Бердәнбер

(баллада)

Иделнең иң гүзәл җирендә

Шәм кебек сузылып үскән ул,

Борынгы җырларда җырланган

Чишмәгә суга дип төшкән ул;

Авылның гармунчы егете

Аны нәкъ шул чакта күргәндер –

Алмадай кызлар күп авылда,

Арада ул гына –

Бердәнбер.

 

Кичләрен уенга чыкканда

Беркемгәсиздерми чыгарга,

Яхшыга киясе күлмәген

Чыгарып яшергән чоланга.

Үзе дә кичергән әнисе

Аның бу хәйләсен белгәндер –

Хәйләкәр кызлар күп авылда,

Арада ул гына

Бердәнбер.

 

Күбәләк шикелле талпынып

Очкан ул бер чыккач иреккә,

Яшьлектә кал шулай

Гомерлек уйнап та,

Җырлап та, биеп тә.

Ул, бәлки, нәкъ шушы уенда

Яшьлеген озатып көлгәндер,

Һәркемнең узачак ул бәйрәм –

Һәркемнең яшьлеге

Бердәнбер.

 

Ул кемнән ким әле,

Ник әле

Яраткан егетенә чыкмасын!

Туй белән биргәннәр аны да,

Искечә укытып никахын.

Кем белә, ә бәлки ул чакта

Бу безнең туйлар да кергәндер –

Ак туймы, кызылмы – барыбер

Ул аның туе бит

Бердәнбер.

 

Аннары бу сугыш, озату,

Аерылу иреңнән дүрт елга.

Дүрт елга барган бу сугышның

Газабы барачак күп елга.

Үпкәдән килгән бу кара кан

Симәнә ташыган үрдәндер,

Ә ире исән-сау кайтачак –

Ул аның ире бит

Бердәнбер.

 

Зур сугыш узды ул, тик менә

Тын кыса, кимерә үпкәне.

…Ире дә исән-сау, янында,

Бу сугыш бетсә дә, үтмәде,

Тәүлекләп игеннәр урганда

Ул аңа чир булып сеңгәндер –

Идәндә сабые үрмәли,

Ул аның сабые,

Бердәнбер.

 

Идәндә сабые үрмәли,

Аласы иде бер кулыңа!

Бу соңгы теләге үтәлми,

Чем-кара күзләре йомыла.

Ә аның шикелле илемдә

Меңләгән хатыннар үлгәндер.

Онытма, кешелек,

Ул минем

Әнием иде бит,

Бердәнбер!

Мөдәррис Әгъләм

И Хатын-кыз! 

Бар табыну – Сезгә, Хатын-кызлар!

Кыю булабызмы, кырысмы, –

Җиргә туган өчен, ир-ат булган өчен

Без мәңгегә Сезгә бурычлы!

Сез бирәсез галәм кояшы күк

Яктылыкны безнең җаннарга.

Өйрәтәсез тормыш матурлыгын,

Яшәү гүзәллеген аңларга.

Бәйрәм белән бәйрәм арасында

Гөлләр генә үсми юлларга.

Сикәлтәләр булса, аумас өчен

Сузылабыз Сезнең куллырга.

Ир йөрәге – күккә талпыныр кош,

Хатыннарда йөрәк – янарга!

Җир шарында шатлык, хәсрәт күпме –

Барысы да сыя аңарга.

Без гайрәтле фәкать Сезнең алда.

Гамәлләрнең гадел бизмәне –

Хатын кызлар! Горур, чая ярлар,

Сез – тормышның уңмас бизәге.

Бар табыну Сезгә – Хатын-кызлар!

Кыю булабызмы, кырысмы, –

Мәхәббәтле гомер биргән өчен

Без мәңгегә Сезгә бурычлы!

Факил Сафин

Син – бер генә…                                  

Меңнәр арасында син – бердәнбер,

Син бер генә дөнья йөзендә;

Бер гомер ул нәрсә?!

Мөмкин булса

Бирер идем унын, йөзен дә

 

Сиңа гына… Син кайларда хәзер,

Җир шарының кайсы төшендә?!

Нинди билгеләрдән танып дәшим,

Очрата калсам төшемдә?!

 

Чәчкәләрең кайда орлык коя,

Туфрагына нинди түтәлнең?!

Син гөл идең, сеңлем,

Һичбер кайчан

Шиңмәс гөле ерак үткәннең.

 

Дуслар, иптәш, таныш, якыннардан

Бармы кешең «абый» диярлек?!

Син – беренче идең, син – бер генә,

«Сеңлем» итеп башым иярлек.

Наис Гамбәр

*  *  *                                                

Мин сине яратмадым.

Мин сине сагынмадым.

Башларымны да югалтып,

Мин сиңа табынганмын.

 

Исә, исә, исә җилләр,

Сәлам дә юк, хәбәр дә.

Җилдән җитез килер идем,

Кул изәсәң әгәр дә.

 

Кара, кара, кара төннәр!

Бер тутырып карачы, –

Йолдыз булып янар иде

Күзләремнең карасы.

 

Яна, яна, яна йолдыз! –

Зилзиләләр янаса,

Йөрәкләргә күчәр нуры,

Күчми калмас лабаса.

 

Мин сине яратмадым.

Мин сине сагынмадым.

Сагышларымны ябынып,

Мин сиңа табынамын.

 

Ркаил Зәйдулла

 

 Юралмаган төш                                        

Төш юрата авыл хатыннары,

Әби-карчык тыңлый шым гына.

Көннәр сыман артка шуа тора

Дисбе төймәләре кулында.

 

Мисыр күгәрчене кунаган, имеш,

Очып килеп, тәрәз төбенә…

Юрый карчык:

– Төшең изге, кызым,

Елан түгел, мин юл күрәмен…

 

Төш юрата авыл хатыннары,

Арада бар иң яшь кыз бала,

Төш сөйләргә килә,

Килә,

Ләкин

Берни сөйләмичә кузгала.

 

– Үлгән! – дисә, ул ышанмас

Ләкин:

– Кайтмас! – дисә,

нишләр йөрәге?

Учак көлләрендә посып калган

Куз шикелле өмет дөрләде…

 

Миналардан арынып икмәк бирер,

Еллар үтәр, булыр җир тыныч.

Сөйләнмәгән бу төш – шартламыйча

Онытылып калган мина сыман:

Кагылырга хәтта куркыныч!

 

Төш юратты авыл хатыннары –

Юраганның күбе юш килде.

Ул чордан соң ничә кояшлы җәй,

Ничә тапкыр карлы кыш килде…

 

Еллар үтте, ә төш сөйләнмәгән,

Берни сөйләмичә кузгала

Ерак илдә үлеп калган ярның

Һәр көн саен пакъ фәрештә булып

Төшләренә кергән кыз бала…

 

Көн саен ул төш юратмак була,

Тик сөйләми кала көн саен.

Өмет дигән нәрсә – изге төштер,

Юралмаган төштер, мөгаен.

Зөлфәт

 

 

Әни                                 

Тавышлары булмаса да,

әллә каян ишетәм:

аяк очларына басып,

керә әни ишектән.

 

Уянмасын ди ул мине,

таң йокысын бүлмәсен.

Күзләремне йомып ятам,

уянганны күрмәсен.

 

Куанып ятам әнинең

исән-сау көннәренә.

…Аяк очларына басып

су сибә гөлләренә.

 

Атасы, дип, балалар, дип,

үзе дә сизми бугай,

аяк очларында йөрде

гомере буе шулай.

 

Тыңлап ятам: мин әнинең

бар гомерен ишетәм.

…Аяк очларына басып

чыга әни ишектән.

Кадыйр Сибгатуллин

 

Төш

Төш күрәм…Төсле төш… Тамаша!..

Күзләрем яктыдан камаша.

Насыйп яр кул суза бишектән

Еракта туачак таң аша…

Чәчәктәй хуш-исле сулышы

Чәчемә кагыла… Хис итәм.

Зәп-зәңгәр нур ага, әнкәйнең

Карашы уелган ишектән.

Йөрәгем бәхетле какканда

Җиңеллек тоймасын ничек тән?

…Әнкәйнең һәм хәләл ярымның,

Улымның – җимеше җанымның

Кушылган тавышын ишетәм!..

 Айрат Суфиянов

 

*  *  *

Күзләрендә һәрбер хатын-кызның,

һәр ханымның

(нинди генә яшьтә булса да)

тартып торган үзгә очкын-нур бар.

 

Бу тылсымлы чаткы,

бу сөйкемле балкыш

хыялларда күкрәп үскән чакта күпме булып,

хәзерге көн күпме калгандыр?

 

…Кайсысының күңел нуры

салават күпередәй булып та,

күзләрендә хәзер

чак беленер бер төсе калган.

Кайсысының бераз күбрәк…

 

Монысы бер хәл,

килешерлек бер фаҗига.

Икенчесе – иң авыры –

таныш түгел ятлар күреп тә,

якыннарның, җан теләгән кешеләрнең,

таң йолдызы кебек әз гомерле

шул нурны да шәйләмәве…

Равил Фәйзуллин

 

 

Фото: https://pixabay.com/

 

«Майдан» №3. 2020 ел.


Комментарий язарга