Бу дөньяда
Себер агачының
Мин бер серле,
Моңлы яфрагы.

Булат Сөләйманов.

Аның белән мин беренче тапкыр кайда, ничек очрашканымны хәтерләмим. Университетның тулай торагы ишеге төбендә очрашканбыздыр, бәлки, йә Матбугат йортында күрешкәнбездер.
Базык гәүдәле, киң җилкәле, кап-кара чәчле Булат университет тулай торагына еш килгәли иде. Заманында ул үзе дә биредә бераз вакыт белем эстәп алган, аннары, ниндидер маҗарага эләгеп, Казаннан читтә яшәп алган, имеш. Булгандыр. Кызу канлы иде Булат: тиз кабына, тиз сүнә.
Татар филологиясе бүлегендә укуын кабат яңартмады ул. «Татарстан яшьләре» газетасы, «Ялкын», «Казан утлары» журналлары битләрендә әледән-әле шигырьләре күренгәләп тора. Себере турында яратып яза. Шигырьләрендә Себер табигате, Себер кешеләре, шул төбәккә генә хас этнографик детальләр. Аларда үгет-нәсыйхәт тә, коры дидактика да юк. Кыскасы, рифмаланган мәкаләләр түгел алар. Образлы фикерләү ярылып ята аларда.
Безнең белән бераз тегесен-монысын сөйләшеп торгач, ул, Зөлфәткә ияреп, урамга чыгып китә. Зөлфәт аннан тугыз яшькә кече, әмма ул Булатка яшьтәше итеп «Булат!» дип кенә дәшә, чөнки Булат «абый» дигәнне яратмый.
Тора-бара аның белән ныклап аралашып киттем мин. Балаларга атап язган шигырьләремне яратып тыңлый, ара-тирә мактап та алгалый. Кытыршы киң учын җилкәмә сала да: «Яз, Бәшәр! Палалар өчен язу – саваплы гамәл ул!» – ди.
Булат «б» авазын «п»ләштереп сөйли, шуның аркасында шактый кызык хәлләргә дә юлыккаладык без. Матбугат йорты бухгалтериясенә гонорар алырга кергән чакларда Булат йөзен чытып: «Опять бездетный тоталар инде!» – дип зарланып ала. Бухгалтер хатынның күзе дүрт була. Чөнки «бездетный» сүзе Булат авызыннан бөтенләй башка яңгырашта тәгәрәп чыга.
Ул миңа еш кына: «Яшь чагыңда ил-җир күреп калырга ашык син, Пәшәр! – ди. – Сәяхәт иткәндә әллә нинди маҗараларга юлыгасың, кызыклы кешеләр белән очрашасың, һәрнәрсәне үзара чагыштырып карау мөмкинлеге арта!» – ди. Беләм: Булат – сәйяр җан. Ул гел юлда. Омск, Төмән, Салехард, Казан, Кыргызстан, Сургут, Баку, Мәскәү шәһәрләрен гизгән ул. Кайда йөкче, кайда бетончы, китапханәче, маляр, нефтьче-оператор, слесарь-сантехник булып эшләп алган. Кайчакларда Соцгородта (Казанның бер почмагы) сыра сата иде ул. Мичкәсе яныннан кеше өзелми. Беләләр: Булат хәрәмләшми, мичкәдәге сырага чиләге белән су да кушмый. Кружкалар да сыра белән мөлдерәмә тулы була. Гомумән, хәрәмнән уттан курыккан кебек курка иде Булат. Без дә килеп чыга идек аның ипи кибете ишеге төбендә үк торган сыра мичкәсе янына. Акча-мазар сорамый, хәер, сораса да рәт юк диярлек. Үзе дә заманында студент булган егет бит, хәлгә керә белә.
Авылдан шәһәргә килеп чыккан авыл егетләре эшсез тормый анысы. Йә вагоннан цемент бушатырга китеп барасың, йә төннәрен, автобуска төяп, ит комбинатына алып китәләр. Вагонга ит түшкәләре төяп тәмам хәлдән таясың. Бармак арасына кыстырылган сигаретлар төшеп китә хәтта. Менә шул рәвешле хәлдән тая-тая кайларгадыр ит төяп озатабыз. Ә Казан халкы, Казан–Мәскәү поездына утырып, иртә таңнан ит эзләп башкалага сәфәр чыгачак.
Тулай торакка килеп чыккан чакларында Булатны чәй эчерми җибәрмим. Төнлә кайда кунгандыр, шайтан белсен, озаклап сакал-мыегын кырып, юынып кергәч, авторучка белән кәгазь кисәге сорап алыр, тиз-тиз нидер сызгалар да, кәгазьне бөкләп, шакмаклы күлмәге кесәсенә тыгып куяр.
Өстәлдәге шикәр комын, ак күмәч, ак майны күргәч: «Паегансың, гонорар алдыңмы әллә?» – дип, стаканга чәй агыза.
Шул мәлдә ишек төбенә хәтле ачылып китә. Бүлмәдә бармаклары арасына кәгазь битләре кыстырылган Зөлфәт пәйда була. «Эчәсезме?» – ди дә, ялт кына иелеп, карават астындагы минем чемоданны ача. Буш кулына берничә кап сигарет тотып чыгып та югала.
Булат тәмәке тартмый. Исен дә яратмый хәтта. Аптырап миңа карый.
– Сатып алган мөлкәт түгел болар. Күчтәнәч! – дим.
– Чемоданың тулы сигарет, ай-яй, күчтәнәч пирүчеләрең пай икән, – ди Булат елмаеп.
Берара каравылчы булып эшләп алган идем. Студент көн саен диярлек бер һөнәр үзләштерә бит ул. Казан театр училищесы укучысы, безнең каравылчылар бригадасы бригадиры Нуретдин Нәҗмиев (ул бүген күренекле драма актеры, Татарстанның халык артисты) мине еш кына тәмәке фабрикасына, йә ипи пешерү комбинатына җибәрә торган иде. Төнге сменадан таралышканда кемнәрдер өстәл астына сигаретлар тыгып китә, икмәк комбинатында эшләүче хатын-кызлар, «бу студент хәлдән таеп егылмасын инде» дигәндәй, йә шикәр комыннан, йә йомырка, йә ак майдан өлеш чыгара. Ак күмәч тә калдырып китәләр. Үзләре дә тук, каравылчы да тук.
Совет халкының коммунизмда яшәп алган чагы бу. Брежнев чоры. Хезмәт хаклары да, бәяләр дә тотрыклы чак. Халык тыныч күңел белән йоклап китә, тыныч күңел белән уяна.
…Булат киңәшләрен истә тоттым мин. Җай чыккан саен юлга кузгалдым. Урал тауларын кичтем, Чиләбе, Ырынбур, Башкортстан якларын урадым, Мәскәү тирәсен әйләндем, Кавказ тауларына мендем, Кара диңгездә коендым, Латвия, Эстониягә барып чыктым, Балтыйк диңгезендә колач салып йөздем, Ленинградка, элекке Финляндия территориясендә мәшһүр рәссам И.Репин яшәп иҗат иткән Пенатыга барып җиттем, рәссам коесына тиен акчалар сибеп киттем. Булат әйтмешли, кая гына барып чыксам да, андагы яшәешне үземнең Татарстаным белән чагыштырдым.
Булат үз шигырьләрендә зурлаган Себерне дә аркылыга-буйга гиздем. Шагыйрь шигъриятенә матур бизәкләр белән кереп калган Иртыш, Обь елгаларын күрдем. Енисей, Ангара елгаларын кичеп, Иркутск өлкәсенең Усть-Кут шәһәрендә калын сайгак җәелгән тротуарларны таптадым. Вертолетта БАМның Магистральный поселогына очышлый Лена елгасына, иксез-чиксез тайгага карап сокландым. (Лениногорск шәһәрендәге 32 нче номерлы ГПТУда эшләгән чагым иде бу. Бетончы һөнәре үзләштергән дүрт егетне Магистральный поселогына илтешем иде.)
Вертолетта очканда хәтеремдә Булатның бер шигыре яңарды:

Күренми шул Себер Казаннан,
Анда карлар, җилләр уйныйдыр.
Ә тайгада болан баласы
Адашкан да ялгыз, елыйдыр.

