Минем сәгать әкрен йөри бугай,
Гел соңарам, һаман кабаланам.
Ямчы агай камчылаган саен,
Мин дөньядан артта кала барам.

Артта кала барам, чабышларда
Иң соңарып килгән чаптар кебек.
Дөньясы да юкса сәер генә –
Алга карап, артка чапкан кебек.

Дөнья куа белми йөдәгәнгә,
Артта кала барам заманадан.
Минем дәрвиш икәнлекне Вакыт
Күптән инде, ахры, чамалаган.

Минем сәгать шуңа әкрен йөри,
Әкрен яна бугай учагым да.
Гел кичегәм… Миңа насыйп яр да
Күптән инде ятлар кочагында.

Дөнья куа белми йөдәгәнгә,
Җәяү атлыйм Киек Каз юлыннан.
Юл тамгасын таныйм
Илаһының
Күккә уйган йолдыз язуыннан.

«Ул гел кичекте», дип, фәрештә дә
Язып куяр гамәл дәфтәремә.
Тик мин шуны беләм:
Беркайчан да
Соңга калмам соңгы сәфәремә.

Ямчы агай камчылаган саен,
Мин дөньядан артта кала барам.
Мин үзем дә иске сәгать бугай –
Гел соңарам, һаман кабаланам…

 

Газинур МОРАТ

Фото: https://pixabay.com/ 


Комментарий язарга