Логотип «Мәйдан» журналы

Минҗиһан әби васыяте

Парча.

Минҗиһан әби бар гомерен авылда яшәгән. Унҗиде яшендә үк авылның иң шәп егете Нигъмәтуллага кияүгә чыгуын да, аның ипле, мәзәкчән, сабыр холыклы, җитди ир булганын да, биш ел гына бергә яшәп калганнан соң, сугыш чыгып, ут эченә китеп баруын да оныкларына әбекәй гел-гел сөйләп торды. Онытмасыннар, хәтер сандыгына, күңел дәфтәренә бикләп куйсыннар, диде бугай.
«Бердәнбер кызыбыз Нурдидә, бабагыз сугышка киткән чакта имчәк баласы гына иде әле. Стансага кадәр кызны күтәреп барды. Инде ыстаршылары поездга утырырга чакыра да башлады. Нигъмәтулла: «Син көтеп тор, мин хәзер киләм» – диде дә почмакка китеп югалды. Күз ачып йомганчы дигәндәй килеп тә чыкты бу. Кибеттән Нурдидәбезгә бүләк – камыштан үргән сыман матур гына бишек сатып алган икән, бичара җан. Менә иптәшләре аны янә чакырдылар.
– Минҗиһан, бу балабызны күз нурыдай карап үстер! Миңа әйләнеп кайтулар насыйп түгелдер инде...
Үзем елыйм, үзем, хәерле очрашуларга өметләнеп, Нигъмәтулламны юатам:
– Кайтырсың, Аллаһы насыйп итсә, әйләнеп кайтырсың әле!
– Кайталмамдыр шул инде, Минҗиһан, төшемдә өй түбәбезне яшен атканын күрдем...
Ул заманнарда баштан кичкәннәрне сөйләсәң, адәм ышанмас, – дип дәвам итә әбекәй. – Сугыш бетәрәк Казанга барып чыктык. Сеңлем үгетли-үгетли кинога алып барды. Киенеп-ясанып киттек. Шулай матур гына кино карыйбыз. Шулчак уйлап куйдым: «Йа Хода, хәзер монда Нигъмәтулла килеп керсә?» Өстемә салкын су сипкәндәй булды.
– Мин монда ут эчендә йөрим, яу кырында кан түгәм, ә син, Минҗиһан, кино карап утырасыңмы? – дисә... Ни җаваплар бирермен? Җитмәсә баламны да кешедә калдырдым бит!»
– Әйдә, киттек, кайтабыз! – дип, сеңлемне җилтерәтеп өйгә чаптык.
...Сугыш беткәч, хәйран еллар узганнан соң да, «үлде» дигән хәбәре килүгә карамастан, дөбердәп кайтып төшүчеләр табылды. Нигъмәтуллам кайтмады...
Минҗиһан әби бер ялгызы гомер сөргән. Тол хатынның ишеген шакучы да булгалаган, димләүчеләр дә килгәләгән, турыдан сүз катучысы да табылган. Тик Минҗиһанның карары нык, сүзе катгый: «Сез бит Нигъмиемның кисеп аткан тырнагына да тормыйсыз!» – дип җавапланган ул, күз яше аша елмаеп.
– Дәү әни, бабай бүген кайтса, сөенер идеңме?
– И хәзер кайтса да кертмим, инде, – дип шаяра Минҗиһан әби.
«Хәтер» китабыннан Нигъмәтулла Кәлимуллинның Ленинград өлкәсендә туганнар каберлегендә җирләнүен белгәч, әбекәй бик озак елады. Соңгы өмет утының өзелүе, шаярулар белән юатылган сизгер җанның ихлас бушануы, риясыз күңелнең тагын да сафлануы һәм... зур югалту белән килешү, тәкъдиргә буйсыну да иде бу күз яшьләре. Өлкән оныгы Рәшитнең бабасы җәсәден зиярәт кылырга Ленинград өлкәсенә барырга җыенганын белгәч, Минҗиһан әби болай диде:
– Туган җирнең, кардәш-ыруның соңгы сәламен Нигъмәтуллама ирештер, улым! Аның кабереннән бер уч туфрак алырга да онытмассың. Хәерле юл!
Вафатына берәр ай кала Минҗиһан әби, оныкларын шаккатырып, дүртьюллык шигырьләр сөйли башлады. Тормыш камчылавына бирешмичә сакланган саф күңелдә бөреләнгән иҗат җәүһәрләре, әбекәйнең язмышына яктылык сирпүче күңел аҗаганнары иде алар.

Сандугач булаламадым,
Гөлләргә куналмадым.
Дусларым бәхетле булды,
Мин бәхетле булмадым.
Моңаймас җирдән моңаям,
Зарлы җырлар башласам,
Ике күздән кан-яшь тама,
Шуны уйлый башласам.
Эчем поша, чыгам тышка, –
Һавада кошлар оча.
Һавада очкан кошлар да
Сабыр булырга куша.
Сандугач сайрый чут-чут дип,
Сайрар урным юк-юк дип,
Сандугач сайрый, мин елыйм,
Яшьли бәхтем юк-юк дип...

...Сиксән алты яшендә Минҗиһан әби вафат булды. Үлемне ул хәйран тыныч, табигый каршылады. Яшәгән гомере, кылган эшләре ак гамәлләрдән иде чөнки. Март аеның соңгы көннәре. Җир күкрәк киереп суларга әзерләнгән, авыл өстенә дымлы туфрак, эрегән кар, яңа әчкелтем тирес исе таралган бер чор иде. Олысы-кечесе авылның Ак әбисен соңгы юлга озатырга җыелган. Аны гүргә иңдергәч, соңгы эш итеп, Рәшит Ленинград өлкәсеннән алып кайткан бер уч туфракны да әбекәйнең җәсәде янына куйдылар. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике җан алтмыш ике елдан соң янә кавышты. Бу Сак белән Сокның очрашуы сыманрак гайре табигый хәл булса да, оныклары Минҗиһан әбинең гозерен төгәл үтәп, тынычланып калды. Туфракны гүргә үз янына салдыру теләге әбекәйнең соңгы васыяте иде.

 

Илдар КЫЯМОВ

 

Комментарийлар