Вәгъдә

Серле утлар аңа төрттең мәллә,
дөрләп-дөрләп яна йөрәгем?
Син елгалар булып агып китсәң,
таллар булып яшем түгәрмен…

Син теләсәң, алсу таңга кадәр
яттан сиңа шигырь сөйләрмен.
Ышан миңа, бөтен йолдызлар да
тик синеке, дисәм, сөйгәнем…

Кара төндә якты аем булсаң,
салкыннарда – җылы кояшым.
Авыр юлга чыксам,
син – бердәнбер
миннән китмәс тугры юлдашым.

Син моңайсаң – синнән моңсурак мин,
ә ашыксаң – җитез яшеннән.
Кояшымны болыт капласа да,
дөреслекне синнән яшермәм!..

 

Мәхәббәт алмасы

Кыз бала бер алма атты сиңа.
Кыргый алма синең учыңда.
Теш батырма аңа уйланмыйча,
кызның йөрәк сере шушында.

Ул алмада садә таң нурлары,
Яшь йөрәкнең Сөю даулавы;
Кызлар җыры сыман кош сайравы,
Карурманның дәртле шаулавы;

Кылыч чыңы, туплар гөрселдәве,
Күз кыздырыр алтын сарайлар;
Яшь ананың күкрәк сөте тәме,
Кочак тулы кызлар, малайлар;

Рәшәткәле тәрәзәләр, богау,
элмәк, шартлау, сусау һәм төтен.
Анда – тәмуг, анда – оҗмах, бәхет!
Һичберсе дә
ярты түгел ләкин, бербөтен!

Ул алмада күке моңнары бар,
Гөлләрнең хуш исе бар анда.
Ут-су, давыл, йолдыз җемелдәве…
Сихер кебек серле бу алма.

Анда – хаклык, ялган, тойгы миче,
Күтәрүең йөкнең саллысын.
Сафлык, хыянәт – биек боз таулары,
Һәм, кыскасы, синең язмышың!

Су кешесе кебек, төпләрендә
Сагыш диңгезенең ятырсың.
Бер батырсың шунда, бер калкырсың,
Сөю газапларын татырсың.

Шундый уйлар белән тулды дөнья!
Нишләдең син, гүзәл кыз бала?!
Тик әкияттән түгел, тормыштан син –
Мәхәббәт алласы бу алма!

Кыз – хәйләкәр, күзләп тора әнә,
Өзми дә күк үзе өметен.
Карап яшь кыз аткан бу алмага,
Уйлана күр берүк, егетем!

 

Сабый йоклый

Кошлар тынды, җил тукталды,
Шауламый хәтта урман.
Соңгы дулкын узды йөгереп,
Иген тын калган кырдан.

Төшләр күреп, төштә көлеп
Сабый йоклавын белеп,
Әкрен генә тирбәлә Җир,
Олы бер бәллү кебек.

Иминлеккә чакыра күк
Нәни йөрәк тибүе.
Ишетелә күбәләкнең
Бик сак канат җилпүе…

 

Ай, дусларым…

Р. Г.

Көзге җилләр генә бары
Куенга сыенганда,
Өметнең ертык җиләнен
Кияргә җыенганда,
Килдең дә син: «Сәлам! – дидең.–
Җирдә шатлык күп икән.
Кайгылар… дип йөргәнебез
Кайгы түгел, чүп икән».
Өметсезлектән кешенең

Үзендә икән дәва:
Көзге яңгырга үч итеп,
Күңелдә ләйсән ява!
Ява язгы кояш нуры,
Әйтерсең лә, яз килде.
Һәм талпына өмет кошы,–
Гүя бу да аз инде!..

 

* * *
Бөтерелеп яуды яфрак,
Очты ерак хыялга!
Бу очышны инде беркем
Хаклы түгел тыярга!

Көзге җилдә сүндерергә
Теләгәндәй ялкынын,
Очты уйнап, очты шашып,
Очты яфрак-алтыным!..

Ә бер агай уйга талып:
– Уф, аллам, картлык! – диде.
Юкса, көзге яфрак кына
Өзелеп очкан иде!..

 

Нишләттең?!

Кинәт миңа арыш басулары,
киң болыннар шундый кадерле!..
Иделемә карыйм, күзләремне
алалмыйча таңга кадәрле.

Йөрәгемне нидер чәнчеп ала,
алтын көннәремне сагынам…
Керфектәге ут шар аша багам
алсуланган офык ягына.

…Тыныч кына гомер кичкән чакта,
шатлык-кайгыларны ишәйттең;
Күкрәгемдә йөрәк барын тоям!..
Мәхәббәт, син мине нишләттең?!

 

 

 

Уйлану

Таң нурлары төнне эреткәндәй,
Бәхет булып миңа килерсең.
Яннарыма утырып, мин яраткан
Чәчләреңне тарап үрерсең.

Ал шәфәкътән тамган соңгы нурны
Караңгылык ялмап алганда:
– Ник китте ул, нигә китте? – диеп
Мин дәшәрмен уйчан талларга.

Йә син чөеп алтын толымнарың:
– Бөтенләйгә калам! – диярсең,
Яшьлегеңнән, сихри яшьлегеңнән
Ак күлмәгең алып киярсең.

 

Фәннур САФИН шигырьләрен журналның сентябрь (№9,2018) санында укый аласыз.

 


Комментарий язарга