Мең сынаган язмыш, мең санаган
Мең алтынга торыр татарларын!
Бөек халык кына ерып бара
Гасырларның тарих кантарларын…
Роберт МИҢНУЛЛИН.

«Бер адәмнең дөньяга килүе бер милләт өчен тормыш җәүһәре булса, икенче бер адәмнең тууы, ул милләт өчен үтергеч агу булганлыгы һәр көн күренеп торган бер табигый канун бит».
Габдулла БУБЫЙ.

izh_bubyj_mogallime_zag

Альберт әфәнде белән без Түбән Кама каласының Габдулла Тукай исемендәге китапханәсендә узган әдәби кичәдә таныштык. Чәчләре чаларган булса да, әзмәвердәй бу ир-атны инде җиденче дистәсен тутырып килүче агай дип әйтергә һич кенә дә тел әйләнми. «Мин Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы Саттаров булам», – дип таныштырды ул үзе белән. Күңелендәге ихласлыгы, эчкерсез елмаюы кыяфәтен шулай яшәртә булса кирәк. Ул турыдан-туры үз гозерен җиткерде: «Журналыгыз битләрендә Иж-Бубый мәдрәсәсе һәм бертуган Бубыйлар турында саллы гына материаллар дөнья күрде. Әткәм Ситдыйк Саттаров 1915–1925 елларда Иж-Бубый башлангыч мәктәбендә укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшләгән. Үзе исән чакта җентекләп сораштырасы, истәлекләрен кәгазьгә теркисе калган да бит, җитешмәдем. Мин хәрби хезмәттә чакта, әткәй бакыйлыкка күчте. Үзе белән никадәр тарих, никадәр сер алып китте… Аның тормышына кагылышлы һәр вакыйга, һәр истәлек минем өчен бик кадерле. Журналыгызда аның турында берәр язма басылып чыкса, бәлки, күп еллар җавап таба алмаган сорауларыма ачыклык керер иде».
Саттаровларның гаилә архивында сакланучы документлар белән танышкач та, без иң башта Иж-Бубый мәктәбенең төбәк тарихы музее белән элемтәгә кердек. Аннары Альберт абый өчен бик тә кадерле булган ядкарьне – Ситдыйк ага Саттаровның 1919 елда төшкән фотосурәтен эзләүгә керештек. «Әткәй ул фотога Иж-Бубый мәктәбендә укыткан чорда хезмәттәшләре белән төшкән. Ни кызганыч, фото сакланмаган…» – дип уфтанды ул күп тапкырлар. Ходайның кодрәте киң икәнен исбатлап, Иж-Бубый музеенан – Рәиф әфәнде Гәрәевтән хат килеп төште. Баксаң, мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан Ситдыйк ага үз истәлекләрен анда хат итеп юллаган булган икән. Шул хатның күчермәсен безгә җибәргәннәр. Ситдыйк ага ул хатта үзләренең 1919 елда аклар һөҗүменнән качып кызыллар белән бергә Казанга чигенүләре хакында да әйтергә онытмаган, иптәшләренең исемнәрен дә санап чыккан. Безнең игътибарны, иң беренче чиратта, Ташкичү авылы кешесе Әхмәт Гобәйдуллин исеме җәлеп итте. Ни өчен дигәндә, журналыбызның даими укучысы, Чаллы төбәге тарихы буенча киңәшләре белән ярдәм итүче тыл һәм хезмәт ветераны, 94 яшьлек Мосаллия апа Ситдыйкова тумышы белән шушы авылдан. Ташкичү авылы тарихы буенча мәкалә әзерләгәндә дә авылга безнең белән кайткан иде. Шундук аңа шалтыраттык. «Муллахмәт абзый» дип йөртә идек без аны, әлбәттә, белә идем. Хәзер авылда улы Алмаз гомер итә, кызы Рая Чаллының Элеватор тавында яши», – дип шаккатырды ак әбиебез. Вакытын тәгаенләп, юлга кузгалдык. Инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, үзе теләп, туган авылын сагынып, җирсеп кайтты ул. Туган нигезендә дога кылып, туганнарында чишмә суыннан кайнатылган тәмле чәй эчкәч, күңеле түгәрәкләнде Мосаллия апаның.
Алмаз Муллахмәт улы 1939 елгы икән. Безне бәрәңге бакчасыннан чыгып каршылады. Җәй эссе һәм коры булгач, бәрәңгене дә иртәрәк ала башлаганнар. Сүзгә артык юмарт булмаса да, әтисе турында сөйләгәндә күзләрендә нур, иреннәрендә елмаю чаткылары барлыкка килде. Әтиләре кайчандыр халкыбызны агарту юлында бергә йөргән, бәлки, әле якын сердәшләр дә булган бу ике ир-атны нинди хатирәләр чолгап алганы, нинди рухи бергәлек биләгәне үзләренә генә мәгълүмдер. «Әткәй бик диндар һәм укымышлы кеше иде. Безгә дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтлебез», – дип кат-кат кабатлады Алмаз әфәнде.
Менә без Ташкичү зиратында. Муллахмәт Габделкаһәр улының (1891–1974) каберен яд итәргә килдек. Агачлар ешкынлыгыннан кабер ташын эзләп тапкач та, Альберт абый гаҗәпкә калды: «Икесе дә бер чорда вафат булганнар ләбаса, хәтта кабер ташына кадәр әткәйнеке белән бер үк төрле икән!..» Әрвахлар рухына дога кылганнан соң, кайтыр юлга кузгалдык. Алмаз ага, әткәсе салган «иске йорт» чормасыннан фотолар эзләп карарга сүз биреп, озатып калды.
Берничә көн узуга, Алмаз абый шалтыратты: «Әткәйнең сез әйткән теге фотосын да, иске китапларын да эзләп таптым, кайтып алыгыз». Альберт абый белән янә Ташкичүгә җилдердек. Алмаз абый һәм аның җәмәгате безне чәй табынына чакырдылар. Ачык йөзле хуҗаларның кайнар чәйләре белән сыйланганчы, үзебез эзләгән ядкарьне күрергә ашыктык. Бер төргәк гарәп язулы китаплар. Һичшиксез, болар арасында Әхмәт аганың Иж-Бубый чорыннан сакланып калган китаплар да бар. Бертуган Кәримовлар, Харитоновлар, «Милләт» басмаханәләрендә 1908–1916 елларда нәшер ителгән дәреслекләр, әдәби һәм дини китаплар, календарь битләре сакланган бу хәзинәдә. Мөгаен, аларның кайберләре бертуган Бубыйлар кулының да җылысын саклыйдыр…
Альберт абый үзе эзләгән фотоны кулга алуга: «Нәкъ үзе! Бу фотоны ничә еллар күргән юк инде…» – дип шактый нык дулкынланды. Ләкин тиз арада үзен кулга да алды: «Фото яңартып ясалган икән. Төп нөсхәсе сакланмаганмы? Бәлки, анысының артында язуы да бардыр…» – диде ул. Алмаз абый ул фотоның Чаллының элеватор тавында гомер итүче апасы Рая Вәлиевада сакланган булу ихтималын әйтте. Мосаллия апага шалтыраттык та, хуҗаларга зур рәхмәтләр әйтеп, шунда юл тоттык.
Рая апа да безне бик җылы каршылады. Олы яшьтәге атасын тәрбия кылып та, сәламәтлеккә тиенмәгән туганнарын карап та саваплы гамәлләр кылган икән бу изге җан. Ул Мосаллия апа белән чөкердәшкән арада, улы һәм килене безгә гаилә фотоларын күрсәтте. Менә, ниһаять, без эзләгән фотосурәт! Йөз елга якын вакыт узса да, шактый яхшы сакланган. Артында гарәпчә язуы да бар! Әмма язулы ягы нык таушалган. Кем генә укып бирә алыр икән? Әлбәттә инде, бездә моны фәкать галим Әнвәр абый Шәрипов кына укый алачак.
Шул рәвешле, без Ситдыйк ага Саттаровның хезмәттәше һәм дусты Әхмәт Гобәйдуллинның улы һәм кызы белән таныштык, шактый мәгълүмат тупладык. Ләкин, күпме генә тырышып карасак та, Ситдыйк аганың башка иптәшләрен әлегә эзләп таба алмадык.

Татар мәгарифе тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган бертуган Бубыйлардан Гобәйдулла Нигъмәтуллинны шәхсән күреп белгән, якыннан аралашкан, аның ышанычлы кешеләре багып торган мәктәптә гыйлем биргән, хәтта башлангыч мәктәпнең мөдире булып торган Ситдыйк аганың тормыш юлы гаять сикәлтәле һәм гыйбрәтле.
Ситдыйк Мөхәммәтдин улы Саттаровның әтисе Мөхәммәтдин Габделсаттар улы 1858 елда, ә әнисе Шәмсеруй Хәлиулла кызы 1868 елда Уфа губернасы Минзәлә өязенең Күзкәй авылында туган. Мөхәммәтдин башта авыл мәдрәсәсендә белем ала. Аннары хәрби хезмәттә була. Рус телен яхшы белүче егет Петербургта полк мәктәбе тәмамлый. Аның Георгий хачы белән дә бүләкләнгәнлеге мәгълүм. Заманында Мөхәммәтдин Күзкәй авылының иң укымышлы кешесе исәпләнә. Татарча һәм русча газеталар алдыра. Авыл халкы аңа хат яздырырга, хат укытырга йөри. Мөхәммәтдин белән Шәмсеруй гаиләсендә дөньяга бер-бер артлы җиде бала аваз сала. Матур гына гомер кичерүче ишле гаиләгә 1921 елгы ачлык зур кайгы-хәсрәт алып килә: балаларын ач үлемнән саклар өчен көрәшкән ата-ана ахырда, балаларын ятим калдырып, якты дөнья белән хушлаша. (Бераз алгарак китеп, балаларның язмышына күз салыйк. Мөхәммәтдин белән Шәмсеруйның ике кечкенә балалары Минзәләдәге ятимнәр йортына тапшырыла, иң кечесе шунда вафат була. Рабига (1913–2000) Минзәләдә тугызъеллык белем ала һәм укырга Ситдыйк абыйсы янына Казанга бара, медицина институтын тәмамлый, озак еллар окулист булып эшли; Маһруй (1906–1983) Минзәләдә партия мәктәбен тәмамлый, өлкә комитетында хезмәт куя; Рәхимә (1901–1991) Күзкәйдә яши, тирә-як авылларның башлангыч мәктәпләрендә укыта, соңрак Казанда гомер итә).
1892 елның 1 августында Күзкәй авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туган Ситдыйк та әтисе кебек зиһенле, кыю егет булып үсә. Башта туган авылындагы беренче мәхәллә мәдрәсәсендә, аннары Колыш дүртьеллык мәктәбендә белем ала. Укуын 1906–1911 елларда Теләнче Тамактагы данлыклы Хәлфиннар мәдрәсәсендә дәвам итә. 1911–1919 елларның җәй айларында Урта Азиядә Акмалинск, Кустанай якларында казах, үзбәк, кыргыз балаларын укыта (Ни кызганыч, элек даладагы киез тирмәләрдә сабак алган ул бәндәкәйләрнең хәзер инде хөр мәмләкәтләрдә гомер итүче, кыю рәвештә үз тарихларын язучы онык-оныкчыкларының күбесе бабаларын гасырлар дәвамында нәкъ менә татар мөгаллимнәре укытканлыгы хакында искә алмаска тырыша яки белмәмешкә салыша). 1913–1914 елларда ул Күзкәй мәдрәсәләренең берсендә хәлфәлек итә. Аннан соң бер ел Камай авылы (хәзерге Менделеев районы) мәктәбендә сабак бирә.
Ситдыйкның гаилә коруы чоры өчен шактый гыйбрәтле вакыйга була. Бу төбәктә, Минзәлә ярминкәсеннән кала, Алабуга ярминкәсе дан тота. Аны Алабуганың ил күләмендә танылган байлары Стахеевлар оештыра. Ярминкәгә Күзкәйдән дә һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, игенчеләр һәм хәллерәк гаиләләр йөри.
Шул ярминкәләрнең берсендә Ситдыйк рус рухание (побы) Алексей Ковалевның кызы Надежда белән таныша. Егетнең русча яхшы белүе һәм кыюлыгы әлеге танышуга төп сәбәп икәнлегенә шик юк. Ләкин Надяның искиткеч чибәр, әдәпле һәм белемле булуы да хәлиткеч этәргеч булгандыр дияргә мөмкин. (Надежда Ковалеваның Стахеевларның сеңлесе төзеткән «Институт благородных девиц» мәктәбен тәмамлаган булуы да ихтимал.)
Кыскача гына әйткәндә, егет белән кыз ярминкәләрдә күп тапкырлар очраша, бер-берсен ошатып-яратышып, өйләнешергә сүз куеша. Әмма аларның гаилә коруы үз теләкләреннән генә тормый шул. Ни өчен дигәндә, заманасы да, карашлар да гел башка. Сүз дә юк, Надежданың диндар ата-анасы сөекле кызларының ниндидер бер авылдан килгән татар егетенә (бик укымышлы булса да) кияүгә чыгуы белән берничек тә ризалашмаячагы көн кебек ачык. Ул елларда төрле милләт һәм дин вәкилләренең уртак гаилә коруы бик сирәк күренеш һәм, нигездә, гаять зур тавыш-гаугаларга сәбәп булып тора. Ләкин бер шарт үтәлгән очракта, мәсьәлә уңай хәл ителә: әйтик, татар егете рус яки керәшен кызына өйләнә икән, кыз ислам динен кабул итәргә тиеш була (гайре табигый тоелса да, мәхәббәттән башын җуйган булачак кияү балакайларның башка дингә күчү очраклары да бар). Өйләнешкән парлар, гадәттә, яшәү урынын алыштырырга яисә ерак җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Аңлашыла ки, үз дине «өстенлек алган» милләт бу «уңышы» белән горурланган, мактанган, ә икенче як чиксез хурланган, хәтта «сатлык җанны» үтерү очраклары да күзәтелгән.
Ситдыйк үзенең рус кызына (әле җитмәсә поп кызына!) өйләнәчәген хәбәр иткәч, Мөхәммәтдин агай белән Шәмсеруй түти өнсез кала. Ә кызның ата-анасына бернинди дә хәбәр җиткерелми. Ситдыйк үз дигәнендә нык торып, кызны «үтерепләр» мактагач, әти-әниләре һәм туганнары, ихтимал, авыл халкы да, шактый фикерләшә торгач, мондый шартлар куела: кыз, һичшиксез, гыйффәтле булырга, ислам динен кабул итәргә, исемен мөселманчага үзгәртергә, шәригать кушканча яшәргә, татар телен өйрәнергә тиеш. Балаларының да исемнәре үзебезчә булуы, киленнең биата белән биананы ихтирам итүе таләп ителә.
Яңадан тууга тиң булырдай бу таләпләрне кәләшенә җиткерә Ситдыйк. (Әйе, христиан дине әһелләре күзлегеннән караганда, бу кыз бала бары тик үлемгә дучар ителергә тиеш.) Шулкадәр катлаулы шартларда да, куелган таләпләрне мәхәббәте хакына кабул итә Надежда һәм Ситдыйкка ябышып чыгарга ризалаша. Ул, ата-анасына берни дә белдермичә, иң кирәкле әйберләрен дус-сердәш кызының өенә яшерен рәвештә күчерә. Ахирәт дусты янына Надежда элек кунарга да барып йөргәнлектән, ата-анасы берни дә сизенми.
Кыш көннәренең берсендә Ситдыйк, үзе кебек үк курку белмәс баһадирдай өч дусты белән бергә, ике тулпар ат җигеп, Алабугага юл тота. Түземсезләнеп кич җиткәнен көтәләр. Менә бераздан, толыпларга төренеп, кашавай чанага утырган кәләш белән кияү алтмыш чакрымдагы Күзкәйгә җилдерә. Ат башында егетләрнең берсе, ә арттагы чанада ике сизгер сакчы кайта.
Төшәчәк килен, Ситдыйк белән танышкач та (бәлки, алданрактыр да), татар телен бик тырышып өйрәнә башлаган икән. Яңа йортка килгәндә ул андагылар белән аларның үз телендә аралаша алырлык дәрәҗәдә була. Ситдыйк белән ишектән кереп, өске киемнәрен салгач, татар кызлары киеменнән калган чәчәктәй кыз, улының бу гамәленә иң зур шик белдергән һәм каршылык күрсәткән Шәмсеруй түтине: «Исәнме, әнкәй! Сезгә Ходайның хәер-фатихасы белән килдем…» – дип кочаклап үбә. Шәмсеруй түти, ни әйтергә дә белмичә, таң кала. Күңелен биләгән бу сихерләгеч мизгелне, яшьләрнең мәңге дәвам итәчәк бәхетле тормышының тәүге адымы санап, ихластан кабул итә һәм булачак килене әйткәннәргә үз хәер-фатихасын өсти. Надежда үзен каршы алучы башка хатын-кызлар белән дә күңелләргә ятышлы сүзләр әйтеп, мөселманча күрешеп чыга, һәрберсенә бүләкләр өләшә. Кышкы озын төннең калган өлеше туачак көннең иртәсендә үк үткәреләчәк (ашыктырырга кирәк!) никах мәҗлесенә әзерләнеп үтә. Булачак киленнең мәш килеп катнашып-булышып йөрүе, куллары эшкә ятып торуы һәммәсенең күңеленә хуш килә. Кояш нурларына манылып туган көндә уздырылган никах мәҗлесе вакытында Надежда Ковалева Наҗия Саттаровага әверелә.
Бу тарихи өйләнешү 1917 ел башына туры килә. Надежда (инде – Наҗия) һәммәсен аңлатып әти-әнисенә, туганнарына хат яза һәм мәхәббәте хакына үзе теләп алган язмышына каршы килмәүләрен үтенә. Ләкин бу хат җавапсыз кала һәм кызны эзләп килүче булмый.
Надежданың патша армиясендә офицер булып хезмәт итүче ир туганнары бу хурлыклы эше өчен аннан үч алачаклары хакында әти-әниләренә вәгъдә бирә. Мөгаен, язмыш иронияседер: Надежданың апасы да татар егетенә кияүгә чыга.* (*Вәлиев Г.Ш. Күзкәем: Авылым тарихы. – Чаллы: Шәһәр басмаханәсе, 2007. – Б. 197-205.)
Ситдыйк бу вакытта Иж-Бубый мәктәбенең башлангыч бүлегендә укытучы һәм мөдир булып эшли башлаган була. Күзкәйдә туй мәшәкатьләре тәмамлануга, тизрәк Иж-Бубыйга китәләр.
Озак еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Бәһар Гайсина 1989 елның 13 февралендә Иж-Бубый мәктәбенә язып җибәргән хатирәләрендә ул көннәр турында болай дип искә ала:
«Мин Октябрь революциясен Мордвый авылы кызлар мәдрәсәсендә укыганда каршыладым. Тарих укытучы Бигәшев безгә революциягә чаклы татар һәм башка милләтләрнең кимсетелүе хакында сөйләде. Сөембикә манарасының хурлыклы яшәвен, хәзер татарларга бирелгәнлеген белдерде, җырлатты да.

Зур хурлыкта торсаң да син
Дүрт йөз ел буе, Казан,
Сөембикә манараңда
Әйтелә бүген азан.
Бар бинадан бөек булып
Күкләргә чыккан башың.
Без белдек, син әйтмәсәң дә,
Акты күзеңнән яшең.*
Бу җырны җырлаганда шатлыгыбызның чиге булмады.
(*«Хан мәчете» исемле бу бәетнең бер варианты Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Маһиәнвәрә Фәтхуллина тарафыннан Котдус Хөснуллинга тапшырылган. Бәет белән әлеге китаптан танышырга мөмкин:
Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. – Казан: «Раннур» нәшр., 2001. – 537 б.)
