Логотип «Мәйдан» журналы

Министр Роман Шәйхетдинов: "Бүген без документларны электрон рәвештә саклый алмыйбыз"

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстанда дәүләт, муниципаль һәм коммерция секторы эшчәнлеген автоматлаштыру өчен бик күп төрле...

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстанда дәүләт, муниципаль һәм коммерция секторы эшчәнлеген автоматлаштыру өчен бик күп төрле мәгълүмати системалар файдаланыла. Мисал өчен, ведомствоара документлар әйләнеше системасында 25 миллионнан артык документ бар. ЗАГС системасында исә 12,5 миллион документ теркәлгән. Электрон системаның һәркайсы электрон документларны эшкәртә, кайберләрен вакытлыча, кайсыларын исә даими саклауга калдыра. Әмма бу документларны архивка тапшыру зарур. Хәзерге вакытта эшкәртелгән документлар кәгазьгә бастырыла, имзалана, аларга мөһер сугыла һәм кәгазь рәвешендә архивка тапшырыла.
Бу хакта бүген министр ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Архив идарәсе коллегиясе утырышында "Электрон архив" перспективалары темасына чыгыш ясады. "Бүген без документларны электрон рәвештә саклый алмыйбыз", - диде Роман Шәйхетдинов.  Аның сүзләренчә, электрон архивны булдыру өчен берничә төрле кыенлыклар бар. Беренчедән, норматив-хокукый база булмау, икенчедән, архивларны саклау өчен техник ярдәм мәсьәләсе ачык калу (электрон архив сакланырга тиеш булган җиһазларга карата тәгаен таләпләр куелмаган), өченчедән, электрон цифрлы имзалы электрон документларның озак вакыттан соң да чын булуын тәэмин итә торган сертификатлы технологияләрнең булмавы.
"Электрон документларны архивка тапшыруның бердәм методологиясен булдыру һәм хокукый җайга салу мәсьәләләрен чишү белән шөгыльләнүче ведомствоара төркем булырга тиеш. Анда Федераль архив агентлыгы һәм Татарстан вәкилләре булуы зарур", - дип тәкъдим кертте министр.
Моннан тыш, норматив базага үзгәрешләр кертертү шарт. Соңгы этап сайланган методика һәм технологияләр ярдәмендә документларны архивка ТР электрон системасы аша тапшыруны пилот режимында башкару булачак.
Коллегия утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков: "Мин Николай Никифоров белән элемтәгә кердем һәм ул әлеге мәсьәләләрне чишәргә әзер булуын белдерде. Чишеләсе мәсьәләләр никадәр генә күп һәм авыр булмасын, аларны чишәргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк. Әйдәгез, без барыбыз да моны Татарстан һәм ил өчен бергәләп эшлик", - диде Илдар Халиков бу уңайдан.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар