Логотип «Мәйдан» журналы

МИКУЛАЙ. Ике пәрдәлек монопьеса (ахыры)

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘМикулайның ишегалды. Төштән соң. Тынлык. Бераз гына әллә төтен, әллә җиргә иңгән пар сизелә. Микулай иске кәнәфидә утыра. Өстендә искереп беткән катмарлы (махровый) халат. Аякларын, ак кие...

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ


Микулайның ишегалды. Төштән соң. Тынлык. Бераз гына әллә төтен, әллә җиргә иңгән пар сизелә. Микулай иске кәнәфидә утыра. Өстендә искереп беткән катмарлы (махровый) халат. Аякларын, ак киез итекләр киеп, өстәлгә күтәреп куйган. Башында киң эшләпә. Бер кулында – Экзюпери китабы, икенчесендә – сигарага охшатып, үзе төргән тәмәке.  Микулай тәмәкесен «суыра». Янында гына морҗасыннан төтен чыгарып, иске самовар утыра. Мичтә казан тора, астында ут яна. Микулай китап укый.
МИКУЛАЙ (русча текстны көчле акцент, паузалар белән, кайчак иҗекләп, бик әкрен генә укый). Где-то ведут сейчас борьбу почтовые самолеты. Ночной полет тянется долго, словно болезнь. Возле самолета надо дежурить, как у постели больного. Я больше ничего не видел. Конечно, радио сообщало, это верно. Но бортовой огонь почти исчез, я даже не видел собственных рук. Хотел включить головную фару, чтобы хоть крыло самолета разглядеть, все такая же тьма. А тут еще мотор стал барахлить. Хотел набрать высоту – попал в завихрение. Вместо того чтобы подняться, я потерял сто метров. И уже не видел ни гироскопа, ни приборов. И все это в темноте. Как болезнь. Ну и обрадовался я, когда увидел освещенный город!
(Текстны укып бетерә, канәгатьлек белән көлемсери) Язып та карый бу Экзюпери! Миңа калса, ул да яшь чагында кызлар янына чапкандыр! Чыннан да! Минем кебек!
Күктә самолет очып үтә. Микулай китабын янга алып куя.
МИКУЛАЙ. Җиденчесе... Ярар очсыннар ла. Карасыннар. Кызыксыннар. Көн саен шулай яшим. Шулай яшәргә күнектем инде... (Чәй сала, самовардан кайнар су агыза, кашык белән банкадан бал ала) Бал үземнеке. Минем бит умарталыгым бар. Юкә балы... Тагын нинди бал булсын ди, юкәнеке булмыйча? Анда бит юкә генә үсә! Башка бер төрле агач та юк, шуңа күрә балым да юкәнеке. (Казан янына килә, капкачын күтәрә) Тәк, тәк... Бүген безнең гөмбә ашы. Ак гөмбә, үзебезнеке, урманнан җыелган, бераз гына киптерелгән... Су да үзебезнеке, коедан. Тәк, тәк... (Өстәлдәге азык-төлекне карый, чүмеч белән ашны болгата). Ат кузгалагы, үземнеке, урамнан җыелган! Бәрәңге, үземнеке! Вак шакмакларга туралган! Петрушка тамыры, үземнеке! Үземнең бакчадан! Кишер, укроп – барысы да үземнеке! Каймак та үземнеке! Кызыл борычны үзем үстердем, үземнеке! Тоз да үземнеке! Үземнеке, кибеттән, районнан үзем сатып алган дигән мәгънәдә инде... Барысы да минеке, аш та минеке! Әх, нинди хуш исле! Исе һавага, самолетка кадәр күтәрелә! (Казан янына килә, ике тәлинкә аш салып ала, аны өстәлгә куеп, ашый башлый). Бу – миңа! Монысы да миңа! (Бер зур гына баш сарымсак чистарта, бик  тәмләп тешләп ала). Сарымсак та үземнеке, бакчада, тирестә үскән... Мондый шәп ашны берүзең өчен генә әзерләү – зур гөнаһ! Аш күп, ә авыз берәү генә! Менә ике авыз булса икән! Яисә өчәү! Бишәү тагын да яхшырак, юк хәтта унау! Мондый аш әзерләүдән савап кына булачак! Кирәк бит, ун авыз! Барысы да ашый! Барысы да чапылдый! Кайсыдыр шулпасын, кемдер куерагын, кайсыдыр бөтенләй ботка шикеллесен ярата. Барысы да җиңнәре белән авызларын сөртә, безнең өйдә салфеткалар юк. (Икенче тәлинкә ашны ашый башлый). Мондый шәп аш әрәм булмый! Мин аны үзем ашыйм, шулпасын да, куесын да! Уксинә әби әйтә торган иде, ашка икенче көнне генә тәм йөгерә, ә чын хуш исе бишенче тәүлектә генә барлыкка килә әле аның дип. Базым бик яхшы минем, аш әрәм булмас. (Ашап бетерә, җиңе белән авызын сөртә, тәлинкәләрне җыештыра).
Микулай өйгә керә, урамда киеп йөри торган гадәти киемнәрен кия. Өйдән чыга)
МИКУЛАЙ (чыга-чыга сөйли). Мин Журавлевларга киттем! (тыңлап тора) Тынлык! Һәрчак шулай булды. Өйдән чыкканда, әтием миңа гел: «Соңга калма», – дия иде. Аның бу «соңга калма» сына тирән мәгънә салынган. Миңа ул«үзеңне сакла», «мин сине көтәм», «син минем бердәнберем», «миңа синең яныңда рәхәт», «яратам сине, улым» дип ишетелә иде... Ә Җуравлевларга киткәндә, әти бер сүз дә дәшми, чөнки Журавлевларны яратмады. Ә алар – безнең терәлеп торган күршеләр, уртак койма аша гына. Алар – Журавлевлар. Без – Портновлар. Журавлевлар белән Портновлар озын-озак, ә бәлки күп гасырлардыр, күршеләр булып яшәдек. Әти аларны яратмады, әмма күрше буларак, хөрмәт итә иде. Ул аларны хөрмәт итәргә мәҗбүр иде!.. (Кычкырып) Мин Журавлевларга киттем! (Тыңлап тора һәм чыгып китә).
Микулай урамга чыга. Өй каршында тагын бер исерек, Былудка (Володя) аунап ята.  Янында шешәсе бар, ә йөзендә елмаю.
МИКУЛАЙ. О, Былудка! Тагын бер бәхетле кеше! Ул Шашукның иң якын дусты! Алар беркайчан да аякка басып, атлап йөрмәделәр! Авыл буйлап шуышып кына йөрделәр! Уйлап карасаң, бик уңайлы! Беркайчан да егылмыйсың, аяк-кулың сындырмыйсың, муеныңны бордырмыйсың! Йокыга китәргә дә уңайлы, ятып торасы юк. Кая туктасаң, шунда черем итәсең! Тәмләп яши беләләр иде алар, Шашук белән Былудка. Бөтен авыл халкы яратты аларны, җае чыкканда, ашата иделәр...
Микулай Журавлевлар өенә килә. Тәрәзә йөзлекләре челтәрләп ясалган, үзе бизәкләп эшләнгән, зур гына нык йорт. Биек капка каршында бер төркем сыннар тора. Болар – Микулай белгән Журавлевлар. Мәркүм (Меркурий) карт сыны кечкенә, ябык, бер күзендә бәйләвече бар. Үртәмәй (Артемий)  - урта яшьләрдәге нык-таза  гәүдәле ир. Палукай – Уртәмәйнең хатыны. Анук, (Анна), Анич (Анисья) һәм Барук (Варвара) – аларның кызлары. Өчесе дә йөкле. Нәчтүкнең (Настя) өч сыны – кечкенә, уртача, зур. Алар кырыйда аерым бастырып куелган. Журавлевларның сыннары тирәсенә җирдә уенчык тимер юл җәеп куелган. Зур уенчык паравоз, берничә пассажир вагоны.
