Көн каршылыктан башланды – Хәниф, нишләптер, гомер булмаганны, япон машинасын кабыза алмады. Ул тиклем суык та түгел, март кояшы җылы нурларын мул гына сибә. Ә бит башкалага мөһим йомыш белән барырга кирәк.

– Ярар, иске машинаңны кабыз, ния, – диде хатыны Сара, бу хәлгә исе китмәгәндәй. Ул шулай сөйләшә. Тырыш, уңган хатын. Кулыннан килмәгән эш юк, барысын да умырып эшли. – Көне, сәгате сөйләшенгән, соңлап куймыйк.

Көн дә йөргәнгәме, «Жигули» шундук кабынды. Хәниф, машина җылынганчы, багажникка күчтәнәчләрне чыгарып салды. Азактан, хатынын, туган апасы Зәкияне утыртты да, Уфа ягына юл алды.

Бер атна элек төпчек уллары Марат кайткан иде. Кәләш таптым, яратам, өйләнәм, ди. Уфа кызы, исеме Вәрисә. Маратка утыз яшь – «башлы-күзле» булырга күптән вакыт. Шуңамы, каршы килүче булмады, сөенделәр генә, бу изге хәбәргә.

Менә әле алар өчәүләшеп, «Жигули»да кыз сорарга китеп бара. Ара алтмыш чакырым тирәсе. Сара белән Зәкиягә рәхәт, көлешә-көлешә артта сөйләшеп баралар. Хәниф кенә юлдан күзен ала алмый: сак булырга кирәк, юлда машиналар бигрәк күп. Абайлап бармасаң, баганаларда видеокамера төшереп тора.

Шәһәргә кереп, Сипайлово бистәсенә барып җиттеләр, тиешле урамны, йортны таптылар.

– Син, Хәниф, ихаталарына керә тор. Ә без Зәкия белән кибеттән вак-төяк күчтәнәчләр алабыз.

Хәниф канәгатьсезлек белдереп:

– Күчтәнәчләрең җитәрлек ләбаса, – дип әйтеп куйды. – Каз, үрдәк алдың.

– Ярар, ярар, күпсенмә, – диде Сара, авызын ерып. – Булачак кодаларга беренче тапкыр киләбез. Берүк, «сараннар» икән дип уйламасыннар.

Килененең сүзләрен куәтләгәндәй, Зәкия елмаеп, хихылдап куйды. Ул балачактан шулай көләргә ярата. Барысына да разый булып, юкка-барга да кыткылдап, башкаларны да көлдереп яши, Зәкия.

Хәниф, тугыз катлы йорт ихатасына кереп, буш урынга барып туктады. Машинасыннан төшәргә дә өлгермәде, подъездан, кабаланып, юан гәүдәле, битен сакал-мыек баскан ир килеп чыкты. Йөз-кыяфәте бик усал, ачулы иде тегенең.

– Абзый кеше, – диде ул, «Жигули»гә ымлап. – Алып кит машинаңны, бу урын минеке!

– Әллә башкалада урыннар… хәзер сатыламы? – диде Хәниф, берни аңламыйча.

– Сатыламы, юкмы, анда эшең булмасын, абзый кеше… Кыш көне, акча җыеп кар көрәргә тракторны син түгел, ә без яллыйбыз. Ярый әле Паша өйдә юк, югыйсә…

– Нәрсә… югыйсә?

– Ул күп сөйләшми, шундук сугыша башлый. Аңламасаң, машинаның тәрәзәсен яисә көзгесен бәреп вата.

– Их сез, адәм балалары, нишләдегез! – диде Хәниф, авыр тын алып. – Күңел-йөрәкләрегезне пәрәвез чолгаган бит!

– Үгет-нәсыйхәт укыма, абзый, машинаңны ал да тай…

– Үзең дә… авылда туып үскәнсеңдер, мөгаен?

– Элек… бәлки… Ә хәзер егерме беренче гасырда яшибез – капитализм! – бөтен нәрсә акчага, сатып алуга корылган. Урын кирәк икән – сатып ал!

«Акылсыз, кешелек кыяфәтен җуйган нәстә!.. Җилегемә төште бит, җәфа… Нинди затка, кемгә әйләнеп барабыз?» Хәниф тирә-якка күз ташлады да, күңелендә кайнаган нәфрәтен тыярга теләп, машинасына кереп утырды. «Мондый ахмакларга каберең якын булмасын…»

Тирә-якта буш урын күренмәде. «Урамга чыгыйм, булмаса, – дип уйлады Хәниф. – Соңынан карарбыз…»

Арттан теге ирнең кычкырып көлгәне ишетелде.

– Әй, абзый! – дип шаркылдады ул. – Ничек… оялмый «Жигули»гә утырып йөрисең, ә?.. Шәһәрдә мондый экземпляр юк хәзер.

Хәниф урамга чыгу белән буш урынга туктап, машинасыннан чыкты. Менә, ниһаять, иркенлек…

Шулчак Хәниф янына ГИБДД машинасы килеп туктады. Кабинадан чыккан ябык, озын буйлы инспектор, кулын чигәсенә куеп, нидер мыгырдады да документларын сорады.

«Һай, йөриләр болары да кәнәтил вакытта…» Хәниф кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән документларын чыгарды.

– Билгене күрмәдегезме әллә? – диде тегесе, машинаны урап чыккач. – Монда туктарга ярамый!

– Ә кайда… туктарга ярый соң? – диде Хәниф, кызып китүдән чак-чак тыелып. – Монда ярамый, тегендә урын сатыла.

Инспектор Хәнифкә сәерсенеп карады.

– Гафу итегез, сез… алай-болай аракы, сыра эчмәгәнсездер бит?

– Ул яклап, гафу итегез, мин чиста, – диде Хәниф көр тавыш белән. – Егерме елдан артык капканым юк.

– Сәер күренәсез!.. Әллә хастаханәгә барып, тикшеренеп киләбезме?

– Нигә, теге өрә торган көпшәгез юкмы әллә?

– Өреп җәфаланганчы… мең тәңкәңне түлә дә, вәссәлам. Протокол язсам, штраф, ай-һай, ару булачак.

– Нигә кыйбат?

– Туктарга ярамаган урынга туктадыгыз, ярамаган сүзләр сөйлисез.

«Авылдан килгәнне, юл кагыйдәләрен белмәгәнне аңлады шикелле бу бәндә…»

– Нәрсә, протокол язабызмы?

– Әбәү лә, нәрсә булды инде тагын, Ходаем? – Монысы Сараның көр тавышы иде. – Ишек алларына кереп тукта дигән идем ләса, Хәниф.

– Кергән идем, куып чыгардылар, – диде тегесе, көлемсерәп. – Анда сакал-мыеклы ир, беләсең килсә, машина куярга урын сата. Ә монда…

– Кудрит-мудрит! Шушы шәһәргә килмәскә мең алтын бирерсең, – диде Сара, шамакайланып. – Күпме?

– Юл кагыйдәләрен мин уйлап чыгармадым, – диде инспектор, як-якка караш ташлап. – Кычкырмагыз, мин саңгырау түгел.

– Бер мең, – дип пышылдады Хәниф,бәладән котылырга теләп.

– Ач багажникны!.. Авыл кешесендә кайдан акча булсын инде, апаем? – Сара багажниктан олы төргәк алып инспекторның кулына тоттырды. – Менә, күчтәнәч! Казның иң эресе, майлысы… Базарда ике мең тора.

– Бирәм дигән колына, – дип, «бака ботын кыстырды» Зәкия, эшне боза язып. – Чыгарып куяр юлына!

Инспектор бу көтелмәгән хәлдән югалып, каушап калды хәтта. Әмма тиз арада үзен кулга алып:

– Каз?.. Ә, каз! Шәп, – дип сөйләнә-сөйләнә машинасына утырды да тиз арада юкка чыкты.

– Очты! – диде Хәниф, йөрәге әрнеп.

– Ярый әле… ике каз алган идем!

– Нишлисең соң? – диде Зәкия, авыр сулап. – Кемнең кулында, шуның авызында.

– Машинаңны күчер дә, әйдәгез, керик. – Сара багажниктагы күчтәнәчләрне кулына алды. – Кодалар көтә-көтә көтек булганнардыр, мөгаен. Әбәт вакыты да җитеп бара.

Подъезд такталарындагы фатир саннарын карый-карый, йортның икенче башына барып җиттеләр. Хәнифнең йөрәге «җу» итеп куйды. Баягы, таныш урын. Йә, Ходай!

Лифтка утырып, алтынчы катка күтәрелделәр. Менә булачак кодаларның фатиры. Зәкия, араларында өлкәнрәк кеше буларак, алга үтеп, ишектәге төймәгә басты.

Киң итеп ишек ачылды һәм анда сакал-мыек баскан ирнең йөзе күренде.

– Оһо-һо, кунаклар килеп тә җитте! – диде ул, ак тешләрен елтыратып. – Әйдәгез, рәхим итегез, кода…

Шул чак булачак «кодаларның» карашлары очрашты. Хәниф тертләп куйды. «Шул, баягы бәндә бит!»

Хәниф кинәт борылды да баскычтан аска йөгерде. «Менә сиңа кода, менә сиңа кунак!»

– Сез бит… сез бит, – дип мыгырдады бу хәлдән югалып калган хуҗа, ишек төбендә таптанып. – «Тойота» машинасында… килергә тиеш идегез?!

Артыннан күпме генә кычкырсалар да, Хәниф туктамады, машинасы янына йөгерде. Тик анда… «Жигули»дән җилләр искән иде.

– Нәләт төшкере!.. Урлаганнар!

– Ярамаган урында калдыргансыз, абзый – диде урамның икенче ягында торган таксист, Хәнифне кызганып. – Машинагызны әле генә эвакуаторга төяп алып киттеләр.

Хәниф, шөбһәләнеп, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп, ава-түнә юл читендәге эскәмиягә барып утырды.

– Дөнья түгел бу, – дип пышылдады аның иреннәре, – ә мәхшәр мәйданы!..

 

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН

Фото: https://krivoe-zerkalo.ru/images/2017/bDKWaKKfhJM.jpg

«Мәйдан» №8, 2021 ел.


Комментарий язарга