Спорт тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый.

51_DSC_0351

Бу өлкәдә ниндидер уңышларга ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәт булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Сәламәт яшәү дөрес туклану, саф һавада йөрү, алкоголь кулланмау, физик эш белән шөгыльләнү, көн саен күнекмәләр ясау, үзеңне чыныктыру белән генә чикләнми. Бу, иң беренче чиратта, ихтыяр көчең булу, авырлыклар алдында югалып калмау. Шул кагыйдәләр үтәлгән очракта гына спортта тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Әлеге фикер белән яшь көрәшче Илмаз Әгъләҗев тә тулысынча килешә.
Илмаз – Чаллы егете, бүгенге көндә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе көллиятендә белем ала. «Үземне белә башлаганнан бирле спорт белән шөгыльләнәм», – ди әңгәмәдәшем. Дөрестән дә, ул бу юнәлешне башлангыч сыйныфларда укыганда ук үз итә. Мәктәптә оештырылган грек-рим көрәше, баскетбол, кул көрәше белән мавыга. Әкренләп татар-башкорт көрәше белән кызыксынып китә. Башка мавыгуларын онытып, спортны беренче урынга куя. Вакытларын тренировкага багышлаган дусларыннан, спортны бик тә яраткан абыйсыннан калышасы килми егетнең. Шуңа Илмаз әлеге мавыктыргыч дөньяга тагын да ныграк тартыла. Аның фикеренчә, спорт, физик яктан чыныктырудан тыш, кешедә патриотик хис тәрбияли, рухи үсешкә йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә дөньяны күзаллау киңәя, үз-үзеңә ышаныч арта. Илмаз да бар яклап камилләшергә, спорт өлкәсендә уңышларга ирешеп, туып-үскән шәһәренең үсешенә йогынты ясарга, республикабызны башка регионнарга танытырга омтыла.
– Безне, ягъни татар спортчыларын, чит илләрдә дә белсеннәр, күрсеннәр, кабул итсеннәр дигән омтылыш белән яшим! – ди ул, үзенең милләте белән горурланып.
– Ни өчен милли көрәшне үз иттең, кайсы ягы белән җәлеп итте ул сине? – дигән сораудан башладым әңгәмәбезне.
– Үземне берничә спорт төрендә сынап карадым, күңелемә ятышлысын эзләдем. Грек-рим көрәшендә аяк чалу, бәреп егу кебек алымнарны охшатып бетермәдем. Боксның тагын бик үк уңай булмаган якларын кабул итә алмадым. Ә милли көрәшне бөтен барлыгым белән үз иттем. Сабан туенда да әлеге спорт төрен яратып карый идем, аннары бергә уйнап үскән дусларым көрәш белән кызыксына башлагач, үзеннән-үзе тартылдым. Халкыбызның йөзе, ата-бабаларыбызның борынгыдан сакланып калган йола-уеннарыннан берсе бит ул.
Әйе, милли көрәш – әле шанлы үткәнебез, данлы киләчәгебез дә… Туган ягыңны ярату, милләтең белән горурлану, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясеннән, андагы үзара мөнәсәбәтләрдән киләдер. Илмазның гаиләсендә спортчылар юк-югын, абыйсы Илмир үзе өчен, ягъни яшьләрчә әйтсәк, үзен яхшы формада тоту өчен йөри спортзалга, әти-әнисе, хезмәт сөюче гади эшчеләр. Шуңадырмы, ике улларына да тырышлык, сабырлык, хезмәткә хөрмәт белән карау кебек сыйфатларны сеңдерә алганнар.

53_CIe5mRp3thc
Тормыш – көрәш мәйданы ул. Шул көрәш кырында егылып калучылар азмы әллә? Зур уңышларга никадәр авырлык, югалту-табышлар аша ирешелүен әйтеп тору кирәк булмас. Илмаз яхшы белә аның бәясен, чөнки үзе дә җиңү тәмен шактый татый. Аның спортта яулаган нәтиҗәләре дөрестән дә сокландырырлык. 2011 елда милли татар-башкорт көрәшенең Татарстан буенча Мамадышта узган зональ турында һәм шул ук ярышның Актаныштагы финалында яшь көрәшче беренче урынга лаек була. Нәкъ шул елны Чаллы Сабантуенда үз авырлык үлчәмендә абсолют батыр дәрәҗәсенә ирешә. 2013 елда илле килограммлы үлчәмдә яшүсмерләр арасында узган Татарстан республикасының милли татар-башкорт көрәше беренчелегендә дә сынатмый. 2014 елда Түбән Камада узган Шамил Садриев турнирында җиңү яулавы да – зур тырышлык нәтиҗәсе. Җиңүләре моның белән генә чикләнми, әлбәттә. 2013 елгы республика күләмендә узган Беренче Президентыбыз турнирында М.Шәймиев кубогына лаек булуын иң төп горурлыгы дип саный Илмаз. Аннан кала 2013 елда Россия беренчелегендә 1997–1999 елгылар арасында югары күрсәткечләргә ирешә. 2013 елда спорт өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Башлап кына килүче спортчы өчен шундый урыннар яулау – үзе зур күрсәткеч.
– Көрәшченең язмышы келәмдә сынала. Бу келәм үз дәверендә җиңү бәхетеннән тамган күз яшьләрен дә, гаҗизләнеп сыкрануларны да күп «күтәрә». Сынау мизгелендә әлеге келәмгә аяк баскан көрәшченең башына нинди уйлар килә икән, нинди тойгылар биләп ала икән аның күңелен? Шул турыда әйтеп узсаң иде.
– Әле келәмгә басканчы ук, күңелдә ниндидер каушау, дулкынлану барлыкка килә, үз көчеңә ышансаң да, сынатмаммы, булдырып чыгалырмынмы дигән шик-икеләнү җанны биләп ала. Хәтта данлыклы спортчы да ярыш алдыннан дулкынлану кичерә. Ә келәмгә чыккач, бөтен киеренкелек онытыла, бары тик нинди алым кулланып көрәшсәң отышлырак булуы турында гына уйлыйсың.
– Көндәшең белән күзгә-күз очрашкач, нинди хисләр кичерәсең, аны җилкә аша күтәреп атканда ниләр тоясың?
– Алыш барышында хискә бирелеп, нидер уйлап торырга вакыт юк, анда барысын да минутлар хәл итә. Бераз сүлпәнләнеп, җебеп торсаң, көндәшеңнең өстен чыгуын, җиңелүеңне көт тә тор. Күзгә-күз очрашкач, ике арада очкыннар уйнаганы сизелә, бер-беребезгә сынап карыйбыз. Көндәшең инде шактый танылып өлгергән спортчы булса, аның белән көрәшү икеләтә җаваплы, шул ук вакытта кызык. Җиңелгән очракта, үз эшеңә нәтиҗә ясыйсың, әлеге көрәшче кулланган алымнарны өйрәнәсең, аның аша ниндидер чирканчык аласың. Шулай да, көндәшем нинди генә тәҗрибәле булмасын, мин дә сынатырга өйрәнмәгән. Бар көчемне, осталыгымны туплап, алга ыргылам. Инде көндәшеңне җилкә аша алып бәргәндә йөрәкнең ничек җилкенүен аңлатып бетерү мөмкин түгел, – ди әңгәмәдәшем.
Илмаз ярышларда уңышка ирешә алмаган очракта да кәефсезләнеп утырмый, моңа вакыты да юк аның. «Бу юлы булмаса, икенчесендә ныграк тырышырбыз!» – дип җиңүгә ашкына яшь көрәшче. Бу сүзләр Илмаз өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки уңышсызлыкка юлыккан вакытларда шәкертенең күңеле төшмәсен, рухы сынмасын дип, тренеры, атказанган спорт мастеры Ринат Гайнетдинов еш кабатлый әлеге сүзләрне.
«Һәр уңышсызлыктан кеше үзе өчен нәрсәдер ала, өйрәнә, тәҗрибә туплый. Тормыш юлында очраган киртәләрне башны югары күтәреп узар өчен зур чыныгу булып тора, югалып калмаска ярдәм итә», – дигән киңәшләре аша, тәҗрибәле спортчы шәкертләренә җиңүгә этәргеч бирә.
– Көндәшең үзеңнән күпкә тәҗрибәле булса, дидең. Шундый спортчы белән көч сынашырга туры килдеме?
– Әлбәттә, 2014 елда узган турнирда, көрәштә шактый уңышларга ирешкән Әлмәт егете Рүзил Ганиев белән көч сынаштым. Келәмгә кем белән чыгуың күп очракта җирәбә аша хәл ителә. Бу очракта да җирәбә салынды. Өченче алышта Р.Ганиев белән көрәшәчәгемне белгәч, бик дулкынланган идем. Мине бу юлы җиңү-җиңелү мәсьәләсе түгел, ә әлеге профессиональ спортчы алдында югалып калмаска, йөзгә кызыллык китермәскә, көрәш барышында техник ялгышлыклар җибәрмәскә дигән уй борчый иде. Әлеге алышта җиңелсәм дә, үз эшемнән канәгать калдым. Беренчедән, бу әле шундый дәрәҗәле спортчы белән тәүге көрәшем, икенчедән, бар осталыгымны күрсәттем, ялгышлыклар җибәрмәдем дип уйлыйм.
Яшь спортчының төшенкелеккә бирелмәве, бернигә карамыйча алга атлавы, җиңелүен позитив рухта каршылый белүе – үзе бер осталык, сокланырлык сыйфат.
– Җиңү өчен нинди корбаннарга барырга туры килде, шул турыда әйтеп кит әле?
– Мин боларны корбан түгел, ә уңайсызлык дип атар идем. Кайбер ярышлар алдыннан ниндидер яраткан ризыгыңнан да баш тартырга туры килә. Тиешле авырлык үлчәменә ирешү өчен, көне буе су эчеп торган чаклар була. Ләкин уңышка ирешсәң, бу уңайсызлыклар, ярыш алдыннан булган киеренкелек – барысы да эреп юкка чыга, бик тиз онытыла, – дип серле генә елмаеп куйды көрәшче егет.
Һәр спортчының, югары күрсәткечләргә ирешү өчен, үзе генә белгән алымнары, серләре була. Илмазга тормыш мәйданында узган көрәшләрендә гел өстен чыгарга, сынауларга бирешмичә, үзенең көрәшче дәрәҗәсен саклап калырга, җиңүләрнең иң татлы мизгелләрен кичерергә насыйп булсын!


Комментарий язарга