МИКУЛАЙ. Болар Журавлевлар, безнең күршеләр. Иң карт Журавлев – Мәркүм дәдәй. Аның сүзләренә караганда, әтисе рус-төрек сугышында үлгән. Ә бу – 1977нче ел, мин мәктәп китапханәсендә укыдым. Ә үзе өч ел элек – 2016 елны үлде. Аңа, ким дигәндә, 140 яшь булып чыга бит! Менә шулай! Гади керәшен карты Мәркүм бу дөньяда барысыннан озаграк гомер иткән булып чыга! Статистикага караганда, кемдер 120 ел яшәгән! Ә Мәркүм дәдәй 140 ел! Нинди Япония, нинди Каваказ таулары, ди! СарсазКүл авылы! Монда тау да, диңгез дә, уңайлы климат та юк, ә кеше 140 яшькә җитә! Әле гомере буе тәмәке тартып, самагон эчүен дә онытырга ярамый! Кайчакларда, Шашук һәм Былудка белән бергә үрмәли иде! Гомере буе ни эләкте, шуны ашаган. Бер генә тапкыр да табибларга күренмәгән. Бөтен тешләре урынында иде, авызы тулы теш белән үлде. Үлүен дә үз теләге белән китте. Чокырга егылып төшкән дә, анда өч көн яткан. Ә аңарчы, кәҗә тәкәсе шикелле, йөгереп йөрде! Чокырда үзем күреп алдым. Авылда беркем калмаган иде инде. Үзем җеназасын укыдым, үзем җирләдем... Күзләрен йомдырмыйча күмдем... Дөресрәге, күзен йомдырмадым. Ул бит гомере буе бер күз белән яшәде. Аның бит бер генә күзе бар иде. Туганда ук шулай булган. Шуңа күрә армиягә дә алмаганнар. Ә сугышлар аның дәверендә, ай, күп булган. Япон сугышы, Беренче Бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, Икенче Бөтендөнья сугышы... Барлык ирләрне сугышка алалар. Ә Мәркүм дәдәй авылда кала. Үзе кеп-кечкенә, кибеп беткән, бер күзле иде, аракы-тәмәке исе аңкып тора, ә хатын-кыз барыбер яраткан аны. Чөнки бүтән ир-ат булмаган! Мәркүм дәдәй авылда йорттан-йортка йөргән дип тә сөйлиләр. Ә нишләргә? Ничектер яшәргә кирәк бит! Димәк, озын гомер – ул сезгә диңгез дә, тау да түгел, ул сугышларсыз тыныч тормыш! Әти бервакыт, ничектер, Мәркүм дәдәйнең күзсез булып тууына ышанмавын сиздерде. Ул Мәркүм дәдәй күзен махсус чукып чыгарган, дип саный иде. Исән калыр өчен. Нәселен дәвам итәр өчен... Бәлки шуңа күрә дә күралмагандыр Журавлевларны минем әти. Безнең бабайлар сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый. Бәлки минекеләр дә 140ка кадәр яшәгән булырлар иде. (Күпмедер вакыт уйланып тора һәм сүзен дәвам итә). Бусы Уртәмәй дәдәй, Мәркүм дәдәйнең оныгы. Герман сугышы өчен соң, Әфган сугышы өчен иртәрәк туган, шуңа күрә исән калган. Гомере буе аучы булды. Мин балачактан аларның өен яраттым, мондагы корал һәм усал этләр мине үзенә тарта иде. Үртәмәй дәдәй куян, төлке, кондыз, бүре аулый иде. Яшь чагында хәтта аюны да тоткан, дип сөйләделәр. Тик шуны аңлый алмыйм: безнең авылга андый ябык, җитез этләр каян килгәндер. Алар бит безнең Акбай, Актүшләргә охшамаган, шуңа күрә ул явызлар безнең этләргә бик якын килмәскә тырышалар иде. Бервакыт көзен күлгә ике аккош төште. Җылы якларга очарга ерак, хәл җыярга төшкәннәр, күрәсең. Күл буеннан Үртәмәй дәдәй үтеп бара. Ә кулында балта. Ул бер генә мизгел дә уйланып тормады. Кинәт кенә күлгә ташланды, суга кереп, кулдагы балтасын аккошка бәрде. Аккош – зур кош, канатлары киң, тиз генә күккә күтәрелеп китә алмый... Үртәмәй дәдәй балтасы аккошның нәкъ күкрәк турысына барып тиде. Икенче аккош күл өстен урап-урап, озак очты, аннары күздән югалды. Күршебез үле аккошны өенә кайтарды да, мылтыгын алып, кире килде. Куаклар арасына качып, тынып калды. Икенче аккош ике көннән кабат очып килде. Күлгә төште, башын суга иде. Шул мизгелдә үк ату тавышы яңгырады. Үртәмәй дәдәй киемнәрен салып, үле кошны алырга су уртасына йөзеп керде. Бәлки шуңа күрә дә әти Журавлевларны яратмагандыр? Алар бит шушы