Логотип «Мәйдан» журналы

“Миллионер” салаты ясагыз, баюыгыз ихтимал!

Бу телне йотарлык салатның каберәүләр байлык китерүенә дә ышана.Бер йомырка, 120 грамм пешкән тел (сыер ите дә ярый), 60 грамм кара җимеш һәм бер яшел алманы чистартып, салам сыман турагыз. Алма өстен...


Бу телне йотарлык салатның каберәүләр байлык китерүенә дә ышана.
salat-millioner
Бер йомырка, 120 грамм пешкән тел (сыер ите дә ярый), 60 грамм кара җимеш һәм бер яшел алманы чистартып, салам сыман турагыз. Алма өстенә лимон суты сибегез. Ул тәм дә бирә, алманы да карайтмый. 70 грамм каты сырны кыргычтан чыгарып, яртысын салатка кушабыз. 100 грамм майонез салып, барлык ингредиентларны бергә бутыйбыз. Калган сыр һәм 2 кашык вакланган әстерхан чикләвеге белән салат өстен бизибез.
Ашларыгыз тәмле, үзегез бай булыгыз!
 
Фото: cookpad.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар