Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Останкино телевидение манарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Останкино телевидение манарасы медиафасадында республика символы сурәтен трансл...



Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Останкино телевидение манарасы медиафасадында республика символы сурәтен трансляцияләүне тәкъдим итте. Әлеге үтенечне Россия телерадиотапшырулар челтәре хуплады. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.


2041_n1812617_big%5b1%5d


30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, Останкино телевидение манарасында 10: 00 сәгатьтән 22: 00 сәгатькә кадәр республика әләме һәм юбилей белән котлау проекциясе күрсәтеләчәк.




Останкино телевидение манарасы - Европада һәм Россиядә иң югары корылма. Ул ил телевидениесе символы, гомуммилли бренд һәм Мәскәүнең иң танылган объектларының берсе.


 
Фото: https://tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/26-08-2020/m-sk-d-ostankino-televidenie-manarasy-tatarstan-l-me-t-sen-ker-ch-k-5766297

Комментарийлар