Мин — хыялың синең,

Сагынганда

Күзләреңдә сагыш булырмын.

 

Мин — хыялың синең!

Җаның тынгач,

Уйгатучы тавыш булырмын.

Җиде ятлар белән тулса дөньяң

Мин һәрвакыт таныш булырмын.

 

Мин — хыялың синең,

Мин булганда

Бөтен галәм сыяр учларыңа.

 

Мин — хыялың синең,

Ләкин сыймам

Беркайчан да сыймам кочагыңа.

Сөенербез бергә, төренерсең

Минем белән сөю учагына.

 

Мин — хыялың синең!

Каның булып

Йөрәгеңдә мәңге тибәрмен.

 

Мин — хыялың синең!

Ялгышсаң да

Гел изгелек кенә теләрмен.

Син терелсәң, мин дә терелермен,

Син үлгәндә мин дә үләрмен!

 

Мин — хыялың синең!

 

Рифат СӘЛАХОВ

Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №7, 2020 ел.


Комментарий язарга