Логотип «Мәйдан» журналы

МИКУЛАЙ. Ике пәрдәлек монопьеса (дәвамы)

МИКУЛАЙ. Бишенче самолет очып киттеме? Алигархлар оча. Аларга җылы тавык йомыркасы китереп бирмиләр! Кем аларга самолетта яңа савылган кәҗә сөте бирсен, ди! Димәк, кем чын алигарх булып чыга? Әлбәттә,...

МИКУЛАЙ. Бишенче самолет очып киттеме? Алигархлар оча. Аларга җылы тавык йомыркасы китереп бирмиләр! Кем аларга самолетта яңа савылган кәҗә сөте бирсен, ди! Димәк, кем чын алигарх булып чыга? Әлбәттә, мин! Күптән инде кемнәндер ишеткән идем. Имеш, дөньяның иң бай кешеләре кәрәзле телефонсыз, интернетсыз яши! Соң бу мин ич инде! Телефоным да, интернетым да юк! Мин бөтен яклап алигархка туры киләм!..
Микулай өйгә керә. Тәрәзә төбендә элеккеге кассеталы  магнитофон тора.
МИКУЛАЙ. Менә минем магнитофоным! Тик менә утсыз эшләми шул... Хәтта кассетасы да куелган. Яхшы көйләр белән. Инглиз телендә. Без үскәндә, андый көйләр модада иде. Бер сүзен дә аңламасак та, яратып тыңладык... Мода! Хәтта берсенең сүзләрен дә яттан өйрәндем. Естердэй дип атала... Яхшы җыр, моңлы, йөрәкләргә үтеп керә торган...
Микулай әтисенең сыны – курчак янына килә. Әтисенең кулында – гармун, башында – кепка. Микулай озак кына әтисенә карап тора. Кочаклый. Күтәреп ала. Курчакны әнисенең сыны янына алып барып утырта. Әтисенең сыны әнисенекеннән сизелерлек кечкенә.
Әтисенең кулын әнисенең биленә куя.
 МИКУЛАЙ.  Әти... Кадерле әтием... Тотып яра идең... Каты яра идең... Ул чаклар гомеремнең иң бәхетле көннәре булган. Әгәр улым булса, мин дә аны шулай ярыр идем. Рәхәтләнеп... Син һәрнәрсәне җентекләп, ашыкмыйча эшләргә күнеккән идең. Бервакыт колхоз көтүеннән яңа туган үгез бозауны сайлап, аны кышын өйгә алып кайттың. Ул безнең идәндә йоклады, имезлектән сөт эчте. Шундый җылы, хәлсез, кайчак мин аның янына идәнгә ята идем. Ярдәмгә мохтаҗ шул җан иясеннән шундый зур җанвар, кансыз үгез үсәр дип уема да кермәде. Мин аңардан шүрли идем, хәтта якын килергә дә курка идем. Син урам буйлап Борикны, үгезнең исеме шулай иде, куып кайтканда, кешеләр капкаларыннан кереп качалар иде! Әле кайчан гына мин ул Борикны кулларымда күтәреп йөрттем! Беркөнне ят ис сизелеп китте... Ул синең авыздан килә иде... Юк, мин аракы исен дә, самагонныкын да яхшы аера идем, аларның тәмен татып карарга өлгергән идем инде. Хәтта алкашлар авызыннан аңкыган аракы исе дә яхшы таныш... Әмма бу ис бөтенләй башка, минем өчен көтелмәгән ис булды. Син бит беркайчан да, хәтта бәйрәмнәрдә дә эчми идең. Сине исерек килеш күрүемне теләмәдең. Бу хыянәт исе иде. Шул көнне шуны ачык аңладым: тиздән өебезгә хатын-кыз киләчәк. Мин инде буй җиткән егет һәм әти ниндидер канәгатьлек-рәхәтлекләрдән баш тартмый иде инде... Ә ул көнне әтинең кәефе шәп, ә йөзе кызыл иде. Хәтта күзләре дә үгезнеке кебек кып-кызыл иде. Ул Борикны ашатырга дип чыкты. Мин дә аның артыннан ишегалдына иярдем. Әти абзарга кереп китте... Тынлык... Аннары үзәк өзгеч тавыш... Тизрәк абзарга ташландым. Әти абзар диварына кысып куелган. Ә күкрәгендә Борька башы... Үгезнең бер мөгезе күренми... Әтием миңа күзләрен тутырып карады. Ул аякларында басып тора, ә үзе күреп туялмаган кебек миңа карый... Мәетнең күзләрен йомдыруны мин беркайчан да кабул итә алмадым. Әгәр кешенең башка бернәсәне дә күрәсе килми икән, ул күзләрен йомып үлә. Әгәр инде кешенең күзләре ачык икән, димәк аның бу дөньяны карыйсы, күрәсе килә. Әтием миңа  тутырып карады, аның күзләре үлмәгән иде... Тиз арада күрше ирләре кереп җитте, Борьканы җиргә ектылар да, муенын кисеп җибәрделәр. Абзар идәне кан белән тулды... Әтине өйгә керттеләр, күзләрен йомдырдылар...
Мин дә үлгәндә күзләремне йоммаячакмын. Чөнки үлгәч тә берничә көн бу дөньяга карап ятасым килә. Мин иң бәхетле мәет булырмын, мөгаен, чөнки күзләремне беркем дә йомдыра алмаячак, янымда бит бер генә тере кеше дә юк...
Борьканың итен ашый алмадым, күршеләргә тараттым... Салкын идәндә бергә йоклап яткан дустымның итен ашарга күңелем тартмады... Атамны үтергән кансыз җанвар итен авызыма каба алмадым...
Микулай әтисенең сыны янына килә, аның җилкәсеннән гармунын салдырып, кулына ала. Башына аның кепкасын кия. Урамга чыга.
МИКУЛАЙ. Менә шулай, кулына гармун тотып, урам буйлап яшь Вәчли бара! Ә аның артыннан авыл халкы иярә. Балалар, әби-бабайлар, дуслары һәм, әлбәттә – бөтен авыл кызлары! Шатлыкның иге-чиге юк! Һәм ул шушы җырны сузып җибәрә. Бөтен авыл халкы аңа кушыла! Их!.. Их, ничекләр итеп җырлый иде ул!
Микулай җилкенеп, керәшен халык җыры «Париж, Париж»ны  («Пыяла күкәй») сузып җибәрә.  Тик аның артыннан  беркем дә иярми...
Пыяла күкәй тәгәрәттем, Аппагым, (2)
Париж, Париж, Парижларга җитсен дип. (2)
Сәлам хатлары җибәрдем, Аппагым, (2)
Париж, Париж, Парижларга җитсен дип. (2)
 
Ат өстендә бик күп йөрдем, Аппагым, (2)
Каеш, каеш, каеш дилбегә тотып. (2)
Бу дөньяда бик күп йөрдем, Аппагым, (2)
Кайгы, кайгы, кайгы-хәсрәт йотып. (2)
 
Ат аягында богау бар, Аппагым, (2)
Богау, богау, богау кисәр игәү бар. (2)
Моңайма баш, түгелмә яшь, Аппагым, (2)
Моң кисэргэ, моң кисәргә җыру бар. (2)
 
Сыгылма каен астында, Аппагым, (2)
Чәчен, чәчен, чәчен тарый бер матур.(2)
Чәч очлары сары алтын, Аппагым, (2)
Саргайтадыр, саргайтадыр шул матур. (2)
 
Микулай урам буйлап атлый, элекке агач чиркәү бинасына килеп җитә. Чиркәүгә керә торган җирдә Попның зур сыны бастырып куелган. Микулай туктый, гармунын янга алып куя.
МИКУЛАЙ. Минем аны беркайчан да күргәнем булмады... Бөтен поплар да бер-берләренә охшаш. Филипп атакай да нәкъ шундый булгандыр дип күзаллыйм. Курчаклар тегә башлагач, авылдашларымның күбесен нәкъ менә бирегә, чиркәү янына бастырырмын дип уйладым... Тик синең яныңа башка берәүне дә куя алмадым... Җимерек чиркәү янында сине ялгызыңны гына күрәм... Кайчандыр син барысын да туры юлга өндәгәнсең, кешеләрне дога кылырга өйрәткәнсең, яңа туган сабыйларны чукындыргансың, дөньядан китүчеләргә җеназа укыгансың, Сарсаз Алан халкы өчен син изге атакай булгансың. Шуның белән авылның иң мөхтәрәм кешесе булып саналгансың... Тик йөз ел элек, әле бары йөз ел элек кенә монда кызыл әләмле кешеләр килгәннәр, сине Аллаһ йортыннан өстерәп чыгарып, бау белән ат аякларына такканнар да, кычкыра-кычкыра, бөтен авыл буйлап йөрткәннәр. Менә! Нинди бәйрәм булган!.. Әби-бабаларыбыз да исән булган әле! Шуннан соң сине тере килеш күлгә ташлаганнар, нәкъ уртасына. Көймә белән алып кергәннәр һәм ташлаганнар! Син әле исән булгансың! Сулагансың!.. Шуңа күрә мин бер генә авылдашымны да синең яныңа бастырып куя алмадым, күңелем тартмады... Шуннан соң алар чиркәү манарасын  җимерәләр, иконаларны урлап бетерәләр, ә чиркәүне склад итәләр. Чүп-чар склады! Шәм заводының балавызын да шунда саклыйлар. Үземнең шәмнәремә мин балавызны шушыннан алам... Шулай да мин күл белән бәйле ул вакыйгага бик үк ышанып та бетмим. Күктән төшкән теге кара багана күлне үзе белән алып киткәч, күл төбе кипте. Мин анда еш бара идем. Синең сөякләреңне тапмадым... Я синең сөякләреңне теге кара багана күл белән бергә алып киткән инде... Я булмаса, син күл суында батканчы ук, Иисус Христос кебек чын изге булып күккә ашкансың. Булдыра алсаң, кичер безне, атакай Филипп... Кыш җитүгә, мин сине чиркәүгә кертермен, анда җылырак булыр...
Микулай гармунын җилкәсенә салып, урам буйлап озак әйләнеп йөри.  Багана янына килә, баскыч куеп менә дә лампочканы тикшерә. Аннан төшкәч, юлын дәвам итә.
Булачак язучы Григорий яшәгән йорт янына килә. Коймада артык зур булмаган сыннар утыра. Бу – Григорий үзе һәм аның хатыны белән биш баласы.
МИКУЛАЙ. Бу – язучы Григорий өе... Без бергә үстек, тик мин аны бөтенләй белмим. Аның әтисе, Андриян дәдәй без укырга йөргән мәктәптә укытучы иде... Аның бабасы, Гена дәдәй, шул мәктәпнең директоры булды. Аны 38 нче елны атып үтерделәр. Григорий мәктәпне бетерде дә Казанга укырга китте һәм әйләнеп кайтмады. Берничә тапкыр кайткалаган булган, тик мин күрмәдем... Бу өйгә кергәләдем, ут чыбыкларын тикшердем, лампочкаларын алыштырдым. Ул үзеннән берни дә калдырмаган. Бер китаптан башка. Антуан де Сент Экзюпери… Төнге очыш. Бу китапны көн саен укыйм... Нигә киттең син, Григорий? Син бит язучы. Авылда яшәп тә язып була ич. Ни бабаң, ни әтиең авылны ташламады. Әнә, икесе дә безнең зиратта ята! Син күл киткәнгә, авылны ташладыңмы? Соң син бит анда коенмадың! Хәтта балыкка да йөрмәдең! Нинди сәер кеше син! Нәрсә турында гына яза аласың син? Син бит тормышны бер дә белмисең! Син безнең белән алма урларга да йөрмәдең! Питрауда көрәшмәдең, ат чабышларында катнашмадың! Күрше авылларга сугышырга да йөрмәдең! Син хәтта Анфиса янына да бармадың! Дәү әтиең мәктәбе чын булгандыр дисеңме? Юк, Анфиса мәктәбе чын иде! Без анда тормыш серләренә төшендек! Ул безгә директор да, мөгаллим дә булды! Әгәр мин язучы булсам, синең хакта беркайчан да китап язмас идем, чөнки синең турында язырлык әйбер юк! Ә менә Антуан Экзюпери хакында язып була, бар халык укыячак! Син үзең нәрсә яза аласың соң? Бөтен нәрсәне уйлап чыгарасыңдыр әле! Хәтта Анфисаны да! Тик Анфисаны уйлап чыгарырга ярамый! Аны исән, чын, җылы килеш белергә кирәк! Ә Анфисадан башка синең китапларыңнын ни кызыгы булсын ди?! Казанга киттең, марҗа кызына өйләндең! Квартиралы! Яхшы урнаштың! Синең биш балаң бар! Барысы да Москвин фамилиясен йөртә! Казанда барысы да аларны урыс балары дип уйлый! Алар бит керәшеннәр, чөнки син үзең керәшен, Григорий Москвин, аларда бит синең каның! Без бит бик кечкенә халык, бөтенләй юкка чыгуыбыз бар! Әй, әгәр сез Казанда Москвин фамилияле кешене очратсагыз, белегез, ул – чын керәшен! Портнов, Радионов, Гаврилов, Егоров, Симашев, Юкачев, Тавлинов, Дунаев кебек үк керәшен (бармакларын бөгә-бөгә саный)! СарсазКүлнең ун фамиялиясе (үзе тугызны гына саный)! Болар барысы да керәшеннәр, ә руслар түгел! Әй, сез, шуны белегез, Казанның ярты халкы – керәшен!.. (Пауза). Гафу, Григорий! Бик көтәм сине, Григорий Москвин! Өеңне карап торам, анысы өчен борчылма. Түбәсе акмый, нигезе нык, ут чыбыклары да тәртиптә – тикшереп торам, яшәргә була дигән сүз. Хатының белән балаларыңны алып кайт, аларны туган телебезгә өйрәтербез. Китапларыңны алып кайт. Югыйсә, бер генә китабыңны да укып караганым юк... Бәлки, сине юкка әрлимдер... Бәлки, син Экзюперидан яхшырак та язасыңдыр әле! Юктыр, Экзюперидан яхшырак яза алмыйсыңдыр... Ул бит очучы булган. Хәрби очучы... Мин көтәм сине, Григорий Москвин...
Микулай, гармунын асып, янә урам әйләнә. Анфисаның кечкенә өе каршында туктап кала. Гармунын җиргә куя. Тәрәзәгә сарылган үсмерләргә карый.  Шуларның берсе янына килә дә аны җилкәсеннән күтәреп ишеккә таба алып китә.
МИКУЛАЙ. Киттек, Әрдүк (Аркадий) дускай, киттек! Синең шул кадәр бәхетле буласың килде... Һәм син бәхетле булырга тиеш, Әрдүк. Әгәр сугыш булмаса... Эх, каһәр суккан сугыш булмаган булса...
Микулай ишекне кинәт кенә ача да Аркадий сынын эчкә ташлый. Аннары тәрәзәләргә ябыштырылган үсмер сыннарын ала. Аларны өй нигезенә терәп, җиргә утырта. Үзе эскәмиягә утыра.
 МИКУЛАЙ. Ашыкмагыз, дусларым. Сезнең урамда да бер бәйрәм булыр әле. Мин дә аны көтәм, кадерле дусларым. Әгәр ул кайтса, мин аңа өйләнер идем, мөгаен. Ә ник өйләнмәскә, ди? Мин бит әле карт түгел. Ә аның баласы... Аның баласы, бәлки, минкедер лә. Юк, ул бала сезнеке булырга да бик мөмкин. Тик мин аны нигәдер минем балам, дип уйлыйм. Чыннан да, минеке! Чөнки ул төн әкияти төн иде! Ярты төн буена мин ниндидер сихри таудан күтәрелдем... Биек тау, Фудзиями шикелле. Менеп җиттем. Анфисаның күкрәкләрен үптем, аннары ярты төн буена кире төштем... Анфисаның баласы минеке булмаган очракта да, мин аны үземнеке дип саныйм. Сез бит минем дусларым. Борынгы заманнарда татарларда шундый йола булган. Әгәр ир-ат сугыштан әйләнеп кайтмаса, якыннарының берсе аның хатынына өйләнгән. Бигрәк тә балалары калса. Димәк мин Анфисага өйләнергә тиешмен! Анфиса шәп хатын булыр иде. Ул чибәр, чиста-пөхтә, ятакта кайнар, аш-суга оста. Анфиса кебекләр законлы иреннән читтә берәүне дә эзләмәячәк, чөнки ул инде бөтен гомеренә җитәрлек йөреп туйган! Искиткеч шәп хатын булыр иде! Тик менә ничек эзләп табарга аны? (Тора, як-ягына карана). Күрәм, Анфисаның бәдрәфе юк. Хатын-кызга түгел, ир-атка да бәдрәфсез ярамый! Моны безгә татарлар сеңдергән. Тәртибе шундый! Авылда беркем дә юк-югын, тик барыбер оят. Аеруча хатын-кызга! Аннары самолетлар да оча бит! Төрле хәл булуы бар! Анфисага да бәдрәф ясап куярга кирәк, тизрәк әйләнеп кайтыр! Өйдән материаллар алып килим әле, иртәгә иртүк ясый да башлармын...
Микулай өенә таба атлый. Эчкече Шашук яныннан уза. Ишегалдына керә, өенә уза. Гармунын эскәмиягә куя. Әтисе белән әнисе сынына карый. Әнисенең яулыгын төзәтеп куя.
МИКУЛАЙ. Минем дәү әнием, әбием Уксинә (Аксинья), хатынсыз калган ир озак яши алмый, дия торган иде. Хатын-кыз ирсез калса түзә, ә менә ир-ат юк! Үлә! Әгәр эчә башламаса! Шашук кебек! Аңа бит зәм-зәм суыннан башка берни дә кирәк түгел иде!.. Әмма мин башкача уйлыйм. Ир-ат үлә икән, димәк аның тизрәк сөйгәне янына китәсе килә. Ул яры янына ашыга, шуңа күрә үлемен чакырып китерә дә инде! Әгәр шулай фикер йөртсәк, димәк мин дә хатыным янына китәргә тиеш, мин дә бит аны югалттым. Тик мин әле аның янына ашыкмыйм, миңа монда да яхшы... Үләргә ашыкмыйм икән, бәлки, мин аны яратмаганмындыр да? Менә шул хакта уйларга кирәк! Чынлыкта, мин үлемнән курыкмыйм. Үлүче кеше өчен үлем куркыныч түгел. Ул монда калучыларга куркыныч. Миннән соң беркем дә калмый икән, димәк куркырлык сәбәп тә юк! Миннән соң беркем дә еламаячак, газапланмаячак, өзгәләнмәячәк! Минем үлемем беркемгә дә кайгы-хәсрәт, газап китерми, шуңа күрә ул иң бәхетле мизгел булачак та... Хәтта Анфиса да кайгырмас! Ул бит минем хакта бөтенләй берни белми! Хәтта баласының әтисе була алуым турында да белми! Бу аның өчен мөһим түгел! Иң мөһиме – аның улы бар! Исән-имин була күрсен һәм борчылмасын! Мин тыныч кына үләрмен, минем күзләремне дә беркем йомдырмас... (Уйга тала). Ярый, нигәдер кашына башладым әле, мунча ягарга кирәк.
Микулай утынлыкка кереп, бер кочак утын ала. Мунчага таба бара. Мунча тәбәнәк, морҗасыз. Димәк, кара мунча. Микулай мунчага керә. Тәрәзә, ишекләрен тутырып ачып куя. Мунчадан төтен чыга. Эчке киемнән генә Микулай чыга. Кое янына килеп, чиләкне коега төшерә, су тутырып, чиләген өскә күтәрә. Кулына чиләк тоткан килеш сөйли.
МИКУЛАЙ. Дөньяда тагын кемдә шундый мунча бар? Бурасы йөз яшьлек нараттан! Түшәме усактан! Мунча ташы үзебезнең күл төбеннән! Себеркеләр! Яшь имән белән шифалы үләннәрдән! Зөбәрҗәтсыман су!.. Зөбәрҗәтсыман су!.. Энҗе!.. Мин алигарх! Мин алигарх!..
Микулай өстенә чиләк арты чиләк су коя, үзе рәхәтлектән кычкыра. Ишегалды ак төтен белән тула...
 

Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ


Фото: https://vk.com/

 
Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
Тулысынча «Мәйдан» журналының апрель санында (№4, 2020 ел) басылып чыкты.

Комментарийлар