Хәтер кыры

Көтәләр дип башка язмам инде,
Мин елармын ахры тын гына.
Солдат хатыннары китеп бара,
Ирен эзләп хәтер кырына.

Әниләрнең кара чәчләренә
Хәсрәт-бәсләр иртә кундылар.
Бүгенгәчә кайтып керер диеп,
Ишек бикләмичә тордылар.

Соңгы каһарманнар басып тора,
Иртәгәне уйлап тартынам.
Җиңү мәйданына килми калса,
Кирәк булмас бару артыннан.

Тик батырлык янәшәдән атлар,
Тезелешеп узар күп еллар.
Һәйкәл яннарында чәчәк тотып,
Солдат балалары торырлар.

Онытырлар диеп уйламагыз,
Җир төренгәч язгы бер ямьгә.
Ап-ак чәчле солдат улларының
Оныклары килер бәйрәмгә!

Солдат хатыннары китеп бара,
Ирен эзләп хәтер кырына.
Мин бу хакта бүтән язмам инде,
Бер елармын ахры тын гына…

Телемә бәйләнмәгез!

Әйтәсен ярып салыгыз,
Тирәли әйләнмәгез.
Бәйләнәсегез килсә дә,
Телемә бәйләнмәгез!

Минем халкым дөнья буйлап
Сибелгән дә, таралган.
Җырсыз торалмый мизгел дә,
Чөнки моңнан яралган.

Кунак көтеп тәүлек буе
Ачык тора капкалар.
Минем телдә туган җырлар
Ватаныма кайталар!

Тамырда моң типкән чакта,
Таңнар тик аяз атар.
Кайда аклык, кайда пакьлек,
Шундадыр безнең татар!

Татарлык каннан килсә дә,
Гамәл белән сынала.
Дин, Ватан, икмәк һәм әни
Төп сүзләрдән санала.

Минем телдә гөл уяна,
Инеш-чишмәләр сөйли.
Минем телем – кояш теле,
Бары яктылык тели!

Җимерүче түгел халкым,
Далада сарай корган.
Даладагы халыкларны
Учагына чакырган.

Әйтәсен ярып салыгыз,
Тирәли әйләнмәгез.
Сүземне гасырлар җөпләр,
Телемә бәйләнмәгез!..

Бәрәңге

Син ачлыктан тартып алдың илне,
Коткаручы дигән атың бар…
Билдән ләмгә батып эзләделәр
Ябык язда хәлсез хатыннар.

Синең хакта төрле сүзләр йөри,
Алып бара, имеш, апкайтмый.
Дөньяда иң татлы ризык диеп,
Юкка гына халык мактамый!

Үҗәтләнеп алга алып бардың,
Туар таңга якты өстәдең.
Ярмаланып пешкән бәрәңгедән
Балкып торса иде өстәлең.

Җиңүгә дә саллы өлеш керттең,
Өмет эзләп сиңа дәштек без.
Атлар хәлсез, сабан сөйрәгәндә
Җиргә яшьле орлык чәчтек без!

Нигъмәт мулдан бүген, табыннарда
Син өелеп торган чагында.
Кабыгыңны тапсак сөенүләр
Хәтерләргә төште тагын да.

Туган туфрак тартсын, кайтсын диеп,
Ходай безгә сине биргәнме.
Яуда булганнардан сора менә,
Төшләренә кердең, бәрәңге!

Билдән ләмгә батып эзләделәр
Ябык язда хәлсез хатыннар.
Һәрбер өйдә урын түрдән синең
Коткаручы дигән атың бар!

Ерактагы якын бабам

Мәрмәр таштан укыйм исемеңне,
Бик сагынам сине мин менә.
Ерак бабам шундый якын миңа,
Җиңү алып кайткан илемә!

Мин сурәтен кулга алам аның,
Ерак әби көтә бүген дә.
Ап-ак чәчле улы – бабай елый
Елына бер Җиңү көнендә.

