Логотип «Мәйдан» журналы

Мәңгелек сорау

Зиратка гаять күп халык җыелды.

Шәһәрдә яшәгән Хәбибне, әйткән васыяте буенча, туган авылына кайтарып җирләделәр. Үзенең яман чирдән савыга алмаячагын аңлап, соңгы үтенечен әйтеп өлгергән, ди, мәрхүм.
Мулла үз вазифасын белеп башкара. Дога укый, дөрес яшәргә өйрәтә, үгет-нәсихәт бирә. Зираттагы бар халык, авызларына су капкандай, мөкиббән китеп аны тыңлый.
Кабернең дүрт почмагына мәрхүмнең туганнары баскан. Шуларның иң кечесе – Хәбибнең энесе Харис – төп йортта яши.
Авылның иң өлкән кешесе – сиксән сигез яшьлек Әхмәтнур бабай – аягүрә басып арыды шикелле, койма буена барып, яшел чирәмгә утырды.
Мәрхүмнең якыннары хәер тарата. Монда беркем битараф түгел – һәрбер кеше күңеленнән мәрхүм белән хушлаша, учын учка кушырып, мулла «Аллаһу әкбәр» дигән саен, битен сыпырып куя.
Күрше кабер янында бөкшәеп Шәйхетдин, Басыйр, Мөхәммәт басып тора. Әниләре Нәгыймә җирләнгән анда. Ике атна элек туксан биш яшендә ахирәт дөньясына күчте ул. Типсә тимер өзәрдәй өч ул үстерде, барысы да авылда төпләнеп матур гомер кичерә. Абруйлы, ихтирамлы гаилә ияләре! Зиһенле егетләр!
Гали Хәбибнең каберенә текәлеп бер моңая, бер, хәйран калып, уйларын җыя алмый җәфалана. Аяныч, әлбәттә! Авылдашы, күршесе ләбаса! Өч яшькә кечерәк булса да, яшел чирәмдә уйнап, әүмәкләшеп, бер елгада су кереп үстеләр. Яз бәбкә карадылар, җәй буе, көтү кайткач, яланда сыер сакладылар. Бакыйлыкка, ахирәткә иртәрәк иде дә, нишлисең? Үкенечле! Нәрсә ул илле дүрт яшь, ир затына? Яшьмени?
Әйе, барысы да Аллаһы кулында шул! Кинәт зиратта үскән карт усакта козгын кычкырды, баш өстеннән ак янтыклы саескан очып үтте. Сәер дөнья!
...Үткән көз Хәбиб тормыш иптәше Лариса белән авылга кунакка кайтты. Шунда күрешеп, бик озак сөйләшеп, гәпләшеп утырды авылдашлар. Ни гомер очрашканнары юк иде. Егет чагыннан ук мыек үстерергә яраткан Хәбиб һаман борын астын кырмаган. Тазарган, ике иякле булган. Баш түбәсендә аксыл чәчләре күбәйгән.
– Лариса белән ике бала үстереп аякка бастырдык! Икесе дә бай! – дип мактанырга өлгерде шул арада Хәбиб. – Тормышымнан канәгать, яшәргә дә яшәргә!.. Үземнең бизнес шәһәрдә: вак-төяк булса да, төзелеш эшләре алып барам. Ике катлы, зур подваллы йортта яшибез. Зиннәт инде менә! Сәяхәткә күп йөрибез – Җир шарында мин басмаган урын калмады шикелле. Ә-ә-ә, өч ел инде хаҗга барырга җыенам. Менә, соңгы вакытта бераз ябыктым, спорт залына йөрим...
Гали үзе дә бихисап еллар чит җирдә, Себер якларында яшәде. Нефтьче. Тормыш иптәше Наҗия автопаркта диспетчер булды. Балаларын башлы-күзле итеп, лаеклы ялга чыккач, уйладылар да монда күчеп кайттылар. Төп йортлары буш тора иде. Наҗиянең дә туган авылы моннан ерак түгел...
– Бигайбә, агай белән энекәшкә күптән әйтеп куйдым, – дигән иде Хәбиб шул көнне хушлашканда. Аннары койма артында бер якка кыйшайган, болдыр такталары, бүрәнәләре кибеп ярылган өйгә ымлады. – Билләһи газыйм, мин монда кайтып, йорт, мөлкәт бүлешеп йөрергә җыенмыйм. Миңа шәһәр тормышы ошый. Анда типтереп, рәхәтләнеп, ансат кына гомер кичереп була! Ә монда?.. Шушы таралып беткән авылга кем кайта инде? Алдагы өч-дүрт елда, мөгаен, кайтып булмас, – дип өстәп куйган иде...
