Һәр кеше – бер-берсенә охшамаган тарих. Гомер йомгакларын сүткәндә, исемен үзенең хезмәтләре, таланты белән бизәп, халык күңелендә лаеклы урын алган шәхесләрнең берсе – тормыш иптәшем Шамил Шәйдуллин.

Кырда яки мәһабәт таулар итәгендә ургылып чишмә чыгуын күргән бар, әмма без саф чишмә суының чыккан өлешен генә күрәбез. Нинди катламнар аша, юлындагы нинди киртәләрне сөзеп үтә ул – анысы безгә билгесез… Ләкин чишмә бу киртәләрне юкка гына үтмәгән, ул кешелеккә саф, чиста су китерә бит. Кеше дә үзенең дөньяга килүе белән ата-анасының дәвамы, кайтавазы булып тора. Дөньяга килгән яңа зат шәҗәрә тарихының кайсы катламнары аша үткән – без моны белергә тиеш. Бу язма Шамилнең нәселдәнлек, мохит, тәрбия «өчпочмагын» чишүгә, аның яшәвенең мәгънәсе нәрсәдә икәненә төшенергә ярдәм итәр.

Шамилнең әтисе – Нәфыйгулла Шәйдулла улы Шәйдуллин (1908-1945) өч яшендә әнисеннән, алты яшьтә әтисеннән калып, ятим үскән. Чыгышлары белән Чистай өязе Яңа Ибрай авылыннан булганнар. Аның авылга бер оста гармунчы икәнен дә хәтерлиләр, андый талантын үстерергә мөмкинлек булмаган, билгеле, укый да, яза да белми иде диләр. Апасы һәм җизнәсе кулында уналты яшькә кадәр тәрбияләнгәннән соң, абыйсы янына китеп, Донбасс шахталарында эшли, яңадан авылына кайта.

Мохит дилбегәсен кулыңда тоту өчен, тапкырлык, ихтыяр көче кирәк. Нәфигуллада бу сыйфатлар булгандыр: аны кибеткә приказчик итеп куялар. Ихтыяр көче тамырланып, өлгергән егет булып җитешкәч, Бибисара исемле кызга өйләнеп, тормыш оясын корып җибәрә. Берара гаиләне Бибисарага калдырып, Казанда эшли, кайтып-китеп йөри. Ике яшь йөрәк тормыш арбасын бергәләп тарталар.

Сугыш башлангач, Нәфигуллага бронь бирсәләр дә, соңгы елны сугышка алалар. Яу кырында һәлак була, Бибисара дүрт бала белән тол кала. Әни кеше, хөр күңелле, көчле кеше булганлыктан, бу авырлыкны җиңәр өчен, көрәшеп яшәргә керешә. Алманың тәмен тешләп белгән кебек, тормыш ачысын да бик озак татырга туры килә. Операция ясатып, бер ел мич башында үлем белән көрәшә. Иң кечкенә бала – Шамилгә ул чакта бары биш яшь кенә була. Яшәү теләге җиңә.

– Әни, ашыйсым килә, – ди Шамил.

– Улым, ашау нинди төсле була соң ул? – ди әнисе. Сугыш һәм ачлыкның сәбәпләрен кечкенә бала ничек аңласын соң?

Ул елларда үзәгенә үткән туктаусыз ашыйсы килү аны ризык кадерен белергә өйрәткән: гомеренең соңгы көненә кадәр бер валчык ризыкны да әрәм итмәде Шамил. Кайдадыр, офыклар артында, шул көннәр яши төсле тоела иде аңа.

Балачак аңа үзе өчен ачышлар ясый, акрынлап тормыш серләренә өйрәтә. Ул инде түбәгә, агач башларына менә, йолдызларга якынаерга омтыла. Ләкин яшәргә кирәк: ил белән килгән ачлык бик яшьли эш арбасына җигә.

