Логотип «Мәйдан» журналы

Моңлы язмыш

Мин дөньяга килгән чагымда укКилгәнмендер моңга уралып.Моңлы язмыш тәкъдир тарафыннанКуелгандыр алдан юралып.Сандугачлар моңы сеңгән талданӘткәй үргән миңа бишекне.Ак теләкләр тели-тели, әнкәйДөньялык...

Мин дөньяга килгән чагымда ук
Килгәнмендер моңга уралып.
Моңлы язмыш тәкъдир тарафыннан
Куелгандыр алдан юралып.
Сандугачлар моңы сеңгән талдан
Әткәй үргән миңа бишекне.
Ак теләкләр тели-тели, әнкәй
Дөньялыкка ачкан ишекне.
Ялантәпи атлап киткәч җирдән,
Бәбкә үлән биргән моңнарын.
Иркен ялан кочагында аунап,
Җанга салдым моңын кылганның.
Боргаланып аккан инешнең дә
Йөрәк тойды челтер тавышын.
Мәңгелеккә җуймый саклар өчен
Сеңдергәнмен барлык сагышын
Авылымның һәрбер урамының,
Миңа ачык һәрбер ишеген
Хәтер сандыгында барлый-барлый
Тибрәткәнгә күңел бишегем.
Моңнар белән тулы минем язмыш,
Моң түгелә һәрбер шигырьгә.
Әле ярый моңсыз булып яшәү
Язылмаган минем гомергә.
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com

Комментарийлар