Шөкер Ходайга, инде менә үземә бирелгән гомернең сиксәненче яшен дә тутырып киләм. Шушы вакыт эчендә, гәрчә, Америка, Австралия, Африка тарафларына барып чыкмасам да, Евразиянең шактый гына төбәкләрендә, хәтта, олыгаеп беткәч, Кытай башкаласы Пекинда да булырга туры килде. Гомеремнең елга якыны Урта Азиянең Ленинабад (Хөҗәнд), Дүшәнбе, Ташкент калаларында узды. Төркиягә күп мәртәбәләр (ике дистәгә якын булса кирәк) барып кайтылды. Финляндиядә дүрт айлап яшәү бәхетенә ирештем. Элек СССР составында булган Азәрбайҗан, Украина, Әрмәнстан, Грузия, Төрекмәнстан җөмһүриятләрен дә үз күзләрем белән күрдем. Ә инде Казакъстанда, аның гүзәл Алматы, Төркестан, Караганда, Астана, Семей кебек калаларында ничә тапкыр булуымның исәбен инде үзем дә төгәл белмим. (Ни әйтсәң дә, бу җөмһүриятнең кияве дә бит әле мин!) Яңа гасырда хәтта бу мәмләкәткә елына өчәр-дүртәр  мәртәбә барган очраклар да булды. Әлбәттә, яшәешемнең төп һәм хәлиткеч өлеше Рәсәй белән бәйле. Мәскәү, Ленинград калаларында мин айлап-айлап стажировкалар уздым, китапханәләрендә эшләдем. Башкортостан, Чиләбе, Оренбург, Төмән, Пермь, Чувашстан, Әстерхан, Сембер, Нижгар тарафлары да минем өчен шактый таныш, үз. Ә инде туган ягым (Зәй, Сарман, Әлмәт), Татарстан, аеруча Казан – яшәвемнең дәвамлы, күпьеллык һәм һич алыштыргысыз төбәкләре. Боларда мин дөньяга аваз салганмын, физик һәм рухи җитлегү алып, булдыра алган кадәр озак еллар буе халкыма хезмәт иткәнмен.

Шактый озын гомер юлым минем, нигездә, ике өлештән гыйбарәт: университетка кадәрге һәм андагы тормыш. Балалык, үсмер, мәктәп еллары, колхозда, заводта эшләп алулар, ничектер, миңа яшәешемнең төп өлешенә – икенче этабына хәзерлек кебек тоела.

img_3699

Гадәттә, югары уку йортына урта белем алгач та керәләр. Объектив сәбәпләр (иң беренче чиратта, әлбәттә, матди кыенлык) аркасында миңа җиденче сыйныфтан соң, бер, унынчыны бетергәч, ике ел төрле урыннарда эшләргә туры килде. Моның үзенә күрә файдасы да булды. Башка кайбер чордашларым кебек, без фәкыйрегез дә студентлыкка, югары белем алуга аңлы рәвештә, тормыш тәҗрибәсе туплап килде. Ул чордагы студентларның (арада хәтта укытучыларыннан өлкәнрәкләре, гаилә корганнары, офицерлар да бар иде) активлыгы, тырышлыгы, мөстәкыйльлеге, мөгаен, шуның белән аңлатыладыр.