Гаиләдәге иң өлкәне – Миңсылу, яшен бер яшькә олыгайтып, торфка эшкә китә, Исламия фермага чыга. Кечкенәләр – Вәкил белән Шамил көтүче чыбыркысын кулларына алалар. Тормыш чыбыркысына көтүче чыбыркысы да өстәлә. Җәйге көн озын, ашыйсы килү үзен һәрвакыт искә төшереп тора, ә күзләр гел туган йорт морҗасыннан төтен чыкканын көтеп тилмерәләр. Күңел төбендәге өмет чаткылары һич сүнми. Вәкил абыйсы, ачлыктан качу юлын эзләп, аягындагы кәлүшен салып, сөт сава башлый. Һәр кешедә үзе белеп бетермәгән акыл запаслары бар шул, ачлык әллә нинди эшләргә этәрә. Кичләрен атлар абзарына барып, атлар ашатырга – төнге көтүгә баралар. Ачлыкның газабын татыган җаннар атларны да ачлыктан саклап калалар.

Сөлчәбаш авылы урманнар белән бизәлгән.Урманлы як кешеләре тырыш, хезмәт сөючән: иренмә генә – урман үзенең байлыгын кызганмый. Җиләген, үләннәрен генә түгел, рухи азык та бирә урман. Шамилдәге шигъри чишмә ургылуында Сөлчәбаш урманының да йогынтысы зур. Күпме җырлары, шигырьләре табигатькә мәхәббәте белән сугарылган аның.

Язгы чәчү вакытында ул тракторчы ярдәмчесе булып, сабан өстендә чәчкечтә эшли. Эш авыр, йокы килә. Бервакыт тракторчы абыйның кәлүш белән кыйнавына уянып итә. Ни өчен? Бала күңеле бу кыйнауны һич аңлый алмый. «Әгәр син, йоклап китеп, чәчкеч астында калып үлсәң, аннары мин ничек яшим бу дөньяда?» – дигән сүзләр генә кәлүш белән сукканның авыртуын баса төшә. Ләкин гомере буе бу хәлне онытмады ул. 90 нчы еллар иде. Шамил инде тракторчы ярдәмчесе түгел, Мәләкәс милициясе бүлеге җитәкчесе, әсәрләре белән халык күңеленә кергән шәхес. Ул яшәгән фатир ишеге каршында бер абзый басып тора. Өстендә – бишмәт, аягында кәлүш. Абзый Шамилдән ярдәм сорап килгән. Кияве, кызы, оныгы мотоциклда бәрелеп үлгәннәр. «Ничек моргтан алып, авылга алып кайтырга? Син бит авылдаш, ярдәмеңнән ташлама», – ди. Ул инде, әлбәттә, кыйнаган чагын оныткандыр. Мин Шамилгә карап: «Шул кешеме?» – дим. «Әйе, шул, тик башка бер сүз дә әйтмә, сорама», – диде. Таш белән атканга – аш белән ат. Әнисенең әлеге сүзләре аның күңелендә алтын хәрефләр белән язылган иде. Шамил ул абзый өчен барысын да эшләде.

Тәрбиясе – акыллы ана тәрбиясе. «Тәүфыйклы бул, хәрәм ашама», – дип өйрәтте әнисе. Өйрәткәнне кабул итеп кулланырга үзенә бер теләк, сыйдыра белгән күңел булырга тиеш. Шамилдә болар бар иде.

15-16 яшьтә инде Шамил авыл агайларына ияреп урман кисә, такта яру, балта эшләре белән шөгыльләнә. Егетлеккә баскан чак. Көндез кулда балта булса, кичләрен гармун тартып, яшьләрне биетә-жырлата. Күрше авыл мәктәбенә укырга йөри. Ансыз бер кичә, бер концерт та үтми. Яшьлек хыяллары аны Үзбәкстанга алып китә. Армия хезмәтенә дә шуннан алына, танкист була. Армия газетасында «Иң яхшы танкист» дигән исем астында Шамил Шәйдуллин фотосы тора, горурланып, ул аны күп еллар саклый. Кайда гына булмасын, аның исеме мактау сүзләре белән телгә алына.

Шамил маяклар куеп, үзенең киләчәген үзе билгеләүче шәхес. Аның киләчәге – китаплар дөньясы. Мич башында качып дисеңме, юлдамы, эштәме – алар аңа юлдашлар. Тукай, Такташларны яттан белә. Чит ил язучылары – Эмиль Золя, Андерсеннар аның күңелендәге иҗат ялкынын дөрләтебрәк җибәрүчеләр. Сугыш, ачлык, әтисезлек Шамилнең китапларга булган сусавын баса алмый. Ләкин китап укып, гармун уйнап кына яшәү мәгънәсенә төшенеп булмый. Вакыт су кебек ага, кеше дә үзенең рухи байлыгын, яшәү формасын гел үзгәртеп, тулыландырып тора. Балачак зәңгәр офыклар артында кала, гаилә корып, нәсел шәҗәрәсенә күчү вакыты Шамилгә дә җитә. Укыган, әтиле, яхшы гаиләдән үзенә кыз сайлый.

Мин Казан Дәүләт университетының икенче курсында укыганда ялга кайткач, күрше авылга кунакка җибәрде әти, аңа укытучы Разыя апаны димләгәннәр (40 яшьлек әтиебез 3 бала белән тол калды), бары миңа ошаса гына әни итеп алачагын әйтте. Әтием Саттаров Нургаяз Сөнгатулла улы (1917-1987) тумышы белән Гаделшәдән, Чистай шәһәренең хөрмәтле табибы буларак тарихка кереп калган. Минем булачак үги әниемнең әнисе Гайшә апа белән Шамилнең әнисе ахирәтләр иде. Шамил белән безне таныштыручы, димләүчеләр – үги әни белән ахирәте Сара әни иде. Мин Казаннан бәйрәмгә кайтканда, Шамил белән очрашуны оста итеп оештыра иделәр. Бервакыт әти белән әни мәҗлестән аны үзебезгә алып кайттылар, ә ул дилбегәне тиз тотты, беренче күрүгә үк өйләнергә нияте барлыгын белгертте. Икенче көнне сорарга әнисе, туганнары килде, әтием укып бетермичә өйләнешүгә риза түгеллеген белгертте. Мин Казанга укуымны дәвам итәргә киттем. Шамил эшеннән китеп, өйләнү ниятеннән ваз кичмичә, Казанга – тулай торакка килде. Кызлар белән ишекне ачсак, бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы Шамил басып тора. Кулында чемодан, анда бер каз һәм солдат ботинкасы… Кызлар аңа гашыйк булды. Ул икеләнергә ирек бирмәде: я миңа яр буласың, я мин Үзбәкстанга китәм, диде. Ул үзенең максатына ирешү өчен утка да, суга да керә белә иде.

Минем белән кавышканчы, Шамил дүрт ел Ташкентта мамык эшкәртү заводында слесарь, өч ел армия сафында – танк гаскәрләрендә хезмәт итеп, тормыш мәктәбен узган үткен егет иде. Берәр ел чамасы Чистай сәгать заводында эшләгән. ЗАГСта ике атна көтәргә кирәк иде, ул минем туганым Хәмит абыйларда торды. Яшьлек хыяллары дөньясында кавышу көнен көттек, мәхәббәтебез керсез һәм саф иде. Шамил белән әбиемнең энесенең кызы Гөлшат Зәйнашева янына кунакка йөрдек. Шамилне ул кабул итмәде, үзенең башка варианты барлыгын әйтә иде, шулай да безне аерырдай көч табылмады. Шамил тоткан урыннан сындыра белә иде. Өйләнешкәч, Әмәт тавындагы бер бүлмәгә фатирга кердек: бер өстәл, бер карават һәм ике такта идән. Моннан да матур, бай гаилә учагы дөньяда юк кебек иде безнең өчен. Мин – студентка, ул вертолет заводына эшкә керде. Кичләрен куен дәфтәреннән язган шигырьләрен укый.Теле искиткеч матур, сүзләре акыллы. Миңа ул белеме юклыгын белдермәде, укырга теләге барлыгын әйтте. Тат. Волчья мәктәбендә алган белеме аз иде аның өчен. Кичләрен без аның белән рус теленнән диктантлар язып, укырга керергә әзерләнә башладык. Мин диплом алганнан соң, Чистайга кайттык. Анда кайткач, Шамилнең тагын бер ягы ачылды. Армиядән кайткач, ул биредә моңлы җырчы, оста гармунчы һәм театрда иң оста артист буларак дан тоткан. Чистай сәгать заводында арып-талып эшләсә дә, сәхнә аның икенче тормышы булган икән. «Галиябану» спектаклендә Хәлил ролен бары ул гына моңлы тавышы белән башкара алган. Чистай кызлары бу моңлы тавышлы, матур «артистны тыңлар өчен спектакльгә икешәр тапкыр килгәннәр. Көтү көтеп, йортлар салып йөргән чабаталы авыл малае Чистай сәхнәсенең талантлы үзешчән Хәлиленә әверелгән дә куйган.

Без кайтканны ишетеп, үзешчән театр режиссеры аны театрга чакырып килде. Шамилнең әнисе: «Аның Галиябануы бала тотып утыра – нинди театр?!» – дип кырт кисте. Шушы сүзләр Шамилнең «театраль» эшчәнлегенә нокта булды. Әни сүзе – Шамил өчен Коръән сүрәсе кебек изге иде. Ул вакытта мәхәббәтебезнең тәүге җимеше – Гөлнара туган иде.

Без, ике килен, кайнана бер йортта яши башладык, бер-беребез белән араларны бозмас өчен, тугыз айлык бала белән туганыбыз яшәгән ерак Төрекмәнстанга бәхет эзләп чыгып киттек.Тик анда безне кочак җәеп, шатланып каршы алган кеше булмады.

Безне эш үзе тапты: аны милициягә, ә мине иң кирәкле укытучы – физик итеп алдылар. Шамил милициягә эшкә һәм бер үк вакытта укырга да керде. Берьюлы өч мәктәптә эшләп, гаиләгә иң күп акчаны мин алып кайта идем, ә Шамил гади участок милиционеры булып эшли башлау сәбәпле, аз акчага эшләде һәм бу хәлгә бик хурлана иде. Мин аны: «Килер бер көн, син гаиләбезнең алтын баганасы булырсың», – дип юата идем. Тормышыбызның дәвамы бу сүзләремне раслады.

Шамил Төрекмәнстанда, ике телне матур итеп сөйли белүе аркасында, Ашхабад телевидениесендә еш чыгыш ясап, халыкның мәхәббәтен яулады. Бер көнне ял паркы аша узып барам, халык җыелган, участок милиционеры Шамил үзенең эш планнары белән уртаклаша, халыкны борчыган мәсьәләләргә җаваплар бирә. Сиздермичә генә, горурланып тыңлап тордым, минем өчен ул тагын бер башка үсте.

Бер елдан ул тикшерүче булды. Халык аны хөрмәтләде, тик өйгә кайткач, күзләрендә туган якны сагынуы арта барды. Бу хисләр кулындагы баянына күчте, эштән кайтып керүгә баянда бер уйнап-җырлап алмыйча табынга утырмады. Аның тавышын Рәшит Ваһапов тавышына тиңлиләр иде, аның җырларын нәкъ шундый моң белән бирә иде. Гастрольләргә килгән Татарстан артистларын үзебезгә кунакка алып кайта иде. Иң хәтердә калганы – Әлфия Афзалова белән ике төн бергә җырладылар, һәм Әлфия апа: «Ташла син бу милицияңне, мен сәхнәгә, син икенче Ваһапов, кайт Татарстанга!» – диде. Ә Шамил: «Ир-ат җырлап акча эшләми ул», – диеп җавап бирде. Халык тәрбиясе күңеленә үләнгә су сеңгән кебек үтеп кергән иде шул! Аның җырлары язылган кассеталарны сакламаганмын, бүген алар юк. Бу – минем хатам, гомерлек үкенечем!