аккошларны ашадылар! Сөякләрен суыра-суыра, чапылдый-чапылдый, итен мактый-мактый. Шул ук елны кышын Үртәмәй дәдәй урманга ауга китте. Биек агачтан аның аркасына селәүсен сикерә. Мылтыгы кулыннан төшеп китә, пычагын да алырга өлгерми кала, шул зур мәче аның бугазын кимерә. Селәүсен Үртәмәй дәдәйнең гәүдәсенә кагылмый, үз юлы белән китеп бара. Үртәшмәй дәдәйне өч көннән соң гына табып алалар. Күзләрен йомдыра алмыйлар, йөзе салкыннан каткан була. Шулай ачык күзләр белән җирләделәр... Журавлевлар гаиләсендә дүрт кыз бар иде. Мәркүм дәдәй бу гаиләдә һәрчак төп хуҗа булды. Оныгы, Уртәмәй дәдәй үлгәч, ул кызларны шәһәргә укырга җибәрергә кирәк, диде. Авылның бернинди киләчәге юк! Ул вакытта инде безнең күлебез юк иде, аны кара багана алып китте. Өлкәнрәк өч кыз бер-бер артлы Казанга киттеләр. Укырга! Чибәр кызлар иде. Бик тиз кияүгә чыктылар, балалар таба башладылар. Шәһәр кешеләре булдылар. Мәркүм дәдәйнең йөрәге түзми, шул кызларны күрергә дип, шәһәргә юл тота. Кызлар тулай торакларда яши иделәр. Шуңа күрә Мәркүм дәдәй безнең язучыбыз Григорий Москвинда тукталган, аның үз фатиры бар иде. Төнлә белән Мәркүм дәдәй олы йомышын йомышларга тели. Шәһәр бәдрәфенә йөрергә өйрәнмәгән. Шәрә арты белән ак касә сыман нәрсәгә утырырга җөрьәт итмәгән. Ярымбөгелгән аяклары белән ишегалдына атыла. Тыныч кына почмак таба, кереп утыра да, йомышын йомышлый башлауга, милиция килеп чыга. Картның хәленә керәләр, ярты акчасын алалар... Мәркүм дәдәй шәһәр буйлап ярты төн йөри. Ниһаять, ташландык төзелеш урынын табып, шунда керә. Ыштанын төшерүе генә була, арслан шикелле эт ташлана үзенә. Мәркүм дәдәй аяк табанын ялтырата. Автобуска утыра да буялган ыштаннары белән авылга кайтып китә. Кече кызы Нәчтүкне авылда кала, диде Мәркүм дәдәй. Шәһәргә ике аягының берсен дә атламый! Аның сабыр хатыны Палукай түти берсүзсез ризалашты. Якын-тирәдә миннән башка егетләр юк иде. Алар миңа Нәчтүккә өйләнергә тәкъдим иттеләр... Минем тормышымда өч Нәчтүк булды. Кечкенә Нәчтүк.Без аның белән бергә үстек. Өйдән өйгә йөрдек, чана-чаңгы шудык. Безгә бергә күңелле, рәхәт иде. Бервакыт күлдә су коенганда, мин аның теге ниен.., ике бот арасындагы күбәләген күреп алдым... Яшен суккандай булды. Күкрәгем, бөтен тәнем буйлап кайнар дулкын йөгерде. Мин тизрәк өйгә чаптым. Шул көннән башлап, кечкенә Нәчтүкне тормышымнан сызып ташладым. (Сулыш ала). Тиздән тормышымда икенче Нәчтүк пәйда булды. Без аның белән бер мәктәптә укыдык, бер парта артында утырдык. Дәресләр бөтенләй исемдә калмый иде, чөнки һәрчак Нәчтүкнең бот арасында теге серле әйбере турында гына уйлый идем. Аның белән сөйләшә дә алмый идем хәтта, калтырап чыккан тавышым эчке халәтемне сиздерә иде. Шуны аңладым: кызларның аяк арасындагы ул могҗиза – дөньядагы иң мөһим һәм иң кирәкле әйбер. Бервакыт койма аша Журавлевларга кердем дә бәдрәф артындагы кычытканлыкка качтым. Бәдрәфнең такта ярыклары шактый киң һәм күп нәрсәне күрергә була иде. Мин берничә сәгать утырдым, үземне кычыткан чагып бетерде, ниһаять, бәдрәфкә килүче аяк тавышын ишеттем. Битемне бәдрәфнең сасып беткән тактасына терәдем. Ишек ачылып китте, яктылык саркылып керде һәм Палукай түти, Нәчтүкнең әнисе күренде. Бәхетемә, мин җан-фәрманга чыгып чаптым, Палукай түтинең анда нишләгәнен күрмәдем... Шулай итеп, без үстек. Өченче Нәчтүк пәйда булды. Нәчтүкнең аяк арасында ни барын инде яхшы белә идем, чөнки Анфиса бар иде. Мин тынычландым... Тиздән әтием үлеп китте. Ялгызым калдым... Көннәрдән бер көнне Мәркүм дәдәй белән Палукай түти керделәр. Мин шунда ук ризалаштым!
