул эшендә ачулансалар гына инде – шуңа да эш бит ул. Әлеге ир шактый каты эләктерде, баш артын авырттырды, күзләрдән ут чәчелде хәтта...
– Җитәр, кирәкми! Мәнсез бер сволочь ул. Чынлап торып хайванга әйләнгән. – Эрмек нәфрәт белән Марленга карады. – Мәрхүмне хөрмәт итә идек, үзебез җирләрбез. – Бүлмәдәгеләр берәм-берәм чыгып киттеләр.
– Мәрхүм гаҗәеп кеше иде. Бу имгәк атасына тамчы да охшамаган.
– Адәм мәсхәрәсе. Без аны жәллибез, ә ул безне сүгә.
– Шундыйлар да була икән.
– Юк, ул атасының малае була алмаган.
– Эт!
– Бу дөньядан югалуы хәерле мөртәтнең...
Күршеләре зарланыша-зарланыша чыгып киткәч, Марлен сызлаган баш чүмечен ышкыштырып алды, сүзсез-нисез идәндә утырып торды. Башының сызлавы басыла төшкәч, кабат караватына сузылды.
Җирдә мәрхәмәтлелек исән әле. Иртән иртүк күршеләр җыелышты. Кайсы каядыр чапты, нәрсәнедер юнәтте, кемнәрдер акча җыйды, кемнәрдер кабер казыды – кыскасы, мәрхүмне ил белән соңгы юлга озаттылар.
Мәрхүм балалар йортында үскәнлектән, күмү мәрәсимендә, әлбәттә, якыннары катнашмады. Аның туган-тумачасын белүчеләр юк иде. Ир-атлар мәрхүмне искә алып дога кылганда, үзләре янына Марленны чакырмадылар, кичәге хәлләрдән соң һәммәсенең аннан гайрәте чиккән иде.
Әлеге хәлләрнең шаһитлары һәм бу турыда ишетүчеләр Марленнан читләштеләр. Ул атасының кискән тырнагына да тормаган икән, диештеләр.
Марлен әтисен җирләп кайтканнарын да көтеп тормыйча, эшенә китеп барган иде. Аны театрда күрүчеләр директорга хәбәр иткәннәрдер, күрәсең, директор Марленны шундук үзенә чакыртты.
– Бернишләп тә булмый, Марлен. Нык бул! Беребез дә мәңгелек түгел. Бик авырдыр сиңа хәзер... Мә, ал, театр коллективыннан ярдәм сиңа... – Директор Марленның учына шактый калын конверт салды. – Бар, кайтып кит, атаңны соңгы юлга озат!..
Марлен урамга чыкты. Ашарга аңа һәрчак әтисе әзерли иде, инде менә ул юк. Кичәдән бирле ашамавы исенә төшкәч, Марлен ашыкмый гына ашханәгә юнәлде. Директор биргән конвертны ачты. Конверт эчендәге зәңгәр һәм яшел акчаларны күргәч, сөенеченнән балкып китте. «Ай буена җитәрлек акча бит монда. Ачка интекмәячәкмен, димәк. Әти үлү начар түгел икән ләбаса...»
 

Айдарбәк САРМАНБЕТОВ

(Рәшит БӘШӘР тәрҗемәсе.)


Автор турында белешмә.
 
19_a_sarmanbetov_foto
Айдарбәк Имангази улы Сарманбетов – кыргыз язучысы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, рәссам. 1953 елның 8 июнендә туган.
Халыкара Поэзия Академиясе җәмгыяте генераль директоры. «Төрки дөнья әдәбияты» журналының баш мөхәррире. Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы. М.Кашгарый (Төркия), Лермонтов комитетының «Керим Старов» (Россия), «Мәңгелек дуслык» (Казакъстан), М.Гаспаров (Кыргызстан) Халыкара премияләр лауреаты. 18 китап авторы. Әсәрләре рус, төрек, кытай, татар, казакъ, азәрбайҗан, гагауз һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.
Бишкәк шәһәрендә яши.

 

Комментарийлар