Күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның тууына 75 ел

04_kadir007

Мәңгелеккә китеп бара торган
кешелекнең без бер буыны…
К.Сибгатуллин.

Ә. Ситдыйкова:

– Дулкынга ташланган кызлар күк,
кырларым күмелгән рәшәгә.
Җырчы да,
шагыйрь да булма ди,
монда ту,
монда үс,
яшә дә!

Әлеге шигъри юлларның авторы, милли поэзиябезне берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр белән баеткан Кадыйр Сибгатуллин Татарстаныбызның иң матур табигатьле, Кама суы ярларына терәлеп торган Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туып үскән бик тә үзенчәлекле шәхес иде.
Ул шигърият мәйданына инде җитлеккән шагыйрь булып, өйрәнчек чорларын үтеп тормыйча, таран булып килеп керә. Әле 1974 елда «Әманәт» исемле беренче җыентыгы басылып чыкканчы ук, шигърият корифее Хәсән ага Туфан аның газетадагы шигырьләрен күреп: «Менә бу шагыйрь, тумыштан шагыйрь!» – дип соклана һәм соңрак аның иҗатын «К.Сибгатуллин – шигъри вакыйга ул!» дип бәяли.
Озак еллар журналист булып каләмен чарлаган Кадыйр Сибгатуллин гомеренең күп өлеше Балык бистәсе төбәге белән бәйле, ә соңгы уналты елында ул Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте.
Ул, Казанда узган XII Язучылар корылтаеннан Чаллыга кайткан юлда, 1994 елның 4 июнендә, көтмәгәндә вафат булды. Кабере туган ягы Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында.
Милләттәшләребезне шагыйрьнең иҗаты һәм гомер юлы белән якыннанрак таныштыру өчен, аның Чаллыда гомер итүче иҗатташ дусты, тормыш иптәше Фәния ханым Хамматованы чакырдык.

– Фәния ханым! Кадыйр абый исән чагында ук «Ак бүре» киностудиясендә «Иманга кайту» фильмы төшерелде. Әңгәмәбезне шуннан башлыйк әле. Әлеге фильм шагыйрь өчен халкыбызның иманга кайтуына булган өметләр багланышы иде дисәм, бер дә ялган булмас.

Ф.Хамматова:

– Әйе, милләтебез язмышы Кадыйрның бөтен гомере буе шигырьләрендә язылып килә, ә инде 1993 елда аңа «Ак бүре» киностудиясенең үз телебездә беренче фильм төшерү мөмкинлеге тугач, ул аңа бик теләп алына. «Иманга кайту» исемле, «Шагыйрь уйланулары» титры астында сценарий да яза.
Бу фильмны язарга Кадыйр күптән әзер булган. Инде мөстәкыйль дәүләтебез дә аякка басып барган көннәрдә дә ул игътибарны мөстәкыйльлекнең кыл өстендә булуына, илдәге тәртипсезлеккә, кешеләрдәге иман сыеклыгына юнәлтә. Шагыйрьнең уйларын кайчандыр дөньяга танылган, инде бүген таркалган бөек Казан ханлыгы, атаклы Болгарыбызның бай тарихы били.
Казан телевидениесе аша беренче презентация уздырылган көнне ул болай сөйләде:
«Иманга кайту» дигән әйбер үзе үк әйтеп тора. Без Болгар бабаларыбызга мөрәҗәгать иттек. Алар культурасына, алар дәрәҗәсенә без әле җитмәгәнбез. Аларга мөрәҗәгать итүебезнең төп сәбәбе – шушы рухи ярлылыктан ничек булса да котылу, җаныбызны, рухыбызны саклап калу. Менә шул ул иман. Ул дин генә дә, мәчет кенә дә түгел, ә менә җанның катламын, кешенең рухын саклап калу дигән сүз. Аның идеясе күптән безнең җанда булган, барыбызның да күңелендә йөргән: җаныбыз чистарсын, балаларыбыз динле, иманлы булып үсеннәр…»

Ә.Ситдыйкова:

– Кеше булып йөрү җирдә җиңел түгел,
бик күп нәрсә безнең сүзне көтә бүген.
Тоегыз, ди, ишетегез, күрегез, ди, –
туар моңнар, туар җырлар урын эзли –

дип, ачыргаланып дәшә шагыйрь дөньяга. Әйе, бүгенге заманда кыйммәтләр үзгәрде. Китап чыгару авырлашканнан авырлаша барган заманда да, шагыйрьнең архивын барлап, Сез 1999 елда «Осенняя весна», 2002 елда «Әйтте шагыйрь», 2007 елда «Бер ноктада» дип исемләнгән шигъри җыентыкларын төзеп дөньяга чыгардыгыз. Кадыйр Сибгатуллинның гомер дәвамы булган әлеге китапларны чыгаруда кемнәр булышты?

Ф. Хамматова:

– Бу китапларны чыгаруда миңа Кадыйрның үз китаплары ярдәмгә килде:

Юлларга чыгыйк әле без,
бер нужа күрик әле.
Рәхәтен, газабын бергә
тигезләп бүлик әле.
Үзебез арсак, өшәнсәк,
күрерләр, булышырлар.
Юлларга чыгыйк, юлларга,
юлда гел узучы бар, –

дип язган иде бит бер шигырендә. Һәм мин кешеләргә бардым. Кемдер миңа аз гына сүз белән, кемдер аз гына эш белән булышты, мин аларны зур итеп кабул иттем. Беренчеләрдән булып нәшриятларның кайсы ишеге кайсы якка ачылганын күрсәтүче язучы Шаһинур Мостафин булды. Әдип һәм тәрҗемәче Мансур Сафинга, балалар язучысы һәм шагыйрь Рәшит Бәшәргә, шулай ук китап редакторлары журналист Чәчкә Хөснетдиновага, язучы Факил Сафинга, шагыйрь һәм драматург Рафис Корбанга, иң күп булышучыларның берсе – китапларның дизайнеры Илшат Фәрраховка рәхмәтем зур.
Беренче ике китап («Осенняя весна», «Әйтте шагыйрь») хөкүмәт хисабына чыгарылмады. Миңа калса, Кадыйрның кычкырып торган дошманнары да юк кебек, ә шулай да язучы Вахит Имамов борчылып болай ди: «Казан язучыларының юбилеена калын-калын китаплар чыгарырлык акча дәүләт бюджетыннан бүлеп бирелә. Кадыйр абый – татар әдәбиятында иң киң юл алган бөек шагыйрь. Башкаларны көнләштерә торган талант иясе. Димәк, аңа бүген дә аяк чалалар…»
Бәлки шулайдыр да…. Кайбер вак җаннарны каберстаннан да калтыратып, шүрләтеп торырлык булгач, шигъри сүзе, иҗаты бик көчле булган, димәк.

Ә. Ситдыйкова:

– Бар халыкның җанын ничек итеп
тетрәндерә икән бу кадәр?!
Үткәннәрдән,
киләчәктәндер бу… –
мәңгелектәндер бу моң-хәбәр!

Кадыйр Сибгатуллин – иҗаты аша дөньяга кабат туган сирәк шагыйрьләрнең берсе. Вафатыннан соң да яңадан-яңа шигъри җыентыклары дөнья күргәч, бары тик 52 ел гомер яшәп, арабыздан бик иртә киткән шагыйрь исеме көчле яңгыраш тапты. Чыккан китаплары белән, әйтерсең лә, яңадан туды, китапларны кулга алган кешенең җаны шагыйрь җаны белән кабат очрашты. Китаплар үзенең киң катлам укучыларына барып ирештеме?

Ф. Хамматова:

– Китаплар әкренләп таратылды. Киң катлам укучыларга җиткерү мәсьәләсе хәзерге заманда авыррак шул. Электән үз язучыларыбызның китапларын күләмләп сата торган «Китап сөючеләр җәмгыяте» дә таркалды. Инде килеп, шәһәребездә, республикабызның төрле почмакларында, чит төбәкләрдә дә үткәрелә торган массакүләм культура-агарту чараларында исән язучыларның әсәрләре администрация аша дәүләт хисабына күпләп таратыла икән, ул исемлектә мәрхүм әдипләребезнең бик авырлык белән чыгарыла торган китапларын да күрәсе килә.
Рус тәрҗемәсендәге «Осенняя весна», «Әйтте шагыйрь» китаплары басылып чыккач, аларны Татарстан милли китапханәсе, шәһәребезнең мәгариф, мәдәният бүлекләре аша мәктәпләргә, китапханәләргә бирү мөмкинчелеге туган иде. Укымыйлар түгел, укыйлар! Себер якларында эшләүче Әстерхан татары милләтпәрвәр Равил әфәнде Вальшин, «Әйтте шагыйрь» китабы чыгуы хакында Кадыйрга багышланган «Мәйдан» журналыннан укып, китапларын почта аша күпләп соратып алды.
Татарстан китап нәшриятында дәүләт хисабына бастырылган «Бер ноктада» китабы, 50 проценты килешү буенча, соңыннан калганнары да, ашыктырып, тулысы белән Чаллыга кайтарылды. Ярый әле, Балык Бистәсе район газетасының баш мөхәррире Вазыйх Фатыйхов, Казанда очрап, безнең арбадан күпмесендер сорап алып калып, үз китапханәләренә алып кайтып китте; ул чактагы Тукай муниципаль район башлыгы Таһир әфәнде Хөрмәтуллин, Кадыйр Сибгатуллин иҗаты белән таныш булып чыкты һәм китапларны бибколлектор аша авыл һәм мәктәп китапханәләренә кирәк кадәр алдыртты. Рәхмәт аларга, изге эшләрен тарих онытмас, иншалла!
Шулай итеп, инде дөнья куйган шагыйрьнең сайланма әсәрләреннән төзелгән 560 битлек саллы китап, чит төбәктә таралып яшәүче милләттәшләребез турында әйтмим дә инде, үз Татарстаныбыз җирлегендә яшәүчеләргә дә тиешенчә җиткерелмәде. Гаҗәп хәл бу. Бу очракта Кадыйрның «Туфан белән сөйләшү» дигән поэмасындагы сүзләр искә төшә:

Кем өчендер шигырь – олы хәвеф.
Кем өчендер шигырь – таяныч.
Шигърияте булмаганы – бер хәл,
Шигърияте беткән – аяныч.

Бөтендөнья Татар конгрессы төрле форумнар үткәргән көннәрдә оештырылган китап күргәзмәләрендә Кадыйр Сибгатуллинның да китаплары куелган булса, чит җирләрдә яшәгән татар диаспорасына шагыйрьнең әманәте һичшиксез барып ирешкән булыр иде. Менә шул уңайдан бер генә өзек:

Каныбыз,
җаныбыз кушканча
ыруның теләген үтәдек.
Билләрне турайтып бастык та
Дәүләтнең байрагын күтәрдек.
Тел дә бер,
дин дә бер,
Ил дә бер –
дөньяга сибелеп ятабыз.
Һәркемгә ирешсен бу хәбәр:
мөстәкыйль дәүләтле татар без.
Исәндер сагыну-сагышлар…
Ватансыз торалмый кайсыгыз?
Туйгансыз читләрдә каңгырап –
кайтыгыз, кардәшләр,
кайтыгыз!

Кадыйр шигырьләренең кешегә тәэсире искиткеч зур. Бу хакта бер-ике мисал әйтеп китим.
Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, белгәнебезчә, Кадыйр вафатыннан соң нәкъ бер генә ел яши. Үләренә ике атна кала, ягъни, 1995 елның 29 маенда, шагыйрь дусты Мансур Шиһапов белән очрашкач, ул аңа Кадыйрның «Чит илдән хат» (1968) дигән шигыре язылган кәгазь битен биреп калдыра. Анда болай дип язылган була: «К. Сибгатуллин миңа моны почта аша салган иде. Мин бу шигырьне ничә еллар буе очрашуларда сәхнәдән укып йөрдем. М.Мәһдиев. 20.06.1994». Әйтүләренә караганда, халык алдында ул аны еламыйча укый да алмаган.

Әллә ник күңелем борчулы,
авыллар тынычмы, иминме?
Гомерем үтә бит, Габдулла,
күрергә тилмереп илемне.

Кайтам дип канат та кагындым,
борылдым вокзалга җиткәндә.
Туган ил каргышы төшкәндер,
ят итеп читләргә киткәндә.

Зур итеп күчтәнәч салгансың,
дару күк тотабыз каз итен.
Көненә өчәр кат карыймдыр
кош теле төрелгән гәзитен.

Үзең бер кунакка килеп кит,
монда да була тук яшәргә.
Тик менә ямансу, бик моңсу,
кеше юк безнеңчә дәшәргә.

Балалар телләрен онытты,
без дәшсәк, аңламый көләләр…
…Күп гомер калмады, Габдулла,
монда да каядыр күмәрләр…

Авылның зираты ни хәлдә?
Терлектән таптата күрмәгез.
Картайган көнемдә кайталсам,
мине дә кәфенләп күмәрсез.

КАМАЗ төзелеше чорларында шәһәргә килеп авылны сагынып яшәгәннәрнең кесәсендә «Шул бер ишек» шигыре йөрде. Кинәттән килеп кочаклап алганда, Кадыйр танымыйчарак торса: «Без шул инде, Кадыйр туган, дермантинсыз ишек», – дип сагышланып алалар иде.
Гомере буена балалар укыткан педагог, язучы Рафаил Газизов, хисләре ташып, Кадыйрның шушы шигыренә карата тәкълит шигыре иҗат иткән:

«Авыл ишекләре – затлы ишек,
Татар өчен – иман ишеге.
Авыл, авыл гынам, авылкаем, –
Милләтемнең соңгы бишеге», –

дип дәшә дә ул үзенең кумирына, язмасын болай тәмамлый: «Кадыйр Сибгатуллин күңелемдәге Салават күперенең бер төсе, сызылышы булып яши, аның балкышы көчәя бара…»

Ә. Ситдыйкова:

Исән-исән булмавына карамастан, һәр әдипнең күңелендә, теләсә-теләмәсә дә, Кадыйр Сибгатуллин шигырендәге кебегрәк сорау ята:

Алып китсә мине көтмәгәндә,
өзелеп калса гомер,
киселеп… –
бу тормышның бөтен нигезләре
китәр кебек кинәт ишелеп.
Мин саласы соңгы ташы кала,
миннән башка аны кем салыр?
Кинәт кенә китеп бар да, имеш…
Минем өчен җирдә кем калыр?!

Янып атылган йолдызның сызылып эзе кала, ә шагыйрьнең – йөрәктән чыккан сүзе. Кадыйр абыйның калган мирасы белән сездән башка шөгыльләнүче булдымы?

Ф. Хамматова:

– Иҗатны кайгырту чынлап та үзе бер ритуал ул. Язучы, шагыйрь архивын бернинди башка төрле архивлар белән чагыштырып булмый. Аның билгеле бер стандарты да юк. Шуңа күрә, бигрәк тә шагыйрь архивы белән, әдәбият белгече генә булмаса, теләсә кем эшли дә алмас кебек.
Кадыйр вафатыннан соң беренче елларны өйдәге әдәби мирасны Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бирү юлларын тапкан идем. Ул вакыттагы ректор Мирфатыйх Зәкиев, профессор Марсель Әхмәтҗанов, Илбарис ага Надыровлар бик теләп үзләренә алырга булганнар иде дә, һаман да шул яшәү рәвешебезнең таркаулыгы, арада коткы, хөсетлеккә күбрәк юл куелу сәбәпле, мирасы үз вакытында анда тапшырылмады.
Ә инде, 1999 елдан башлап, шагыйрь иҗатын фәнни яктан өйрәнү максатыннан, архив белән язучы Факил Сафин шөгыльләнде. 2008 елда Чаллыда «Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге» оештырып, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең ятим калган архивларын шунда туплый башлады. Аларны эшкәртеп бераз эш нәтиҗәләрен дә күрсәтә башлагач, кымшана алмый яткан әдәбият дөньясына җан өрелгәндәй булды.

Ә. Ситдыйкова:

– Шундый вакыт хәзер:
елый-елый
шигырь генә бүген язарлык.
Шагыйрьләрнең сүзен йөрәкләргә
укол итеп бүген кадарлык.
Шигырьләрнең кирәк чагы алда,
бәяләре булыр чамасыз…
Булыр микән шигырьләре генә,
калмас микән кеше чарасыз?

«…Милләтеңнең әдәбияты, халкының шигърияте исән-сау булсын дисәң, аның киләчәге турында өзлексез кайгырту кирәк», – дип яза үзенең бер язмасында шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин. Әлеге язма, «Шигырьләрнең кирәк чагы…» (Кадыйр Сибгатуллинның иҗат дөньясы) дип исемләнгән монографиядә урын алган. Монография авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Факил Сафинга нәкъ шушы урында сүз бирү урынлы булыр.
– Факил әфәнде! Сез шәһәребездә яшәп киткән танылган шагыйребез Кадыйр Сибгатуллинның иҗатын тирәнтен өйрәнгән, шул эшләрнең башлангычында торган кеше. Ул эшләрне нәрсәдән башлап җибәргән идегез?!

Ф.Сафин:

– Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты белән танышуны мин армиядән кайткач, «Казан утлары» журналыннан аның сугыш чоры һәм сугыштан соңгы халкыбызның, сабый балаларның, хатын-кызларның, ир-егетләрнең язмышын чагылдырган тирән эчтәлекле, фәлсәфи һәм бик сәнгатьле итеп язылган шигырьләреннән башладым. 1992-1993 елларда шулай ук аның иҗаты белән шөгыльләнергә туры килде. Беренчедән, Кадыйр абый инде безнең Чаллы Язучылар оешмасында пропаганда бүлеге башлыгы иде. Без аның янына еш килеп йөрдек. Шигырьләрен укып соклана идек. Шул ук елларда аны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп, рәсми төстә игълан иттеләр. Ә менә Татар дәүләт педагогика институтына аспирантурага укырга кергәч (аннан университет булды), анда имтиханнар тапшырдым һәм миңа нинди дә булса тема сайлап алырга тәкъдим иттеләр. Берничә теманы сайлап, Кадыйр абыйның тормыш иптәше Фәния апа белән очрашып, аннан рөхсәт алып, шулай ук инде үземнең фәнни җитәкчем, филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат ага Галимуллинның хуплавы белән, без Кадыйр ага Сибгатуллинның бөтен иҗатын барларга тотындык. Архивын барлагач, Кадыйр абыйның әле шактый басылмый калган шигырьләре дә бар икәне билгеле булды. Бер төр шигырьләр бар: бастырып чыгарырга өлгерә алмый калган. Икенче төр шигырьләр бар: аларны ул инде төрле фикерләр белән җыентыкларга кертмәгән. Йә йомшаграк дип уйлагандыр, йә бу китапка керми торсын әле дигәндер. Менә без боларның барысын да җыеп, Фәния апа белән берлектә «Әйтте шагыйрь» дигән китабын чыгардык. Аңарчы Фәния апа русча «Осенняя весна» дигән китабын үзе төзеп чыгарды.
Диссертация мәсьәләсенә килгәндә, без аның шигъри иҗатын һәм биографиясен алдык. Аларның барысын да өйрәнеп, аның чын биографиясен төзү бурычы да куелды. Документлар белән ныгытылган биография. Бу яктан да, шулай ук инде аның архивын өйрәнгәндә, Фәния апаның безгә иң зур эше, хезмәте – Кадыйр абый Сибгатуллинның архивын саклап калу, туздыртмау. Аның архивы белән эшләргә безгә тулы мөмкинлек бирелде. Шушы архивтан без, булган документлар нигезендә, аның биографиясен эшләдек. Шигъриятен системага салдык. Аның рухи һәм эстетик нигезләрен билгеләдек. Фәлсәфи мотивларын һәм нинди тематиканы күтәргәннәрен, нинди сурәтлелек, ягъни иҗатка хас барлык сыйфатларны, мөһим дип тапкан әйберләрне, үзенчәлекләрне үзебезнең диссертациядә күрсәтеп, тикшерергә куйдык. Диссертация хупланды. Шуннан соң инде әлеге диссертация нигезендә без Чаллыда Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрдек. Кадыйр абыйның иҗатын өйрәнгәндә, бу безнең иң зур эшебез булды. Аннары Казан дәүләт университеты каршындагы гыйльми шурада мин диссертация якладым һәм ул бик уңышлы дип табылды. Фәния апа Кадыйр абыйның бик зур кулъязмасын эшләде. Зур иҗатының төп нигезен «Бер ноктада» исеме астында туплап, Татарстан китап нәшриятына тапшырдым. Һәм ул басылып чыкты. «Бер ноктада» китабы – Кадыйр абыйның әдәбиятыбыздагы казанышы.

Ә.Ситдыйкова:

– Җылы кулга,
безнең җылы сүзгә
бик тә мохтаҗ җаннар бар әле.
Дөньялар да хаста,
замана да,
күп йөрәкләр әле яралы,

ди Кадыйр Сибгатуллин «Туфан белән сөйләшү» дигән поэмасында. Дөньялар да, замана да, үзгәреш чорларын кичерсә дә, хаста хәлендә кала бирә. Күпме әдипләребезнең йөрәгеннән кайнар кан тама. Яралы йөрәкләрдән тамган шигырь тамчыларын күңел назы белән төреп юатучылар да азайганнан азая. Шулай булса да, Кадыйр Сибгатуллинның иҗатташ дуслары һаман да арта тора дияр идем. Әлбәттә, Фәния ханым, бу – Сезнең тырышлык, тынгысызлык нәтиҗәсе. Шагыйрь яшәгән йортка шигырь сөючеләрнең, аның иҗатын яратучыларның эзе суынып тормый.