Микулай ишегалдына таба йөгерә,  өенә йөгереп керә.
МИКУЛАЙ. Минем менә шушы магнитофоным бар иде! Инглиз телендәге җырлар! Бик модада иде! Бер җырын яттан өйрәндем! Кызлар янына гармун тартып, җырлап барырга кирәк! Бу хакта инде белә идем! Әти! Мин Журавлевларга киттем!
Микулай өйдән йөгереп чыга, Журавлевларга таба чаба. Капкалары каршына басып, гармунда уйный һәм Битлзның «Yesterday» җырын башкара.  Кытыршылыклары күп, әлбәттә, әмма бөтен күңелен биреп, ихлас җырлый.
МИКУЛАЙ. Самими кызның башын әйләндерү өчен күп кирәкми! Бер җыр да җитә!.. Тиздән без өйләнештек, туй булды. Минем өйдә яши башладык. Нәчтүкнең аяк арасындагы нәрсәсе Анфисаныкы кебек үк татлы түгел иде... Әмма миндә башка теләк туды – балам булуын теләү! Энурез шунда ук бетте. Мин армиягә дә бара ала идем. Әмма инде армиягә барасым килмәде, балам туганны көттем. Тиздән Нәчтүкнең корсагы түгәрәкләнә, көннән-көн үсә башлады. Анфиса хакында бөтенләй оныттым. Ул бу вакытта Казанга киткән иде бугай инде. Көне-көне колхозда йөрдем, көтү зур иде, мин акча эшләдем! Тиздән улым туды! Бәхеттән шашам дип торам! Казанга киттем, улыма паравозы, вагоннары белән уенчык тимер юл алып кайттым! Бер көннән соң улыбыз үлде. Бер генә табиб та сәбәбен аңлатып бирә алмады... Шунда әбием Уксинә искә төште. Беркайчан да чиктән тыш шатланырга ярамый дип әйтә торган иде ул. Артык шатлыктан кан басымы күтәрелә, хәтта йөрәк ярылырга да мөмкин икән... Без Нәчтүк белән бергә идек, тиздән аның корсагы янә үсә башлады. Мин артыгын сөенмәскә тырыштым. Икенче улыбыз бары бер атна гына яшәп калды. Шуннан соң мин бөтенләй шатланудан туктадым. Өченче баланы без эчке курку белән көттек. Куркуыбыз акланды... Өченче балабыз ун көннән соң китеп барды. Ә икенче көнендә Нәчтүк асылынды. Үзләренең мунчаларында... Безнең мунчада түгел, ә үзләренекендә. Ул ябык күзләр белән асылынып тора иде... Әгәр мин булмаган булсам, ул асылынмас иде... (Пауза) Бу сыннарны өч ел ясадым.... Бу сөйләшүгә өч ел әзерләндем. Тик барыбер җаным тынычланмады! Минем кеше тавышын ишетәсем килә!
Микулай өенә таба йөгерә. Ул шашына-котырына башлый. Үзенең ишегалдына чабып керә.
МИКУЛАЙ. Мин гел сөйлим дә сөйлим, чөнки кеше сөйләмен онытырмын, телем кибәр дип куркам! Тик мин тере кеше тавышын ишетергә тиешмен, югыйсә, колакларым ишетми башлаячак! Мин болай башкача яши алмыйм! Миңа моннан китәргә кирәк! СарсазКүл авылы юк башка! Сарсаз, сары балчык кына бар! (Кулына чыбыркысын ала, шартлатырга тели, булдыра алмый), Кайда кешеләр? Кайда көтү? Ат, сыер, сарыклар кайда? Кемне көтәм мин монда? Мескен кәҗәнеме? Тавыкларны? Мин бит әле исән, мин – кеше! Мин дә, барлык тере кешеләр кебек, машина тавышларын, кешеләр сөйләшүен, балалар көлүен ишетергә телим! Минем дә көне-төне телефоннан сөйләшәсем, интернетта утырасым килә! Кинога йөрисем килә! Кошлар сайравын гына тыңлап ятасым килми башка! Китәм! Бүген үк! Казанга китәм! Эшкә керермен, бүлмә бирерләр, яшәрмен! Аннары Анфисаны эзләп табармын! Улым бар минем! Барысы да яхшы булыр!... Җыенырга кирәк! Тизрәк җыенырга, Микулай! (Уйга кала). Ә кәҗә... Әнекәем минем... Мин аны монда калдыра алмыйм ич. Ул мине ничә еллар буе ашатты. Сөтен, эремчеген саткан акчага яшәдем бит мин! Аны районга алып барып сатармын! Юк, нинди дә булса берәр яхшы кешегә бүләк итәрмен! Ә тавыклар? Алар да туендырды ич мине! Тавыкларны да сатармын! Өйдән алып китә алган бар нәрсәне алып китәрмен инде! Тизрәк калага, Казанга юл тотарга, Микулай!
Күктә самолет тавышы ишетелә. Микулай эскәмиягә утыра. Аның  баш очыннан башта бер самолет очып узып. Аның артыннан ук икенчесе. Микулай тынычлана.
МИКУЛАЙ. Сигезенче узды... Тугызынчы... Самолетлар кире кайта... Китәргә ярамый, Микулай... Әгәр мин китсәм, төннәрен бу шәмне кем кабызыр? Әгәр очучы җирдә бер генә ут әсәре дә күрмәсә, ул юлын югалта бит. Бу хакта Антуан Экзюпери үзенең китабында язган. Бөтен әйләнә-тирәдә дә, уннарча чакрымда бер генә җан иясе дә, төннәрен бер генә ут яктысы да калмады... Самолетлар юлдан язарлар, үзләренең аэродромнарына барып җитә алмаслар... Очучылар минем утка күнеккән инде... Моннан китәргә ярамый, Микулай... Мин төннәрен шәмне кабызырга тиешмен...
Микулай өйгә уза, әтисе белән әнисенең сыннары каршына утыра. Әкрен генә фикер йөртә башлый.
МИКУЛАЙ. Нәчтүк белән икебездән туган балаларның нигә үлгәннәрен аңладым мин... Кемдер зур гөнаһ кылган. Юк, әни түгел, ул әтигә тугрылык саклап яшәде. Әти дә түгел, ул һәрчак миңа тугырыклы булды. Ләкин Портновлар белән Журавлевлар гасырлар буе терәлеп торган күршеләр булган бит, читән аша гына. Ирләр сугышка киткән, хатыннар калган...  Кайчандыр кемдер шул читтәнне узып кергән дә гөнаһ кылган. Әти! Бәлки шуны белгәнсеңдер һәм шуңа да Журавлевларны күралмагансыңдыр? Әгәр син исән булсаң, мине Нәчтүккә өйләндертмәс идең! Без Нәчтүк белән кан туганнар булганбыз, шуңа да балабыз була алмаган. Күрше кызларына өйләнергә ярамый! Хәтта күрше урамдагыларга да ярамый! Хатынны үз йортыннан ераграк яшәгәнен, яисә бөтенләй башка халыкныкын алсаң тагын да яхшырак... Ә Анфиса?..  Барысы да яхшы, аның әнисе бит безгә каяндыр ерактан килгән. Күрәсең, ул да шундый сөйрәлчек булган, баласының әтисен белми иде... (Пауза. Бер урынга төбәлеп уйланып тора) Караңгы төшә... Шәмне кабызырга вакыт...
Микулай ишегалдына чыга. Зур шәм янына килеп, баскычтан күтәрелә, фитилен яндырып җибәрә. Шәм кабынып китә, якты булып яна.
МИКУЛАЙ. Нинди кара болытлар... Бүген яңгыр яумый калмас... Әле унынчы самолет кайтмаган. Мондый һава торышында ничек оча торганнардыр алар?..
