Логотип «Мәйдан» журналы

Мин түгелмен ярты кеше

Мин тумадым бу дөньягаТик ярты йөрәк белән.Ярты өмет, ярты максатҺәм ярты теләк белән.Яртылаш сөй, яртылаш көй,Ян, имеш, тик яртылаш.Мин түгелмен ярты кеше,Ярты гәүдә, ярты баш! Калмадым мин ярты...

Мин тумадым бу дөньяга
Тик ярты йөрәк белән.
Ярты өмет, ярты максат
Һәм ярты теләк белән.
Яртылаш сөй, яртылаш көй,
Ян, имеш, тик яртылаш.
Мин түгелмен ярты кеше,
Ярты гәүдә, ярты баш!
 
Калмадым мин ярты юлда,
Ашкындым һәрчак алга.
Кул суздым якты йолдызга,
Төбәлдем яңа таңга.
 
Көч кирәк җирдә бирдем мин,
Калдырмый тамчы көчне.
Ике кулымны сызганып,
Эшләдем барлык эшне.
 

Cәйфи КУДАШ


Фото:  http://vkontakte.ru/photo-26132297_251117482, https://tt.wikipedia.org/w/index.php?curid=47878



«Мәйдан» №2, 2021 ел.


 
 

Комментарийлар