Тора-бара тормышыбыз җайланды, эзгә басты. Барысы да бар, тик Шамилне сагыну хисе баса башлады. «Без монда калмыйбыз!» – бу сүзләрне әйткәндә, күзләрендә моң була иде. Ял көннәрен, бәйрәмнәрне, татар диаспорасы белән аралашып, күңелле итеп уздыра идек. Шамилнең баянда уйнавы, моңлы тавышы анда да аны игътибар үзәгенә куйды. Һәр атна кунакка чакыралар, концертлар куела, ләкин эшен дә онытмады, җиренә җиткереп башкарды. Ул гаделлек сакчысы буларак көрәште, трибунада бер төрле сөйләп, тормышта икенче төрле яши торган кеше түгел иде Шамил. Төрекмәнстанда яшәү дәвере аның иң зур көче дә, йомшаклыгы да яхшылыгы икәнен раслады.

Җинаятьчеләр белән эшләү эзсез генә калмады.Төрекмәнстанда кораллы бандитны тоту өчен «Урал» мотоциклында куа китәләр, җинаятьчегә якынайгач, атыш башлана – бандит пулясы Шамилнең умырткалыгына керә. Алты сәгать үлем белән көрәште. Күпме хәрәкәтсез ятты ул. Үз-үзен тиз кулга алып, савыгуны беренче планга куйды, ятып, хәрәкәтләр, аннан соң физик күнегүләр ясый башлады, спорт, авыр атлетика буенча күнегүләр эшләде. Шуннан соң яңадан аякка басып йөрергә өйрәндек. Мин, булдыра алганча, булышырга тырыштым, Ашхабадтан без торган урын бик ерак иде. «Шамилгә йөрергә булышыгыз инде», – дип, шәфкать туташларына акча да биреп калдыргалый идем. Шулай бер ел дигәндә Шамил аякка басты, эшли башлады. Тик физик күнегүләр ясавын ташламады.

Авыр чакларда да дөньяга карап соклана белде. Язмышыбыз үзебездән дә зуррак, бәхетебез без уйлаганнан да күпкә артыграк булыр шикелле иде. Кыен булган чакларда шуңа ышандыра белде

70 нче еллар – КамАЗ төзелеше гөрләгән чорлар. Ул турыда ишетү белән Шамилнең күңел учагында пыскып янган сагыну хисе ялкын булып ургылып чыкты. Тиз арада Чаллыга китү хәстәренә кереште. Бер атна эчендә Мәскәүдән рөхсәт килде дә, җыенып, кайтып та китте. Монда ул кирәкле белгеч, тиз арада фатир алды, безне әзер дөньяга кайтарды, гомеренең соңгы көненә кадәр гаилә аның өчен иң изге урын булды, без бернәрсәгә дә мохтаҗлык сизмәдек.

КамАЗ төзелеше чоры – үзе бер тарих, бирегә халык илнең төрле якларыннан җыелган, вагончикларда яшиләр. Килгән кешеләр арасында намуслысы да, угры-карагы да, адәм актыклары да җитәрлек. Шамилне җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе итеп куйдылар. Баш-аягы белән, көнне-төнне онытып, эшкә чумды. Җинаятьләрне ачу өстендә эшләгәндә, табиб диагнозы төгәллеге белән эшләде. Синең алда җинаятьче басып тора дип түгел, ә нинди ялгышлар аны туры юлдан читкә борган, төрмә аннан кеше ясап чыгара аламы – шул турыда уйлады.

Кеше үз юлын сайлаудан беркайчан да, берничек тә котыла алмый: я иман, намус юлыннан, яки гаделсезлек юлыннан китәсең. Шамилнең әсәрләре туу да, детектив жанрда эшләве дә – аның үз күзе белән күргән, үз йөрәге аша кичергән вакыйгаларны башкаларга җиткерергә теләүдән, кисәтергә теләүдән башланды. Ул эзләнә, җинаятьнең тамырын эзли. Әсәрләрендә дөнья белән бәхәсләшә, әрни – теләкләренең тормышка ашардай булмавы үзәгенә үтә. Күп сорауларга җавапны шул чордагы система бирә алмый иде.

