Логотип «Мәйдан» журналы

Михаил Мишустин табибларга өстәмә түләүләр белән бәйле планнар турында сөйләде

Хөкүмәт яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче табибларга карата стимуллаштыру сәясәтен теге яки бу рәвештә дәвам итү тәкъдиме белән чыкты, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу ха...

Хөкүмәт яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче табибларга карата стимуллаштыру сәясәтен теге яки бу рәвештә дәвам итү тәкъдиме белән чыкты, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Премьер Магаданга сәфәре кысаларында өлкәдәге онкология диспансерында булды һәм хезмәткәрләр белән аралашты. Табиблар аңа ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.
«Беренче чиратта сезгә, табибларга, пандемия чорында авыруларны коткарган, кыен хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәт әйтергә кирәк», - диде Мишустин.
Ул Министрлар Кабинетының пандемиягә бәйле вазгыятьне күзәтүен искәртте.
«Ул, әлбәттә, авыру тарала башлагандагы кебек түгел инде, һәм әлеге вазгыятькә бәя бирүне анализлауга карап, без Президентка тиешле тәкъдимнәр җиткерәчәкбез», - дип искәртте премьер.
Мишустин табибларга түләүләр декабрь аена кадәр дәвам итәчәген әйтте.
 
https://tatar-inform.tatar/news/health/17-08-2020/mihail-mishustin-tabiblarga-st-m-t-l-l-r-bel-n-b-yle-plannar-turynda-s-yl-de-5764038

Комментарийлар