Ф. Хамматова:

– Аллага шөкер. Бу мәсьәләдә зарлана алмыйм. Вафатына күп еллар узып китсә дә, Кадыйр үзен бер генә көн дә оныттырып тормый. Элек, үзе өйдә булмаганда, ишеккә зур итеп «Кер!» дип язылган кәгазь кыстырып калдыра торган гадәте бар иде. Ишекнең ябылып торганы булмады безнең. Күңелне юатып хәзер дә киләләр: олы әдипме, башлап язучымы, газета-журнал редакцияләреннән, китапханә хезмәткәрләре, көй язучылар, җырчылар, рәссамнар – барысы да. «Иҗат дәрте монда, язасы килә башлый», – дигәннәрен дә ишетергә туры килә. Шагыйрь яшәп иҗат иткән йортта аның рухы һаман да яши, күрәсең. Аңа багышланган шигырьләрен күтәреп киләләр. Иҗат, әдәбият, сәнгать турында сөйләшүләр чын мәгънәсендә иҗат кичәсенә әверелә.
Хәсән Туфан, Кадыйр Сибгатуллиннарга алмашка яңа буын шагыйрьләр килә икән, ул үзе бер сөенеч. Әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар барыбызның да иҗат эшләренә уңай йогынты ясый, яшәүгә этәргеч бирә, рухландыра. Күмәк эшләр эшләнә. Менә шуңа бер мисал итеп Чаллы типографиясендә нәшер ителгән «Биобиблиографик күрсәткеч»не атап китәргә мөмкин.

Ә. Ситдыйкова:

– Шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, нәсел-нәсәбен ачыклау, биобиблиографик мәгълүматларны җыйнау – байтак вакытны, күп җегәрне ала торган вак, чынлап та, күмәк башкарыла торган эш.

Гамәлгә аша көчләрең,
кодрәтең җитмәс эше.
Бер булып әгәр тотынса,
тотынса ике кеше,

– дип, Кадыйр абый үзе дә куәт биреп торган төсле.
«Биобиблиографик күрсәткеч»не, нигездә, Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе Роза Хәмидуллина һәм Фәния апа Хамматова төзеде.
Бүгенге көндә әдәби мәйданга килүче яшьләрнең күбесе Кадыйр абый Сибгатулинны үзләренең остазлары итеп саный, аның иҗатына мөрәҗәгать итә. Китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, укучылар өчен кабат-кабат ачып укыла торган иң серле шагыйрь, иң серле китап булып кала.

– Дөньялыкның кырыс кануннары:
канатларны безнең каермакчы.
Иң заруры –
илгә Иман кирәк!
Изге Иманыңнан аермачы.

Белгәнебезчә, Фәния апа, Сез – Кадыйр абыйның соңлап кына кавышкан икенче җәмәгате. Кадыйр Сибгатуллин дигәндә, хәтта сәхнәләрдә дә, аның кырыслыгы, усаллыгы турында әйтми калмыйлар, яратып кына инде! Кадыйр абыйны сез тормышта, гомумән, гаиләдә ниндирәк кеше итеп тасвирлар идегез? Шигырьләрне кайчанрак, нинди шартларда яза иде?

Ф. Хамматова:

– Шәп, әйбәт сорау бу. Еракта калган хисләр яңарып китте.
Холык, билгеле, бар. Кайнар иде холкы. Тик аны аңларга гына кирәк. Моның өчен аның әсәрләрен бер ачып карау җитә, минемчә. Мәсәлән, бер шигырендә:

«Ни сәбәптән җир йөзендә
тәнгә – мунча, җанга юк?! » –

дип, Габдулла Тукайның җаны талкыганда язган шигъри юлларын эпиграф итеп алган да Кадыйр болай дигән:

Яшь белән дә, тән һәм җан белән дә
без дә олыгаябыз.
Нишләтәсең, дөнья белән бергә
без дә болганабыз.

Аладыр шул, ала яңгыр, җилләр –
җете төс тә уңа.
Ничек кенә төренсә дә кеше,
җанга тузан куна.

Кешенеке кебек бар минем дә
чорым, җирем, анам.
Тик барыбер, керсезме дип җаным,
мин Тукайга барам.

Бөек Тукаебызны да усал булган диләр, Кадыйр Сибгатуллин да усал, туры сүзле булды. Дөньялыкның кырыс кануннарын күреп, тоеп торган әдип, йөрәге таушалса таушала, әмма иманына, кыйбласына тугры кала.

Кайгылары шатлыкларсыз булмас –
хәстәрләгән күптән газапны.
Дөньяларның богаулары җитә –
рухым минем колмы,
азатмы?

– дип әйтер иде. Әйе, горур, азат булып яшәде шагыйрь. Ул үлмәгән дә кебек, чөнки әледән-әле китаплары чыга, шигырьләре басыла, укыла тора, иҗаты хәрәкәттә.
Болгавыр чорга туры килде безнең яшәү. Аңнар чуалырлык заман, акча, әйбер бәяләре «җенләнгән», кыйммәтләр үзгәргән чак. Әйткәнемчә, Кадыйр шуны күреп, тоеп яшәде, җан әрнүе шигырь юллары булып шытты: «Ямьсез көннәр», «1991 ел язы», «Аяк тая», «Каргыш», «Юлда», «Татар көрәше» кебек шигырьләр туды.
Шулай да, намус өлгесе иде ул Кадыйр. Шигырьләре дә шуны сөйли.