Чаллыда без яшәгән йорт – язучылар өчен иҗат йорты иде, кемнәр генә бездә кунак булмады! Залдагы зур өстәл арты тулы булды, иҗат җимешләре турында фикерләрен кызып- кызып уртаклаштылар. Каләмдәш дуслары Эдуард абый Касыймов, Фаяз Дунайлар аны һәрвакыт гаделлеге өчен хөрмәт итәләр иде. Иҗат кешесе булу да, хокук сакчысы булу да кешеләр язмышы белән бәйләнгән җаваплы эш. Әгәр ул шул вакытта язучылык юлыннан китсә, кешеләр кулыннан да төшерми торган китаплар иҗат итәр иде. Бормалы, әйләнмәле юлларда таяну ноктасы була – бу үз дәрәҗәңне тою, аңлау, бәяләү һәм хөрмәт итү. Шамилгә вакыт бервакытта да җитмәде, үлгәндә дә «Такташым кала» дип, басылып чыкмаган әсәре өчен борчылып үлде. Күңеле язылачак әсәрләренең уйланмалары, хыяллар белән тулы иде.

Байлык аны кызыктырмады, китапларын чыгарырга юллар эзләп, максатына туры юлдан барды. Атаклы кеше булырга да омтылмады, үзенә реклама ясап, кешеләргә такмады, үзе булып калды. Керисилидзе дигән грузин егете белән алар, бер иске «Бобик»та көнне төнгә ялгап, җинаятьләр ачу өстендә эшләделәр. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Подкова» әсәре язылды .Эшләгән акчасы китап чыгарырга да җитми иде. Ә халыкның детектив әсәрләргә соравы зур булган чак: дәвамы кайчан булыр дип аптырата иделәр.

Милициядә ул чын хуҗалыкчыл булуы белән аерылып торды. Мәләкәстә, Менделеевскида ул төзеткән милиция биналары өчен, хәзер дә аны рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Иске, җимерек биналарны ремонтлатып, матурлыкны яратуын, булдыклы җитәкче булуын раслады. Кирәкле материалын, акчасын – һәммәсен дә таба, сөйләшә, инандыра белә, аның дәлилләренә каршы килмиләр, зарланмый-сыкранмый, төзи, булдыра, тик мактанмый! Беркайчан да кабинетта утырмады. Җинаятьтә тотылганнарны тәрбияләү өстендә эшләде. Аларда да рухи һәм акыл запаслары барлыгын, туры юлга чыгарырга булышырга кирәклеген аңлап яшәде.

Милициядә 30 ел эшләде. Хезмәттәшләре хәзер дә: «Шамил абый кебекләр сирәк!» – дип искә алалар. Аның холкында мактану, эшләгән эше, кешеләргә күрсәткән ярдәме өчен «син – миңа, мин – сиңа» дигән принциплар юк иде.Аңа, әнисе өйрәткәнчә, таш белән атканга да аш белән ат, дигән яшәү кагыйдәсе маяк булды.

Үз гомерендә күпме кешегә ярдәм итте. Өебезнең ишеге ябылмады, бер табынны да гаилә белән генә уртаклашырга туры килмәде. Ярдәм сорап яшьләр дә, картлар да, язучылар да, мәдәният хезмәткәрләре дә килә. Киңәш сорап та, булышуын сорап та киләләр, берсен дә борып җибәрми. Мондый сыйфатлар кайдан килгән, дигән сорауга, тәрбия белән нәселдәнлектән диясе килә. Әтисе Нәфигулланы сугыш бетәр алдыннан гына алганнар, һәм ул Польшаның Познань дигән шәһәрен немецлардан азат итү өчен барган яуларның берсендә һәлак була. Фронтта Азнакай кешесе Шәмси Садреевны очрата. Ул абзый кесәсеннән бер телем ипи чыгара һәм яртысын бүлеп бирергә тели. Нәфигулла: «Юк,үзең генә аша инде», – дип баш тарта. Алар, кайсыбыз исән калса да, гаиләләребезгә кайтып сөйләрбез, дип сүз куешалар. Нәфигулла абзый һәлак була, ә сугышчан дусты килеп, сокланып, аның турындагы хәтирәләрен сөйләп китә. Соңрак Шамил дә Азнакайга күп тапкырлар әтисе турында материал тупларга барды, тик китап итеп чыгарырга вакыты җитми калды.