Яңгыр ява башлый. Микулай өйгә керә, хәрбиләр кия торган капюшонлы брезент плащын киеп, ишегалдына чыга. Ашыгып-ашыгып, әйберләрне яңгырда калмасын дип сарайга ташый. Яңгыр көчәя. Микулай янган шәмгә карый-карый ишегалдында йөгереп йөри.
МИКУЛАЙ. Чиләкләп коя! Мондый яңгырның күптән булганы юк!
Шәмнең уты кими башлый. Микулай шәм алдына барып баса. Ут сүнә. Яңгыр чикләкләп коя.
МИКУЛАЙ. Унынчы самолет әле кайтмаган! Очучы берни дә күрми! Ут кирәк! Кайдадыр факелым бар иде! Ул бензинле! Хәтта су астында да яна торган! Миңа факел кирәк! Очучы юлын югалткан!..
Микулай ишегалды буйлап йөгереп йөри. Сарайдан ике факел табып ала, аларны кабыза. Факеллар якты булып яна. Микулай факелларны күтәреп селки.
МИКУЛАЙ (кычкыра). Мин монда!.. Мин исән!.. Очыгыз бирегә, очыгыз!..
Бик түбән төшеп, җир өстеннән диярлек самолет очып уза. Микулай да факелларын төшерә.
МИКУЛАЙ. Бу унынчысы... Кешеләр өйләренә кайта.
Микулай факелларын җиргә кадап куя. Үзе эскәмиягә утыра, капюшон кигән башын аска ия. Йокыга китә. Яңгыр искитмәле көчле ява. Бер мизгелдә яңгыр белән бергә күктән балык, бака, тритон, кечкенә ташбакалар коела башлый...
Таңга кадәр шулай дәвам итә. Микулай йоклый.
Яңгыр туктый. Таң ата. Факел әкренләп сүнә. Якты булып кояш чыга. Яңадан барлыкка килгән күлдә бакалар бакылдый, тритоннар үзләренең җырын суза. Микулай әкрен генә уяна, плащ кигән килеш ишегалды буйлап йөри.
МИКУЛАЙ. Хәтерлим мин... Бу тавышларны... Күп кешеләр җәннәт турында сөйли. Ә мин анда булдым инде. Балачагымда, шушы тавышларны ишеткәндә... Күл кире кайтты! Күл кайтты! Микулай!.. Казанга барырга кирәк! Кешеләрне чакырырга! Күлебез кайтты! Җыенырга кирәк! Кәҗә торып торыр, аны, киткәндә савармын...
Микулай өйгә керә, плащын сала, кабалана. Хис-тойгыларын бәйдә тотарга тырыша, артыгын шатланырга курка. Бөтен нәрсә кулыннан коела. Ул көзгегә килә, үзенә карый.
МИКУЛАЙ. Тизрәк калага барырга! Өйләремне сатармын! Әгәр беркем дә алмаса, бүләк итеп бирермен, алар күп ич миндә! Беренче эш итеп, Анфисаны һәм улымны эзләп табарга кирәк. Алар монда, минем янымда булырга тиешләр... (Көзгегә карап). Бу кыяфәттә барырга ярамый инде! Анфиса мине танымаска да мөмкин ич!..
Микулай өй буйлап йөгереп йөри, әйберләрне төшереп җибәрә. Чәч ала торган машинка белән кырыну пәкесен табып ала. Ишегалдына чыга, кечкенә көзгесе булган раковина янына килә. Чәчен машинка белән пеләшкә алып ата. Кырына. Ияге  киселә, канаган урыннарга мамык кисәкләре ябыштыра. Ашыга-кабалана.
 МИКУЛАЙ. Барысы да яхшы булыр, Микулай! Яңа тормыш башлана! Яшь попны чакырып кайтарырбыз, чиркәүне ачарбыз! Мәктәп ачарбыз! Балалар күп була ич! Казаннан укытучылар кайтыр! Ферма, күп терлек-тару булыр, көтүче булып эшләрмен! Григорий Москвин кайтыр, үзенең китапларын монда язар! Ничек язарга кирәклеген өйрәткәләрмен аңа... Мин беләм ич... Журавлевлар да кайтырлар! И-и, балалары күпме аларның! Өч кыз бит алар! Журавлевларның өе зур, барысына да урын җитәр! Иң мөһиме – күлебез бар хәзер! Бакалар, балыклар, ташбакалар бар! Гөрләтеп, җир җимертеп яшәрбез! Анфиса белән улым кайтыр, минем улым белән!.. Тик артыгын сөенмә, Микулай... Тыныч, тыныч... Безгә бит сөенергә дә ярамый хәтта...