Намусның кирәксез чагы юк.
Намусны тотмыйлар запаста, –

Күңеле белән бер дә усал түгел иде ул. Чәчәкләр ярата иде. Ул яшәп киткән заманда, хәтерләсәгез, чәчәкләрне җир асты юлларында берән-сәрән генә сатып утыралар иде. Әгәр дә ки менә шул без үтәсе сукмакта чәчәк сатучы очраса, бетте инде, кесәне чистарттыра! Алдыртасы килеп, олы күзләрен мөлдерәтеп карап тора инде сиңа. Чәчәкне алып, бүләк итеп кулыма тоттырганнан соң, ничек сөенүләрен белсәгез менә шундый кырыс кешенең!!! Болай гына аңлатып булмый, аны күрергә кирәк. Бигрәк тә кыр чәчәкләренә соклана иде. Аланнарга чыга калсак, ул аларны күп итеп җыя, аннан соң шул чиләк-чиләк чәчәкләр тирәли хозурланып йөргән була да, азактан озак кына моңсуланып, сагышланып утыра иде.
Кышка кергәч, кыш матурлыгын тасвирлаган әсәрләр иҗат итә дә кабаттан җәйгә әйләнеп кайта:

Өйдә матур, өйдә җәй минем.
Тәрәз төпләрендә үсә гөл.
Урамнардан узып китүче
тәрәзәмә карап үтә гел.

Мин дә карыйм, ләкин бу яктан.
Күренә миңа чиксез болыннар.
Тәрәзәдән кереп килә күк
чәчәк иснәп йөргән колыннар.

Көннәр буе уйга талганнар,
урамнарга карап арганнар –
тәрәзәнең бозын эретеп,
кызыл чәчәк аткан яраннар.

Шагыйрь кешегә җылы кирәк, җылы кирәк исән чакларда!
Шигырьләрне кайчанрак, нинди шартларда яза иде? – дисез.
Кадыйр Сибгатуллин шигырьләренең туу могҗизасы белән ихлас кызыксынучылар күп, шөкер. Бик көчәнсә дә, теләсә кем шигырь яза алмый. Чын шагыйрьләр (Кадыйр шундыйлардан!) алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән шигырьләре белән бергә туа. Аларга Җирдәге кешеләрне матурлыкны, табигать хозурлыгын күрә белергә өндәү, Җирне-Күкне үлемнән саклап калу өчен көрәшү бурычлары йөкләтелгән.
Чын ирләр генә Җирне саклап кала алырына ышана шагыйрь.

Ил канаты – ирләр үлсә, илләр үлә,
ир исеме ил исеме белән бергә…

Илдә ирләр юклыгына борчылып язган «Бүген төнлә» шигырен укыган кеше бер кат тынсыз калып утырадыр… Шигырь Җир үлеме турында, озын. Шуңа күрә ике генә куплет:

Бүген төнлә минем Җирем үлде.
Бик авырып үлде Җир шары.
Бөтен күктә гаҗәп тынлык иде,
тетрәтмәде бу хәл җиһанны.

Башларымны күккә бәрә-бәрә:
«Нигә үлдең инде!» – димәдем.
Эзләп йөрдем кабер казырга дип,
табалмадым ләкин ирләрен.

«Шигырь язу ул – газаплы бәхет», – дип, әле мөстәкыйль китаплары чыга башлаганчы, «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкта ук язып чыга. Шигырьләрен яшь чагында, бәлки, төнлә дә язгалагандыр, әмма минем аның андый вакытын күргәнем булмады. Ул аларны аек баштан күбрәк иҗат йортларында язып алып кайта иде. Соңгы елларында да без аның белән дүрт ел рәттән Мәскәү өлкәсендәге Переделкино иҗат йортында булдык. «Әйтте шагыйрь» китабы тулысы белән шунда язган әсәрләрдән тупланды.
Төрлечә туа шигырь. Көчәнеп язмады. «Аяк астында ул шигырь, аны өскә күтәрергә генә кирәк», – дия иде үзе. Озак еллар «ачкыч» эзләп газапланганнан соң гына язылганнары да бар: «Тутанхамон», «Сандугач» һ.б. Ә менә «Кабердәге чәчәкләр» шигыре Кадыйр җанында иртән туды, төш вакытына язылып та куелды.

Хуҗалар тавышны яратмый,
Керсәгез, кычкырып йөрмәгез.
Чәчәксез каберләр юк монда,
Кабердән чәчәкләр өзмәгез.

Җәнҗал юк, гауга юк, тавыш юк.
Талашып яшәми бу халык.
Бу безнең икенче дөньябыз.
Бу безнең мәңгелек патшалык.

Ел саен сиреньгә күмелә.
Каберләр ел саен уяна.
Сиреньнәр янына утырып
ярый ул кайчакта уйларга.

Мин күрмим зиратта үлемне.
Зиратта каберләр яшиләр.
Без аны тик тыңлый белмибез,
шуңа ул каберләр дәшмиләр.

Битемне куям мин сиреньгә,
ишетәм каберләр тынлыгын.
Тоям күк сиреньнәр исеннән
яшәүнең дәвамын, чынлыгын.

Кем белә? Бәлки, бу чәчәкләр
тишелеп чыккандыр бәгырьдән.
Зиратка керсәгез, күрсәгез,
чәчәкләр өзмәгез кабердән…

Кем белә? Бәлки, бу чәчәкләр
тишелеп чыккандыр бәгырьдән…

Һәркемнең үз дөньясы булган күк, шигырьнең дә үз тарихы, ачылмаган матур серләре була икән. Ачылмаган серләр катламы калын әле.

Ә. Ситдыйкова:

– Чаллыда яшәп иҗат иткән, ак каланың әдәби тормышына зур йогынты ясаган күренекле шагыйребез Кадыйр Сибгатуллин хакындагы әңгәмә барышында, озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасын җитәкләгән шәхес, тарихи романнар авторы Вахит Имамовның әйтер сүзләре бардыр.
Вахит Шәихович! Сез аны шәхсән күреп белгән кеше. Кадыйр Сибгатуллинның Чаллы әдәби мохитенә йогынтысы, гомумән, татар әдәбиятында тоткан урыны хакында үзегезнең фикерләрегезне җиткерсәгез иде.