Шамил барысы өчен дә әнисенә бурычлы икәнен әйтә килде. «Бер яхшы ана йөз укытучыны алыштыра ала» – дия иде. Бибисара әни – гыйлемле, тиешле тәрбия алган, кибетләре булган нык тормышлы гаиләдән чыккан була. Яшьтән үк Коръән укый белә, балаларына да дин сабаклары өйрәтә. Олы кызы Миңсылу апа бүген дә биш вакыт намазын йорт каршындагы мәһабәт биналы мәчеткә кереп укый, уразасын тота, сәдакасын бирә. Шамилнең дә дога укыганда, мәкамле, йөрәгеннән ургылган тавышы белән әнисен елатканы бар иде. Бибисара әни: «хәрәм ашамадым, кылган гамәлләрем якты, дөрес яшәдем, кешеләрнең күзенә туры карый алам!» – дип яшәде һәм балаларыннан да шуны таләп итте.Төрекмәнстанга килеп, бездә яшәгәндә, аштан ашка йөрде, бер генә дини бәйрәм дә аңардан башка үтмәде. Ул чиста күңелле Акъәби булып, 94 яшькә кадәр яшәде, оныкларын күреп, барыбызны да бәхилләп китте.

Гомере буе авылны сагынды Шамил, аның матурлыгын, туган як халкын хөрмәтләде.Кешеләрдән алырга түгел, бирергә тырышырга, дигән тәрбия белән үстергән әнине безнең белән бергә яшәтте. Туган апалары, кодалар, дуслар белән дус-тату яшәү – гаиләбезнең нигезе, язылмаган законы иде. Берәүләр бу дөньяга үзенә байлык җыю өчен яши, ә Шамил, киресенчә, кешеләрне сөендерер өчен яшәде. Гаилә учагы – мәңге янарга тиеш, гаиләне таркатуга һәрвакыт каршы булды. «Хатын – гаиләнең алтын медале, минем хатын яхшы икътисадчы, сөекле әни, укытучы, яраткан әби», – дия иде. Ул һәр җирдә дә үз гаиләсен зурлап, яратып сөйләде. Җанны таш итәрдәй, йөрәккә кадалырдай сүзләре булмады. Гаиләдә һәркем үз ролен матур итеп алып барды.

Аның моңлы тавышы, өздереп баянда уйнау сәләте балаларына да күчкән. Өйгә кайтса, кызыбыз Гөлнара пианинода, Җәлил скрипкада, Шамил баянда уйныйлар. Нинди бәхетле мизгелләр иде бу! Шамилнең җыр-моңга тартылуы, үҗәтлеге сәбәпле, яшьтән үк әнисе сыер саткан акчага баян алып биргән аңа. Үзе эшли башлагач та беренче хезмәт хакына баян алган. Фестивальләр, кичәләр ансыз үтми иде. Аның моңы урманнарга таралып, кошлар туктап тыңлый кебек иде, чөнки кунакка кайткач, урманга барып, туганнар белән табын әзерләп, җырлашып утырырга ярата иделәр. «Их, гитарада өйрәнәсе иде!» – дип тә хыялланды. Оныгы Әмирхан аның хыялларын тормышка ашырды.

Тормыш һәм әдәбият. Кайсын күбрәк яратты икән? Аның күпкырлы талант иясе булуы шигырьләрендә дә күренә. Такташ, Тукай, Җәлилләрнең шигырьләрен яттан белде.Үзенең иҗатында да аларның йогынтысы көчле иде.

Шамил детектив жанрда үз башыннан үткәннәрне, реаль хәлләрне язды. Хәтта Чечнядагы сугышка да барып җитте.Отпуск алды да бер айга хәбәрсез югалды. Ул вакытта телефон юк, инде кайдан эзләргә дигәндә, арыган-талчыккан кыяфәттә кайтып керде. Күзләре очкынланып тора, кулында бер төргәк: миңа сугыш эчендә дә, Грозный базарына кереп, чәй сервизы алып кайтты. Шул чәй йомрылары бүген дә ул вакыйганы хәтерләтеп тора. Караган саен, ишек ачылыр да, һәрвакыттагыча, ни дә булса тотып кайтып керер кебек тоела. Гаилә – аның өчен иң кадерле урын иде, нинди генә шартларда да безне шатландырырга тырышып яшәде. Борчуларны өй эченә кертмәскә тырыша иде.Мин аны мәңгелек йортка киткән ,диеп уйлый алмыйм, яңа әсәр язар өчен материал тупларга гына киткәндер кебек. Чечнядагы хәлләрне «Вечная боль» әсәрендә чагылдырды. Әсәр бик тиз үз укучысын тапты.

«Советская милиция» журналында конкурста аның бер хикәясе җиңеп чыкты, Мәскәүгә чакырдылар. Бүләк итеп өч томлы «Греция мифлары» дигән китап күтәреп кайтты. Бәлки, китап чыгарырга аз булса да акчалата премия булмасмы, дип, өметләнеп барган иде…Һәрвакыт үз көченә таянырга туры килде.

Татар иҗтимагый үзәге төзелгән елларда янып-дәртләнеп эшләде. Татар мәктәпләре ачу, телне гомум кулланышка кертү юлларын эзләде. Төрекмән илендә һәммәсе үз телендә сөйләшә, нигә бездә алай түгел дип борчыла иде. Аны мәктәпләргә, югары уку йортларына очрашуларга еш чакырдылар. Гали Акыш мәктәбендә имтихан комиссиясендә булды. Ана телендә искиткеч матур сөйлиләр, барысына да «бишле» куйдым әле, дип, куанып кайткан иде. Урамда русча сөйләшеп баручы татарларны очратса да, туктатып, туган телнең ана сөте белән бирелүен аңлатып китәргә тырыша иде.

Шамилнең 70 еллык юбилеенда авыл җитәкчесе Фәрит: «Рәхмәт Шамил абыйга, авылның нигезен саклап калды, башка авылга кушалар иде. Газ керттерде, урманны кисеп-ягып бетерәләр иде», – диде. Шул сүзләрне ишеткәч, күземә яшьләр тыгылды. Ул бу хезмәтләре турында 44 ел яшәгән тормыш иптәшенә дә мактануны кирәк тапмаган. Аның җанындагы җәрәхәтләрне бары мин генә сизә идем. Сугыш яраларын, җөйләрен, чыдам агач кебек, бервакытта да иң якын дусларына, туганнарына да белгертмәде. Тормыш авырлыклары аның җанын тупасландырмады.

Күңелендә ачылмыйча калган күпме шигъри бөре аның белән бергә китеп барды. Бүгенге көндә Яңа Чишмә районы Акбүре авылы музеенда Шамил Шәйдуллинга багышланган зал бар, районда аның исемендәге укучылар конференциясе үткәрелә. Халык соравы буенча язылган «Бүре өнендә», «Намус сагында» китаплары, үзе үлгәч, аның юбилейларына бүләк итеп чыгарылды. Алар аны шәхес буларак та, язучы буларак та ача .Гомере буена намус сагында яшәде ул, иҗаты белән дә, тормышы белән дә үрнәк булырлык яшәде.

Фиалка ШӘЙДУЛЛИНА
Фото: https://vk.com/

Комментарий язарга