Мин университетка 1959 елның августында күпсанлы имтиханнар биреп, бер урынга алты кешелек конкурсны узып кабул ителдем. Биш ел укуның бер елында читтән торып та белем алдым. Укытучыларга кытлыкны исәпкә алып, безне IV курста төрле төбәкләргә эшкә җибәрделәр. Ул вакытта бездә энтузиазм көчле иде.В. Белинский, М. Лермонтов, М. Акъегетзадә, З. Бигиевләр яшәп алган Пенза тарафларын мин үзем сайлап алган идем. Бер еллап мин чын «мишәр» дөньясында мөгаллим булып, кайнап кайттым. Диплом алгач та, гәрчә университетта, Казанда калу тәкъдимнәре булса да, без янә энтузиазм күрсәттек. Күп кенә сабакташларым кебек, мин дә, «народник» булып, авыл җиренә, гавам арасына киттем. Өч елдан артык Сарман районында мөгаллим, мәктәп директоры, райкомның партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшләгәч кенә, шактый көйле, фатирлы, перспективалы тормышны ташлап, 1967 елның ноябрендә Казанга әйләнеп кайттым. Дистә елга якын ике балалы гаиләм белән тулай торакның бер бүлмәсендә яшәдем. Хезмәт хакым да әүвәлге елларда йөз тәңкәдән бик аз гына артып китә иде. Инде менә шуннан бирле, ягъни, 52 ел диярлек мин – университет мөгаллиме. 1972 елда кандидатлык, 1991 елда докторлык диссертацияләре якланды. Шактый еллар деканатта, кафедра мөдирлегендә эшләнде. Башкарган уку-укыту, җәмәгать, административ эш-гамәлләрнең исәбе-хисабы юк. 1959 елдан соңгы, ягъни 60 еллык гомеремне университет белән бәйләнештә дип саныйм. Чөнки районда эшләү дәверендә дә бу уку йорты белән тыгыз мөнәсәбәттә тордым, яшәешем шактый дәрәҗәдә университет дулкынына көйләнгән иде.

60 ел. Бу – тарих өчен бик аз булса да, кеше гомере өчен күп вакыт. Шушы чор эчендә, гәрчә төрле кыенлыклар, мәшәкатьләр кичерсәм дә, бу мәшһүр уку йортына хөрмәт-ихтирамымны һич тә киметмәдем, хәтта аның хакында начар фикерләр күңелемә дә бик килмәде.

XIX гасыр башларында (төгәлрәге – 1804 елда) ачылып, ике гасырдан артык яшәү дәверендә Казан университеты, иҗтимагый-сәяси, рухи тормышка нисбәтән, күпне күрә, күпне кичерә, үз вазыйфаларын, ил, яшәеш ихтыяҗларын, рәсми таләпләрне үтәп, канәгатьләндереп килә. Шунысы мөһим: анда әкренләп үзенең традицияләре, гадәт-кануннары оеша, зыялы атмосфера барлыкка килә. Кагыйдә буларак, бу уку йортында гаделлек, кешеләр арасында үзара ихтирами мөнәсәбәтләр, гыйлем-мәгърифәт культы хөкем сөрә. Мондый атмосферага эләккән кеше, барыннан да элек студентлар, чагыштырмача кыска вакыт эчендә матур әхлакый, инсани, мәдәни сыйфатларны үзләштерәләр, чын зыялы шәхес булып шәкелләшәләр, ягъни, формалашалар. Алар өчен тупаслык, сүгенү, гомумән, чит.

Университет, нигездә, үзара тыгыз бәйләнешле ике төп вазыйфаны үти. Беренчесе – профессиональ хәзерлекле, культуралы, кешеләр белән аралаша, аларны оештыра, тәрбияли торган белгечләр (дөресрәге – иҗади шәхесләр) әзерли. Икенчедән, бу төр уку йорты, объектив заруриятне, тормыш ихтыяҗларын исәпкә алып, гыйльми-тикшеренү эшләре алып бара, фәнне үстерә. Казан университетының бу ике юнәлеш буенча да уңышлары, нәтиҗәле эшчәнлеге – ил һәм халыкара күләмдә кат-кат танылган хакыйкать. Анда укыган, гыйльми, рухи ачышлар ясаган күп кенә мәшһүр затлар дөньякүләм мәгълүм. Болардан Н. Лобачевский, Л. Толстой, А. Бутлеров, В. Ульянов-Ленин исемнәрен атау да күп нәрсә хакында сөйли. Казан университеты нигезендә дистәләгән югары уку йортлары оешуын да онытырга ярамый.