Сиңа, миңа аяз күкләр теләп,
Чит туфракта башын салган ул.
Батырлыгы эзсез югалмаган,
Хәтерләрдә мәңге калган ул!

Кочагыңа килә сыенасым,
Бүген минем шундый чакларым.
«Өйгә кайт!» – дип хатлар язар идем,
Үткәннәргә барса хатларым.

Мәрмәр таштан укыйм исемеңне,
Бик сагынам сине мин менә.
Ерактагы якын бабам минем
Җиңү алып кайтты илемә!

Татарымның горурлыгы

Син Аналык горурлыгы,
Син безгә үрнәк, өлге.
Мәйданның кыл үзәгендә
Билеңдә милли сөлге.

Шагыйрьләрнең затлысыдыр,
Сүзләрең энҗе-мәрҗән.
Мәхәббәттә өстен хәтта
Хыялый Мәҗнүннәрдән.

Карда шигырь табасың син,
Газәл аласың җәйдән.
Аера күрмәсен язмыш
Гөргеридән-Гәрәйдән!

Илһамны күкләрдән ала,
Бераз гына шаян да.
Татарның төпле акылы,
Зирәклеге бар анда!

Гәрәйсез безнең якларда
Алсуланып таң атмый.
Халкым диеп яшәгән ир
Телен, Ватанын сатмый!

Аны күпләр яраталар,
Ә кызларны әйтмим дә.
Бер карасаң, Гөргери дә
Дон Жуаннар рәтендә…

Шагыйрьлектән тыш бит әле
Матур итеп җырлыйсың.
Аланлыкка кайткач күрдем:
Качып кына елыйсың…

Моңлы Шөгернең имәне,
Юлдашы чиста, көлке.
Масаерга яратканга
Аны мактап язганымны
Әйтә күрмәгез түлке.

Татарымның горурлыгы,
Син безгә үрнәк, өлге.
Иҗатыңны дөнья белә,
Билеңдә милли сөлге!..

Тукай һәйкәле янында

Бик кыендыр ялгыз тору сиңа,
Кызганам да кайчак, и Апуш.
Язны түбәтәйдән каршылыйсың,
Кышын башта кардан кәләпүш!

Сабыйларның синең «Туган тел»не
Яттан сөйләгәнен күрәбез.
Иҗатыңа Тукай табынсак та,
Елына бер генә киләбез.

Яратуның нәрсә икәнлеген
Яратканнар гына беләләр.
Чиксез хөрмәт, яратуын раслап,
Чәчәк тотып көн дә киләләр.

Ә без менә Шигырь бәйрәмендә
Купшы-матур сүзләр сөйлибез.
Иртәгәсен хәл дә сорамыйбыз,
Нәрсә булды, Ана телебез!

Бездә бар да бер санына бәйле,
Бер гомердә дөнья куабыз.
Бер җыр булып истә калыр өчен,
Тик бер тапкыр җирдә туабыз!

Түбәтәйдән каршылыйсың язны,
Кышын башта ап-ак кәләпүш.
Апрель таңы. Кулга чәчәк тотып,
Газиз халкың килер, и Апуш!..

Әни

Сагынганны, сиңа табынганны
Әйтмәсәк тә беләм, тоясың.
Әни барда язлар китми җирдән,
Балкып тора күңел кояшың!

Аның исеме белән уянабыз,
Назлап иркәләвен көтәбез.
Сабыйлыктан китеп булмый икән,
Югыйсә бит күптән үскәнбез.

Юлда арсаң, кыенлыкка тарсаң,
Ярдәм сорап аңа дәшәсең.
Тәрәзәдән сине күзләп торган
Изге әни мәңге яшәсен!

Шатлыгы да, сагыш-хәсрәте дә –
Бар белгәне аның тик синдер.
Борчуларга, зинһар, сала күрмә,
Әниеңне бары сөендер!

Мин бу хакта әйттем бугай инде,
Кабатлыймын менә тагын да.
Белмәгәннәр белсен, без бәхетле,
Әниебез янда чагында!

