Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов һәм Wildberries башлыгы Татарстанда логоүзәк төзү килешүен имзалады

Кичә, 15 августта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Wildberries интернет-кибете генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты. Эшлекле очрашу барышында яклар хезмәттәшлек турында килешүгә к...

Кичә, 15 августта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Wildberries интернет-кибете генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты. Эшлекле очрашу барышында яклар хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Миңнеханов һәм Wildberries башлыгы Татарстанда логоүзәк төзү килешүен имзалады <br>
Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководством компании Wildberries
Документ «Яшел Үзән» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә компаниянең бүлгеч үзәген төзүне күздә тота. Аны ачу Татарстанда 5 меңгә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Логистика комплексын киләсе елның икенче яртысында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Wildberries үзәк төзелешенә якынча 5 млрд сум акча кертә.
Моннан тыш, Wildberries компаниясе җитәкчелеге республикада B2B электрон коммерциягә экспертиза үзәге ачарга планлаштыра. Үзәк тәэмин итүчеләр өчен логистик һәм белем бирү функцияләрен үз эченә алачак. Биредә ритейл һәм интернет-сәүдә өлкәсендә компания хезмәткәрләре һәм экспертлар катнашачак семинарлар, шулай ук локаль партнерлардан товарларны турыдан-туры өзлексез кабул итүне оештырачаклар — бу үз логистикаңа чыгымнарны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководством компании Wildberries
Компаниянең шулай ук төбәктә заказлар бирү пунктларының үз челтәрен үстерүне дәвам итәчәге әйтелә.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/15/191647/

Комментарийлар