Логотип «Мәйдан» журналы

Миләүшә Закирова (Аяз Гыйләҗев оныгы): "Мин бабамның кечкенә куянкае"

Миләүшә Закирова – язучы, драматург Аяз Гыйләҗевның оныгы.Туган көне: 26.08.1989Туган җире, яши: КазанТәмамлаган: КДУның журналистика һәм социология кафедрасының социология бүлегеЭшли: тәрҗемәчеКызыкс...

Миләүшә Закирова – язучы, драматург Аяз Гыйләҗевның оныгы.
gyjl-ev-onygy0-860x572
Туган көне: 26.08.1989
Туган җире, яши: Казан
Тәмамлаган: КДУның журналистика һәм социология кафедрасының социология бүлеге
Эшли: тәрҗемәче
Кызыксынулары: дизайн, музыка, әдәбият, кулинария
– Тиктормас җан мин. Хыялларымны тормышка ашырам, күп вакытымны хоббиларыма багышлыйм. Тормышымны иҗатсыз күз алдына да китерә алмыйм. Күңел нәүмизләнгән чакларда аңа мөрәҗәгать итәм. Китап уку булсынмы, онытылып музыка тыңлаумы, өздереп биюме, йә булмаса, яңа рецепт уйлап чыгарумы – болар барысы да иҗат бит. Тик мин мөрәҗәгать иткән иҗатның иң югары ноктасы – шигърият.
7-8 яшьләремдә беренче тапкыр шигъри дүртъюллык язган идем. Бераз үсә төшкәч, балалар детективлары белән бик мавыгып китеп, үзем дә язып караганым булды. Язучылык корты бабамнан күчкәндер, ә менә холкым бөтенләй үзгә. Бабай какшамас, сүзендә нык торучын, һәр уйлаган ниятен тормышка ашыра торган кеше иде, улым да аңа охшап үсеп килә.
Исән чагында мин аның шундый олуг язучы икәнен башыма да кертә алмадым. Аларга кунакка баргач: “Куянкай килдеме анда?” – дип каршы алучы, аннан тезенә утыртып, төп герое мин булган кызыклы хикәяләр уйлап чыгаручы фантазер бабай иде ул минем өчен.
gyjl-ev-onygy-5
Дөресен әйтәм, бабамның кайбер әсәрләрен уку бераз кыенрак бирелә. Миңа, шәһәр кызына, кайбер авыл тормышына бәйле терминнарны аңлау читен. Андый чакларда мин сүзлеккә мөрәҗәгать итәм. Аяз бабамның “Яра”, “Балта кем кулында?”, “Йәгез, бер дога” әсәрләре уяткан эчке кичерешләр күңелдә һаман да кайтаваз булып яңгырый.
Еш кына: “Бабам исән булса, беренче чиратта, аның тере, яңгыравык тавышын ләззәтләнеп тыңлар идем. Бер сүз дәшми, сеңеп кенә, дип хыялланам, “төшләремә ник керәсең, ни әйтәсең килә, бабам?” дип сорар идем тагын.
 
Аяз Гыйләҗев (1928 – 2002) – прозаик, драматург.
Россиянең М.Горький һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
Кайбер әсәрләре: “Җомга көн кич белән”, “Әтәч менгән читәнгә”, “Өч аршын җир”повестьлары, “Йәгез, бер дога” романы.
 
Зилә Сабитова
Фотолар Миләүшә Закированың шәхси архивыннан

 
http://yalkyn.com/shehes/29518/

Комментарийлар