Булачак бөек совет шагыйре Сергей Есенин 18 яшендә Петербург журналларына шигырьләрен җибәрә. Әмма аларның басылмавына бик тә гаҗәпләнә һәм башкалага… үзе китә.

25_Энгам_Этнабаев_Тубэн_Кама_1987

Нәшриятта бастырып чыгару өчен әзерләнгән «Шигырьләр тупланмасы» («Собрание стихотворений») өч томлыгының беренче томына тәгаенләнгән «Үзем турында» (октябрь, 1925) исемле баш сүзендә: «Первый, кого я увидел, был Блок, второй – Городецкий. Когда я смотрел на Блока, с меня капал пот, потому что первый раз видел живого поэта», – дип яза С.Есенин. Шагыйрь Әнгам абый Атнабаев белән тәүге очрашуымда үземнең дә нәкъ С.Есенин хәлендә булуым һаман да хәтеремдә. Ә.Атнабаев ул чакта «Кызыл таң» гәзите редакциясендә эшли иде. Басылган шигырьләрен һәрвакыт йотлыгып укый идем, нәшер ителгән китапларын эзләп таба идем, чөнки минем дә шигырь белән «җенләнә башлаган» чакларым…
Ә.Атнабаевның иң бөек шәкерте – Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин – остазына багышланган бер шигырендә: «Син – йогышлы шагыйрь… Булмый икән синнән котылып», – дигән фикер әйтте. Ә.Атнабаев, чыннан да, йогышлы шагыйрь иде: ул йоктырган «шигырь чире» белән авыручылар Башкортстанда да, Татарстанда да дистәләр, дистә-дистәләр булды. Күпләре, шул «чир»дән дәвалана алмыйча, үзләре дә танылган шагыйрьләр булып киттеләр.Журналист-шагыйрь Мариус Максютов:

Киләчәктә безне дә бер
Искә алып сөйләрләр:
«Ул да Әнгам заманында
Яшәгән бит», – диярләр, –

дигән дүртьюллыгын язып калдырды. Әйе, Ә.Атнабаев шигърияттә үзе бер чор тудырды һәм… үзе бер чор булып яшәде!
«Атнабай шагыйрьләрнең генә остазы булып калмады. Ул яшь талантларны – язарга, ә халыкны шигырь укырга өйрәтте. Шуның белән халыкның да бер остазына әйләнде», – монысы чагыштырмача яшьрәк буын вәкиле, үтә дә үзенчәлекле шагыйрь һәм прозаик Марат Кәбиров хәтерләүләреннән. Әйе, һәркемнең диярлек «үз Атнабае» булды. Мин дә аңа «Минем Атнабай» дим, чөнки ул минем беренче шигырьләремне «Кызыл таң»» гәзитендә бастырды, беренче китабымны чыгаруга зур көч салды. Язучылар берлегенә әгъза итеп алганда иң беренче тәкьдимнамә бирүче дә ул булды, әгъза булгач – иң беренче котлаучым да (туп-туры мәгънәсендә!) Әнгам абый Атнабаев иде. Абынган-егылган чакларымда да кулларын биреп, аякларыма бастыручы да шул булды. Әгәр дә ул шагыйрь булып дөньяга килмәсә, мин шигъриятнең ни икәнен дә белмәс идем. Мине «Кызыл таң» һәм «Кызыл таң»да эшләгән Әнгам Атнабаев шагыйрь иттеләр. Соңгы сулышыма кадәр мин аларга рәхмәтле булырмын.
Автор.

 

* * *
Шигырьләр алып килдеңме? Әллә шигырьләрең алып килдеме?..
Әнгам Атнабаев.

Кинаясен…
Соңлап аңладым мин:
сумкама – ялт! – куллар үрелде…
«Син дә… шигырь язып китердеңме? –
Бер моңайды шагыйрь, бер көлде…

– Шигырь язып алып килүчеләр –
Иделләрдә буа буарлык…
Шигырьләрең алып килсен!..
Сүзләр –
Мәрмәрләргә уеп куярлык!..

Шигырьләрне… язмыйм,
Ә эшлим мин,
Кылыч койган сыман – нәкышләп:
«Шигырьләрем алып килде!» – дидем,
Уйламаган җирдән баш эшләп…

…Шигырьләрне укый-укый-укый,
Ник моңайды тагын, ник көлде?
Ләм-мим бер сүз…
Тик уң кулы аның
Уң кулыма минем үрелде…

«Әйдә, киттек!» – диде…
Кайда, нигә
Алып киттең мине, и ага?!
…Алып китте ул үз дөньясына –
Сихри дөнья – шигъри дөньяга!..

 

* * *
(Елмаеп-көлеп кенә)

…Һәм тиз/е/рәк уздырасы килә
Үзебезне узган картлардан,
Подумаешь, әллә алар гына
Акыл сандыкларын актарган?!

…Урамнарның уртасыннан атла,
Кемнәр йөргәнлеген белсеннәр!
«Бер – яшьлектә, бер – картлыкта», – диләр,
Карт дисәләр – пускай! – дисеннәр!..
Әнгам Атнабаев.

Татар теле – ярлы тел түгел ул,
Ярлы түгел ул рус теленнән!
Нигә әле шигырь язганда да
«Русча»лар да төшми телеңнән?

Татар теле – бөек Тукай теле
(Бөек аның тоткан урыны!):
«Пускай»ларың, «подумаешь»ларың
Боза гына моңлы җырыңны.

Ышанычлы бар байлыгың – җырда,
Түзалмассың барыбер җыр язмый:
Кыстырмачы рус сүзләрен, зинһар,
Ачу килә шуңа, черт возьми…

 

* * *
Мин бу җирне матурларга тудым!..
Әнгам Атнабаев.

Һаваларда йолдыз – биниһая,
Һаваларда йолдыз – бихисап…
Һаваларда йолдыз артыр иде,
Һаваларда йолдыз – без булсак!

Һаваларда йолдыз булмаганбыз –
Һаваларда йолдыз булыр чак!
Һавалардан җиргә төшәр идек,
Һаваларда йолдыз – без булсак!..

 

* * *
Син дә мыек үстерә күрмә инде, яме!..
Әнгам Атнабаев.

Синекедәй мыек үстермәдем,
(Күпләр, күпләр!) мыек үстерде.
Сине күпләр яраттылар,
Күпләр
(Яратмаганнар да!)
Үз күрде.
Син остазым булган өчен
Миңа
Бик күпләрдән «салкын җил» бәрде.
Синнән үзгә
Күренергә теләп,
Берәү хәтта сакал җибәрде.
Син күпләргә иң-иң бөек остаз,
Милләт, халык сине үз күрә.
Тик…
(Беркем дә сакал җибәрмәде,
Күпләр –
Һаман мыек үстерә!..)
Ник миңа да – мыек?!
Үзең – җанда,
Шулай булыр гомер беткәнче –
Ак кәгазьгә
Соңгы җыр язылып,
Кулдан каләм төшеп киткәнче…

 

* * *
Сиңа… безгә – алты тапкыр яхшырак язарга кирәк, аңладыңмы?

Әнгам Атнабаев.

«Алты тапкыр!» икән – алты тапкыр,
Күңелемә авыр алмадым.
Аңсыз малай түгел идем,
Остаз
Сүзләренең «төбен» аңладым!..

…Кордашларның «уңыш-табыш»ларын
«Вакытында» күрә тордылар:
Күпләр ике (?!),
Йә бер (?!) китап белән
Союзга да керә тордылар.

…Юбилейлар арты юбилейлар –
Шигырьдәшләр барсы, җырдашлар…
Лауреатлар (?!),
Халык шагыйрьләре (?!)
Булып китте бик күп кордашлар…
…Егермешәр һәм… утызар китап?!
Минем – алты?! –
Алтмыш тулганда?!
Сиксәнемдә – сигез булса, бәлки,
Тугыз булыр – туксан булганда…

«Алты тапкыр!» булыр
(Остаз кушты
Алты тапкыр шәбрәк язарга!):
Шигъри базар шыгрым тулы – такмак,
Классика кирәк базарга!..

 

Салават Рәхмәтулланың остазына багышлап язган башка шигырьләрен журналның октябрь (№10, 2016) саныннан укый аласыз.

 

Комментарий

  1. Рәхмәт,Салават ага!


Комментарий язарга