Халкыбыз горурлыгы – каһарман шагыйрь Муса Җәлил кая гына барса, ни кылса да, үзеннән соң якты эз калдырырлык итеп яшәгән һәм иҗат иткән. Шагыйрь гомеренең бер өлеше Минзәлә белән бәйле. Җәлил эзләрен биредә кадерләп һәм горурланып саклыйлар. Данлыклы Минзәлә педагогия көллияте бинасында Муса Җәлил мемориаль музее эшләп килә. Ул 1970 елның өченче мартында ачыла һәм илебез тарихында Җәлилгә багышлап ачылган тәүге музей була.

dsc_0690

Ни өчен нәкъ менә Минзәләдә? Бу төбәк белән шагыйрьне ни бәйли соң? Эш шунда, 1941 ел азагында бирегә Курск шәһәреннән хәрби-политик училище эвакуацияләнә. Алар арасында Муса Җәлил дә була. Шагыйрь Минзәләдә нибары 56 көн яши. (Бу хакта 2006 елны журналыбызның беренче санында Равил Сабырның тәфсилле язмасы дөнья күрде). Җәлил – танылган, исеме билгеле шагыйрь, һәм аңа мөнәсәбәт тә башка курсантлардан үзгә була, әлбәттә. Курсантлар өчен тиз арада махсус әзерләнгән казармада Җәлил берничә төн генә куна. Педучилещеның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәт Гарифуллин да шагыйрьне үз йортына кунакка дәшә, Казан рабфагында бергә укыган курсташы Мәхмүдә Сабирова өендә дә аны җылы кабул итәләр. Хәзер музейда Җәлилнең нәкъ менә Сабировлар йортында кунак булганда утырган урындыгы һәм шагыйрь куллары җылысын саклаган мандолина саклана. Бу кунакчыл гаилә баласына – Иншәр исемле кызга, сеңлесе күк якын күреп, шигырьләр дә багышлый Җәлил. Иншәр аларны кадерләп саклый, хәтта Муса Җәлил исеменә илдә табу салынган чорларда да, ул ядкәрләрне юк итәргә базмый. Соңрак бу әсәрләр «Девочке из Мензелинска» исемле тәрҗемә китап булып дөнья күрә.

Муса Җәлил Минзәлә төбәгендә халык белән аралашырга, авылларга чыгып очрашуларда булырга, лекцияләр укырга, спектакльләрдә катнашырга, шәһәрдәге әдәби тормышны барлап, киңәшләрен бирергә дә вакыт таба. Минзәләдә утызлап шигырь иҗат итә. Аларның кайберләре район газетасында басылырга өлгерә һәм музей ядкарьләре булып саклана.

Шагыйрь Минзәләдән 1942 елның беренче гыйнварында китә. Алдагы көнне курсантлар белән саубуллашу кичәсендә Җәлил мәгълүм «Минзәлә истәлеге» шигырен укый. Унсигезенче гыйнвар көнне исә, фронтка китәр алдыннан, Минзәлә җитәкчелегенә хат юллый. Анда ул үзенә булган хөрмәт һәм олылау өчен рәхмәтләрен белдерә.

Минзәләдә Муса Җәлилнең мемориаль музеен булдыру нияте белән педучилище мөгаллимнәре Мөхәммәт Гарифуллин һәм Васил Һадиев алтмышынчы елларда ук янып йөри башлыйлар. Озакламый Мөхәммәт әфәнде бакыйлыкка күчә. Музейның оешытучысы һәм беренче җитәкчесе – Васил Һадиев. Аның вафатыннан соң бу игелекле эш аның тормыш иптәшенә, аннан инде кызы Алсу җилкәсенә кала. Алсу Васил кызы Григорьева 21 ел буе музейны җитәкли. Ул бу хезмәтне әти-әнисеннән калган изге васыять итеп кабул итә, бөтен тырышлыгын куя.

dsc_0722

Педучилище янында урнашкан паркка да Муса Җәлил исеме бирелгән. Көллиятне дә, паркны да каһарман шагыйрьнең сыны бизи. Биредә Муса Җәлил шигырьләре яңгырап, Минзәлә халкы күңелендә, хәтерендә шагыйрь эзләрен яңартып тора.

dsc_0690

dsc_0704

dsc_0714

dsc_0716

dsc_0738

 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

Фото: Лилия Гыйбадуллина

«Мәйдан» №3, 2021 ел.


Комментарий язарга