Илдус Гыйләҗевның шаян, төртмәле шигырьләре сезнең күңелләргә дә хуш килер дип ышанып калабыз.

Кыюсыз шагыйрь

Көндез кабул итә сәламемне,
Кич янына баргач – алмый.
Үпкәләгән булып кайт та кит бит…
Шагыйрьлегем комачаулый.
Әнә тагын каш сикертә,
Күз карашы көләч (алдый…)
Каршысына барып бас кына бит,
Шагыйрьлегем комачаулый.
Кызлар күп ул. Никтер башкаларны
Күз алса да, колач алмый.
Култыкла да алып кит бит инде…
Шагыйрьлегем комачаулый.

 

Гаепләү дөресме?

Нишләсен соң шагыйрь, ирексездән
Иҗат утларына кергәчтен;
…Күккә алып менәр канатлы ат
Салган чакта гына килгәчтен?!

 

Ике төрле илһам

Күршедәгесе белән бик тату без,
Дөрес, кайчак бераз салыштыра.
Шигъри илһам, каприз хатын төсле,
Төн йокысы бирми саташтыра.

 

Һәр төн кабатлана

Ыгы-зыгы, ару-талу
Эштә калган, тәннән качты.
Иң беренче кочкан кызый
Күз алдыма килеп басты.
Күршенең дә уты сүнде,
Песи мыр-мыр хәйлә кора.
Пеләш башлы түгәрәк Ай
Тәрәзәдән карап тора.
Ватык гармун моңын сузып,
Өйдәгеләр йоклап китте.
…Кәнәфигә кереп чумдым:
Шигырь язар вакыт җитте…

 

Сыйфат үзгәреше

Яшь шагыйрьләр көяз, дәртле,
Көр тавышлы була иде.
Очрашулар үткәргәндә,
Заллар шыгрым тула иде.
Хис ташкыны сүзләр булып
Күңелләрне назлап үтте.
Автографлар алырга дип,
Төркем-төркем кызлар көтте.
Шул вакытлар сагындыра…
Язу хәзер шөгыль генә.
…Әби-чәби хөкеменә
Калды кипкән шигырь генә…

 

Тәшвишләнмә

Икегез дә хисле, дәртле,
Әлегә түзәм, шөкер.
Читкә чыгып йөргәнем юк,
Синең көндәшең – шигырь…

 

Монысы файдалырак

Кайгы-хәсрәт, авырлыклар
Иңнәреңнән алса кочып,
Ялгыз үткән төннәреңдә
Интектерсә йокың качып,
Хисләреңне санга сукмый
Якын кешең ташлап китсә,
Иренеңә агып төшкән
Күз яшеңнең тозы килсә,
Газапларың артта калып,
Бәхет килеп ишек какса,
Өметсезлек алып киткән
Шат көннәрең кире кайтса,
Шигырь укы! Дәвасы шул.
Кибетләрдә һәрчак бар ул.
Мин – шигырьче… Табиб булсам,
Тәкъдим итәр идем дару…

 

Гаебем юк

«Кеше җиргә туу белән
Якыная үлемгә», –
Дигән сүзне ишеткәч тә,
Буза купты күңелдә.
Ничек инде? Буем үсә,
Калыная бәдәнем.
Яшь вакытта сизелми шул
Җитдилеге бәланең.
Шыпырт кына сеңеп барган
Күзәнәккә тәндәге.
Хәсрәт белән канын бозып
Җиңә икән бәндәне.
Күз ачылды, исән калган
Соңгы тешне күргәчтен.
Дәлилем шул: картлык белән
Ахыргача көрәштем…

 

Алганчы тынычланасың

Бу телефон дигән нәрсә
Күп кыенлык китерә.
Кайчагында гел юктан да
Бар кәефне бетерә.
Суынырга вакыт калмый,
Тыш кесәдә булганда.
Кызган килеш телгә килеп
Ялгышабыз бугай ла.
Урамдамы, эштәме син –
Булмый качып, ычкынып;
Акыл кошын куркытабыз,
Яман сүзләр кычкырып.
Күнектек шул. Ташлап булмый,
Күп җәфалар күрсәң дә.
Шуңа йөртәм тирәндәрәк –
Эчке чалбар кесәмдә…

 

Үзебезнекеләр санламый

Рәсәй җүнле тауар җитештерми,
Бөтен нәрсә читтән – импортка.
Артык таушалмаган булса ярый –
Кайтарсыннар миңа бер кортка.