В.Имамов:

– Кадыйр Сибгатуллинны без фәкать сагыну хисләре белән генә искә алабыз. Ул безгә бик кадерле кеше иде. Хәзер инде аны югалтканга да шактый гомер үтеп китте. Һәм хәзер дә, һич шикләнмичә, безнең Чаллыда яшәүче иҗатташлар, каләмдәшләр арасында бердәнбер классик шагыйрь, шигырьләре, иҗаты белән дә, исеме белән дә тарихларда калырлык шагыйрь яшәде дип әйтергә була. Һәм аның тагын бик тә сәер, бик тә үзенчәлекле, кабатланмас бер ягы бар. Бездә шагыйрьләр бик күп. Республикада, безнең татар милләтендә чиксез күп. Ләкин Кадыйр Сибгатуллин кебек үз иҗат мәктәбен булдырган һәм дистәгә якын үз укучысын калдырган, инде үзе вафат булганнан соң да, иҗаты өлге итеп алынган каләмдәшләр, шагыйрьләр юк. Гаҗәеп хәл: махсус үз мәктәбен булдырыйм дип, яшьләрне җыеп, менә минем кебек иҗат итегез дип, минем югарылыкта иҗат итегез дип тә өйрәтеп утырмады. Ләкин әдәби фондта эшләүче консультант буларак, яшь каләмдәшләр белән, әле башлап кына иҗат итә башлаган яшь шагыйрьләр белән эшләде. Аларның беренче әсәрләрен, өйрәнчек әсәрләрен укудан чирканмады. Һәм ни гаҗәп, кешедә шагыйрьлек тоемын, әдәби тоемны тиз күрә, чамалый ала иде ул. Үзенең ярдәм кулын суза белә иде. Шуңа күрә аны бик күп шагыйрьләребез үзенең остазы, укытучысы дип атады. Һәм безнең Чаллыда яшәүче шагыйрьләр Кадыйрның шигырьләрен, иҗатын иң камил, иң үрнәк иҗат итеп санадылар. Бәлки моңа күпмедер дәрәҗәдә Хәсән Туфанның мөгамәләсе дә, Кадыйр Сибгатуллинга булган хөрмәте дә ниндидер бер йогынты, нәтиҗә ясагандыр. Чөнки Хәсән Туфан белән хатлар алышып торган һәм аның бәясен алган бүтән шагыйрьне белмим. Хәсән Туфан бит Кадыйр абый турында: «Андый бөек шагыйрьләр гасырга бер туа», дигән сүзне әйтте. Мондый бәяне Хәсән Туфан авызыннан ишетү, бүген инде аны яшереп тә сөйләшү кирәкми, Казанда яшәгән бер генә шагыйрьнең дә, «Халык шагыйре» исемен алган шагыйрьләрнең дә Хәсән Туфан авызыннан мондый бәяне ишеткәне булмады. Фәкать ул Кадыйр Сибгатуллинга гына шушы бәяне бирде. Шуңа күрә Кадыйр абый һәрвакыт иҗатта, шигърияттә шушы югарылыкны тотарга, Хәсән Туфанның бәясен акларга тырышты.
Ул Балык Бистәсеннән Чаллыга күчеп килгәч, күпмедер вакыт авыррак иҗат итте. Шәһәр мохитен кабул итеп бетерә алмады. Үзен авылда, буразнада үскән малай иттереп, гомергә җир кешесе итеп санады. Аның өчен газиз туган җире якынрак, газизрәк иде. Ләкин тора-бара ул үзенең ниндидер бер авыл шагыйре генә, район шагыйре генә түгел икәнлеген раслады, аңлады. Һәм үзен инде милли шагыйрь итеп танытты, милләт югарылыгыннан торып шигырьләр яза башлады. Бүген, мәсәлән, татар җаны турында бик күп шагыйрьләр шигырь язып карадылар. Ләкин мин белеп торам, әле Кадыйр Сибгатуллинның «Татар җаны» шигыре кебек югарылыкта, андый кимәлдә бер шигырьнең дә булганы юк.
Кадыйр кабатланмас шагыйрь иде, зур шагыйрь иде. Ул, ни үкенеч, исән вакытта бер бәя дә ала алмады. Аны күрмәделәр, күрмәскә тырыштылар. Шунысын гына да мисалга китерү җитә: «Шигырь китапханәсе» дигән серия бар иде. Бик күп күренекле кешеләр, шагыйрьләрнең шул иң әйбәт шигырьләрен «Шигырь китапханәсе»ндә туплап бер томлык чыгарып килделәр. Ел саен берничә шагыйрьнең шигырьләрен, китапларын чыгара иделәр. Нәкъ Кадыйр Сибгатуллинга килеп җиткәч, аның шигырьләрен аерым китап итеп чыгармас өчен, шушы серияне чыгаруны туктаттылар. Менә шушыннан гына да Казан мохитенең, Казан шагыйрьләренең Кадыйрга мөгамәләсен аңлатып була. Шулхәтле Кадыйрны яратмадылар, безнең әдәби мохиттә бер-берсен күралмау дигән әйбер, көнчелек, хөсетлек шулкадәр көчле ки, таланты булмаган кеше ничек тә талантлы кешене сәхнәдә күрсәтмәскә, ничек тә аны ялтыратмаска тырыша. Шуңа Кадыйр бернинди дә дәрәҗәле исемнәр ала алмады. Ләкин үзе: «Ярар, без исемсез килеш тарихта калырбыз, исемлеләр, премиялеләр юкка чыгар әле», – дип шаярып көлә иде. Нәкъ шуңа барабыз да бугай. Мин инде бүген кайбер «Халык шагыйре»исемен йөрткән кешеләрнең дә укучылар тарафыннан телгә алынмавын, аларның әсәрләре укылмавын беләм. Яттан беләм, районнардан кайтып кергәнем юк. Ә Кадыйр иҗатын һәр районда сагынып сөйлиләр.
Мөхәммәт Мәһдиев үзенең кесәсенә фәкать Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен генә тыгып йөрде. Кайда гына командировкага чыкмасын, кайсы районга гына бармасын, укучылар алдында күз яшьләре белән елый-елый, Мөхәммәт Мәһдиев булып та, Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләрен укып йөрде. Әгәр дә шушындый талант иясе, җитмәсә бит әле әдәбият галиме, бүгенге фән докторларыннан фәлән башка бөегрәк Мөхәммәт Мәһдиев Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен укып йөргән һәм күз яшьләре белән елаган икән – шушы ук бик зур бәя, бик зур мисал.
Кадыйр Сибгатуллин үзенә тиешле бәяне алмый китте. Ләкин ул бервакытта да безнең шигърият тарихыннан, әдәбият тарихыннан төшеп калырга тиеш түгел. Аны бер Чаллы Язучылар оешмасы яки «Мәйдан» журналы гына пропагандаларга тиеш түгел. Аны, минем исәбемчә, Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен мисалга китереп, һәр әдәбият укытучысы «Менә асыл Шигърият нинди була ул!» – дип, дәрестә сөйләргә тиеш.

Ә. Ситдыйкова:

– Йөзәр елдан,
меңәр елдан кайтып
әйтер сүзе һәрчак бар бит аның!
Тыңлыйк әле,
тыңлыйк халык җырын,
халык җырын тыңлыйк –
халык җанын!

Фәния ханым! Бай әдәби мирас калдырып мәңгелеккә күчкән олы Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өчен башкарылган нинди эшләрне аерып күрсәтер идегез?

Ф. Хамматова:

– Мирасны барлау, язмаларны эшкәртү эшләренең әлегәчә тынып торганы юк. Яңа китаплар әзерләү, тәрҗемәләрне җыю, җыр текстларын, ноталарын барлау, истәлек язмаларын туплау һәм башка шуның ише четерекле эшләр башкарылды.
Гадәттә, олуг юбилейларга программалар төзелеп, Министрлар кабинеты карарлары, Язучылар оешмасыннан билгеләмәләр, күрсәтмәләр алдан әзерләнеп куелганын беләм мин. Әгәр дә зур талант иясе Кадыйр Сибгатуллин юбилее өчен дә шундыйрак эшләр башкарылса, ул – татарның әдәбият өлкәсендә оештырылган искиткеч бер горурланырлык эше булыр иде.
65 еллык юбилее уңаеннан, исемен мәңгеләштереп, Чаллыда К.Сибгатуллин урамы булдырылды, шулай ук Балык Бистәсе районында да туган авылы Балыклы Чүкәй авылының бер тыкрык-урамына (әтисенең йорты янында) К.Сибгатуллин исеме бирелде.
Балык Бистәсендә үткәрелгән чараларны саный китсәк, вакыт җитмәс дип уйлыйм. Әле Чаллыга килгәнче үк, Кадыйр «Октябрь юлы» район газетасында «Якташларым-замандашларым» дигән сәхифә ачып, Чаллы белән Балык Бистәсе арасында бер күпер булдырган иде. Шөкер, ул күпер бүген дә исән, элемтә өзелми.
Балык Бистәсе төбәгендә, исемен мәңгеләштерү максатындагы эшләрне, иң беренчеләрдән булып, аның шәкерте Вазыйх әфәнде Фатыйхов һәм Рәмзил әфәнде Гыйлемханов башлап җибәрде. «Авыл офыклары» редакциясенең элек Кадыйр эшләгән бүлмәдә музей ачылды. Аннан соң ул Балалар белән эшләү үзәге карамагында булды, аннары 1 нче номерлы гимназиягә күчерделәр. Дөресен әйтергә кирәк, ни кызганыч, ул музей әлегә дәүләт карамагында түгел.
2001 елдан башлап, Чаллыдан да язучыларны чакырып, шагыйрь истәлегенә зур очрашулар оештырыла. Юбилейлар алдыннан, һәрвакыттагыча, «Авыл офыклары» редакциясендә Кадыйрга багышланган аерым рубрика ачыла, газетаның актив хәбәрчеләре җанлана, хәтерләр яңартыла. Редакция каршында Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия булдырылды.
Илебез мөстәкыйльлек яулап алган елларда, яраткан шагыйренең «Дога» шигырен генә дә көненә ничәшәр җыенда укып, кешеләрнең күңелләрен елаткан-юаткан шагыйрә Зөләйха Минһаҗева да: «Халкыбызның буыннардан буыннарга күчәчәк горурлыгы булган бөек шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләрен мин көндәлек шикелле, үземнең кәефемә карап, җавап эзләгәндә актарам, һәм, әлбәттә, җавап аның шигырьләре арасында бар!» – ди.
Кадыйрның язып калдырган «Кычкырасы килә Илгә: моңнар китә, карап калыгыз!» – дигән сүзләрен укыйбыз да, аны үзенә үк багышлап, шушы җавапны юллыйбыз: «Моңнар китә – хәтер исән! Шагыйрь исән!»

Ә. Ситдыйкова:

Шагыйрь үлми дигән хакыйкать бар…
Үлми шагыйрь,
үлми икән шигырь җирдә.
Тик шулай да,
мәңге сагыныр өчен
бер шагыйрьнең бер үлеме җитә.

Әңгәмәдәш − Әлфия СИТДЫЙКОВА.

Комментарий язарга