Логотип «Мәйдан» журналы

«Миңсылу» повестыннан өзек

...Чиләкләр зур, көянтәсе җайсыз, иңсәләре суела мунча яккан көннәрне. Үзләрендә булса, әбекәсе: «Авыр күтәрмә, балам!» – дип кенә торыр иде. «Кыз балага авыр күтәрергә ярамый!» – дияр иде дә бит. Мин...

...Чиләкләр зур, көянтәсе җайсыз, иңсәләре суела мунча яккан көннәрне. Үзләрендә булса, әбекәсе: «Авыр күтәрмә, балам!» – дип кенә торыр иде. «Кыз балага авыр күтәрергә ярамый!» – дияр иде дә бит. Минвәли бабасы ясап биргән бәләкәй көянтәсе генә дә ни тора! Ә җиңгәсе суны тутырып алып кайтмасаң: «Юри кабат-кабат барып, урамда озак йөрер өчен суыңны түгеп бетерәсең!» – дип тирги. Алай түгел, бик тырыша Миңсылу түкмәскә, авырлыгына чыдый алмыйча, бер иңсәдән икенчесенә күчерә торгач, түгелеп бетә шул...


Җитмәсә, бүген мәктәптән кайтып бер стакан чәй дә эчә алмады ул. Ипи кисәргә пычак тапмады... Ипие тора өстәлдә, пычак юк. Җиңгәсе гел шулай яшереп куя аны. Миңсылу сорап алырга курка. Бервакыт шулай сорагач, әллә каян гына тартып чыгарды да: «Менә шушы пычакны да күрмәслек күзең тонганмы соң синең әллә?» – дип бик кычкырган иде. Бу юлы сорамады инде. Чөнки белә Миңсылу, үрелеп алыр җиргә яшерми ул аны.


Мунча әзер булгач, җиңгәсе кереп, бик озаклап юынып чыкты. Миңсылу аның янына Хәсәнҗанны алып барып килде. Ярый әле бәләкәч ярата аны, апа, дип сарылып кына тора. Җиңгәсе кайткач та, Миңсылуга мунчага барырга кушмады әле нигәдер. Башка чакларда: «Бар, күрше Хәмдия белән юынып кайтыгыз! Карагыз аны, суын күп тотмагыз!» – дип кычкырып калса да, мунча кереп кайткач, рәхәт булып китә иде.


 Мингали мунчага киткәч, озак та үтми, җиңгәсе кереп: «Бар әнә, абзыең янына барып юынып кайт! Өсте-өстенә барып сине юындырып йөрер хәлем юк!» – дип, каты гына әйтеп чыгып китте. Миңсылу, өстенә салкын су койгандай, куырылып куйды. Ничек инде! Аның бит бер мәртәбә дә, хәтта бабасы белән дә кергәне юк, бик бәләкәй чагында да. Аны гел әнкәсе, я булмаса әбкәсе бик кадерләп кертә иде мунчаны. Ничек инде?!. Кыз дәшмәде…



(Наилә Вәлиеваның «Миңсылу» повестен журналның июнь ае санында тулысынча укый аласыз)

Комментарийлар