Яралы көндәлекләр

М.-Хәйдәр Фәйзи

Көйле тәрҗемәи хәл

Туудан 11-12 яшькә кадәр бара.

Язылуы: 1905 һәм 1908 нче елларда.

14-17 яшьләр арасында.

 

 

Исемем Хәйдәр, кирәк булса ал ягында «Мир»ем бар.

Күпне күргән Мостафа нам[1] газиз әткәй минем бар.

Әткәбезнең әткәсенә нисбәт илә фамилия,

Йөртеләдер һәрвакытларда Фәйзуллин нам илә.

Әнкәм Зәйнәп бинте Гали, Ватаныдыр Каргалы,

Оренбурда булган вакыт бәгъзе чакта баргалый.

Мин тугнамын мең сигез йөз туксан бернең көзендә,

Октябрь унтугызы, шимбә кичнең сәгать тугызында.

Орскиның өязендә Әхмәт, Мөхәммәт, Гани бай

Җир алганнар, әти шундук булышлык кылган бугай.

Әти вәкил булып кереп утар нигезен салган ул

Өлкән – Күкшел утарында һаман торып калган ул.

Ул утыртып күп агач арттырган утар күркене,

Һәммә җирне чорнаган гөлләр, агачлар төркеме.

 

Әлеге өзек – танылган драматург, татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе Мирхәйдәр Фәйзинең үсмер чагында шигьри тел белән язган автобиографиясе. Кайчан туганын үзе төгәл язып калдырган. Дөньяга килгән урыны – Оренбург губернасының Орск өязе Күкшел авылы. Атасы Мостафа абзый Оренбург байлары Хөсәеневләрнең Күкшелдәге утарында идарәче булган. Мирхәйдәр бала чагыннан ук мул тормышлы ишле гаиләдә һәм табигать кочагында тәрбияләнеп үсә. Сигез-тугыз яшьләреннән абыстайга йөреп һәм өйдәге абыйлары, апалары ярдәмендә укырга-язарга өйрәнә, 1902 – 1904 елларда Орск мәдрәсәсендә белем ала, аннары Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә кереп укый (1906 – 1907).

Хәйдәр Фәйзуллин танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзигә кадәр «үскәнче» иҗатта күп кайный, күп яза. Тәүге әсәрләре – шигырьләр. Кем генә булырга хыялланмый ул: музыкант та, артист та, язучы да… Әлеге һөнәрләрнең һәркайсы белемле булуны таләп итә. Шуны аңлаган Хәйдәр данлыклы «Хөсәения»гә укырга керә. Әмма укуын төгәлли алмый ул, язга таба саулыгы какшый, туган ягына кайтып китә. Җәйне шунда үткәрә. Көзгә Мәхмүтгәрәй атлы абыйсына яшәргә күчә. Абыйсы аз сүзле, йомыкыйрак адәм була. Ә менә җиңгәсе Фәриха – иренең нәкь киресе: аралашучан, гел елмаеп-көлеп тора торган хатын. Җиңги кеше өендә балалар өчен нәни спектакльләр үткәрә. Бу тамашалардан Хәйдәр дә читтә калмый. Күрәсең, сәхнә иҗатына карата мәхәббәт нәкъ шушы самими кичәләдә бөреләнгәндер.

Яшь егетнең сизгер күңелен тырнап торган тагын бер әйбер бар. Атасы аны дин эшлеклесе итеп күрергә тели, ләкин Мирхәйдәрне бу юл кызыктырмый. Шул ук вакытта атасын да рәнҗетәсе килми. Күңелендә әнә шундый шөбһәле хисләр йөртә ул.

Аллаһ Тәгалә барысын да башкача насыйп әйләгән. 1907 ел ахырына Мирхәйдәр Фәйзинең сәламәтлеге начарлана. Медицина тикшеренүләре узгач, анда тумыштан йөрәк өянәге булуы ачыклана. Сакланып кына яшәргә: читкә китеп гыйлем алу мөмкин түгел, авыр физик хезмәт тә ярамый. Табиблар аңа гаилә кормаска киңәш итәләр. Сабыйларны яраткан, алар белән әвәрә килүне үз күргән Мирхәйдәр ата кеше булу, бала багу бәхетеннән дә мәхрүм кала.