Хет җилләре хәбәр бирсәче:
Ничәнче көн эзли баласын?
Аерылу авыр кемгә дә,
Тайга киң ул, каян табасың?

Эзләреннән бүре киләдер,
Борылыр да иде кирегә,
Юк, ярамый, алга ыргылды,
Бала чагын калдырып бүрегә.

Шулайдыр ул хәлләр минем дә:
Эзләремне карлар көридер.
Адашкан да тайга эчендә,
Бала чагым елап йөридер.

Булат гел каядыр ашкынды, үз-үзенә урын табалмады шикелле ул. Бары тик Себеренә кайтып төпләнгәч кенә бунтарь җанына бераз тынгылык тапты бугай.
«Орлык кебек бөтен Себер буйлап татар авыллары сибелгән», дип язган шагыйрь, читтән торып М.Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлады, 32 яшендә «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта бер бәйләм шигырьләре дөнья күрде. Сан артыннан кумады, аз язды, үз-үзенә гаять таләпчән иде Булат. 42 яшендә С.Хәкимнең кереш сүзе белән «Таңнар фонтаны» исемле беренче китабы басылып чыкты. 46 яшендә СССР Язучылар союзына кабул ителде.
1987 елның ноябрь азагында, ниһаять, мин аның янына кунакка барып чыга алдым. Үзем генә түгел. Ул вакытны мин Булат укыган әдәбият институтында Югары әдәби курслар тыңлаучысы идем. Россия Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бүлеге үзбәк Туро Мирзаны, казах Габидин Коләхмәтов, украин Владимир Шовкошитный һәм мине Тубыл каласына командировкага җибәрде. «Сезне Булат Сөләйманов автовокзалда каршылар», – диделәр.
Мәскәүдә карлы яңгыр явып калды, ә Төмән безне 30 градуслы салкыны белән каршы алды. Яшь чак, юләр чак. Мәскәүдән җиңелчә генә киенеп киткән идек, Себердә зәмһәрир салкын икән ләбаса. Аэропорттан автовокзалга барып җиткәнче, аякларга салкын үрмәләгән иде инде.
Салмак табигатьле Булат безне күргәч йөгерә-атлый килде дә:
– Нихәл, Пәшәр! – дип кочаклап ук алды. – Килүчеләр арасында синең дә булуыңны белгәч, чынлап сөендем, малай!
Юлдашларым белән таныштырдым. Туро Мирзаның җилкәсенә шапылдатып алды:
– Без Сепер салкынына күнеккән инде, Сепер үзепезнеке, син менә нишләрсең? – дип сөйләнеп алгач, Булат безне автобус тукталышына алып китте. – Тубылга автобус өчтә генә була, аңа хәтле без китапханәдә очрашу уздырырга тиеш.
Булат Төмән Язучылар оешмасында матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре икән.
Килдек китапханәгә. Чәйләп алдык. Салкын кергән тәннәр бераз җылынып китте.
«Факел» әдәбият-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән әдәбият хакында гәпләшеп алдык. Яшь шагыйрьләр үзләре белән таныштырдылар, шигырьләр укыдылар. Без киңәшләр биргән булдык. Ни әйтсәң дә, без Мәскәү хәтле Мәскәүдән килгән язучылар бит. Авызларын ачып тыңлыйлар.
