Логотип «Мәйдан» журналы

Мин гаепле түгел...

Үз гомеремдә хуҗабикәмә аяк күтәргән мал түгел идем, хәерле булсын...

Күрше хатыны Кәримә генә гаепле. Соң, кем инде кеше сыер савып утырганда абзар ишегенә авызын терәп гайбәт сөйләп торсын! Имеш, аның Мәрүчкәсенең сөте тач май гына, Иркәнеке (минеке була инде) кайтышрак күренә икән... Булыр кайтыш! Майлылыгы биш прасинт, беләсең килсә! Шул сөтне авылдан литрына алты тәңкә түләп апкитәләр дә, су өстәп, шәһәрдә егерме алты тәңкәгә сатып яталар. Гарьлегеңнән егылып үләрсең!
– И-и, Сәлимәкәем, сөт акчасын күргән җук инде, ак майлата гына алам бит мин. Сөт өсте аертып, сипарат юып ятканчы... – Кәримәнең үз сүзе сүз.
Ал, ал, сөтеңне әлеге дә баягы алты тәңкәгә тапшыр да килосы 150 тәңкәдән май сатып ал. Ялкауларга мач кына инде. Тик минем хуҗабикәмне котыртып торма монда! Күр әле, анысы да нәрсә ди бит:
– Әйе шул, Кәримәкәем, рәхәткә чыктык хәзер. Катыгы, эремчеге, каймагы дисеңме – кибет тулы, шәһәрдән кайтарып кына торалар, рәхмәт төшкере. Син әйтмешли, үзеңә мәшәкать ясаганчы, керәсең дә аласың.
Җен ачуым чыкты шул сүзен ишеткәч. Мин монда аларның колхоздан сатып алган печәннәрен бөртеген дә әрәм итмичә күши-күши, көне-төне сөт җыям, натуральный продукт ашатыйм дип тырышам. Ә алар кытай порошогыннан ясалган эремчекне мактап утыралар.
– Әйтмә дә, Сәлимәкәем, хөкүмәткә рәхмәт кенә укымалы шул. Болай итеп көн буе сериал карап ятулар кайчан тәтер ие дисең... Аңгыра сарыкларны да бетердем, тавыклар да калмады. Кибет тулы ит-күкәй барында мал арасында интегеп йөрисе дә юк, малайкаем.
Сыер телен аңласа, әйтер идем инде үзенә: «Сарык түгел, син аңгыра, Кәримә түтекәем», – дияр идем. Шулай булмаса, кырык өченче елда катырып куелган әмерикә тавыгын очсыз дип мактый-мактый ашап утырмас иде. Шуның өчен хөкүмәткә рәхмәт укый бит әле җитмәсә. Телевизор карый-карый тәки миңгерәүләнеп бетте бу адәм баласы. Ничекләр айнытырга үзләрен...
Хуҗабикәм:
– Сериал дигәннән, ай Алла, чегән киносы башлангандыр инде, – дип, җиленнәремне бар көченә тарта башлаган иде, түзмәдем, чиләге-ние белән тибеп очырдым үзен. Күптәннән тоякларым кычытып йөрсә дә, бер дә хуҗаларыма аяк күтәргән мал түгел ием, хәерле булсын. Әйтәм бит, минем гаебем юк, Кәримә генә гаепле...
 
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар