Моңлы язмыш

Мин дөньяга килгән чагымда ук
Килгәнмендер моңга уралып.
Моңлы язмыш тәкъдир тарафыннан
Куелгандыр алдан юралып.
Сандугачлар моңы сеңгән талдан
Әткәй үргән миңа бишекне.
Ак теләкләр тели-тели, әнкәй
Дөньялыкка ачкан ишекне.
Ялантәпи атлап киткәч җирдән,
Бәбкә үлән биргән моңнарын.
Иркен ялан кочагында аунап,
Җанга салдым моңын кылганның.
Боргаланып аккан инешнең дә
Йөрәк тойды челтер тавышын.
Мәңгелеккә җуймый саклар өчен
Сеңдергәнмен барлык сагышын
Авылымның һәрбер урамының,
Миңа ачык һәрбер ишеген
Хәтер сандыгында барлый-барлый
Тибрәткәнгә күңел бишегем.
Моңнар белән тулы минем язмыш,
Моң түгелә һәрбер шигырьгә.
Әле ярый моңсыз булып яшәү
Язылмаган минем гомергә.

i-16

 

* * *
Күмәкләшеп нигез салган йортның
Һәр бизәге безгә яхшы таныш.
Балачаклар шаулап шунда үткән,
Почмакларга качып калган сагыш.

Кайтуларны безнең көтә әнкәй,
Кочак җәеп һәрчак каршы ала.
Күңелләрдә шатлык күбәләге
Куанычтан канатларын кага.

Шаян күзле балачагым гүя
Мөлдерәпләр карый күзләремә.
Бу дөньяның бөтен назы сыйган
Өйкәемнең кайнар йөрәгенә.

 

* * *
Җиде диңгез, җиде тауны кичтем,
Табалмадым тансык сөю илен.
Җәй кулыннан алып булалмады
Шаулап чәчәк аткан бәхет гөлен.

Җиде диңгез сагыш суын эчтем,
Җиде тауның ваттым кыяларын.
Кыялардай чәлпәрәмә килде
Яшьлегемдә корган хыялларым.

Җиде диңгез дулкыннары юды
Йөрәгемнең тирән яраларын.
Җилләр сипте ак бәс чәчләремә
Һәм урлады күзем караларын.

Җиде ятлар ишетмәде зарым…

 

Заманага үтенеч

Үтермә, заман, үтенәм,
Үтермә туган телне.
Зир-зәбәрдән* йолып кал син
Зиннәтле милләтемне.

Телсез калса – милләт үлә,
Илләр дә юкка чыга.
Яфрак койган, тамыры кипкән,
Агачлар җилдә сына.

Тамырсыз калган агачка
Тиңләмә милләтемне.
Кодрәтең киң, и замана,
Сакла син туган телне!

*Җимерелү, актарылу, асты өскә килү

 

* * *
Язмышларга ниләр язылганын
Белсә алдан адәм баласы.
Тормыш җилләрендә уңмас иде,
Тоныкланмас иде карашы.

Чәчләренә ак кар яудырмаска
Табар иде берәр чарасын.
Көткән кояш балкып чыгар иде
Якынайтып гасыр арасын.

Соңга калып табышмаслар иде
Берсен-берсе сөйгән йөрәкләр.
Бәхет тәмен татымаган килеш
Китәр иде җирдән сирәкләр.

Язмышыңны алдан күрә алмау
Бәхеттер ул, бәлки, уйласаң.
Өметләнеп яшәү отышлырак,
Әйләнгәндә дөнья куласаң.

Әйләнәбез икебез ике җирдә,
Сак-Сокларга тиңләп язмышны.
Өмет исән, җаннар өзелмәгән,
Тукталмаган гомер агышы.

Гомер елгасының дулкыннары
Кайсы ярга кагар, билгесез.
Синең җанда, минем җанда янган
Сөю хисе, беләм, үлемсез!

 

* * *
Кайткан саен, туган авылкаем,
Каршылыйсың җәеп кочагың.
Саклыйсың син хәтер төпкелендә
Бөтерчектәй җитез, ут чагым.

Назлап сыйпый туган якның җиле
Көмеш бәсле йомшак чәчемне.
Сиңа кайткач, күңел канатлана,
Онытам мин хәтта яшемне.

Кайткан саен гүя кабат туам
Һәм яшәрәм язгы гөл сыман.
Хушлашам да, капкаларны ябып
Чыгуга ук сине юксынам.

 

Без дөньяга юкка килмәгәнбез

Без дөньяга юкка килмәгәнбез.
Без – тамчылар, мәңгелектән тамган.
Без болыттан түгел, өзелгәнбез
Инеш буйларында үскән талдан.

Талга кунган сандугачның моңы
Җырлар булып безнең җанга күчкән.
Күңел кылларына йолдыз җиле
Сибелгәндер төнге серле күктән.

Сугарабыз моңга, назга сусап,
Җылы көтеп арган күп җаннарны.
Бездән соң да мәңгелектән тамган
Тамчы бизәр якты, ак таңнарны.

 

 

Керфек җиле

Җәй кызуы сүрелмәгән әле,
Эсселеге җанны көйдерә.
Йөрәк көчкә түзә, ярсуыннан
Әйләнмичә утлы күмергә.

Керфек кактың, сәмум җилен басып,
Сафлык килеп керде күңелгә.
Синең өчен ярты җанымны да
Бирер идем шушы мизгелдә.

Сихерме бу, әллә яратумы,
Әллә бары назга сусаумы?!
Керфек җиле өзде мине кысып
Җан әрнеткән утлы кыршауны.

 

* * *
Үлчәп булмый микъдарларда
Яратуның серле көчен.
Мин сөюдән яралганмын,
Сөелер һәм сөяр өчен.

Үлчәп булмый чакрымнарда
Озынлыгын гомерләрнең.
Яши-яши төшенәсең
Мизгелләрнең кадерләрен.

Үлчәп булмый бәхетләрне
Бизмәннәргә салып һич тә.
Минем бәхет миндә яши,
Үз җанымда булган көчтә.

 

Авторның калган шигырьләрен журналның июль (№7, 2017) санында укый аласыз.


Комментарий язарга