Шулчакта да Хәбибләрнең ындыр артында үскән карт наратта козгын кычкырган иде. Ишеткәне бар Галинең бу кош тавышын, тик алагаем ямьсез тавыш бу юлы ничектер сәер, шомлы яңгырагандай тоелды.
«Ә Хәбиб бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде икән? Байлык артыннан куып, алтын-көмешкә иләсләнеп, әллә акылын җуеп барамы?.. Авылга күченеп кайтканга миңа төрттерәме?.. Ә бу козгынга ни булган?..»
Ничек кенә булмасын, адәм баласының яшәеш нигезе, сере – үзен, тереклекне туйдыручы хикмәтле кара туфракта бит. Могҗиза! Аллаһы Тәгалә адәмне балчыктан әвәләгән, балаларына, буыннарына шул җир өстендә яшәргә мөмкинчелек тудырган. Якты дөньяда тормыш кичереп, бакыйлыкка күчкәндә, иншаллаһ, мәрхәмәтлек күрсәтеп, җәсаден янә туган туфрагына, җир куенына бирә, ә җанын мәңгелеккә алып китә, диләр. Дөрестер...
Ә без, кешеләр, изгелеккә изгелек белән җавап бирәбезме?.. Ата-бабаларыбызның каны, яше тамган шушы туфракны, күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга тапшырабызмы?
Шушы түгелме адәм балаларының җирдәге яшәеш мәгънәсе, изгеләрдән изге бурычы?
Читтә яшәгәндә, бигрәк тә соңгы елларны бу мәңгелек сорау Галинең башыннан, күңеленнән чыкмады. Өлкәнәйгән саен, туган җир җылысы көннән-көн тансыклана, ә күңелендә ата-бабалар рухы, чакыру кайтавазы галәмәт көчәя генә бара!
Гали дә, Наҗия дә, авылга кайткач, үзләрен сәламәтрәк тоя башлады, тын алулары иркенәйде.
«Ә акча, акча бар! Пенсия килә... Акцияләр дә байтак!.. Балалар эшләп йөри. Бәхет шушы түгелмени?..»
Гали, уйланып, беравык сүзсез торды да Хәбибкә:
– Лаеклы ялга чыккач, тыкрык башы Ислам абзыйның кече улы Фәнил дә монда күченеп кайтырга җыена! Әнә, елга буена матур итеп йорт төзегән, – дип, төрттереп сүзен җөпләп куйды.
– Күрдем, – диде Хәбиб, көлемсерәп. – Гомере буе Себердә эшләп, юньлерәк... өй дә күтәрә алмаган.
Алар аерылышканда кушкуллап күрешеп, кочаклашып хушлашты.
«Тойота» машинасы, урамда тузан өермәсе калдырып, авылдан чыгып китте...
Ел да үтмәде, җәйнең матур, аяз көнендә Хәбибне авылга... алып кайттылар. Ул хәзер зиратта – гүр иясе! «Яткан җире йомшак, урыны җәннәттә булсын. Янына фәрештәләр киләдер, кузгалырга вакыт...»
Гали, күзләрен мөлдерәтеп, кабат кабергә күз салды һәм, авыр сулап зират капкасыннан чыгып, авылдашларына иярде.
Хәбиб мәрхүмнең: «Шушы беткән авылга кем кайта инде? – дигән сүзләре яңгырады аның колагында. – Кем кайта?..»
Кинәт тирә-якны яңгыратып кабат козгын кычкырды. Гали, уйларыннан айнып, ниндидер сәер көчкә буйсынып, карашын зират ягына борды.
Шулчак ялгыз калган кабер чардуганына, канатларын җәеп, ак янтыклы саескан килеп кунды.
Хәйран бу дөнья! Мәңгелек сорауга җавап – шушы мизгелдер...
 

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН

 

Фото: Николай Туганов

 

 

 

Комментарийлар