Логотип «Мәйдан» журналы

Мин ак болыт булып йөзәрмен дә...

Мин ак болыт булып очармын да,Текәлермен синең күзләргә.Син җәйләрне сөйдең,Ә мин синеАлып китәрмендер көзләргә. Ак болытлар булып йөзәрмен дә,Тамчы булып сиңа тамармын.Югалтырсың мине,Ә мин сине...

Мин ак болыт булып очармын да,
Текәлермен синең күзләргә.
Син җәйләрне сөйдең,
Ә мин сине
Алып китәрмендер көзләргә.
 
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Тамчы булып сиңа тамармын.
Югалтырсың мине,
Ә мин сине
Һәр дәкыйка саен табармын.
 
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Эреп югалырмын күгеңдә.
Онытырсың мине,
Ә мин сине
Гел йөртермен төсле күңелдә.
 
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Көзләреңдә мәңге калырмын.
Югалырсың син дә,
Ә мин сине
Һәр хәятең саен танырмын.
 

Рифат СӘЛАХОВ


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №7, 2020 ел.

Комментарийлар