 

Шигъри ультиматум

Синең белән бәхәсләшәм
Шигырь язган саен.
Инде йөзгә җиткергәнмен
Мин аларның санын.
Никтер ипкә килмисең бит,
Үз туксаның туксан.
Бөгелерсең… шигырь тулы
Букча белән суксам.
Йөрәгеңне чеметтереп
Чыгып очар котың.
– Бетте, бетте, биреләм, – дип,
Кул күтәреп котыл…

 

Сәяси мәхәббәт

Без икебез килештек ич,
Дәвам итик, туктама.
Берәү безгә дәгъва ачкан,
Аерырга уктала.
Миңа каршы «гаскәр» туплый,
Әниеңә сәлам әйт.
…Хатын ягы читкә какса,
Мәхәббәт тә – сәясәт…

 

Алар гаеплерәк

Эчкән чагын күрмәсәм дә
Мөселман гарәпләрнең,
Татыган бар ул якларның
Бәлзәмен, шәрабларын.
Нигә дип соң әчетәләр,
Үзләре кулланмагач?
Безнең сыман исерешеп,
Маймылдай кыланмагач.
Без – акыллы, сез дивана,
Әллә соң диюләре?
Шайтан сулары чөмертеп,
Бездәнме көлүләре?
Аларныкы шәп булса да,
Бездәге – колмаклырак.
…Эчүчегә караганда
Ясаучы гөнаһлырак.

 

Кем баерактыр бит әле

Миллиардерларның саны арткан…
Һай, афәрин! Мактаныйк.
Алга барып булмыйдыр ич,
Бер урында таптанып.
Күп булсыннар, үрчесеннәр,
Таласыннар… көрәшмик;
Алар белән гомер бакый
Булды безнең көндәшлек.
Байлык аңны томалый ул,
Сызлыйдыр ла башлары.
Алар берни белмиләр бит
Шул алтыннан башканы.
Кызыкмасак, нәфрәтләнсәк,
Дөрес юлдан барылыр.
…Триллион төрле уй башымда,
Мин баерак барыбер.

 

Татарлардан күчкән алым

Элек татар егетләре
Кыз артыннан йөрмәгән.
Күпләр хәтта кәләшен дә
Туйга кадәр күрмәгән.
Тормыш көйләнгән булган шул
Майлауга да җайлауга.
…Депутат кем? Белгән дә юк…
Үзем барам… сайлауга…

 

Һәрбер чорның үз чире

Элек халык җыя иде
Савыт-саба, затлы кием.
Берсен-берсе уздырырга
Китеп барды һәрбер тиен.
Соңрак купты акча чире,
Борчак төсле бүртте мая.
Дефолт төрткәч, шартлады да
Юкка чыкты әллә кая.
Янә килеп баш калкытты
Фатир җыю, коттедж салу.
Туйдыргандыр һаман-һаман
Шымытырны учлап калу.
Хәзер кредит… «Бетле тунлы»
Машиналар үтә чинап.
Үзгәрә дә тора мода,
Бер акылга җитми чират…

 

Бар икән күрәселәр

Тәрбияле хатын иреннән дә
Каплап йөрер гаурәт төшләрен
Сәхнәләрдән карап утырабыз.
Нишләдең син, татар, нишләдең?

 

Төшсә шигырь бәясе

Тукай фәкыйрь булмаган ул,
Санын милләт күтәргән!
Затлы кунакханәләрдә
Күп гомерен үткәргән.
Менә без ул – ыштансызлар –
Кагыйдәдән чыгарма:
Айлык пенсиям дә җитми
Бер кич кунып чыгарга…

 

Демократиянең ике төре

Америка үрнәк күрсәтте шул,
Сайлап куеп бер негр малаен.
Ә Рәсәйдә татар илбаш булу
Төшемә дә кермәс, мөгаен…

 

Ярдәм итмәсме?

