Татар авылында йортлар тыгыз утырганнар:

Җиргә тиенә алмаганнар элек-электән.

Тәрәзәләрдән нурлар азрак төшсә дә,

Алма бакчалары шау чәчәктә!

Гап-гади йортлар… Тыйнак, пөхтә, чиста…

Буялганнар зәп-зәңгәргә…

Гади тормыш кайный.

Әмма шул ук вакытта бөтен авыл гүя

Ачык һавадагы Дәүләт музее!

Сокланадыр кебек моннан узучылар,

Каян чыккан дип мондый музейчылар.

Урыс капка өслөрендә болан мөгезе —

иркен далалар билгесе,

Баганага кадакланган дага — тулпар көт,

Капка йөзләрендә — кояш ике якта!

Йорт кыегында ярым җиз ай —

үткән рух ураклары.

Челтәрле кәрнизләрендә:

Сүнгән дәүләтләрнең герб сурәтләре!

Ярымай, хәтер антеннасыдай, уйланып,

Чумган күкнең гасырлар гөмбәзенә.

Әйтерсең лә ул якты күкләрнең җырын

Җир белән тоташтырыр менә-менә!

Болан мөгезенең дә гүя бу

вакытлыча гына ялга тукталышы.

Төбәлгән ул ярсып киңлекләргә!

Менә-менә урыс капкалары ачылыр да:

Ике кояш күтәрелер,

Боланнары, айлары, тулпарлары

Тупырдашып ургылырлар,

ургылырлар аҗгырып,

Дулкын-дулкын Иделләргә,

гөл-ялкынлы далаларга!

 

Рахмай ХИСМӘТУЛЛИН

Фото: ok.ru

«Мәйдан» журналы архивыннан (№8, 2001 ел.)

 


Комментарий язарга