Логотип «Мәйдан» журналы

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, драматург Мөдәрис Гайнелгыйлем улы Мөсифуллин 1957 елның 25 мартында Дүртөйле районы Түбән Әлкәш авылында туган.1974 елда Исмаел урта мәктәбен тәмамлый. Ар...

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, драматург Мөдәрис Гайнелгыйлем улы Мөсифуллин 1957 елның 25 мартында Дүртөйле районы Түбән Әлкәш авылында туган.

Бэлки биографиягэ
1974 елда Исмаел урта мәктәбен тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ягъни 1977–1982 елларда, Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты режиссура бүлегендә укый. Дипломлы яшь белгеч, Дүртөйле район мәдәният йортына кайтып, режиссер булып эшли башлый. 1984–2005 елларда Дүртөйле шәһәр һәм район хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгы вазифасын башкара.2006 елдан Дүртөйле район мәдәният йорты директоры Тырыш хезмәте хөкүмәт тарафыннан күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм күкрәк билгеләре белән бәяләнгән.
М.Мөсифуллин беренче очерк, нәсер һәм хикәяләрен хәрби хезмәттә чагында ук яза. 1987 елда үзен тәүге драма әсәре язуда сынап карый. Пьесалары Дүртөйле, Яңавыл, Белорет, Бүздәк халык театрларында, Минзәлә татар дәүләт драма театрында куела. «Тискәре ир, «начар» хатыннар» комедиясе 1998 елда Мәжит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында сәхнәләштерелә.
Ул җырлар да иҗат итә. Аның «Әнкәй», «Көзге җыр», «Туган көнең белән, дускай», «Фәүзия каеннары» һ.б. җырларын күренекле артистлар башкара.
1995 елдан Россия Федерациясе һәм Башкортстан республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы.
«Урман рыцаре – 95», «Алтын Урал», М.Акмулла исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Комментарийлар