Логотип «Мәйдан» журналы

Монда күңелләр нурлана

2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы буларак билгеләп үтелде. Махсус программа буенча республикада, шул исәптән Чаллыда да, паркларны тәртипкә китерү буенча зур эшләр башкарылды һәм әлегәчә дә...

2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы буларак билгеләп үтелде.
02_img_0297
Махсус программа буенча республикада, шул исәптән Чаллыда да, паркларны тәртипкә китерү буенча зур эшләр башкарылды һәм әлегәчә дәвам итә. Моңа дәүләт югарылыгында игътибар бирү юкка гына түгелдер, чөнки миллионлаган кеше ял итәргә килгән парклар һәр шәһәрнең, һәр район үзәгенең йөзек кашы булырга тиеш.
Быелгы ел Чаллының мәдәният һәм ял паркы өчен аеруча истәлекле. Аңа нигез салынуга, ачылуга һәм эшли башлавына кырык биш ел тулды. Әлбәттә, 1972 елның май-июнь айларында ГЭС бистәсендә, Комсомол районында ачылган ял паркының күренеше шактый тыйнак була. Биредә бары берничә аттракцион, бию мәйданчыгы һәм «Яшьлек» кинотеатры эшли. Боларны хәзерге Комсомол районы ял паркы белән чагыштырырлык түгел. Дүрт гектардан артык мәйданны биләгән бу паркта балалар һәм зурлар өчен 26 аттракцион эшли. Биредәге йөзьеллык нарат агачлары арасында ял итү йөрәккә сихәт, күңелгә рәхәтлек бирә.
03_img_0286
Чаллы ял парклары тарихындагы тагын бер вакыйганы искә алу кирәк. 1980 елда шәһәрнең Җиңү паркына нигез салына, аттракционнар куела. Инде 1987 елда яңа һәм иске шәһәр өлешләрендәге ял парклары белән идарә итү берләштерелә. Шушы вакыйгадан соң инде утыз ел вакыт узган... Чаллы «Ял һәм мәдәният паркы» муниципаль унитар предприятиесенең гомуми мәйданы 80 гектарга якын. Паркларга 71 данә аттракцион урнаштырылган. Аттракционнарны аерым күрсәтүнең хаҗәте дә юктыр. Чөнки аларның һәрберсен кечкенәләр дә, яшьләр дә үз итә. Инде ел саен Чаллы паркларына бер миллионнан алып миллион ярым кеше килүе биредә һәртөрле хезмәтнең югары дәрәҗәдә булуын исбатлый. Паркта ял итү аттракционнарда атыну-сикерү генә түгел бит әле. Галәмәт зур мәйданда кеше зурлыгындагы фигуралар белән шахмат уйнау, өстәл теннисында, пневматик мылтыктан атуда көч сынашу, аргач-талгач матур утыргычларга утырып, өчпочмаклар, туңдырма һ.б. ризыклар ашау, чәй һәм кофе, газлы һәм газсыз эчемлекләр белән сыйлану өчен бар шартлар тудырылган. Чаллының ял паркларындагы фонтаннар да бик үзенчәлекле, үзләренә тартып тора, күңелләргә дәрт өсти. Кыскасы, Чаллы ял паркларына килүчеләр зур канәгатьләнү белән өйләренә, Татарстанның төрле почмакларына таралыша.
04_img_0314
Чаллы парк комплексы Россиянең иң яхшы унлыгында санала, ил күләмендә узган бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңүләр яулый. Биредә 2016 елның языннан Рим Миңнур улы Сәфиуллин җитәкчелек итә. Ул – бик күп мактау бүләкләре белән бергә, 2013 елда Казанда Универсиада уздыруда уңышлы эшләве өчен, РФ президенты В.В.Путинның Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән шәхес. «Чаллы һәм аның тирә-ягында яшәүчеләрнең ялларын истә калырлык, матур итеп оештыру өчен, коллектив кулдан килгәнне эшләр», – ди Рим Сәфиуллин.
 

Комментарийлар