Өйләнешкәч, күздән йокы китә,
Башка чыгу уе тартамы?
Әллә без дә, мәйтәм, өйләндереп
Карыйкмы, дим, йончу татарны…

 

Такыр башта кара чәч

Еш ишетәм: «Бабай һаман
Кызларны яратадыр.
Чәчләре дә чем-чем кара,
Мөгаен, буятадыр».
«Табигатем шундый минем,
Ясалма каралтмадым.
Койсам койдым… калганнарын
Сакладым, агартмадым.
Гомеремдә күп күрдем лә
Кызларның көлгәннәрен.
Пеләш башым сау булсын, дип,
Яшәп яткан көннәрем…»

 

Оят булса да

Пар кыңгырау чылтыратып,
Юртыр гына чаклар.
Машиналар чаба юлдан,
Машинада – атлар.
С.Сөләйманова

Кая илткәннәрен беләбез лә…
Китә алар җанга кагылып.
Чөелдерек бәйли белмәсәк тә,
Телибез шул затлы казылык…

 

Кемдер сөрә, кемдер сыга

– Тормыш кайда яхшырак? – дип
Сүз куерткан чакларда:
– Сез бай, – диләр, – торасыз бит
Нефть чыккан якларда.
Бәхәсләшеп булмый инде,
Әйдә, шулай дисеннәр.
Кемнең ничек көн иткәнен
Әүвәл килеп күрсеннәр.
Җирне сыгып яшәүче күп…
Аларга бар рәхәте.
Безгә калган шул байларны
Күреп яшәү бәхете…

 

Минем өстенлек

Кызыкма ла шәһәр кызларына,
Сокланма да исең китәреп.
Егетләре, тфү, ташка үлчим,
Дүрт-биш чәчкә килә күтәреп.
Ә мин сиңа бирәм табигыйлек:
Мең төрле төс – урман аланы.
Теләсәң, җый, ятып аунап кара!
Кәефеңнән тора калганы…

 

Фигуралы шуу караганда

Бер-береңә терәк булыр өчен,
Нык булуы кирәк терсәкнең.
Боз өстендә икәү җәфалана…
Ә без шуны яшәп күрсәттек.

 

Юкка исең киткән лә

Бәрәңге сатучы хатын – Ул иде!
Беренче мәхәббәтем…
М.Әгъләм

Оялганың синең, хурланганың
Кечерәеп калыр сөйләсәм.
– Ничек исән калдым шул мәлдә? – дип,
Үзем белән үзем сөйләшәм.
Әйбер генә сатса ярый ла ул,
Язмыш юллары бит бормалы.
Ә мин күрдем яшьли сөйгән кызның
Үзен үзе сатып торганын…

Зурлыйлар, наныйларым

Онытмыйлар басуларда
Эшләгәнне бергәләп.
Дүрт-биш алкаш акча сорап
Йөри өйгә кергәләп…

 

Йоклап баю ысулы

Тавышланмый узып китик,
ДАИлар юкса торыр –
Йокласыннар… ришвәт хакын
Чүки бит фиксаторы.

 

Аерма зур шул

Бер генә патша да Россиянең төп көчен белмәде.
Т.Миңнуллин

Белмәсләр дә… яшиләр ич,
Типтереп… салым салып.
Ә без гомер кичерәбез,
Саз ярып… сыер савып.

 

Алымнар үзгәрмәде

Һәр патшаның булган үз шагыйре,
Ходасына ода җырлаган.
Эскәк белән җыйган казанышын,
Булмаганны өстәп сырлаган.
Булдыксызны мактап күккә чөйгән,
Шапырынган, исең китәрлек.
Нигә сөйлим? Андый ялганчылар
Бүген дә бит әле җитәрлек…

 

Кадерең «арта» икән

Пенсиягә чыккан әти-картның
Яткач нигә йоклый алмавын
Җәмгыятькә кирәк беткән яшькә
Үзем килеп җиткәч аңладым.
Ярый әти алдан чара күргән:
Өй янында суы, бакчасы.
Ипи алсаң, тозга калмый икән
Дәүләт биргән «хәер акчасы».

 

Үрнәкнең дә үрнәге

Ышанмыйча тордым башта,
Шатлык эчкә сыймады.
Төрекләрнең ил башлыгы
«Туган тел»не сөйләде.
Үзебезчә, чын татарча!
Күзләр генә тимәсен.
Бездә шундый түрәләрне
Килеп китте күрәсем…


Комментарий язарга