Аннары автобус безне русларның Себерне колонияләштерү үзәге булган Тубылга алып китте. Янә тәннәргә салкын үтте. Ул өч сәгатьлек юлда ничекләр түзгәнбездер, бер Алла гына белә. Паромда Иртыш аша чыкканда тәмам бөрешеп каттык. Тәннәрдә өшемәгән күзәнәкләр калмады бугай. Ә Булат салкынны сизми дә, ахрысы. Тун изүе ачык, бүреген генә кашларына хәтле батырып кигән.
Тубыл кунакханәсенә урнашкан арада, Булат каядыр чыгып югалды. Туро һәрберебезгә өчәр одеял күтәреп керде. Ул арада Булат та пәйда булды:
– Ашханә япылган, егетләр. – Кулындагы шактый юан пакетны өстәлгә китереп утыртты. – Колпаса, ипи, чәй! – Тун төймәләрен чишеп җибәрде, кәчтүм кесәләрендә ике акбаш ялтырап китте. – Ничего, хәзер җылынапыз!
Ул төнне без өчәр кат одеял ябынып йокладык. Салкынны әллә ни сизмәдек, чөнки чәйләр-мәйләр эчеп шактый ук җылынган идек инде. Туро хәтта үзбәкчә бер җыр да сузып җибәрде.
Иртән ашап-эчеп алгач, Булат безне шәһәр партия комитетына алып китте. Идеология секретаре һәрберебез белән кул биреп күрешеп-танышып чыккач: «Мәктәпләрдә, предприятиеләрдә сезне көтәләр. Уңышлар телим!» – дип, ишек төбенә хәтле озата чыкты. Каршыда торган автобуска ымлады: «Утырыгыз! Хәерле юл!»
«Запсибнефтехиммонтаж» трестыннан безне алырга килгән икән бу автобус. Бик күңелле очрашу булды ул. Зал тулы механизаторлар. Сорау арты сорау. Әллә нигә бер шигырьләр дә укып алабыз. Үзбәкчә, татарча, казахча, украинча сиптерәбез.
Үзгәртеп кору җилләре шактый куәтләнгән чак бит инде. Залдагылар һәр чыгыш ясаучыны йотылып тыңлый. Шунда:
– Пез үзепезнең Сепер респупликасын төзиячәкпез! – дип, Булат чәчрәп чыга һәм русчалап уй-ниятен аңлатырга керешә.
Залдагылар сагая кала. Ул арада кичәне алып баручы туташ сүзне икенче якка борып җибәрә һәм очрашуны йомгакларга ашыга.
Ярар соң, болай да ике сәгатьләп гәпләштек бит инде.
Халык таралыша. Безне чәй өстәле көтеп тора. Шәпләп сыйлангач, куллар болгап озатып калалар.
Шәһәргә кайткач, Туроны югалттык. Чынлап югалттык. Без кибетне урап чыкканчы, гаип булды үзбәгебез.
Салкын урамда шактый басып тордык әле без. Булат:
– Кунакханәдә утырадыр инде ул, – дигәч, шунда теркелдәдек. Туро кайтмаган, ишек бикле иде.
Туро иртән дә күзгә-башка күренмәде. Мәктәпкә аннан башка гына киттек. Барышлый Булат:
– Кичә кибет төбендә бик чибәр бер татар хатыны белән сөйләшеп тора иде ул. Шул хатыннан шикләнәм мин, – дип куйды.
– Татарлар да җир йөзенә орлык күк сибелгән шул, – дидем мин.
– Җылы оя тапкан, алайса, Мирза! – дип көлде Габидин.
Мәктәп безне гадәти шау-шуы белән каршылады. Төрлебез төрле класста чыгыш ясарга тиеш икәнбез. Мине сигезенчеме-тугызынчымы класска озатып куйдылар.
Кердем. Исәнләштем. Үзем белән таныштырдым. Русчалап берме, икеме шигырь укыдым. Балалар тып-тын.
Шунда каратут йөзле чибәр генә бер кыз кул күтәрде.
– Абый, шигырьләрегезне татарча да укыгыз әле!
Аптырап киттем. Класста өчме-дүртме татар баласы да утыра икән ләбаса.
Түбән Камалар икән. Төгәлрәге шул: әти-әниләре Тубылга нефтехимия комбинаты төзелешенә килгәннәр дә инде берничә ел биредә яшәп яталар икән. Башка милләт балаларыннан калышмыйлар, көндәлекләрендә дүрт тә биш. Татарчаны су урынына эчәләр. Күңелләрем яктырып китте.
Сынаганым бар: Татарстаннан читтә яшәүче татарлар безгә караганда күпкә оешканрак, алар горурлар, телләрен дә, гореф-гадәтләрен дә күз карасыдай саклыйлар. Ни кызганыч, Татарстанда яшәүче татарларга менә шул горурлык җитми. Горур булсалар, «мин баламның татарча укуын теләмим» дип йөрерләр идемени? Үзебезнең татар түрәләр ана телен укытуга аяк чалырлар идемени?
Түбән Кама кызлары, минем Чаллыдан икәнемне белгәч, бик сөенделәр. Туган якка сәлам җиткерүемне үтенделәр. Сөйләмнәренә ялгышып та чит тел сүзләрен кертмәделәр.
Соңыннан кечкенә бер аңлашылмаучылык булып алды. Булатның пропаганда бүлеге кәгазенә мөһер сугучы юк. Мәктәп директоры да, секретарь кыз да кәгазьне имзалаудан баш тарткан. Баксаң, Булат янә Себер республикасы, Себер ханлыгы турында сүз кузгаткан икән. Баскын Ермакны эт итеп аткан.
Булат кайтышлый:
– Ярар, икенче бер җирдә мөһер сугарлар әле, – дип, кәгазьне папкасына салып куйды.
Кичке якта Туро кайтты. Чәйнектән су йотты да:
– Рәшит дус! Мин синең якташны очраттым. Бухгалтер! – дип рәхәтләнеп елмайды. Ап-ак тешләрендә кояш нурлары биеште, чем-кара бөдрәләре ялтырап-ялтырап китте.
– Әйттем бит мин сезгә, татар кызлары үзбәкләрне яраталар алар! – ди-ди Булат мендәрен баш астына җайлабрак салды.
Украин Шовкошитный:
– Ах, хитрый поэт! – дип, тәрәзәдән урамга күз ташлады.
Габидин блокнотын актарырга кереште:
– Мине дә таныштыр әле берәр татар кызы белән!
Туро:
– Мин, егетләр, очрашуларга гына килгәләп йөрермен. Мине югалтмагыз! – дип, карават астындагы сумкасын иелеп алды да ишек тоткасына үрелде.
Артыннан:
– Якташка күп итеп сәлам әйт! – дип кычкырып калдым.
Очрашулардан кайткач, Булат безне Тубыл кремленә алып китте:
– Әйдәгез, Тубыл төрмәсен күрсәтәм мин сезгә!
Шәп экскурсовод булды ул: безне Кремль буйлап та йөртте, шәһәр музеена да алып керде, Николай II Екатеринбургка озатылганчы гаиләсе белән тоткынлыкта яшәп алган ике катлы ак таш бина янына да алып килде:
– Менә шушында ябып тотканнар инде патшаны.
Кабат Кремль территориясенә күтәрелгәч тә аста агарып торучы ул бинага никтер еш күз салгаладым мин. Декабристлар күмелгән зиратка кергәч тә шул ак бина күз алдыма килде.
Очрашулар дәвам итте. Булат һаман да шул Себер республикасы белән саташа:
– Россель Урал республикасы төзим ди бит әнә. Без Сепер татарлары – аерым халык. Казан татарлары – пашка алар, – дип, фәлсәфәгә кереп китә.
Мин:
– Аерылганны аю ашый! – дип, татар тарихыннан мисаллар китерәм.
Булат үз сүзен бирми. Җитәкчеләр кәгазьләренә һаман да мөһер сукмый. Әле ярый, янәшәдә Туро бар. Ак тешләрен балкытып секретарь кыз янына кереп китә дә, ялт итеп кире әйләнеп тә чыга. Мөһерле кәгазьләрен Булатка суза:
– Ал, әкә!
Тагын бер атнадан Тубыл белән саубуллаштык. Шыкырдап каткан боз өстеннән каршы ярга таба атлыйбыз. Анда безне автобус көтеп тора.
Төмәнгә кайтып төшкәч, Булат безне үзенә алып китте. Биш катлы кирпеч йортта яши икән. Ике бүлмәле фатирының идәнендә буяу савытлары тезелешеп тора, стена буена борыслар тезеп куелган. Фанера кисәкләре дә күренгәли.
Булат ишеген яба:
– Ремонт пашлаган идем. Төгәлләргә һич вакыт җитми.
Чәйләр эчертеп, юлга күчтәнәчләр тыгып, безне аэропортка озатып кала…
1988 елның сентябрендә ул мин яшәгән тулай торак бүлмәсендә янә пәйда булачак. Дубылты иҗат йортыннан кайтышлый Мәскәүдә бер-ике көн тормакчы да Казанга очмакчы икән.
Сумкасыннан зур гына ике балык тартып чыгарды, өстәлдәге пычакны үрелеп алды һәм кухняга китеп барды. Бераздан коридорга тәмле ис тулды. Кибеттән кайтып кергән Фәиз һәм Хәйдәр (Фәиз Зөлкарнәй белән Хәйдәр Гайнетдинов та минем белән бергәләп Югары әдәби курсларда укыйлар иде) Булатны күргәч аптырап киттеләр. Борын очына балык тәңкәсе ябышкан Булат:
– Менә сезне сыйларга кердем әле! – дип, икесен берьюлы киң кочагына йомды.
Туро белән Габидинны да чакыртты:
– Үзебезчә рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле бер!
Балыкны ул бик оста кыздырган иде. Бик зиннәтле ике Рига бальзамы да өстәлгә кунды.
Бераздан:
– Булат, Булат кайткан, Булат баеп кайткан! – дип көйли-көйли, кулларын як-якка җәеп, алыптай гәүдәле башкорт шагыйре, бик тә күңелле әңгәмәдәш Риф Тойгон килеп керде. Табын түгәрәкләнде…
– Патулланы, Мингалимне сагындым! Ярар, мин Казанга сәфәр чыгам, Пәшәр! – Булат сумкасыннан «Ак метеор» исемле икенче китабын тартып чыгарды. Язучы-тәрҗемәче, әдәбият белгече Рәис Даутов кереш сүз язган әлеге китапка култамгасын салды.
«Рәшит! Гел көлеп, елмаеп кына яшә, күңел төшермә, яме! Булат. 4.09.1988.»
Бу шагыйрьнең 50 яшьлек юбилее мөнәсәбәтендә дөнья күргән икенче һәм соңгы китабы булды.
Минем белән бәхилләшүе дә булган икән ул аның.
Өстәл тирәли тезелешеп утырган дуслар күз алдымнан үтә. Фәиз дә, Хәйдәр, Тойгон, Габидин дә гүр ияләре инде. 1991 елда Булат турында да кайгылы хәбәр килеп иреште: үле гәүдәсен су тулы ваннасында тапканнар. Ишеге ачык булган, диделәр.
Теге вакытта Төмәндә безне сыйлаганда да:
– Ишекне бикләгәнем юк. Ачык тора! – дигән иде мәрхүм.
Урыннары оҗмахтадыр. Аларның һәрберсе нурлы җаннар иде. Күңелләре кешеләргә һәрчак ачык иде!

 

 

Рәшит БӘШӘР,
9 март, 2018 ел.

Комментарий язарга