Шактый гына классик университетлардан аермалы буларак, Казан дарелфөнүне – төрле кавемнәрне, илләрне, диннәрне якынайтучы, аларны өйрәнүче, үзара аңлашу-диалогны гасырлар буе тәэмин итеп торучы гыйльми, мәгърифәти һәм мәдәни үзәк тә. Анда элек-электән төрле телләр һәм әдәбиятлар, күршедәге һәм ерактагы кавемнәрнең тарихлары, рухи мираслары өйрәнелгән, бу тармакларның белгечләре әзерләнгән. Казан унивеситеты галимнәре әзерләгән, аның атаклы басмаханәсендә нәшер ителгән китаплар халыкара мәйданда, аеруча Шәрык дөньясында киң таралыш таба. Алар хәзер дә Петербург, Мәскәү, Хельсинки, Варшава, Истанбул, Анкара, Киев, Ташкент һәм башка калалардагы гыйльми китапханәләрдә дәрәҗәле урынны били. Минем илдәге һәм башка мәмләкәтләрдәге дистәләгән архив-фондларда эшләгәнем бар. Аларда бездәге басмаларны еш очратуымны әле хәзер дә хәтерлим. Гомумән, Казан университетының Фәнни китапханәсе, бигрәк тә андагы сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге, тиңсез һәм бәяләп бетергесез хәзинә, мирас. Шуңа күрә дә аңа илнең һәм дөньяның төрле почмакларыннан галим-голяма агылып кына тора.

«Гуманитар белгечлеккә төгәл фәннәрне йомшак белүчеләр бара»,– дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мактанып әйтүем түгел: мәктәптә мин әйбәт укыдым, аеруча математика, физика кебек фәннәрне, биология, география кебек предметларны ныклап үзләштердем. Заманында КАИга керергә дә ниятләп йөргән идем. Әмма аттестат алгач та ике ел эшләү, тормыш тәҗрибәсе, күңелдәге эволюция-үзгәрешләр мине гуманитар тармакка – тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә китерде. Һәм бу адымымны мин һич тә үкенмичә, гомерем буе хуплап йөрдем һәм йөрим. Бу бүлектә уку һәм эшләү миңа үз халкымның рухын, телен, әдәбиятын, мәдәни мирасын, тарихтагы урынын тирәнрәк аңларга, башка кавемнәр белән багланышларын ныграк төшенергә мөмкинлек бирде, мине чын татар улы итте, татарпәрвәр итеп үстерде. Бу белгечлек миңа үз милләтемә булдыра алган, көчем җиткән кадәр хезмәт итәргә мөмкинлек тудырды. Минем һәр китабым, һәр мәкаләм, һәр гамәлем, иң беренче чиратта, татар мәнфәгатьләрен күздә тотып язылды, башкарылды. Хезмәтләрем арасында миңа аеруча мәктәпләр өчен язылган дәреслек-әсбапларым кадерле. Чөнки алар турыдан-туры яшь буынга, киң гавамга юнәлтелгән. Университетта ярты гасырдан артык эшләү дәверендә минем өчен, әлбәттә, иң мөһиме – студентларга белем-тәрбия бирү иде. Мин аларга һәрчак шәхес итеп карадым, ихтирами мөнәсәбәттә тордым, аларны тел-әдәбият белгечләре итеп кенә түгел, ә бәлки милләт өчен көрәшчеләр, фикадарь затлар итеп тәрбияләргә тырыштым. Минем һәм хезмәттәшләремнең бу омтылышы, тырышлыгы җилгә очмады. Без тәрбияләгән  студентлар арасыннан җәмгыятьтә ихтирам казанган күпләгән укытучылар, галимнәр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре  чыгуы – шуның ачык билгесе. Без алар белән куанабыз, горуланабыз. Соңгы дәвер татар әдипләренең күпчелеге – безнең элеккеге студентлар. Мин аларның бер өлеше белән (Рәдиф Гаташ, Әдхәд Синегулов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим…) бер чорда укыдым. Ә инде соңгы ярты гасырда әдәбиятка килүчеләрне тәрбияләүдә һәм үстерүдә турыдан-туры минем дә азмы-күпме катнашым бар (Роберт Миңнуллин, Газинур Морат. Факил Сафин, Нур Әхмәдиев, Шаһинур Мостафин, Галимҗан Гыйльманов. Рәшит Бәшәр, Рәшат Низами, Тәлгать Нәҗмиев, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Рөстәм Галиуллин һ. б.). Озак еллар эшләү дәверендә, башка хезмәттәшләрем-коллегаларым кебек, миңа да күпләгән диплом эшләре яздырырга туры килде. Мөгаен, аларның саны берничә йөздән артып китәдер. Иҗади, мөстәкыйль фикерләүгә, язарга өйрәтә торган диплом эшләрен студентлар бик теләп, бирелеп башкаралар иде. Тәүге дипломчыларымның берсе булган, соңыннан шагыйрь, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе (Азнакай районы башлыгы, Татарстан Дәүләт советы депутаты…) Әнәс Исхаковның шул тикле тырышып, бу эшне матур итеп язуын әле хәзер дә хәтерлим. Без фәкыйрегез җитәкчелегендә ике дистәгә якын кандидатлык, докторлык диссертацияләре якланды. Бу төр гыйльми дәрәҗә алучылар арасында Казакъстан (Арай Жундибаева), Таҗикстан (Мортаза Зәйнетдинов), Фәридә Бухарова (Башкортостан) вәкилләре, Татарстан Фәннәр академиясендәге «Мирасханә» җитәкчесе Илһам Гомәров, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, профессор Әнвәр Шәрипов, Рамил Исламов һ. б. бар. Хәзер дистәгә якын Казакъстан докторантының фәнни җитәкче-консультанты булып торам. 20 еллап Казан университеты каршындагы докторлык Советының гыйльми секретаре, рәис урынбасары вазыйфаларын башкарырга туры килде. Анда Татарстаннан гына түгел, гомумән Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, СССРның элеккеге республикаларыннан килеп, берничә йөз кеше кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклады, югары гыйльми дәрәҗәләр алуга иреште. Мин бу катлаулы, җаваплы эшләрнең үзәгендә кайнадым. Үзебездә, Петербург, Чебоксар һәм кайбер башка шәһәрләрдә якланган күпләгән диссертацияләрнең рәсми оппоненты да булдым. Миңа төрле шәһәрләрдә, илләрдә уздырылган йөзләгән конференцияләрдә, гыйльми-мәдәни чараларда катнашырга, Мәскәүдәге Әдәбият институтында, Дүшәнбе, Ташкент, Хельсинки, Истанбул, Костанай, Астана, Самара, Төмән, Чуваш университеты студентларына, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама… вузларында лекцияләр укырга, кайберләрендә дәүләт имтихан комиссиясе рәисе булып та катнашырга туры килде. Боларның һәммәсендә мин Казан университеты вәкиле рәвешендә кабул ителдем. Минем өчен бу горурлык та, шактый зур җаваплылык та иде.