Мондый хакыйкатьне кабул итү җиңел түгел. Егет төрле уйлар белән бәргәләнә. Җиргә кеше булып килгәнсең икән, файдалы гамәлләр кылырга, үз урыныңны, эш-һөнәреңне табарга кирәк бит инде. Дустына язган хатында умартачы булырга уйлап йөрүе, бу һөнәрне үзләштерергә нияте барлыгы турында да яза, мәсәлән. Уйлана, сайлана, шөбһәләнә. Аның өчен төп таяныр җир – авыл. Кем генә булса да, авылда яшәп хезмәт итәрлек һөнәр сайларга тырыша. Табигате, бөтен гадилеге, самими көнитеше белән сөя ул авыл тормышын. Кешеләренең һәрберсендә шәхес күрә, һәр гадәт-йолага игътибар итә, авыл кешесенең җор сөйләменә мөкиббән китә. Халыктан ишеткән җыр-такмазаларны язып та бара. Үзе дә сизмәстән, драматургия иҗатына түл туплый, зәвыгын формалаштыра, кыйбласын барлый, каләм телен чарлый.

Мирхәйдәр үзенә бирелгән кыска гомернең бер көнен дә заяга уздырмый. Чит ил һәм татар әдәбияты әсәрләрен укый, Тукай иҗаты белән хозурлана, сәхнә әсәрләре тәрҗемә итә һәм туктаусыз язу-иҗат эшендә була. Уналты сәхнә әсәре, ике йөзләп шигырь, дистәләгән хикәя һ.б. иҗат итә ул. Болардан тыш, үз тормышының һәр көнен тәфсилләп язган көндәлекләре бар. Алда сөйләгәннәрем – шул көндәлекләр нигезендә. Көндәлекләре иҗат әһеленең тормыш юлын гына яктыртып калмый, ул яшәгән чорга, мохиткә пәрдә ача. Әдип аларда Малмыжга, Уфага, Казанга һ.б. сәяхәтләрен җентекләп тасвирлый. Казанга инде ул танылган драматург, данлыклы «Галиябану» авторы буларак килә…

Шунысы хак: Мирхәйдәр Фәйзи үз шәхесенә һәм үз иҗатына бик сак, сакчыл караган. Үзенең татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырасын интуитив тоемлагандыр дим. Калдырган әдәби мирасы да, үз шәхесенә нисбәтле язмалары, материаллары да бай аның. Казан университетының сирәк кулъязмалар бүлегендә Мирхәйдәр Фәйзинең туу турында таныклыгыннан алып, үлгән көнне үзе кул куйган ышаныч кәгазенә кадәр саклана. Җитмешләп көндәлеге генә бар. Яралы көндәлекләр алар…

Драматург катлаулы тарихи вакыйгалар тулы авыр чорда яши. Гражданнар сугышы, инкыйлаб, ачлык, советлар союзы төзелү… Нибары 37 елдан гыйбарәт кыска гына гомере эчендә М.Фәйзи нинди генә давыллар уртасында калмагандыр. Көндәлекләреннән өзекләп, җөмләләп, гыйбарәләп кисеп алынган урыннар бит саен диярлек. Кәгазь генәме, мәчетләрнең манаралары киселгән чорлар ич… Яңа хакимиятнең яңача кысалары кешеләрне үз тегермәненә бөтереп ала. Мирхәйдәр Фәйзи дә шул өермәдә кала. Әмма таштай кануннар астында да күңел җылысын, нечкәлеген, сизгерлеген җуймый ул. «Асылъяр» (1920), «Ак калфак» (1922), «Адашкан күңел» (1923) әсәрләренә йөрәгендә якты сагыш та, җылы лиризм да табыла.

Бәлки мин дорфа фикерлимдер, гафу итәрсез. Мирхәйдәр Фәйзи ярый ла 37 нче ел дәһшәтенә тиклем фанилыктан күчеп котылган, дим. Якты йолдыз булып балкыган, үзенең якытылыгын үзе тоеп яшәгән һәм тиздән сүнәсен белеп иҗат иткән. Пычрак куллар белән зинданнарга ташланмаган, халкы күңеленә әрнү булып уелмаган, әсәрләренә табу куелмаган. Әдипне гүргә иңдергәндә төшерелгән фотосурәтләргә карап, шулай дип уйладым ирексездән. Мирхәйдәр Фәйзи Башкортостанның Баймак шәһәрендә җирләнә.

М.Фәйзинең гамәлдәге язуга күчерелмәгән һәм дөнья күрмәгән язма мирасы шактый. Бүгенге көндә бу игелекле эш белән Рәйсә Гомәр кызы Шәрәфиева шөгыльләнә, алар вакытлы матбугатта чыгып килә. Әлеге язманы әзерләүдә ярдәме өчен дә Рәйсә ханымга рәхмәтлебез. Мирхәйдәр Фәйзинең иҗатын һәм тормыш юлын комплекслы яктырткан китапларны (томлыкларны!) да күрергә язсын иде.

Лилия Гыйбадуллина


Комментарий язарга