Логотип «Мәйдан» журналы

Милли киемгә сандыктан чыгарга вакыт

Мира Рахмат без күрергә ияләнгән гади татар милли костюмнарын текми. Ул XX гасырда барлыкка килгән «casual» стилендә иҗат итә. Аның төп максаты да — милли киемне көндәлек тормышка, халыкка чыгару.Милл...

Мира Рахмат без күрергә ияләнгән гади татар милли костюмнарын текми. Ул XX гасырда барлыкка килгән «casual» стилендә иҗат итә. Аның төп максаты да — милли киемне көндәлек тормышка, халыкка чыгару.
Милли кием дигәндә, музей экспонатлары буларак эленеп торган бала итәкле күлмәк, бизәкле камзул, энҗе-мәрҗәнле калфак күз алдына килә. Матурлыгы белән күзләрне иркәләгән, ләкин көндәлектә киярлек булмаган кием – киемме инде ул? Яшь дизайнер Мира Рахмат милли киемнәрне сандык төбеннән чыгарып, киң җәмәгатьчелеккә таныта алды.
«Үз юлымны табасым килде»
Мира Уфа шәһәрендә конструктор-модельер һөнәрен үзләштергән. Дизайн белән мавыгу, яңа образлар иҗат итү аның канына сеңгән: башкалар кулына энә тотарга өйрәнгәндә, ул инде икенче курста укыганда ук үз коллекциясен барлыкка китергән. Ләкин баштарак әле киемнәрдә милли төсмерләр булмый – меңләгән дизайнер сайлаган сукмактан бара кыз. Кайчан да булса татар стилендә иҗат итәрмен дип башына да китерми ул. Үз шәһәрендә үткәрелгән дизайнерлар конкурсында җиңеп, Мира «Aurora Fashion Week» җәйге мәктәбендә уку хокукына ия була, дөнья күләмендә танылган стилистларда белем ала.
– Дизайнерлар бер-берсеннән әллә ни аерылып тормый, барысы да бер юнәлештә эшли икәненә игътибар иттем. Ә минем үз юлымны булдырасым килде. Шунда милли стильдә иҗат итәргә карар кылдым. Монда, әлбәттә, татар каны да үз ролен уйнагандыр. Остазларымнан хәер-фатиха алгач, яңа юнәлеш белән эшләп киттем, – ди кыз.
Ләкин Мира без күрергә ияләнгән гади татар милли костюмнарын текми. Ул XX гасырда барлыкка килгән «casual» стилендә иҗат итә. Аның төп максаты да милли киемне көндәлек тормышка чыгару. Уфа шәһәрендә яшәгәнгә, милли рухтагы беренче коллекциясен Мира башкорт стилендә ясый.
Башкортлар арасында ул коллекциягә мин зур кызыксыну күрмәдем. Татарстанда исә киемнәремне «ах» итеп каршы алдылар. Минемчә, бу – милли үзенчәлектер. Казан, Татарстан үз мәдәниятләрен яңартуда зур эш алып бара. Яшьләрнең дә күзләре яна. Татар альтернатив музыкасын булдыралар, тагын әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар. Үз милләтенә, тарихына битараф булмаганнар кызыксына да инде минем киемнәр белән, – ди яшь дизайнер.
Татар милли стилендә эшләүчеләр элек тә, хәзер дә булган. Ләкин татар киемнәрен көндәлек тормышка беренчеләрдән кертеп җибәрүче итеп Мира үзен саный.
– Башлангыч чорда минем киемнәргә ихтыяҗ шулкадәр зур иде, шунда моңа кадәр андый юнәлештә эшләүче кеше булмаган икәнен аңладым, – ди кыз.
Ләкин милли стильдә тегә башлыйм дип кенә бөтен кеше яратып киярлек киемнәр булдырып булмый. Мира да укый, өйрәнә, эзләнә… Дүртенче курста нәкъ менә милли юнәлештә иҗат итәргә өйрәнү өчен Казандагы бер ательеда практика уза башлый.
Әлеге ателье миңа зур тәҗрибә һәм осталык мәктәбе булды. Баштарак кулыма энә дә тотырмадылар, янәсе яшь, тәҗрибәсез кеше. Ә мин барыбер, төннәрен булса да, үз коллекциямне эшләдем. Соңыннан нәтиҗәсен күргәч хәтта ательедагылар да моңа шаккатты.
Шул ук вакытта Мира батик белән үзлегеннән ефәккә рәсем төшерергә өйрәнә. Озак еллар сафьян читекләренең рәсеменә кызыгып йөри дә, шуларны ефәккә төшерергә була. Казан җөен дә үзләштерергә туры килә аңа.
«Көндәлектә гади кием яратам»
Мира глМираның киемнәрен аеруча яшь «йолдызлар» үз итә. ТНВ каналы алып баручысы Венера Иванова беренчеләрдән булып яшь дизайнерның киемнәрен киң җәмгыятьчелеккә чыгара. Шуннан Гүзәл Сәгыйтова, Алмаз Гәрәев, Тәбрис Яруллин, Илсур Нафиков кебек татарның танылган һәм алдынгы яшьләре дә яратып кия башлый аның иҗат җимешләрен.
Минем коллекциямне кигән кеше аларның ни сөйләвен аңласын иде. Күңелендә, кылган гамәлләрендә милли рух булсын иде, – дигән теләктә кала Мира.
Ләкин дизайнер эшенең рәхмәтле булмавын да ассызыклады ул, башлангыч чорда бигрәк тә читен… Ательеда күлмәкне нинди дә булса әзер эскиз буенча гына тексәләр, монда Мира эскизын да, тегү эшен дә үзе башкара. Һәр клиентка кабатланмас образ булдырырга тырыша ул. Костюм чигүле булса эш икеләтә катлаулана, инде киемгә татар стилендә башкаларда булмаган чигү орнаменты уйлап табарга, соңыннан аны махсус программага салырга кирәк.
– Бизнеста минем бер кимчелегем бар – кешедән күп итеп акча сорый алмыйм. Шуңа да кайвакыт бары тик брендны алга җибәрү өчен генә бушка эшлим дисәм була, – дип елмая Мира.
Берәүләр кофе эчеп, музыка тыңлап илһамланса, Мира иҗатына яңа идеяләрне… урамда йөргән вакытларда туплый икән. Иске Татар бистәсе, Кол Шәриф мәчете – аның яраткан урыннары.
– Төнге уникедә дә урамга чыгып китә алам. Йөргәндә мин ял итәм, эшләргә көч туплыйм, уйлыйм. Нәкъ шул вакытта минем башта төрле образлар, идеяләр туа. Өйгә кайткач, бөтен фикерләремне кәгазьгә төшерәм. Кол Шәриф мәчете янындагы сакчылар мине йөзгә таный инде. «Тагын теге кыз килде!» дип уфтана алар. Ә мин мәчет белән сокланып йөрим. Аның зәңгәрсу төсе төнлә тагын да серлерәк булып күренә, – ди кыз.
Бәлки шул мәчеткә мәхәббәте дә аңа Кол Шәрифтә үз коллекциясен күргәзмәгә куярга ярдәм иткәндер.
– Күргәзмә җитәкчесе Рөстәм Шәмсутов миңа үземнең коллекциямне Кол Шәриф мәчетенә куярга тәкъдим ясагач, шаккаттым. Ул узган елның март-апрель айларында эленеп торды. Шушы вакыт эчендә мин бер көн дә калдырмый иҗат җимешләремне читтән генә булса да күзәтергә килә идем. Күргәзмәне мин әниемә багышладым, ул булмаса, мин дизайнер түгел, бәлки актриса булыр идем… Ләкин бу инде башка тарих. Киемнәрне миңа гел әни үзе текте. Мин бит «модница», каян кием җиткереп булсын?! Аннан күреп, тегү машинасы артына мин дә утырдым, – ди кыз.
Яшь дизайнер тора-бара көндәлек киемнәрдән читләшеп, кыйммәтле, подиумнарда күрсәтерлек киемнәргә күчмәкче. Чит милләт вәкилләре киемнәрен татарныкы икәнен белмичә дә яратсын иде ди ул.
Шунысы кызык, итекченең итеге булмаган күк, Мира да үзе дизайнер булуга карамастан, тегәргә дә, артык зәвекълы киенергә дә яратмый.
– Иҗат кешесе булгангадыр инде, миңа күктә очып йөрергә, фантазиягә ирек бирергә кирәк. Ләкин тегәргә дә хәзер инде авырсынып тормыйм. Күбрәк гади, көндәлек киемнәрне үз итәм. Үз киемеңне үзең киеп йөрүдән дә яхшы реклама юк, әлбәттә. Ләкин без дизайнерлар «чүпрәккә» акча кызганабыз. Мин ул акчаны нинди дә булса яңа образ уйлап табуга юнәлтәм, – ди Мира.
Яңа сезонда хатын-кызлардан кала ир-атлар киемен дә булдырырга уйлый ул:
– Егет дусларыма көтеп алган бүләк ул, алайса «һаман хатын-кыз киеме тегәсең!» дип аптыраталар.
Мира1
Мира «Южный» сәүдә үзәгендә «Стилистлар ярышы»нда да катнашкан. Киенгәндә иң мөһиме үз төсеңне сайлау ягында ул.
– Менә зәңгәр төс минеке икәнен аңладым да, хәзер гел зәңгәрдән генә йөрим. Мода артыннан куучыларны да аңламыйм. Хәзер кешеләр интернеттан, яки журналдан берәр образны төшереп ала да, шул модель буенча киенә. Ләкин бу чын мәгънәсендәге мода түгел бит. Кием кешенең шәхесе дәвамы диләр, ләкин бу сүзләр белән килешмим мин. Кием белән күп нәрсәне яшереп була. Бай һәм кәттә киенгән кеше, чыннан да киеменә туры килә дип әйтеп булмый. Бәлки ул аны соңгы акчасына алгандыр? Стив Джобсны гына алыйк, ул джинса, футболка һәм кедалардан йөргән кеше. Ләкин киеменә карап кына аның дәрәҗәсе төшмәгән. Ул безнең өчен гениаль шәхес булып кала, – ди Мира Рахмат.
 
http://idel-tat.ru

Комментарийлар