Берничә көн узгач, укытучыбыз Иж-Бубый мәктәбендә укытучы ике татар егетенең рус кызларына өйләнгәнен, шунда туйга барачакларын белдерде. Без – алтынчы класс укучылары – яшь парларга бүләк алу өчен, кемнең хәле ничек булуга карап, бишәр-унар тиен акча җыйнап бирдек. Әсгать Айдагулов белән Ситдыйк Саттаров икесе бертуган кызларга өйләнгән икән. Бубыйда укытканда, Айдагулов Иж суына батып үлде. Саттаров туган ягы Минзәләгә күчеп китте. Дөрес булса, 1937 елда кулга алганнар дип ишеттем.
1924 елда мине мәктәп мөдире һәм укытучы итеп билгеләделәр»*.
(*Хат Иж-Бубый музеенда саклана: МИИБ КП-269).
Аңлашыла инде, Саттаровлар гаилә корган көннәр бөтен Россияне инкыйлаб ялкыны чорнаган, ыгы-зыгылы дәвер башланган чорга туры килә. Байларны, дин әһелләрен эзәрлекләүләр башлана. Шунлыктан, мөгаен, кызлар кайгысы бик үк үзәктә булмагандыр. Әмма бер чакны аяк астындагы бәладән аздан гына котылып калалар. 1918 елның җәендә Ситдыйк белән Наҗия, ниндидер йомыш төшеп, Минзәләгә киләләр. Бу – илдә гражданнар сугышы башланган көннәр, шәһәргә аклар кергән мизгел була. Алар, Ситдыйк һәм аның артындарак торучы Наҗия, Минзәлә урамындагы хәрәкәтләрне, акларның кыланышларын күзәтәләр. Ситдыйк бер мәлне артына борылып караса – хатыны юк! Соңыннан аңлашыла: алар торган җиргә таба бер офицер якынлаша, Наҗия үз абыйсын таный. Ул, гаять куркуга төшеп (үзенең атып үтерелү ихтималын аңлап), иренә дәшеп тормастан, якындагы йортка кереп яшеренә. Бәхетләренә, хәрби үз сеңлесен танып өлгермәгән, шуңа күрә фаҗигадән котылып калганнар.
Ситдыйк Саттаров Иж-Бубый мәктәбендә эшләгән еллары турында болай дип искә ала:
«1911 елда Иж-Бубый мәктәбе патша жандармериясе тарафыннан тентелә. Мәктәпнең юлбашчыларыннан Габдулла һәм Гобәйдулла Бубинскийлар, шулай ук барлык укытучылары Сарапул төрмәсенә илтеп ябыла. Кыскасы, Иж-Бубый мәктәбе шул көннән рәсми рәвештә ябыла, укыту тыела. Мин үзем ул вакытта Теләнче Тамак мәктәбендә укый идем. Иж-Бубыйда булган ул күңелсез хәлләр хакында вакытлы матбугат аша гына белеп тордык.
Беркадәр вакытлар үткәч, Сарапул округы суды башлана һәм ул судка жандармерия кара көчләрне кулыннан килгән кадәр күбрәк тупларга тырыша. Хәтта Малмыждан Ишан имамны да чакырып китерәләр. Суд нәтиҗәсендә Габдулла һәм Гобәйдулла Бубинскийлар ике елга төрмәгә ябылырга хөкем ителә.
Шул ике ел срок (бер ел да җиде ай) бетүгә, Гобәйдулла Бубинский үз авылы Бубыйга кайта, ә Габдулла Бубинский Кытайның Голҗа шәһәренә сөргенгә җибәрелә.* (*Хакыйкатьтә чарасызлыктан китәргә мәҗбүр булганнар.) Шулай итеп, Иж-Бубый мәктәбе 1911–1913 елларда ябык килеш торды. 1913 елның көзендә, Бубыйлар соравына җавап йөзеннән, Теләнче Тамак мәктәбе идарәсе исеменнән Сафин Миңнемөхәммәт һәм Харис Гафуров иптәшләр укытучы итеп җибәрелсә дә, полициянең рөхсәт бирмәве сәбәпле, анда барып бер ай торгач, кире кайттылар.
Иж-Бубый мәктәп попечительләренең укытырга рөхсәт бирүләрен сорап, берничә тапкыр Вяткага барып йөрүләре нәтиҗәсендә, 1914 нче уку елында бер укытучы китерергә рөхсәт алына. Иж-Бубыйдан соралу буенча, Теләнче Тамактан укытучы Әсгать Айдагулов җибәрелә. Ул елгы уку сезоны беткәч, бу укытучы гаскәри хезмәткә алына.
1915 нче уку елы өчен укытучы сорап, Бубыйдан тагын телеграмма алына. Инде бу чакыру буенча анда мине җибәрделәр. Барып эш белән таныштым. Мәктәпнең попечительлек эшләре Бәдертдин ага Җәләлетдинов җитәкчелегендә бара иде. Мәктәпнең хуҗалык эшләрен алып баручылар, шулай ук авыл халкы, гомумән, мәгариф эшенә прогрессив карашта иделәр. Бердән артык татар укытучысына татарча укытуга рөхсәт булмау сәбәпле, башлангыч мәктәпнең дүрт классы белән эш итү, әлбәттә, җиңел түгел иде. Ләкин авыл халкының мәгариф эшенә яхшы карашта булулары сәбәпледер, эштә алай артык авырлык сизелмәде.
Бубыйга барып бер-ике ай чамасы эшләгәч, беркөнне иртән Гобәйдулла Бубинский бик ашыгыч рәвештә миңа бер язу җибәрде. Анда болай дип язылган иде: «Ситдыйк, син моны алып уку белән чыгып китәргә хәзерләнә тор. Бер унбиш минуттан сиңа җигүле ат белән бер кеше килер һәм сине Әгерҗегә илтеп, анда Кай… гә кертер дә тиз генә үзе монда кайтыр. Ә син үзең борчылмыйча гына хәзергә шунда тора бир, чөнки Сарапулдан безнең мәктәп эшләре буенча хәзер генә ике кеше килде. Шул сәбәпле, сиңа беразга булса да анда китеп торырга туры килер. Ләкин артык шикләнеп, үзеңне борчыма. Эшне үзебезчә җайлап, тиздән барып алырбыз», – диелгән иде.
Кыскасы, алар минем Бубыйда эшләгәнне белеп килгәннәр. Баштарак бу мәсьәләдә каршылык күрсәтеп, ул кеше моннан китсен, дигәннәр. Ләкин Гобәйдулла Бубинский алар белән уртак тел табып, ничектер риза итеп килешкәч, ике көннән соң Әгерҗедән мине барып алдылар. Шуннан соң ул елны башка тынычсызлык булмады.
1916 елның уку сезоны иде. Беркөнне кич миңа Бәдертдин ага Җәләлетдинов килде һәм бераз сөйләшкәч: «Мин сиңа бик зур эш һәм үтенеч белән килдем әле, – ди. – Теге 1911 елда безнең Ижбубинскийлар эше буенча Сарапул округ суды барганда, аның эшләрен рәсми рәвештә документлаштырып торучы машинистка белән үзара килешеп, яшерен рәвештә шул суд протоколының бер экземпляр копиясен алып калган идек. Үзең беләсең, безнең хәзер бу авыл болай да полиция надзоры астында тора бит. Ул протоколны хәзергә тиклем үземдә сакладым, ә инде моннан соң үземдә тотарга куркам. Син аны саклый алмассыңмы?» – диде.
«Бик дөрес эшлисез. Дөнья һәрвакыт болай булып тормас. Тиздән, ихтимал, кирәге чыгар. Бу стройның нигезе болай да селкенеп кенә тора бит инде», – дип җавапладым. Ул бераз көлемсерәп алды да: «Алай булгач, мин аны сиңа тапшырам, үзең сакла инде», – дип, миңа тапшырды. Алдым, карадым – 12х16 сантиметр зурлыгындагы 200гә якын биттән торган басма материал иде. Эш арасында вакыт табып, мин аның белән бераз танышып, өстән генә булса да укып чыктым да, суга да чыланмаслык, бозылмаслык урынга яшереп, ике елдан артык сакладым.
1917 елны Бөек Октябрь социалистик революциясен мин Иж-Бубыйда каршыладым. 1918 елларда Иж заводы, Әгерҗе, Бубый тирәләрендә бик тынычсыз иде…

 

Мәкаләне тулысынча журналның март (№3, 2017) саныннан укый аласыз.


Комментарий язарга