Логотип «Мәйдан» журналы

Мин ничек Исламга килдем

Һәр кеше фитри иман белән туа, диләр, аннан соң кешене әти-әнисе, җәмгыять үзенчә тәрбияли.

Мин – совет системасы баласы. Әти коммунист иде, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта партия сафына алганнар, шулай да кесәсендә догалар йөртте. Ел саен, бик күп кеше җыеп, өйдә Коръән укыттылар, менә шуңа кечкенәдән бу моңлы вә серле авазлар күңелемә сеңеп калгандыр. Сирәк-мирәк кенә Уфадан әбиебезнең сеңлесе – Кәбирә әби (без аны «чибәр инәй» дип йөрттек) кунакка кайткалаганда, урамдагы бөтен әбиләр, безгә җыелып, аның Коръән укыганын тыңлаганда, без – балалар да колак салып, намаз укыганын шыпырт кына карап тора идек. Шуңа күрә, ислам дине турында әзме-күпме хәбәрдар булсак та, ул чорларда дин турында балалар аңларлык телдә нәрсәдер сөйләгәннәре хәтердә калмаган. Берничә ел элек чибәр инәйне төшемдә күреп: «Ни өчен безгә бернәрсә дә өйрәтмәдең?» – дип сорау биргәч, ул: «И балакаем, ул вакытта сезгә сөйләргә ярамый иде бит!» – дип җавап бирде. Шулайдыр, ул елларда яшертен генә дин тоттылар,чибәр инәйнең дә ирен, туганнарын, диннән ваз кичмәгәннәре өчен, сөргенгә җибәреп бетергән булганнар.
Ничек кенә булса да, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән фитри иман тулысынча юкка чыкмагандыр, авыр чакларда, күккә карап, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый идем. Мәктәптә дингә каршы үткәрелгән төрле чаралар да, университетта укылган фәнни атеизм дәресләре дә иман чаткыларын тулысынча сүндереп бетерә алмагандыр, мин һәрвакыт кемнеңдер ярдәмен, күзәтүен, кирәк чакта төзәтеп, дөрес юлга кертеп җибәрүен тоеп яшәдем.
Үткән гасырның 90 нчы елларында дини китаплар күренә башлады, педагогия институтында Коръән укырга өйрәтүче курслар ачылгач, анда да баргаладым, тик дөнья мәшәкатьләренә күмелеп (балалар тәрбияләү, эш, аспирантура), ул елларда дини белем алып, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәп китә алмадым. Язмышыма шулайрак язылганмы, башка сәбәпләр булдымы – изге эш өзелде. Югарыга күтәрелү җиңел түгел, ныклы иман, ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек, сәләт, сабырлык – барысы да кирәк. Билгеле, үзем борчылдым, җаныма тынычлык тапмадым, кирәклеген – мөһимлеген аңлаган килеш, һаман да ныклы иман юлына килүне, Раббыбызга гыйбадәт кылуны кичектердем.
Аллаһы Тәгалә дә бөтенләй үк миңа кул селтәмәде, бу колының, тәүбә итеп, ныклы иманга килүен көтте, уйланырга вакыт бирде. Уйлаган кешегә уйланырлык: өч мәртәбә үлемнән калдым. Беренчесендә – ис тиеп, икенчесендә – машина бәреп; икесендә дә һушымны тиз генә югалтып, нәрсәдер әйтергә, уйларга өлгермичә калдым. Өченчесендә – машина белән упкынга очтык, мин, иман кәлимәсен әйтергә кирәклеген дә белмичә, «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип кенә әйтеп өлгердем.
XXI гасырга аяк бастык. Дини китапларны, язмаларны укыштырам, ахырзаман галәмәтләренең дә кайберләрен чамалыйм. Һаман өй, эш һәм ниндидер эчке борчылу, тынычсызлану, үз-үзеңнән канәгать булмау, иң төп хезмәтеңнән читләшүне аңлау хисләре...
2006 елда шундый төш күрдем: елга буенда уйланып утырам, су бик чиста, балыклар йөзеп йөри. Сул ягыма карасам, ак яулыклы бер апа, уң ягыма да ап-ак яулыклы икенче апа утырды да: «Җирне зур сынаулар көтә, намазга басарга кирәк!» – дип катгый итеп әйтте. Төшемне әниемә сөйләгәч (ул 70 яшендә намазга басты), «Ике ягыңдагы апалар синең фәрештәләрең булгандыр», – диде. Бу төш турында гел уйлап йөрдем, әкренләп, намаз өчен кирәк булган догаларны ятладым һәм бер елдан намазга бастым. Шул ук елны Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе укытучылар өчен методик кулланма язуга грант игълан итте. Үземнең «Шигъри бизәкләр» дигән китабымның кулъязмасын конкурска тәкъдим иткәндә, башыма фикер-ният килде: «Әгәр җиңсәм, грант акчасына хаҗ кылам!» Декабрь азагында бәйге нәтиҗәләре билгеле булды, хаҗ кылырга теләүчеләрдән акча җыя башлаганнар иде, кассадан акчаны алу белән, мәчеткә илтеп тапшырдым. Ул елны «Мәгариф» нәшриятында дәреслегем дә чыкты, аның гонорары юл кирәк-яракларына ярап торды. Шулай итеп, хаҗ кылырга ниятләү белән, бернинди каршылыксыз юллар ачыла торды. Моны Аллаһы Тәгалә рәхмәте һәм хикмәте дими, нәрсә дисең инде!
