Логотип «Мәйдан» журналы

Минем сүзләр

Һәркемнең бар бу дөньяга әйтер сүзе,Кирәк сүзнең йөрәкләрдә кала эзе.Минем сүзләр миңа кадәр яралганнар,Бик тиз генә табалмаслык – таралганнар.Алар ярсу давылларда, бураннарда,Баш югалтыр шаулы-шаулы...

Һәркемнең бар бу дөньяга әйтер сүзе,
Кирәк сүзнең йөрәкләрдә кала эзе.
Минем сүзләр миңа кадәр яралганнар,
Бик тиз генә табалмаслык – таралганнар.
Алар ярсу давылларда, бураннарда,
Баш югалтыр шаулы-шаулы урамнарда,
Иделләрнең ярга сыймый ташуында,
Гашыйкларның җирдән күккә ашуында.
Авылымның ак томанлы таңнарында,
Тугаемның сандугачлы талларында,
Тауларымның чал тарихлы кылганында,
Замандашым күңеленең кылларында.
Шул сибелгән сүзне җыеп аласы бар,
Җыеп алып, шигъри көйгә саласы бар.
Берәрсенә кирәге дә тиюе бар.
Бу шагыйрьгә рәхмәт инде, диюе бар…
 
Марат Нәбиулла улы Кәримов – шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе. 1930 елның 9 гыйнварында Башкортостан республикасы Зианчура районы Күгәрчен авылында туган. «Пионер» журналының баш редакторы була, аннан соң ун ел дәвамында «Сәнәк» журналын җитәкли. Шагыйрьнең беренче әсәрләре республика матбугатында 1948 елда күренә башлый. Тәүге шигырьләр җыентыгы «Бөреләр» дип атала һәм ул башкорт телендә 1956 елда дөнья күрә. Марат Кәримов 1958 елдан СССР Язучылар берлегендә. Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсенә җитәкчелек итә. 2003 елда Марат Кәримовка Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелә.
 

Марат  КӘРИМОВ


Фото: https://pixabay.com/


«Мәйдан» №2, 2021 ел.

Комментарийлар