Университетта күпләгән җәмәгать эшләрендә катнаштым. Болар арасында миңа аеруча якыны кураторлык иде, ягъни мәктәпчә әйтсәк – сыйныф җитәкчелеге. Бу вазыйфаны башкару сиңа үз төркемеңдәге студентларны тагын да ныграк белергә ярдәм итә, ничектер, син аларның ата-анасы, абый-апасы кебек тә булып китәсең. Әүвәл, бераз вакыт Хәлил Сәлимовлар төркеменең кураторы булдым. Аннан, Гамирҗан Дәүләтшин, Роберт Миңнуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗановлар группасын үзем кабул итеп, биш ел җитәкләргә туры килде. Өченче төркемемдә Шәһит Гатауллин, Шамил Зиннуров, Мәхтүм Мостафин кебек актив егетләр укыды. Мин куратор булган соңгы төркемдә Газинур Морат, Рәшит Минһаҗ, Дания Салихова (Сәлимова) кебек булачак каләм әһелләре белем алды. Шунысы кызыклы: укыткан студентларыбыз арасында безнең үзебездән өлкәннәр дә очраштыргалый иде. Мәсәлән, күптән түгел генә арабыздан киткән күренекле әдип Мөсәгыйть Хәбибуллин (1927 елгы) читтән торып уку бүлегендә белем алды.

Үзебезнең мәшһүр дарелфөнүндә уку, эшләү күңел офыкларымны киңәйтте, мине шәхес, галим, педагог буларак үстерде. Әлбәттә, моның өчен үземнең укытучыларга, студентларга, шәректәшләремә бурычлымын. Мин киләчәктә халкыбызның йөз аклыгы булган шактый гына әдип-галимнәре, журналистлары белән бер чорда укыдым. Безгә белем-тәрбия биргән укытучыларның һәрберсе махсус язмага (мәкалә-очеркка, хәтта китап-монографияләргә) лаек. Биредә аларның берничәсен генә атап китәм: шигъриятнең олуг белгече, эмоциональ табигатьле, күпләрнең остазы Хатип ага Госман; мантыйкый, тирән фикерләүче, таләпчән Ибраһим ага Нуруллин; һәркемгә хәергаһлы, ачык йөзле Нил абый Юзеев (минем диплом җитәкчесе), шагыйрь дә, галим дә Зәет абый Мәҗитов, күренекле тюрколог Диләрә апа Тумашева һ. б. Безгә татар теле һәм әдәбияты белгечләре генә түгел, ә урыс филологиясе, тарих, философия һәм кайбер бүтән кафедра укытучылары да тирән белем бирде. Болар арасында аеруча Л. Савельева, Ә. Ахунҗанов, Л. Юдкеевич, Н. Асанова, М. Габдрахманов, Н. Гуляев кебек билгеле затларның лекцияләре дә күңелгә кереп калган.

Университетта миңа Мостафа Ногман, Вахит Хаков, Мөхәммәд Мәһдиев, Гази Кашшаф, Флера Сафиуллина, Сәгадәт Ибраһимов, Азат Әхмәдуллин, Шәйхелислам Садретдинов, Марсель Бакиров, Алмазия Нуриева, Флера Ганиева, Й. Нигъмәтуллина, И. Таһиров, А. Шофман, Г. Вульфсон, В. Коновалов, Я. Сафиуллин, Г. Николаев, Ф. Әгъзамов һәм башка бик күп галим-шәхесләр белән аралашып, бер коллективта эшләргә  насыйп булды. Моның өчен мин аларның һәммәсенә (күпчелеге – инде бакыйдөньяда) рәхмәтле.

Университет минем күз алдымда тагын да үсте, тагын да зурайды: яңа биналар, тулай тораклар, спорт-мәдәни комплекслары калкып чыкты. Әле мин хәзерге физкорпус урынында пожарный булуын, анда көчле генә янгын да чыгуын хәтерлим. Колонналы тарихи бинага каршы икенче корпусны төзүдә (аның урынында элек студентлар яратып йөри торган бакча һәм җәйге «Комсомолец» кинотеатры бар иде) без дә катнаштык; өмәләр, «субботник»лар оештыру әле хәзер дә истә. 1978 елда безнең тарих-филология факультеты химфак бинасыннан шул яңа корпусның 9–13 нче катларына күчте. Шул бинада безнең татар бүлеге 1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына әверелде. Ике гасыр аралыгында ул нык үсте, киңәйде. Анда гыйльми, мәдәни, мәгърифәти тормыш кайнап торды. Әмма, ни кызганыч, ул әкренләп тарая башлады. Аерым затларның шәхси амбицияләре аркасында, Шәрык белгечлегенең аерым факультет булып аерылып чыгуы да безгә шактый нык сукты. Берничә югары уку йортын үз эченә алган федераль университет оешу да милли кадрлар әзерләүгә, татар филологиясе фәнен үстерүгә тискәре йогынты ясады. Телебез, милли мәгарифебез, фәнебез һәм, гомумән, татар милләте хәзер бик тә авыр хәлдә. Могҗиза көтмичә, бу кыен (критик) хәлдән чыгу өчен, һич кичектергесез эш-гамәлләр кылырга кирәк. Татарның язмышы, киләчәге, иң беренче чиратта, безнең үзебезгә бәйле. Бу юнәлештә гамәл кылганда, университет, аның тарихы, традицияләре безгә ныклы таяныч, терәк тә булып тора.

Минем ярты гасырдан артык гомер  юлым бу уку йорты белән бәйле. Миңа башка постлар, хәтта министрлык портфелен тәкъдим итү очраклары да булды (чынлапмы, әллә сынау өчен генәме – анысын белмим). Әмма мин үзем өчен бик тә якын, газиз университетымнан  беркая да китмәдем. 80 яшьлегемне дә исән-сау килеш шушы уку йортында каршы алам. Бу минем өчен иң зур бәхет һәм дәрәҗә.

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ


Комментарий язарга