Логотип «Мәйдан» журналы

«Мин могҗиза көтәм тормыштан!..»

 БӨРЕЛӘРКояшка таба үреләАлмагач бөреләре. Тылсымчы кебек, бакчамдаСихерләп йөрим әле.Бакча хәятен өйрәнәмЯзларын армый-талмый.Бер ботакны, кисеп алып,Икенчесенә ялгыйм.Язын кояшлы бакчамдаШигъри...

 
БӨРЕЛӘР
Кояшка таба үрелә
Алмагач бөреләре.
Тылсымчы кебек, бакчамда
Сихерләп йөрим әле.
Бакча хәятен өйрәнәм
Язларын армый-талмый.
Бер ботакны, кисеп алып,
Икенчесенә ялгыйм.
Язын кояшлы бакчамда
Шигърият серен ачам.
Хезмәтемдә – тылсым көче! –
Ап-ак чәчәктә бакчам.
650x488_29380_www-artfile-ru
 
 
МИЗГЕЛ ГЕНӘ
Тарих өчен кеше гомере
Бары бер мизгел генә.
И, Кешем, шушы мизгелдә
Булсаңчы сизгер генә...
Тарих үзе дә галәмдә
Бары бер мизгел генә.
Ялкындай йота кешене,
Хәлеңне сиздер генә...
Серле мизгел кеше өчен
Кабатланмас төш кенә...
Шул мизгелне озайтырга
И, Кешем, тап көч кенә...
...Тарих өчен кеше гомере
Бары бер мизгел генә.
Матур төшең бүленмәсен,
Кешем, бул сизгер генә!
 
ЙӨРӘК АША...
Меридианнар йөрәкне
Меңгә кисеп китә.
Яралар салып йөрәккә
Сугыш уты үтә...
Кайдадыр аналар елый,
Алсу чәчәк корый.
Кемдер соңгы җырын
җырлый,
Кемдер ярдәм сорый...
Экватор үтә йөрәктән –
Каным кайный, таша!
Сугышлар салган яралар,
Утлы ядрәдәй яндырып,
Үтә йөрәк аша...
 
ДИМ БУЕНДА КАЗ ТУЕ...
Ак казлар көз канат кага,
Тавышлары бик моңлы.
Ак каурый алдым, языйм, дип,
Мин иң гүзәл җырымны.
Канатларын кага казлар,
Шаулап тора Дим буе.
Көз җиткәч, шулай башлана
Дим буенда каз туе.
Чәчләре талга уралган,
Сыкрап елый Дим кызы.
Каз канатларын санарга
Килгән бит ул ялгызы.
Каз канатларын санадым
Сихри Дим буйларында,
Ялгызлыкмы алып килгән
Безне каз туйларына?
Ак дулкыннар канат кага
Көзен Дим буйларында.
Мәхәббәт үзе чакырган
Безне каз туйларына.
Каз канатларын санадым,
Ялгыштым саннарымны.
Үткән юлны барладыммы,
Елларны санадыммы?
Бәхетле чорлар әйләнеп
Кайтканын аңладыммы?
 
БУ ЙӨРӘК НИЧЕК ТҮЗӘР...
Китап укып утырасың...
Сиңа карыйм тутырып.
Сизмисең дә... Минем күзләр
Синдә калдылар торып.
Эзләгәнем таптыммы әллә,
Кармагыңа каптыммы әллә?!
Каптым, каптым, әйе, каптым...
Күзләреңә карап баттым.
Минем күзләр синдә калса,
Синең күзләр – китапта...
Күзләреңне табалмадым
Ничә китап укып та.
Сиңа карыйм, карыйм, карыйм...
Карыйм да, карап арыйм.
Кала күзләр, чыкмый сүзләр,
Бу йөрәк ничек түзәр?
 
Авторның калган шигырьләрен журналның июнь (№6, 2017) саныннан укый аласыз.
 

Комментарийлар