Хаҗ кылу – үзе аерым бер тема. Бу язмамда аның иманымны ныгытуда, дини белемемне арттыруда һәм, бик күп нәрсәләрне әле өйрәнергә кирәклеген аңлау өчен, зур сабак булуын гына билгеләп, хаҗ кылганда мине нык гаҗәпләндергән нәрсәләрнең берсе – күңел нечкәрү мизгеленә генә тукталам.
Мондагы күз яшьләре – иң татлы күз яшьләре. Г. Тукай анасының кабере янында иң татлы күз яшьләрен койса, минем иң татлы күз яшьләрем Гарәфәт тавында тамды, тамды дип кенә әйтү дөрес булмас – акты.
Гарәфәт тавында Али хәзрәт дога укый башлау белән, күздән яшьләр ага, тыеп та, тыелып та булмый, ага да ага.
Минем тирәдә утырган ханымнар башта миңа аптыраулы караш ташласалар, бераздан үзләренең дә күзләре яшьләнде. Азан тавышы да, Коръән сүрәләре дә күңелне йомшарта. Һәм ни гаҗәп: күпме генә еласам да, җанда авырлык юк, баш авыртмый, киресенчә, хәл яхшырыбрак киткәндәй тоела. Мин анда Коръән сүрәләренең көчен, аларның кешене пакьләндерү- чистарту көчен аңладым һәм моннан ун ел элек Коръән ашында ни өчен елаганыма җавап таптым. Ул гап-гади Коръән ашы булса бер хәл иде, түгел бит, шатлыклы мәҗлес – никах бара... Коръән сүрәләре укыла, күңел тула, нишләргә? Күңелемне катырырга телим, еламыйча тыелып калырга тырышам... Юк, күздән яшь ага, табындагылар һәм үзем дә аптырауда. Табын таралгач: «Нәрсә булды, ник еладың?» – дип сорыйлар. Ничек җавап бирергә дә белмичә, кодалар, яшьләр (каенсеңлем малаеның никахы иде) алдында кыен хәлгә калдым. Безнең җәмгыять, тирә-юньдәге кешеләр күрәләтә җәберләп, елатасылары килгәндә, мин нык торам, бирешмим, көчсезлегемне күрсәтмим, күз яшемне чыгармыйм. Ә хаҗ кылганда күңелем шулкадәр нечкәрде, беркайчан да андый халәттә булганым юк иде.
Тәваф кылгандагы бөртек-бөртек күз яшьләрем барлык гөнаһларымны юса иде, дип теләдем.
Хаҗда утыз өч көн булып, 2009 елның гыйнварында кайттым. Шул елны көзен «Тәүбә» мәчетенә йөри башладым. Аннан... 2012 елда «Ак мәчет» мәдрәсәсенә укырга керергә батырчылык иттем. Дөрес, Г. Тукай язганча: «Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!» Берничә камыт кигән килеш, укуы авыр булса да, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тырыштым, фани дөньяда бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Раббыбыз иманнан аермасын, имансыз кешеләр куркыныч. Иман белән яшәп, бакыйлыкка күчкәндә, «Ләә иләәһә иллә-Ллааһү Мүхәммәдүр расүүлүллаһ», – дип әйтергә язсын! Амин!
Билгеле, «Син ничек исламга килдең?» дигән сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирә, чөнки дингә кеше төрле юллар, төрле сынаулар аша килә. Бик күпләр авыр вакытта, авырлыктан чыгу юлын эзләп, хакыйкатькә килсә, кемдер каты чирдән соң дин юлына баса. Сирәк кенә, бәхет- шатлыкларының чыганагын эзләп тә, Аллаһы Тәгаләгә якынаялар. Кемдер урау юллардан соң, кемдер кинәт кенә исламга килә.
Мин исламга (Аллаһы Тәгаләнең боерык һәм тыюларын тулысынча үтәүгә) урау сукмаклардан озак итеп, сынаулар, җәберләүләр, уйланулар, югалту-табышлар аша, гөнаһ-хаталарымны барлап, тәүбә итеп, изге иман юлына басканым өчен, шатлык яшьләреннән үземне чистарта-чистарта килдем.
Килдем, Аллаһ, Синең хозурыңа,
Асылыма кайттым яңадан.
Яралы кош кебек, башым иеп,
Саркып каннар ага ярадан.
Яраларны ямау өчен, Аллаһ,
Синең кодрәт, Синең көч кирәк!
Озын юллар үтеп, Сиңа килдем,
Син – Аллаһы миңа көч-терәк!

 

Рәзинә МӨХИЯР
 

Комментарийлар