Ул яшәгән йортка табынганны
Әйтмәсәк тә беләм, тоясың.
Кадерләрен белсәк әниләрнең,
Мәңге балкыр күңел кояшың!

Көтеп тор!

Менә тагын төшкә кердең әле,
Өйдән чыкмый мине көтеп тор.
Җан җылысы алып барам сиңа,
Кыштыр анда сезнең, котыптыр.

Тышта әнә коеп яңгыр ява,
Урамнарда йөрмә, чылатыр.
Баш өстеңә кулларымны куйсам,
Кирәк булмас сиңа кулчатыр.

Җәйләр быел артык коры килде,
Күләгәдә хәтта эсседер.
Мине уйла, таң чыгыдай хисләр
Җиләс Шөгер җиле төследер.

Менә тагын йокыларны алдың,
Сездә эссе, яңгыр… котыптыр.
Сизәм, минсез яши алмыйсың син,
Өйдән чыкмый мине көтеп тор!

Ак әби

Ак әбигә туксан тулды,
Өлкән яшьтә булса да.
Көне-төне ил карчыгы
Изгелектә, догада!

Күңеле тулып киткәндә
Бала-оныгын коча.
…Көзге төндә сискәндереп,
Күктә самолет оча.

Хәтердә сугыш еллары,
Аттан яман тарттылар.
Офыкта кош күренүгә
Буразнага яттылар…

Баш өстеннән узган карга
Хәтәр очкыч имештер.
Бомба ташларга җыенган
Явыз дошман, ниместер.

Узган сугыш ак әбигә
Төзәлмәс яра салды.
Газиз ире, дүрт туганы
Чит җирдә ятып калды.

Бүген дә туплар тынмыйлар,
Бер борчылмас идең дә.
Үлем әнә туйлап йөри
Украина җирендә.

Тарих сабак түгелмени,
Туктатыгыз, җансызлар.
Гөнаһсыз сабыйлар үлә,
Кырыла хатын-кызлар.

И Раббым, кабат килмәсен
Кан-яшь түгәр минутлар.
Малайлар кермәсен утка,
Яу күрмәсен оныклар!

Ике гасырны күрсә дә,
Туксан яшьтә булса да,
Иманлы татар карчыгы
Намазлыкта, догада.

Илдә әйбәт, аяз күкне
Кояш нурлары коча.
Шомлы төн. Йокыны урлап,
Күктә самолет оча…

Минем күңел

Мин авылның гади бер малае,
Гади генә кеше нибары.
Минем күңел гасырларны иңли,
Бар белгәне аның җир шары.

Йокысызлык күптән килә миндә,
Сабый чактан йоккан бер гадәт.
Илең-йортың имин торсын дисәң,
Кемдер уяу булсын җәмәгать!

Кемдер аягүрә яши бирсен,
Барлап җирнең һәрбер почмагын.
Кемдер дәшә икән, мин көймәсез
Дәрьяларны гизеп чыгамын.

Ак-карага бүлмим кешеләрне,
Барыбыз да җирдә бер төрле.
Һәрбер сабый үз баламдай якын,
Һәрбер ана әни шикелле.

Мин илләрнең башларыннан сыйпыйм,
Туктап үтәм җылы сүз әйтеп.
Кайгы кичкән кояш күрсен өчен,
Өмет белән китәм терәтеп.

Кемдер һәрчак юлда булу кирәк,
Гел сәфәрдә кышын, җәен дә.
Ният изге – күкләр аяз торсын,
Бәхет йөрсен балкып һәр өйдә!

Биш кисәге җирнең – биш бармагым,
Куллар эзләп учны сузамын.
Түгәрәк җир әгәр сулый икән,
Мин дә исән, мин дә тазамын!

Киселмәсен иде бер бармак та,
Җирдә тормыш булсын түгәрәк.
Берәү ялгыш юлда яза икән,
Ярдәм итик аңа бергәләп.

Мин авылның гади бер малае,
Гади генә шагыйрь нибары.
Минем күңел гасырларны иңли,
Бар белгәне аның җир шары.


Комментарий язарга