Логотип «Мәйдан» журналы

Моң

Хакыйкатькә каләм юлын сала,Шулар сөйли эчке дөньяны.Күңеле нечкә булган моңсарларгаГармун көйли йөрәк моңнарын.Моң яшәргә рухи азык бирә,Сихри көче тәнгә тарала.Изге моңга табынып яшәүченеңҺәр көне к...

Хакыйкатькә каләм юлын сала,
Шулар сөйли эчке дөньяны.
Күңеле нечкә булган моңсарларга
Гармун көйли йөрәк моңнарын.
Моң яшәргә рухи азык бирә,
Сихри көче тәнгә тарала.
Изге моңга табынып яшәүченең
Һәр көне кояшлы санала!
Сагыш яңгырый гармун үзәгеннән,
Сары җиздән тальян телләре…
Гашыйкларны кочагына ала
Милли моңнар, туган җирләре!
 

Лерон ФАЗЛЫЕВ


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар