Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов татарча белмәүче хезмәткәрләргә Петровның дәресләрен карарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының татарча белмәүче хезмәткәрләренә татар телен 24 дәрес эчендә өйрәнү алымын тапкан полиглот Дмитрий Петровның проектына игътибар итәргә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының татарча белмәүче хезмәткәрләренә татар телен 24 дәрес эчендә өйрәнү алымын тапкан полиглот Дмитрий Петровның проектына игътибар итәргә кушты. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
Миңнеханов татарча белмәүче хезмәткәрләргә Петровның дәресләрен карарга кушты
«Узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов шундый проект барлыгын әйтте һәм Президент Аппаратының киңәшмәдә катнашкан татарча белмәүче барлык хезмәткәрләренә, телне өйрәнсеннәр өчен, әлеге проектка игътибар итәргә кушты», - дип искәртте Галимова.
Аның сүзләренчә, тәнәфес вакытында күп кенә хезмәткәрләр проектның инициаторы — Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин янына килеп, видеодәресләрне каян карарга мөмкин икәнлеген сораган.
«Дмитрий Петров белән татар теле» проекты «Татарстан-24» һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалларында трансляцияләнә. Роликларны YouTube видеохостингында да табарга мөмкин, дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
«Әлеге проект күпләрдә кызыксыну уята. Ул телне яхшы итеп үзләштерү максатын куймый. Проект ориентлашырга, татар теленең конструкциясен аңларга һәм сөйләм телен өйрәнергә ярдәм итә», - дип өстәде ул.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/10/195078/

Комментарийлар