Логотип «Мәйдан» журналы

Мөбарәк булсын Мәүлид ае...

( Мәүлид аена багышлап мөнәҗәт әйтү өчен.)Бар галәмгә рәхмәт өчен яратылганХак пәйгамбәр Рәсүлебез хөрмәтенә,Иманлы кол булып яшәү белән бергәМәүлид аен зурлау кирәк өммәтенә.Сәй-йи-дел мөрсәлин пәйга...

( Мәүлид аена багышлап мөнәҗәт әйтү өчен.)
pozdravleniya-s-uraza-bayram-vyrazil-prezident-i-premer-ministr-rossii-a-takzhe-sheyh-ravil-gaynutdin_951
Бар галәмгә рәхмәт өчен яратылган
Хак пәйгамбәр Рәсүлебез хөрмәтенә,
Иманлы кол булып яшәү белән бергә
Мәүлид аен зурлау кирәк өммәтенә.
Сәй-йи-дел мөрсәлин пәйгамбәребезнең
Хикмәтле бер җавабы бар хәдисендә.
Аллаһ, ди ул, миңа гомер белән бергә,
Пәйгамбәрлекне иңдерде нәкъ бер көндә.
Мөбәрәк булсын дип ошбу Мәүлид ае
Һәм Рәсүл галәйһиссәләм хөрмәтенә,
Салават-шәрифләр әйтү Олуг нигъмәт
Шәфәгатен өмет иткән өммәтенә...
Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.

Комментарийлар