Микулай кырынып бетерә, битендә калган күбекләрне юып төшерә. Өйгә йөгерә.
 МИКУЛАЙ. Мин шәһәргә барам!.. Әтинең кастюмы бар иде!... Миңа артык зур булмаса гына ярар иде, әти бит озын буйлы, киң җилкәле кеше иде!..
Микулай шкафтан ак күлмәк таба, галстук тага. Кастюмны киеп карый. баксаң, ул аңа шактый кечкенә икән, күкрәк турысыннан төймәләре эләкми.  Кастюмын салмый, көзге каршында басып тора. Мул итеп одеколон сиптерә. Башы пеләш, битендә мамык кисәкләре, үзе мәзәк күренә.
МИКУЛАЙ. Барысы да яхшы булыр, Микулай... Яңа клуб төзербез... Кибет ачарбыз... Анфиса кибетче булыр... Колакларымның «әти» дигәнне ишетәсе, ә телемнең «улым», «кызым», «хатыным» дип әйтәсе килә...
Микулай катып кала, күкрәген тота.
МИКУЛАЙ. Тукта, Микулай, саграк... Бу ни булды? Эчемдә кайнар дулкын йөргән шикелле... Өскә күтәрелә... Гомеремдә дә мондый нәрсәнең булганы юк... Тукта, Микулай, тукта.... Әти ниндидер дару төймәләре эчә иде... Шуларны табарга кирәк... Алар кайдадыр монда гына...
Микулай киштәләрдә актарына, бөтен нәрсәне идәнгә коя. Дару төймәләре салынган кечкенә шешә табып ала. Тиз-тиз берсен йота. Көтә.
МИКУЛАЙ. Менә... Шунда ук җиңел булып китте... Барысы да яхшы булыр, Микулай... Монда чын җәннәт булачак әле... (Икенче дару төймәсен эчә, аннары өченчесен, дүртенчесен). Менә хәлем тәмам яхшырды... Хәзер җыенам да китәм... Шәһәргә китәм... Анфиса белән улым янына...
Микулай ниндидер үз-үзен белештермәгән йокылы-уяулы халәттә. Ул әкрен генә, үз-үзенә урын тапмагандай, өй буйлап йөри. Әтисе белән әнисе сыны утыртылган эскәмиягә килә. Аларның ике арасына кереп утыра, уңайлап утыра алмыйча, озак кына боргалана. Ниһаять, ул җайлаша, башын әнисенең күкрәгеме-корсагымы турысына куя. Микулай күзләрен тутырып ачып, елмаеп катып кала...
 Шул арада «челт» иткән  тавыш ишетелә, өйдә ут элеп китә, барлык лампочкалар якты булып кабына. Кассеталы магнитофон кабынып китә. Пол Маккартни башкаруында «Yesterday» җыры яңгырый. Язма бик начар, җыр чыжылдап-гөрелдәп чыга. Барлык өйләрдә ут кабына, урам утларына да җан керә. Анфисаның өе иллюминация белән бизәлгән, төрле төсләр белән уйнап, аеруча яктырып күренә.  Йорт янында кулына бала тоткан Анфиса сыны. Журавлевлар капкасы каршындагы уенчык паравоз эшләп китә һәм түгәрәк буйлап хәрәкәт итә башлый. Аңа пассажир вагоннары тагылган, ә вагоннарда сары утлар яна...
 Кайдадыр еракта зур йөк машиналарының тавышы ишетелә...
Чаң тавышы.
Кинәт җыр туктап кала, ниндидер тавышлар ишетелә. Аннары Вәчли дәдәй, Микулайның әтисенең тавышы ишетелә.
ВӘЧЛИ ДӘДӘЙ ТАВЫШЫ. Микулай!.. Микулай, улым!.. Җитәр, җыен, юк-бар тыңлама!.. Мин монда ялгыш кына нәрсәгәдер бастым... Йокларга ят, улым, киттек! Иртән иртүк көтү көтәргә торасы бар!..
 Магнитофонда кассета әйләнүен дәвам итә. Тынлык.

 ПӘРДӘ


 
 

Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ


Фото: https://vk.com/

 
«Мәйдан» №4, 2020 ел.

Комментарийлар